Конспект НОД с детьми средней группы на татарском языке

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

«Әкиятләр иленә сәяхәт»


Максат:

-балаларны әкиятләр белән кызыксынучанлыгын артыру;

-балаларны туган телендә дөрес, матур һәм сәнгатьле итеп сөйләшергә өйрәтү,

-әкиятләр аша дуслык, тыйнаклык, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү.

Җихазлар:өй макеты, 3 йозак,әкият геройлары маскалары; әкият китаплары, әкият геройлары рәсемнәре.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче:Балалар сез әкиятләр яратасызмы?

-Ә сез нинди әкиятләр беләсез?

-Гадәттә әкиятләр нинди сүзләр белән башлана?

-Сезнең әкиятләр иленә сәяхәткә барасыгыз киләме? Әйдәгез без кошлар кебек канатларны җәябез дә әкиятләр иленә очабыз!

Музыка астында балалар түгәрәк буйлап кулларын җәеп йөгерәләр.

Тәрбияче:Әкиятләр иленә килеп тә җиттек.Балалар сез елаган тавыш ишетәсезме(елаган тавыш ишетелә). Әтәч бит бу! Әтәч, син ник елыйсың?

Тукмар(бала): Минем исемем Тукмар. Мин Чукмар белән бер әбидә яши идем. без гел сугышкач, әби Чукмарны күршеләргә кертеп куйды. Ә чумар урманга качкан, шунда төлке кулына эләкән. Төлке аны бу өйгә бикләп куйган.

Тәрбияче: Карагыз әле , балалар, купме йозак эленгән өйнең ишегенә. Һәр йозакта әкияти биремнәр язылган. Шул биремнәрне чишеп кенә йозакны ачып, Чукмарны коткарып була. Тукмар син әкиятләр беләсеңме?

Тукмар: Юк.

Тәрбияче:Тукта, Тукмар елама. Безнең балалар бик күп әкиятләр беләләр. Әйдәгез балалар, урындыкларга утырабыз да, биремнәрне чишеп карыйбыз.(балалар утыралар)

Тәрбияче:(беренче ачкычны ала) Ачкычта «Чуар тавык» әкиятен сөйләгез дип язылган.

Балалар чиратлашып әкиятне сөйлиләр.

  • Бер әби белән бабай яшәгән, аларның чуар тавыклары булган.

  • Беркөнне чуар тавык йомырка салган. Нинди диген әле, гади йомырка түгел, алтын йомырка.

  • Бабай йомырканы ватып караган - вата алмаган.

  • Әби ватып караган - вата алмаган.

  • Бер тычкан үтеп бара икән, йомыркага койрыгы тиеп киткән дә, йомырка төшеп ватылган.

  • Бабай елый, әби елый, чуар тавык әйтә : «Елама әби, елама бабай, мин сезгә тагын йомырка салырмын, алтынны түгел - гади йомырка»

Тәрбияче(ачкыч белән йозакны ача):Беренче йозакны ачтык. Ә хәзер ял итеп алыйк, калган йозакларны ачарга безгә күп көч кирәк.

Тукмарга үзебезнең нинди уңган икәнебезне күрсәтик әле.

"Без инде хәзер зурлар"

Без инде хәзер зурлар,

Күп белә безнең куллар,

Без идән дә юабыз,

Без керләр дә уабыз,

Гөлләргә су сибәбез,

Менә нинди булган без.(балалар урындыкларга утыралар)

Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, татар халык мәкальләрен искә төшереп китик. Мин башлыйм, ә сез дәвам итегез?

  1. Кунак ашы - кара каршы.

  2. Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын.

  3. Ипи-тоз - якты йөз.

  4. Ялкаулык - хурлык, тырышлык байлык.

Тәрбияче: Татар халык әкиятләрендә дә яхшылык, яманлык, дуслык, кунакчыллык турында күп язалар. Икенче йозакта «Хәйләгә каршы хәйлә» әкиятен театрлаштырырга дип язылган. Әйдә, Самира, күрсәт әле, төлке ничек йөри? Ә Әлфия торна булып йөреп күрсәтсен.(балалар маскалар кияләр) Ә мин сөйләүче булырмын.

Сөйләүче: Бервакыт Төлке Торна белән дуслашкан, аны үзенә кунакка чакырган.

Төлке: Торнакаем, әйдә миңа кунакка кил. Мин сине сыйлармын.

Торна: Ярар, дустым, килермен.

Сөйләүче: Торна кунакка килгән.Төлке ботка пешергән дә сай тәлинкәгә салып куйган. Торнаны кыстый икән:

Төлке: Аша, дустым,үзем пешердем.

Сөйләүче: Торна томшыгы белән тәлинкәне «тук-тук» чукыган да чукыган, ничаклы чукыса да, томшыгына бернәрсә эләкмәгән. Ә төлке ботканы берүзе ялап бетергән

Төлке: . Үпкәләмә инде, дустым, бүтән сыем юк.

Торна: Монысына да, рәхмәт. Иртәгә үзең миңа кунакка кил.

Төлке: Килермен.

Сөйләүче: Икенче көнне төлке торнага кунакка килгән. Торна тар муенлы тирән чүлмәкнең төбенә бераз борчак салып куйган.

Торна: Аша, дустым, аша сөеклем.

Сөйләүче: Төлке чүлмәк тирәсендә әйләнә дә тулгана, чүлмәккә башы белән тыгылмакчы да була, иснәп тә карый, ләкин бернәрсә дә ала алмый икән.

Торна: Син мине бик нык сыйлаган идең, ник үзең бер дә ашамыйсың?

Сөйләүче: Торна озын борыны белән чүлмәктән борчакны үзе генә ашап та бетергән.

Торна: Үпкәләмә инде, дустым, бүтән сыем юк.

Сөйләүче:Төлке ач көе өенә кайтып киткән. Шуннан бирле Төлке белән Торнаның дуслыгы да беткән, ди.

Тәрбияче: Афәрин, балалар, булдырдыгыз. Икенче йозакны ачтык.

Тәрбияче: Өченче йозакта дидактик уен «Әкият геройларын үз китапларына кайтарыгыз» дип язылган. Әкият геройлары адашканнар. Аларны үз әкиятләренә кайтарырга кирәк. Ярдәм итегез.

Әкият геройлары:

  1. Камыр малай.

  2. Чуар тавык

  3. Тычкан

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар. Без өченче йозакны да ачтык. Чукмарны коткардык.( Өйдән Чукмар чыга, Тукмар белән кочаклашып күрешәләр)

Чукмар: Дуслар белән күңелле,

Яшәве рәхәт.

Дустым булганың.чен

Сиңа зур рәхмәт.

Тукмар: Син минем якын дустым,

Мин синең дустың.

Яхшы һәрвакыт янда

Булганы дусның.

Бергә: Безнең дуслык нык булсын,

Мәңгелек булсын,

Көннәребез гел шулай

Шатлыкта узсын.

Тәрбияче: Балалар, сез бүген бик күп яхшылык эшләдегез. Әкият геройларына дус-тату яшәргә булыштыгыз. Әкиятләр нинди булганын, нәрсәгә өйрәткәнен белдегез.

Әйдәгез балаларны да тыңлап китик әле.

  1. Әкият өйрәтә безне

Батыр, тырыш булырга.

Әдәплелек сыйфатларын

Үзеңдә булдырырга.

  1. Матурлыкка, дөреслеккә

Өйрәтә ул әкият.

Усаллыкны, явызлыкны

Фаш итә ул әкият.

  1. Изге эшләргә соклана

Әкият тыңлаучылар.

Явызлыкка нәфрәтләнә

Хаклык яратучылар.

Рәмәт сезгә. Әйдәгез бергәләп «Әйлән-бәйлән» уенын уйнап алыйк әле!

«Әйлән-бәйлән» уены

Тәрбияче: Безгә кайтырга вакыт житте. Канатларыбызны жәеп үз илебезгә очыйк.

© 2010-2022