Викторина по правилам дорожного движения Юл билгеләренә сәяхәт

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Юл билгеләренә сәяхәт"

Максат: балаларның юл йөрү кагыйдәләрен ничек үзләштерүләрен,юл билгеләрен белүләрен ачыклау; светофор төсләрен аера белүләрен,шуның буенча хәрәкәт итү; балаларның урамда бер-берсенә карата игътибарлы,ярдәмчел ,әдәпле булуларын тәрбияләү.

А.б.

Җәен,көзен,яз, кышын,

Иртән,кичен,көндезен

Ача, йома өч күзен.

Телсез әйтәдер сүзен.

Бик тиз аңлыйлар үзен.

А.б.Бу нәрсә балалар?(Светофор)

Бүген без сезнең белән сәяхәткә чыгабыз .Безгә каршылыкларны җиңеп юл билгеләрен коткарырга туры килер .Сез әзерме?

А.б. Балалар, сез юл йөрү кагыйдәләрен беләсез, эйдәгез килгән кунаклар да белә микэн? Тыңлагыз! Боларны белү һәркемгә кирәк!

  • Юлның уң ягыннан йөр!

  • Сеңелең яки энең утырган чакта яки колясканы бары тик тротуардан,ягъни юл кырыеннан гына алып бар!

  • Велосепедта йөргәндә тротуар кырыеннан бар!

  • Тротуар булмаган урыннарда сул яктан, каршы килүче транспортка карап бар!

  • Урамны тиешле урыннарда гына каршы чык!

  • Машина юлыннан йөрү,якынлашып килә торган транспорт алдыннан урам аркылы чыгу ,машина артына асылынып бару,транспорт юлында уеннар оештыру закон нигезендә тыела!

А.б.Балалар, безнең беренче тукталышыбыз "Шундый ук кагыйдәне тап" дип атала. Сезнең алдыгызда юл билгеләре. Мин күрсәткән юл билгесен тиз генә тап.

А.б. Балалар, икенче тукталыш "Табышмаклар иле."

1.Барам- барам очы юк(юл)

2.Маңгаенда пар мөгезе

Мөгез астында күзе,

Үгез түгел үгездәндә

Катырак үкерә үзе.(мотоцикл)

3.Тимердер умырткасы

Агачтыр кабыргасы

Шушы умыртка өстеннән

Тимер атта чабасы.(тимер юл)

4.Кыяга асылына

Тимергә таяна

Утырып чаба

Теләсә кая.(трамвай)

5.Көч ала бу аргамак,

Бензин,май һәм дә судан.

Көтүлеккә барып тормый.

Җилдерә асфалҗт юлдан.(автомобиль)

6.Яңа йорт төзелгән җирдә,

Сугышчы йөри,калканы бар үзендә,

Ул үткән җир шомара,

Тигез мәйдан ясала.(бульдозер)

7.Бу машина - шәп машина,

Өй кадәр бар түбәсе

Тәгермәче исә,күрсәң

Хәтсез биек синнән,миннән.(самосвал)

8.Ике пар аягына-

Ике кул баш очында.(Троллейбус)

9.Йөргән чакта мин аякта торам,

Туктыйм исә - егылып китәм.(велосепед)

10. Дүрт дөбердек

Ике елтырык

Бер ыңгырык(машина)

11.Ура, суга,җилгәрә

Үзе төяп җибәрә.(комбайн)

12.Бу машина еш кына

Кинәт бәйдән ычкына:

Йөрәкләргә шом салып,

Елый- елый кычкыра.(янгын сүндерү машинасы)

13.Чүп-чар,тузан йота ул,

Юлны чиста тота ул.

Себереп кенә калмый,

Яңгыр яудырып үтә ул.(су сиптерү машинасы)

14."Тыр-р" дисәң,туктамый.

"На-а" дисәң атламый,

Печән салсаң ашамый.(трактор)

А.б. Ял минуты.

Алып баручы шәһәр транспортын атаса, тамашачылар чүгәлиләр,җәмәгать транспорты булмаса басалар.

Бульдозер, троллейбус,экскаватор, су сиптерү машинасы, комбайн, трамвай, такси,йөк күтәрү краны,трактор,янгын сүндерү машинасы, автобус,КАМАЗ.

А.б. Сәяхәтебезнең өченче тукталышы.

"Мозайка" дип атала.

Һәр команда киселгән юл билгесен җыя.

Музыкаль тәнәфес.

"Уткүз" . З.Гыйбадуллин көе,Р.Хафизова шигыре

1.Шәһәр урамнарын бизи,

Елмая безгә Уткүз.

Каршы ала,озатып кала,

Әйтә кебек җылы сүз.

Кушымта:

Юллар хуҗасы Уткүз,

Яшел,сары,кызыл күз.

2.Янса кызылланып Уткүз,

Көт,туктап тор,дигән сүз.

Юлга әзерлән дип әйтә,

Кисәтә ул Сары күз.

Кушымта.

3.Төсләр алмашына балкып,

Нурын сибә Яшел күз.

Хәерле юл тели безгә,

Сәламен бирә Уткүз.

Кушымта.

А.б. Сәяхәтебезнең дүртенче тукталышы"Әйе, юк"дип атала.

1.Юл аркылы светофорның сары утына чыгарга ярый ,чөнки транспорт туктап тора.(Юк)

2.Машина һәм автобус артына ябышып барырга ярамый.(Әйе)

3.Кызыл ут янганда урам аша чыгарга ярый ,чөнки машиналар күренми.(Юк)

4.Хәрәкәт вакытында транспорт йөртүче белән сөйләшергә ярамый.(Әйе)

5.Автобусны,троллейбусны артыннан урап чыгарга кирәк.(Әйе)

6.Якыннашып килүче транспорт алдыннан йөгереп чыгарга ярый(Юк)

А.б. Сәяхәтебезнең бишенче тукталышы "Игътибарлы бул" дип атала. Балалар түгәрәк буенча баралар.Регулировщикның сигналын тыңлыйлар.Сигнал буенча "Светофор!" -диелсә туктыйлар,"Күчү урыны"- атлап баралар,"Автомобиль"-куллары белән руль тоталар.






© 2010-2022