Конспект итогового занятия для подготовительной группы на тему “Знатоки тетушки Совы”

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

25-енче «Әкият» балалар бакчасы

зурлар 6 - нчы санлы төркеме.













Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен ачык комплекслы йомгаклау шөгыле конспекты :

«Яшь белгечләр мәктәбе»

















тәрбияче:

I Категорияле педагог Шакирова К.Х






Яр Чаллы, 2015ел.



Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен ачык комплекслы йомгаклау шөгыле конспекты :

«Яшь белгечләр мәктәбе»

Максат: балаларда 1дән 10га кадәр уңайга һәм кирегә санау күнекмәләрен ныгыту;10 эчендә кушу-алу күнекмәләрен гади мәсьәләләр аша камилләштерү; атна көннәре турындагы белемнәрен ныгыту; балаларның хәтерләрен, фикерләү сәләтләрен, зиһенен, тапкырлыкларын үстерү; сүзләргә аваз анализы ясау, калын һәм нечкә әйтелешле авазларны белү күнекмәләрен камилләштерү; шигырь, мәкаль, тизәйткечләр аша дөрес сөйләм телләрен ныгыту; күчмә һәм кышлаучы кошларны таный белүләрен камилләштерү - туган як табигатенә сакчыл караш, мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.

Программа эчтәлеге:

Танып -белү.

Арифметик мәсьәләләрне төзи, чишә белү һәм чишелешен саннар ярдәмендә язу: мәсьәләнең биремен, соравын, җавабын танып аеру.

10 эчендә кушу-алу күнекмәләрен гади мәсьәләләр аша камилләштерү; атна көннәре турындагы белемнәрен ныгыту; балаларның хәтерләрен, фикерләү сәләтләрен, зиһенен, тапкырлыкларын үстерү; математика эшчәнлегенә кызыксыну уяту; мөстәкыйльлек тәрбияләү, ярдәмләшү һәм үз - үзеңә контроль булдыру.

Коммуникация:

Сөйләмдә капма - каршы мәгънәле сүзләрне активлаштыру;

балаларның сюжетлы рәсемнәр буенча эзлекле хикәя төзи белүләрен камилләштерү; сүзләргә аваз анализы ясау, калын һәм нечкә әйтелешле авазларны белү күнекмәләрен камилләштерү; шигырь, мәкаль, тизәйткечләр аша дөрес сөйләм телләрен ныгыту; күчмә һәм кышлаучы кошларны таный белүләрен камилләштерү - туган як табигатенә сакчыл караш, мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.

Материал:

Саннар; таякчыклар; карандаш; мәсьәлә язылганкарточкалар; саннар белән карточкалар; туп; предмет картинкалары ; һәрбер балага аваз анализы ясау өчен карточкалар; «молодцы!» сүзенең зур хәрефләре ; удостоверение «Юный знаток»; "Су анасы" әкитеннән кадрлар;дәфтәр һәм ручка, кош рәсемнәре.

Эшчәнлек барышы:

Керешөлеш:

-Хәерле иртә барыгызга да, бер - беребезгә карап елмайыйк.

Кулларны-кулга тотыйк

Изге уйларда булыйк

Кояш нурын юлдаш итеп

Шатланышыйк, дуслашыйк.

Ишек шакыйлар, конверт кертәләр.

(Стук в дверь, принесли конверт).

Тәрбияче:

-Балалар, безгә хат килгән икән! Карыйк әле кемнән икән ул?Әйе, Ябалак тутидән.Әйдәгез конвертны ачып укыйк һәм анда нәрсә язылганын ачыклыйк, безгә бу хатны болай гына китермәделәр бит инде.

"Кадерле , балалар, мин сезне күптән күзәтәм. Сез шундый дус һәм тырыш балалар.Шуның өчен мин сезне үземнең мәктәбемә чакырам, ләкин башта сынаулар аша үтәргә туры килер. Мин сезгә катлаулы һәм кызыклы биремнәр әзерләдем. Ә һәр үтәгән бер бирем өчен бер хәреф алачаксыз һәм уен ахырында шул хәрефләрдән төзеп сүз укырсыз"

Ябалак түти.

-Балалар әле тагын кызыл конверт та бар. Аны без эшчәнлек ахырында биремнәрне үтәсәк кенә ача алабыз.

Беренче бирем, Блиц- опрос, сезгә бу сорауларга тиз генә җавап бирергә кирәк.

1 этап: «Разминка»

Т: Без кайсы республикада яшибез?

Т: Татарстан республикасының президенты кем?

(Балаларның җаваплары)

Т: Шәһәребезнең исеме?

Б: Яр Чаллы.

Т: Хәзер елның кайсы вакыты?

Б: Яз.

Т: Нинди ай?

Б: Май.

Т: Бер елда ничә ай? (12)

Т: Ничә ел фасылы бар? (4) (Һәр ел фасылының айларынсанату.)

Т: Бератнаданичәкөн? (7) (Исемнәрен саныйлар, бүгенге көннең исемен, числосын әйтәләр.)

- Булдырдыгыз, балалар.

Афәрин! Булдырдыгыз, балалар! Һәм беренче хәрефне аласыз «М»

2 этап: «Үз урыныңны тап»

Балалар, мин сезгә мисал язылган карточкалар бирәм. Сез аларның җавабын тапкач өстәл артында урыннарыгызны табарсыз.

Ребята, вы прекрасно о себе заявили, поэтому я каждому из вас даю карточку, в которой зашифрован номер вашего места за столом. Кто правильно «прочитает» эту запись, тот займет свое место. Пожалуйста занимайте свои места. ( индивид. опрос 2-4 детей) Какие вы сообразительные, никто не ошибся. За это выполненное задание вы получаете букву «О» и не одну, а сразу две, т.к. в этом слове две буквы

Вас ждут волшебные шапочки, которые помогут вам пройти эти испытания.

Бу биремне үтәгән өчен сез «О»хәрефен аласыз.

3 этап: «Мәсьәлә чиш»

Балалар, сезнең һәрберегездә мәсьәлә бирелгән карточка бар. Игътибар белән карагыз мәсьәлә төзегез һәм аны чишегез. (А кто уже справился с заданием можете проверить правильность решения друг у друга).

Мәсьәләр тикшерелә. Зиһенле балалар икәнсез. Сез тагын бер хәреф оттыгыз.«Л» хәрефе.

4. этап «Скажи наоборот» (с мячом)Физминутка

Әйдәгез "Киресен әйт" уенын уйныйбыз.

(Уртага тәрбияче баса, бер балага туп ыргыта һәм бер сүз әйтә, тупны тотучы бу сүзнең киресен әйтә)

Озын - кыска, тар - киң, кечкенә - зур,

Биек - тәбәнәк, ак - кара, күп - әз,

Көн - төн, ерак - якын, плюс - минус,

Уң - сул, тигез - тигезтүгел, ай - ел.

Физкультминутка "Кошлар"

Кошлар булып очабыз, (балалар кулларын як-якка җәеп "очалар",

Аннан җиргә кунабыз чүгәлиләр,

Бераз ял итәбез дә

Тагын очып китәбез. кулларын як-якка җәеп "очалар")

5 "Могҗизалар аланы" уены.

Кошлар турында сөйләшү.

-Әйе, балалар, кошлар җылы яклардан кайталар. Ә нинди кошлар җылы яклардан кайталар? (Кара карга, сыерчык, сандугач, һ.б.)

- Карагызәле, балалар, нинди матур аланга килеп чыктык. Гади алан түгел, могҗизалар аланы икәнбу. Мондатөрле-төрле кошлар очрашканнар. Әйдәгез әле, балалар, уйнап алыйк. Укны әйләндерәбез дә, нинди кошка күрсәтә, шул кошның исемен һәм күчмә яисә кышлаучы кош булуын әйтәбез.

(Уен барышында карга турында эндәш тә сөйлиләр

Афәрин! Булдырдыгыз, балалар! Һәм тагын бер хәрефне аласыз «О»

Афәрин! Булдырдыгыз, балалар! Һәм тагын бер хәрефне аласыз «Д»

6. этап "Серле болын". Болында "серле чәчәкләр".

- Кая, балалар, нәрсәдә икән боларның серләре? Балалар, өстәл артына утырыгыз һәм Ябалак түтинең биремен үтәгез.

Чәчәкләрне һәрберсе алалар да (Һәр таҗның артында хәрефләр язылган), хәреф таныйлар, авазны әйтәләр, сүзләр табалар, өч хәрефтән торган сүзләрне укыйлар.

Шул чәчәк таҗларына язылган хәрефләрдән башланган сүзләр табалар, нинди хәрефкә беткәнен әйтәләр, иҗекләргә бүләләр. 3, 4, 5, 6 сүздән торган җөмләләрне схема буеча төзиләр. Сүзләргә аваз анализы ясыйлар:

Күгәрчен һәм чыпчык сүзләре белән "Тере модельләр" уены уйнау. (Р.К.Шәехова буенча "Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы", тартык аваз хәрефләрен яшел төстәге фишка белән, чөнки нечкә - ("ягымлы") сузык аваз хәрефләре, ә сузык аваз хәрефләрен кызыл фишка белән каплыйлар, нечкә ("ягымлы") булса да, калын ("кырыс") булса да). (Искәрмә: Р.К. Шәехова буенча "Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы" Авазларны уйнатып методик кулланмада нечкә авазлы сүзләр "ягымлы" дип, ә калын авазлы сүзләр "кырыс" дип бирелгән)

Чыпчык сүзе - ч, п, ч, к- зәңгәр фишка белән, ы хәрефе кызыл фишка белән каплана.

[ Ш ] , [ Җ] ,[С] , [К]

аваз-хәрефләрен өйрәнгәндә ятлаган тизәйткечләрне сөйлиләр.

[ Ш ]

Шаян Шарик шар тапкан, (кул чуклары белән шар кабарту)

Шарик шарны шартлаткан.

Шарик шарга шаккаткан,

Шардай күзен шарлаткан.

[ Җ]

Җәен җиләк җыйганда,

Җиңен ерткан Җамалый.

Елама-елама, Җамалый,

Елап җиңең ямалмый.

[С]

Саран Сара

Саный-саный

Сарыгына салам сала.

Сарыгына саламны да

Санап сала.

-Афәрин, балалар! «Ц» хәрефе.

7. этап Музыка яңгырый«Әкияттә кунакта»

- Балалар, бу нинди көй? Дөрес, бу безгә яхшы таныш « Тыныч йокы нәниләр тапшыруының»көе. Димәк безгә Ябалак түти әкиятнең эчтәлеген сөйләргә куша. Экранга карагыз андагы фотосюжетлардан әкитнең эчтәлеген сөйләрбез. Башта, балалар әйтегез әле бу сюжетлар кайсы әкияттән? Аның авторы кем?

(Балалар чылбыр тәртибендә фотосюжетлардан әкиятнең эчтәлеген сөйлиләр )

Молодцы балалар,бу авыр һәм җаваплы биремне дә үтәп чыктыгыз«Ы» хәрефен аласыз. Хәзер шушы хәрефләрдән сүз төзеп карыйк? Нинди сүз килеп чыкты?

Балалар: - МОЛОДЦЫ!сүзе килеп чыкты.

Эшчәнлекне йомгаклау.

Балалар. Менә сез Ябалак түтинең биремнәрен үтәп чыктыгыз. Минем уйлавымча сез бу кызыл конвертны ачарга лаек. Әйдәгез аны ачыйк.(Раскрываем конверт и показываю всем «Удостоверения юного знатока»). Ябалак түти исеменнән мин аларны сезгә өләшәм. Барыгызга да рәхмәт.

Балалар, кунаклар белән саубуллашыгыз.

© 2010-2022