Эссе Мин мөгаллим генә түгел, олуг тәрбияче икән бит

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Эссе

Эссе Мин мөгаллим генә түгел,олуг тәрбияче икән битКеше һөнәрне сайламый,

Ә һөнәр кешене сайлый.

Мин мөгаллим генә түгел,

Олуг тәрбияче икән бит.

Богады мәктәбендә эшләгәндә мин үземне балалар дөньясында яшәүче педагог итеп тойдым, һөнәремне яратып өлгердем. Күп һөнәрләр арасыннан үземә иң ошаганын сайлаганга инандым.

2011 уку елында миңа "Кояшкай" балалар бакчасында эшләргә туры килде. Икенче кечкенәләр төркеменә барып кергәч, шушы нәниләрнең ышанычын аклый, күңел сафлыгын саклый алырмын микән дип, бермәлгә югалып калдым.

Никадәр кызыклы, сихри һәм шул ук вакытта серле дә балалар дөньясы... Шушы нәни вакыйгаларга бай, яңалыклар белән тулы нәниләр казанында мин инде өченче елымны кайныйм.

Сабыйларны кечкенәдән үк тәртипкә һәм пөхтәлеккә, матурлыкны һәм гүзәллекне тоя белергә өйрәтү, аларда кешелеклелек һәм мәрхәмәтлек кебек сыйфатлар тәрбияләү, балаларның сәламәтлеген ныгыту - эшчәнлегемнең төп юнәлешләре. Тәрбияченең һәрбер көне үзенчәлекле. Яңалыкка омтылып, белем бирү эшчәнлеген кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрүгә дә күп көч салам.

- Балалар белән эшләүдән күңелемә бетмәс-төкәнмәс кинәнеч, рухи азык алам.

Бөек галим мәгрифәтче язучы Ризаэддин Фәхреддин безгә мәңге онытылмаслык шундый нәсыйхәт язып калдырган: "Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас". Бу бөек сузләрнең асылына төшенсәң, балалар бакчасында эшләүче тәрбияченең нинди җаваплы эш башкаруын аңларга мөмкин.

Балаларга булган мәхәббәтем тәрбиячелек эшемдә миңа зур көч бирә. Тәрбияче кешегә дә җитмеш төрле һөнәр аз: ул - шагыйрь дә, рәссам да, биюче дә булырга тиеш дип уйлыйм. Авыл балалар бакчасында бер төркемдә төрле яшьтәге 15 (1-2 кечкенәләр, уртанчылар) бала йөри. Бу үз чиратында тәрбия эшен оештыруда күп кыенлыклар китереп чыгара. Шөгыльләр вакытында бу бигрәк тә сизелә. Эшне һәрьяклап уйлап, методик яктан төгәл һәм ФДББС нигезләренә таянып, балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырганда элеге кыенлыклар да артта калды. Тәрбия эшчәнлеген оештыруда ата-аналарның ярдәмен дә тоеп эшлибез. Үстерелешле мохитне үзгәртү, камилләштерү, яңарту, ФГОС шартларына туры китерү максатыннан үзебезнең төркем бүлмәсендә күп кенә үзгәрешләр керттек (предметлы-үстерешле тирәлекне зоналарга бүлеп җиһазладык)
Үз белемеңне күтәрү өстендә системалы эшләү һәр педагогны бизи дип уйлыйм. Квалификация һәм һөнәри белемемне күтәрү өчен максат куям, бурычлар һәм аны тормышка ашыру юлларын билгелим. Һәрвакыт эзләнәм, һәрчак яңалыкка омтылам, даими иҗат итәм. Педагогика, психология, методика буенча әдәбият һәм вакытлы матбугат белән даими танышып бару - минем педагогик эшчәнлегемнең аерылгысыз өлеше. Һәр танышкан материалымны иҗади тулыландырып, балаларның бакчадагы эшчәнлеген рухи баету өлкәсендә даими кулланам. Төп принцибым - группадагы балалар, аларның әти-әниләре арасында уңай мөнәсәбәт , җылы атмосфера урнаштыру.

Күп эшләр майтардым дип мактана алмыйм, тик планлаштырган эшләр тагын да күбрәк икәнен беләм. Бу өлкәдә уңышларым да эле кәнагатьләнерлек түгел. Ләкин мин -тәрбияче! Тылсымлы балачак илендә мин барлык тормыш мәшәкатләремне онытып үземне яшь, энергияле, сәламәт итеп хис итәм. Ж.К. Ирен язганча : "Һәр һөнәр аны ярату белән бу өлкәдә уңыш китерә" Мин дә бу һөнәремне бик яратып башкарам. Аралашырга яратам, үземдә булмаган яхшы сыйфатларны кешеләрдән туплыйм, әдәплелекне хуплыйм, әхлаклылыкны өстен күрәм. Матур җылы киңәшләре , төпле фикерләре белән мөдиребез Гыйльманова Рәсимә Габделхәй кызы, мәктәпкә эзерлек төркеме тәрбиячесе Мортазина Рания һәрчак эшкә дәртләндереп торалар. Район күләмендә уздырылган семинар-киңәшмәләрдә тәҗрибәле тәрбиячеләрнең күрсәткән ачык шөгыльләре минем эшемдә зур таяныч булып тора.

Әниемнең кечкенә чакта сөйләгән бер гыйбәрәсе исемә төште. Берәү ,40 көнлек сабыен казыйга алып килгән, ди. Янәсе, тәрбияләргә ярдәм ит, дип. Казый аңа җавапка: Син инде соңга калгансың, баланы карында ук тәрбияли башларга кирәк!- дигән. Бу сүзләрне мин, тәрбия гаиләдән башлана дип уйлыйм. Шуңа күрә дә тәрбияче ата-ана белән бердәм эшчәнлек алып барырга, тәрбияче алар өчен тәрбия өлгесе булырга тиеш дип уйлыйм.

Сүзләремне интернеттан алынган, бер өлкән тәҗрибәле тәрбияче нәсыйхате белән тәмамлыйсым килә.

Син - Тәрбияче! Сабырлыгыңны, акылыңны эшкә җигүдән туктама! Тормыш, эшеңнән җыйган тәҗрибәңне бүлеш! Тәрбияче эшендә бернинди дә вак-төяк нәрсә юк, эшләнгән эш, һәр караш, һәр сүз тирән мәгьнәгә ия булырга тиеш. Тәрбияче дигән олы исемгә лаек булырлык итеп яшәргә һәм эшләргә кирәк.

Эссе Мин мөгаллим генә түгел,олуг тәрбияче икән бит



© 2010-2022