Мәктәпкә хәзерлек төркемендә йомгаклау шөгыле

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Менә бүгенге шөгылебездә безнең - йомгаклау шөгыле дип атала.

Ел буе санарга, кушырга, укырга, сөйләргә өйрәндек. Ә хәзер шул белгәннәребезне кунакларга күрсәтербез. Әйдәгез әле кунаклар б/н исәнләшик (исәнмесез).

Балалар, ә хәзер менә бу табышмакка җавап тапсагыз, әлеге шәһәргә нәрсә б/н барасын белерсез.

Тылсымлы зәңгәр йорт

Эче тулы корт.

Аяк киеме резин,

Аның ризыгы бензин. (автобус)

Дөрес, без автобус б/н барабыз. Әйдәгез әле, автобус нинди номерлы микән, әйтеп карагыз. Автобус номерының беренче саны - икеле саны алдында торучы сан? (1). Ә икенче сан биш саны артында торучы сан? (6). Әйтегез әле, нинди номерлы автобус килеп чыкты?

Дөрес, автобусның номеры № 16. Әйдәгез, бу номерны безнең автобуска беркетеп куйыйк.

- Менә безнең автобус. Хәзер мин сезгә мисаллар язылган карточкалар өләшәм. Ә һәр урындыкта мисалларның җавплары ябыштырылган. Шул җаваплар сезнең автобустагы урыннарыгыз булла. Ә үз урыныгызны табыр өчен мисалны дөрес итеп чишергә кирәк.

- Ә хәзер мин тикшерәм, урыннарыгызны дөрес таптыгыз микән.?

- Молодцы!

- Хәзер балалар дөрес матур итеп җайлап утырыгыз. Мин сезгә бер шигерь укып китәм:

А - син кайда? Алсуда, Айгөлдә.

Б - син кайда? Бануда һәм Баридә.

Д - син кайда? Диләрәдә, Дамирда.

Т - син кайда? Тимердә һәм Тохирдә.

Г - син кайда? Гаиләдә, гөмердә.

Балалар күрдегезме һәр бер авазның хәрефнең сөйләмдә һәм язмада үз урыны бар икән.

Хәзер мин сезгә шушы конверттан тылсымлы хәрефләр бирермен. Сез шул хәреф б/н сүзләр уйларсыз, ул хәрефләр башында да, уртасында да, ахырында да киләргә мөмкин. Кем күбрәк сүзләр таба.

Кем әзер балалар кул күтәрегез. (җавап).

Дөрес балалар булдырдыгыз хәзер әйтегез авазлар ничә төргә бүленә. (сузык һәм тартык). Дөрес.

Хәзер «Кем игътибарлы» дигән уен уйнап алабыз. Мин сузык аваз дигәч, сузык авазлар хәрефен күтәрегез. Мин тартык аваз дигәч, тартык авазлы хәрефләрне күтәрегез.

Молодцы! Дөрес һәм тиз әйтеп чыктыгыз.

Менә без сезнең б/н беренче «Акыллы мисаллар» тукталышына килеп җиттек. Мин сезгә мәсьәләләр әйтәмм игътибар б/н тыңлагыз.

  • Өстәлдә чия тутырылган 3 стакан тора идее. Илнур беренче стакандагы чияне ашап, буш стаканы өстәлгә куйды. Өстәлдә ничә стакан? Ни өчен өстәлдә 3 стакан калганы аңлатып бирегез?

Молодцы!

  • Чәчкәне төзе.

Алдагы чәчкәләргә игътибар б/н карагыз, соңгы чәчәкнең яфракларыныңничек төзергә кирәк? Дүртенче чәчәккә ничә яфрак ясарга кирәк, ни өчен? (4 яфрак, чөнки 1 нче чәчәктә - 1 яфрак, 2 нче чәчәктә - 2 яфрак ….).

Молодцы! Бик дөрес җавап бирдегез.

Ә хәзер үз урыннарыбызга утырыгыз алга таба барабыз.

Хәзер балалар мин сезгә бер табышмак әйтәм.

Агач башы тукылдык

Тукый-тукый тук булдык (Тукран).

Әйдәгез тукран сүзен иҗекләргә бүлербез (кулларны ияк астына куеп, иҗекләргә бүләбез ту - кран).

Ничә иҗектән тора (2)? Ни өчен? Чөнки 2 сузык аваз. Иҗекләр ничә төргә бүленә искә төшерик әле (2). Ниндиләр?

  1. ачык иҗек

  2. ябык иҗек

Гөлдер-гөлдер гөлдер бу

Кызыл тәпи кем дер бу? (күгәрчен).

Кү - гә - чен ничә иҗектән тора? (3).

1 иҗек ачык иҗек

2 иҗек ачык иҗек

3 иҗек ачык иҗек

Молодцы! Булдырдыгыз!

Хәзер без сезнең б/н «Яңа сүз яса» дигән уен уйныйбыз.

Уртадагы иҗек [чык]. Шул чык иҗеген кырыйдагы иҗекләргә кушып яңа сүзләр ясыйбыз.

ЧЫК - (кап) - (бал) - (ала) - (кар) - (кош) - (чып) - (ор).

Молодцы балалар булдырдыгыз.

Хәзер [ма] иҗеген кырыйдагы иҗекләргә кушып яңа сүзләр ясыйбыз.

МА - (ал) - (ак) - (ат) - (ар) - (сал) - (чык).

Алдагы тукталышыбыз «Шаян рәсемнәр».

Менә сезнең алдыгызда 2 бертөрле рәсем. Шуны 2 рәсем арасында аерма табыгыз. Аларны әйтеп чыгыгыз.

Игътибарлы булыгыз.

Ә хәзер игътибар б/н бер рәсемгә карагыз.

- ун яктагы өске почмакта нәрсә ясалган. (кояш).

- сул яктагы аскы почмакта нәрсә ясаган. (гөмбә).

- керпенең аяк астында нәрсә үсә. (чәчәк).

- куянның баш өстендә нәрсә оча. (болыт).

- керпе аркасына нәрсә таккан. (алма).

Молодцы!

Балалар тәрәзәгә карап елның кайсы вакыты икәнең әйтә аласызмы. (яз).

Бик дөрес. Бүген ничәнче число? (21 май) Атнаның ничәнче көне? (4 нче көне) Ничек атала? (пәнҗешәмбе).

Әйдәгез әле «Язның билгеләре» дигән уен уйнап алабыз.

Мин сезгә ел вакытының билгеләрен әйтәм. Ә сез яз вакыты булса кул чабасыз, булмаса - баш селкисез.

Кояш көлә көннәр озая

Җил исә буран уйный

Умырзаялар үсә

Балалар тау ясый чана шуа

Яңгыр яуа үләннәр чыга

Тирә якта кошлар сайрый.

Әйе дөрес.

Молодцы.

Үз урыннарабызга утырабыз да алга таба барабыз.

Без сезнең б/н хәрефләр өйрәндек сүзләрне иҗекләргә бүлдек. Балалар әйтегез әле сүзләрдән нәрсә төзеп булла?

Җөмлә. Дөрес.

Әйдәгез «Кем матур җөмлә төзи» дигән уен уйныйбыз. Тактада сүзләр язылган, шул сүзләр б/н дөрес матур җөмлә төзергә кирәк.

  1. Ярата, әби, онык.

  2. чәчәк, Вәли, сибә, су.

  3. Күңелле, бик, урамда.

  4. яратам, песи, мин.

  5. җыя, гөмбә, Марат.

  6. Хат, апа, яза.

  7. җиләк, кызыл, җыя.

  8. Пешерә, әни, аш.

  9. Ут, бүлмә, якты, яна.

Балалар соңгы тукталышка килеп җиттек. Түгәрәккә басып туп б/н җөмләне әйтеп бетер дигән уен уйныйбыз.

  1. Мин тун кидем, чөнки …

  2. Ут кабыздык, чөнки …

  3. Без үсентелергә су сиптек, чөнки …

  4. Без йокларга яттык, чөнки …

  5. Мин ардым, чөнки …

  6. Әтәч кычкры, чөнки …

  7. Алина бии, чөнки …

  8. Ай чыкты, чөнки …

  9. Кояш чыкты, чөнки …

  10. Аю өеннән чыга, чөнки …

Ә хәзер балалар табышмак тыңлагыз әле.

Ап - пак йөзле,

Унике күзле,

Ике теле

Өйрәтә һәркемне. (сәгать).

Сәгатьтәге саннар төшерелгән түгәрәк ничек атала? (цаферблат).

- Рәссам (художник) сәгатьләргә нәрсә ясарга оныткан? (сәгать телләрен).

- Беренче сәгатьтә сәгать телләре 5не күрсәтерлек итеп ясагыз, ә икенче сәгатьтә 10ны күрсәтерлек итеп ясагыз.

Балалар сәяхәт вакытыбыз тәмамланып килә һәм без кире бакчабызга кайтабыз.

- Сезгә белеем шәһәрендә күбрәк нәрсә ошады, кайсы биремле тукталышлар?

- Миңа бүген сезнең шөгыльләнүегез ошады. Ә сез үзегез ничек дип уйлыйсыз? Ничек шөгыльләндегез сез? Үзегезгә үзегез билге куеп карагыз әле.

- Һәрберегезнең өстәлендә 3 түгәрәк: кызыл, яшел, сары. Ә хәзер искә төшерегез әле: бу төсләр нәрсәне аңлата (светофор).



  • Яшел төс - барсы да яхшы.

  • Сары - игътибарлы булырга кирәк.

  • Кызыл - биремне тагын бер тапкыр үтәү мөһим.

Кем үзен бик якшы итеп бәяли - яшел түгәрәк куя.

Ә кем, үзен йомышаграк дип бәяли - сары түгәрәк куя.

Ә кем, начар шөгыльләндем дип уйлый - кызыл.

Ә минем фикерем башкачарак.

Шуның б/н балалар белем шәһәренә сәяхәтебез тәмам.



© 2010-2022