Татар төркеме балалары белән 8 нче март-әниләргә багышланган бәйрәм конспекты: Әниемә бүләк

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әниемә бүләк

Максат:

1. Балаларда үз-үзенне тоту кагыйдәләрен формалаштыруны дәвам итү;

2.Сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләү, бию хәрәкәтләрен дөрес үтәү ;

3.Баларда әниләргә, әбиләргә карата ихтирамлылык сыйфатлары тәрбияләү;

(песиләр һәм үрдәкләр белән тамаша, 2 нче кечкенәләр төркеме)

Песи һәм үрдәк маскалары кигән балалар залга керәләр һәм ярымтүгәрәк булып басалар.

Алып баручы: исәнмесез хөрмәтле әниләр, апалар, әбиләр, кызлар. Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Исәнлек, озын гомер, шатлык теләп калабыз.

1.Нигә бүген бөтен җирдә,

Чәчәкләр балкый бездә.

Нигә кояш клеп карый-

Беләбез һәммәбездә

2.Бүген әниләр бәйрәме,

Бүген бездә тантана.

Кояш шуңа клеп карый,

Гөлләр шуңа шатлана.

3. Әниләрнең бәйрәменә,

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген,

Җирдә барлык балалар.

Җыр: "Әниемә"

4. Здравствуй праздник наш любимый,

Наш веселый, добрый, милый.

Мамочкам стихи прочтем,

И поздравим женским днем!

5. В день весенний, солнечный,

Маму, поздравляем мы.

Жизни долгой, радостной,

От души желаем мы.

6.Котлыйбыз сезне, әниләр,

Көләч йөзле әбиләр,

Эштә уңган апалар,

8 нче март белән.

7. Әнием, әнием,

Мин сине яратам.

Сиңа зур бүләк

Чәчәкләр бирәм.

8. Сигезенче март

Әни бәйрәме

Бхләк итәрмен

Чәчәк бәйләме.

9.Много мам на белом свете,

Всей душой их любят дети.

Только мама есть одна,

Всех дороже мне она

Кто она отвечу я:

Это мамочка моя.

10. Мы для мамы,

Песню запоем.

Мы для мамы

Пляску заведем.

11. Маму любят все насвете,

Мама первый друг.

Любят мам не только дети,

Любят все вокруг.

Если что-нибудь случится,

Если вдруг беда,

Мамочка придет на помощь,

Выручит всегда.

12. Слушай нашу песенку,

Мамочка любимая.

Будь всегда здоровая,

Будь всегда веселая.

Җыр: "Мамочка любимая"

(үрдәкләр һәм песиләр урындыкларга утыралар)

Алып баручы:

Бәйрәмне дәвам итеп,

Матур әкиятне сөйләп китәбез.

Урман читендә, матур бер өйдә,

Үрдәрләр һәм песиләр яшәгәннәр.

Менә алар нинди үрдәкләр.

Үрдәкләр җырлый:"Песня про утят"

Алар әниләрен яратканнар,

Гел генә тыңламаганнар.

(әни үрдәк чыга, чакыра)

Килегез бәбкәләрем,

Йөзәргә дә өйрәтәм.

Чисталыкка өйрәтәм,

Кибенергә өйрәтәм.

Алып баручы:

Ә бәбкәләр тыңламыйлар, йөгерешеп качалар.

Әни үрдәк:

Менә нинди бәбкәләр,

Тыңламыйлар бәбкәләр.

Иртән торып уйныйсыз,

Әниегезгә булышмыйсыз.

Песигә хәзер китәм

Балаларына карыйм(китә)

Алып баручы: ә хәзер йомшак, нәни песи балаларына карыйк. Алар гел әниләрен чрытканнар, ләкин гел генә тыңламаганнар.

Песиләр кашыклар белән бииләр.

(әни песи керә).

Әни песи:

Бу нинди тавыш өйдә,

Безнең хәзер йокы вакыты.(кашыкларны җыя)

Яхшылап ял итәргә(песи балаларын сыйпый)

Алып баручы:

Тиз йөгереп чыктылар,

Мышык күзле песиләр.

Сикерергә осталар,

Койрыкларын җилпиләр,

Качыш-качыш уйныйлар.

Уен( песи һәм песи балалары)

Песи: тыңламыйлар балалар,

Көне буе чабалар.

Миңа да булышмыйлар.

Алып баручы: бик нык борчылган песи үрдәк янына китә.песи белән үрдәк зал уртасында очрашалар.

Песи:

Бик нык ардым, сусадым,

Беркемгә дә кирәкмим.

Үрдәк:

Сиңа киңәш бирәмен,

Бәбкәләрдән ардым мин,

Песи:

Мин яратам аларны,

Сөт ашатам каймаклы

Үрдәк:

Бәбкәләрем, матурлар,

Артымнан бер калмыйлар.

Яратам мин үзләрен,

Коендырам кичләрен.

Песи:

Әйдә дускай берләшик,

Әниләрдән без сорыйк.

Бармы икән аларда,

Безнеке күк балалар?

Иртән торсам, бик гаҗәп:

Берни дә булмый табып,

Кая оек, ботинка,

Кая качкандыр күлмәк?

Үрдәк:

Иртән торып баса ул,

Киемнәре тискәре.

Уенчыклары тузган,

Кем булышыр белми ул.

Песи: беркемнең дә балалары безнеке кебек түгел. Әйдә икәү качабыз, икәү күңелсез түгел.(китәләр).

Алып баручы: сез әниләрегезгә булышмыйсызмы әллә? Әйдәгез бергәләп ничек бушышканны күрсәтәбез.

Күмәк бию"Әнинең булышчылары".

Алып баручы:

Менә нинди песиләр,

Бигрәк уңган үрдәкләр.

Уенчыкларын җыялыр,

Савыт-саба юалар.

Тату гына уйныйлар.

Уен:"Уенчыкларны җый!"

Алып баручы:

Менә нинди җитезләр,

Менә нинди уңганнар.

Әниләрегез кая,

Чакырыйк тизрәк-тизрәк.

(залга үрдәк белән песи керәләр)

Песи: кара, нинди чисталык.

Үрдәк: кара нинди матурлык.

Песи: бигрәк тәмле исләре.

Үрдәк: безнең өйме соң бу?

(песи балалары һәм үрдәк бәбкәләре залга әниләре янына җыелалар)

Барысы бергә:

Без сезне яратабыз

Без сезне гел тыңларбыз.

Алып баручы:

Песиләр һәм бәбкәләр

Әниләрен яратым

Матур бер җыр җырлыйлар:

Җыр:"Ах какая мама"

Алып баручы: шуның белән безнең тамаша тәмам. Сау булыгыз бәбкәләр, сау булыгыз песиләр.



© 2010-2022