Ана күңеле - балада (мәкалә)

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Ана күңеле - балада.

Ана... Нинди олы сүз бу! Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә ала. Алай гына да түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне аңлый, үзенең яхшы киңәшләрен бирә. Чөнки "әни" дигән сүз ул йөрәктә туа, ә йөрәктән чыккан сүз ана йөрәгенә үтеп керә ала. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, бәхетле дә! Юкка гына "Ана күңеле - балада" димәгәннәр шул борынгылар.

Актаныш районы "Тылсым" балалар бакчасында да шул исемле бәйрәм кичәсе узды. Зурлар төркемендә йөрүче балалар әзерләгән "Өч кыз" әкиятен күрсәтү белән башланып киткән күңелле кичә, әниләр турында матур шигырьләр, җыр- биюләр белән үрелеп барды. Кечкенәләр төркемендә йөрүче сабыйлар да яраткан әниләрен сөендерделәр. Әле бик кечкенә булуларына карамастан матур итеп җыр башкардылар. Балалар бакчасы мөдире Имамразыева Г.Д. әниләрне күркәм бәйрәмнәре белән тәбрик итте һәм балалар бакчасы тормышында актив катнашкан гаиләләргә мактау кәгазьләре тапшырды. Әниләр балаларының үз куллары белән ясалган бәйрәм открыткаларына да сабыйларча сөенде.

Бәйрәм кичәсе кызыклы уеннар белән дәвам итте. Әниләрне осталыкта, җитезлектә һәм тапкырлыкта сынап иң- иңнәренә медальләр тапшырылды.

Бу бәйрәмдә әниләр тарафыннан әйтелгән изге теләкләрдән, без - тәрбиячеләр күңелләребез канатланып, ә нәниләренең матур чыгышларын яратып караган әниләр, аларны алкышлап сөендергән тамашачылар, үзләренә рухи азык алып кайтып киттеләр.


Актаныш районы "Тылсым"

балалар бакчасы тәрбиячесе Г.Н. Закиева

© 2010-2022