Конспкт Имин булсын юлыгыз

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Имин булсын юлыгыз!

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме белән үткәрелгән күңел ачу кичәсе



Максат:1.Юл йөрү кагыйдәләре , транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту.
2.Урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.
3.Юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче һөнәрләренә кызыксыну тәрбияләү.Сәнгатьле сөйләм телен, артистлык сәләтләрен үстерү.
Җиһазлау: «Имин булсын ылыгыз!» дигән плакат, транспорт төрләре рәсемнәре, юл билгеләре рәсемнәре, светофор макеты.
Кичәгә кунак булып чакырылдылар: әти-әниләр, мәктәп директоры, ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рәсимә Вагизовна.Конспкт Имин булсын юлыгыз

1нче күренеш. Урман аланы.
Куян. Туйдым шушы кара урманнан! Һаман бер үк күренеш: йөреп чыга алмаслык куе агачлар, эч пошыргыч хайваннар, канэчкеч бөҗәкләр. Искелек,
караңгылык!
Эх, күрәсе иде бер шәһәр дигәннәрен! Нинди була икән ул? Күптән инде хыялланам, мин шәһәрдә булырга.

2нче күренеш.Шәһәр урамы. Машиналар чаба.Куян дә йөгерә. Шулвакыт чак кына машина бәрдерми кала.
Куян: Йөгерә йөгерә бара идем
Алга да карамыйча
Килеп чыкты бер машина
Торам мин аңламыйча.
Мине бәреп китә язды
Көчкә читкә тайпылдым
Зур бәладән котылдым Конспкт Имин булсын юлыгыз

дип
Бик озак өнсез тордым.
Шофёр: Әллә яшәп туйдыңмы?
Куян: ( елый)
Юл хәрәкәте хезмәткәре: Кем гаепле? Нигә мондый
Фаҗигаләр еш була?
Чөнки күп балалар
Юл кагыйдәләрен боза.
1 нче бала: Карап-карап торам да мин
Уйлап-уйлап торам да
Куркып куям: ай-һай кыен
Йөрүләре урамда.
2 нче бала: Урамның теге ягына
Мөмкин түгел үтүе:
Урам тулы троллейбуслар,
Машиналар көтүе.
3нче бала: Ялт чыгасың тротуарга-
Сизелми дә калына!
Бигрәк авыр шул шәһәрдә
Авыл балаларына!
Куян: Нишләргә соң инде? Минем бик тә шәһәрне күрәсем килгән иде.
Юл хәрәкәте хезмәткәре:
Мин- ЮХИДИ хезмәткәре
Юлларда сакта торам.
Юлларда сез йөрегез,
Һәрвакыт имин-исән.
3нче күренеш: Тавык кызы Чиччи юлда уйнап йөри.
4 нчы бала: Тавык кызы Чиччи
Олы юлда уйнаган:
Чиччи: Миңа беркем дә тими!
6 нчы бала: Ул шулай дип уйлаган.
Чиччи туйганчы уйнап,
Күбәләкләр куган ди.
Шул арада кич җитеп,
Караңгы да булган ди.
Фара утын кабызып,
Уза ди машиналар...
Тавык кызы Чиччи
Бер дә колак салмаган.
Уйламый йөри-йөри
Машинага тапталган.Конспкт Имин булсын юлыгызКонспкт Имин булсын юлыгыз

"Сирена" тавышы


«Ашыгыч ярдәм» машинасы Чиччине алып китә.
Куян: Ай-яй-яй! Шәһәрдә бигрәк куркыныч икән. Мин урманда көне-төне уйныйм, бер куркыныч та сагаламый.
4 нче күренеш: 3 малай туп уйный.
5 нче бала: Ислам, Камил һәм Әмир
Яхшы уен тапканнар
Машина юлына чыгып
Туп тибеп уйнаганнар.
Әй, малайлар, малайлар;
Болай итеп йөрмәгез!
Гомер бер генә килә ул,
Аны шулай өзмәгез!
Малай: Юл кырыеннан бармаска,
Уйнамаска, чапмаска
Апа өйрәткән иде,
Бик нык кисәткән иде.
Куян: Кеше балаларына шәһәрдә бик тә куркыныч икән. Ничек яшиләр соң
алар?
Юл хәрәкәте хезмәткәре: Әгәр юл кагыйдәләрен белсәң, бер дә куркыныч түгел ул.Конспкт Имин булсын юлыгыз

Куян: Ә балалар юлларда нинди машиналар йөри, сез беләсезме? Менә миңа Шүрәле бабай табышмаклар җибәргән иде. Шуларга җавап табып алып кайтырга кушты. Киләсе елга ул да шофер булмакчы. Шуңа күрә нинди транспортлар төрләре барлыгын өйрәнергә тели.

  1. «Тыр-р» дисәң, туктамый,
    «На-а» дисәң, атламый,
    Печән салсаң, ашамый. (трактор)Конспкт Имин булсын юлыгыз

Бу машина еш кына

Кинәт бәйдән ычкына:
Йөрәкләргә шом салып,
Елый-елый кычкыра. (янгын сүндерү машинасы)


3. Ә бу нинди машина-
Җир казырга ашыга?
Йөрми ул кирәксезгә:
Җир казый көрәксез дә. (экскаватор)


Тәгәрмәче дүрт

Тәрәзәсе күп

Кешеләрне утырткан,

Ерак җиргә юл тоткан (автобус)

2. "На" - дисәң йөрми

"Тр-р" - дисәң туктамый

Печән салсаң ашамый

Колагын борсаң чаба (машина)

Кроссворд чишү

Җыр: "Шофер буласым килә"


5 нче күренеш. Куян белән юл хәрәкәте хезмәткәре шәһәр урамыннан бара. Юлларында светофор очрый.
Куян: Ә монысы нәрсә инде?
8 нче бала: Багананың өч күзе.
Өч күзендә өч сүзе.
Берсе аның- кызыл күз,
Икенчесе- сары күз,
Өченчесе- яшел күз.
Светофор: Урамнарны күзәтәм,
Узганнарны кисәтәм.
Янып тора өч күзем,
Күреп торам ич үзем,
Әйтеп торам өч сүзем:
-Кузгалма!-ди кызыл күз.
-Сабыр!- дия сары күз.
-Ярый!- дия яшел күз.
Куян: Моннан ары мин дә, светофорга гына карап йөрермен.

Җыр "Хәвефле юлларда"


6 нчы күренеш. Балалар юл билгеләре тотып тезелеп басалар.
Куян: Кара әле абый сездә агачлар да ниндидер сәер, үзләре ботаксыз.
Юл хәрәкәте хезмәткәре: И-и, Куян, бу бит агачлар түгел, ә юл билгеләре.
Алар халыкны, шофёрларны хәвеф-хәтәрләрдән кисәтә.
3нче бала: Бу билгене күрсәләр,
Шофёрлар уйланалар.
Димәк, тиздән мәктәп бар,
Игътибарга алалар.
4нче бала: Яратсам да чабарга сәпиттә,
Туктата бу билге, әлбәттә.
Аңлата ул миңа: ярамый
Бу юлда чабарга сәпиттә.
6нчы бала: Бу билге- шундый билге:
Сине саклый, җәяүле!
Чыгабыз бергә-бергә
Без юлны шушы җирдә.
Куян: Юл билгеләрен белү чынлап та бик кирәк икән шул.
7 нче күренеш. Рәсем буенча табышмакларның җавапларын
күрсәтү.

5. Очрамасын каршылыклар

Һич сезнең юлыгызда

Тик яшел ут янып торсын

Һәрвакыт юлыгызда!

6.Юлда тәртипле булуның

Файдасы күп, белегез.

Хәерле юл барчагызга,

Исән-имин йөрегез.

Җыр: " Песенка о светофоре"

Кадерле балалар, әти-әниләр, килгән кунаклар! Безнең юл йөрү кагыйдәләренә багышланган кичәбез тәмам.

Хәзер сүзне ЮХИДИ бүлегеннән килгән кунакларга бирәбез.

Конспкт Имин булсын юлыгыз









© 2010-2022