Авторские стихи Әниемнең моң - зары

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әниемнең моң - зары


Мин кечкенә идем, әниемә

Бик катлаулы бер сорау бирдем:

"Дусларымның әби- бабасы бар,

Минем бабам кайда соң?"_ дидем.

Шул сүзләрдән кинәт әниемнең

Күзләренә яшьләр җыелды.

"Балакаем бабаң күптән инде

Сугыш дәхшәтендә юк булды.

Күпме генә өзелеп сагынсам да,

Ышансам да әткәм кайтмады,

Егет булып җиткән абыем да

Шулай бер хәбәрсез югалды.

Исемнәре хәзер ташка коеп,

"Каһарманнар" диеп язылган.

Чәчкә куеп,искә алырөчен

Мәһабәт хәйкәлләр куелган.

Югалтулар күп булса да, балам,

Бу сугышта без бит җиңүче.

Яшь буынга матур киләчәк,

Якты тормыш бүләк итүче.

Ару- талу белми бала килеш

Иген кырларында эшләдек.

Көнне- төнгә ялгап, бертуктамый

Урак урдык, бодай иләдек.



Шәһәрләрдә станок артына да

Балалар, хатын- кызлар баскан.

Тәүлек буе, ир- ат белән рәттән

Пулемет, автомат чыгарган.

Һәрбер кеше үз өлешен кертә,

Кулдан килгән ярдәм күрсәтә.

Кемдер күлмәк тегә, оек бәйли,

Фронтка ризык, кием җибәрә.

Шул күмәк көч, халык бердәмлеге

Һәр солдатка зур өмет бирде.

Туган илгә булган саф мәхаббәт

Бөк Җиңүләгә китерде".

Әнкәемнең сагыш тулы йөзе

Күз алдында тора хәзер дә.

Ачы, яман сугыш хәтирәсе

Сеңеп калды минем хәтергә.

Сугыш кырларыннан исән кайткан

Геройларыбыз чиксез хөрмәтле.

Тормышыбыз матур булган өчен

Без аларга мәңге рәхмәтле.

© 2010-2022