Выступление на 9 мая (на татарском языке)

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Алып баручы: Хәерле көн сугыш һәм хезмәт ветераннары һәм бәйрәмгә килгән кунаклар! Сезне барыгызны да бөек тантана, зур шатлык Җиңүнең 70 еллык бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Илебез күгенең 70 ел буена аяз булуы белән без Сезгә бурычлы. Сезгә олы рәхмәтебезне белдереп, сезнең алда баш иябез. Киләчәктә дә сезгә озын гомер, тыныч, имин көннәр, матур тормыш телибез.

1 бала. Риназ:

Доньяны яктыртып, кояшлы май килә

Йөзләрне яктыртып, урамда май көлә!

Һәммәбез сагынып, көттек май килүне

Китерә ул безгә, иң бөек җиңүне!

Бәйрәмнәр еш булмый,

Гел шатлан, гел елмай!

Май килә доньяга

Чәчәкле, җырлы май!

Җыр: "Күрәсем килә"

2 бала. Камил:

Әти сугышта булмаган

Бабайларга рәхмәтле.

Алар бүләк иткәннәр бит

Безгә мондый рәхәтне.

Безнең буынга да сугыш

Шомлы төш кебек кенә.

Без үсәбез сугышларны

Кинодан күреп кенә.

Бөек җиңүгә 70 ел

Күңелләрдә горурлык.

Бабайларның һәрберсенә

Һәйкәл коеп куярлык.

Алар яулаган тынычлык

Беркайчан да бетмәсен.

Бер атада нигез ташлап

Сугышка дип китмәсен.

3 бала: Зилә

Победой кончилась война

Те годы позади.

Горят медали, ордена

У многих на груди.

Кто носит орден боевой

За подвиги в бою,

А кто за подвиг трудовой

В своём родном краю.

Җыр: "Гүзәл туган ягыбыз"

4 бала. Кәримә.

Ветераннар, ветераннар,

Сезгә хөрмәт, ихтирамнар!

Сез булганга матур булып,

Алсу булып ата таңнар.

Ветераннар, ветераннар,

Сезгә хөрмәт, ихтирамнар!

Тарих белән бергә атлый

Сез яулаган бөек даннар.

5 бала. Зилә Ш.

Сугыш сүзен ишетүгә, шундук

Шом йөгерә минем күңелгә.

Ул елларда булган вакыйгалар,

Онытылмас инде гомергә.

Күпме күз яшьләре, күпме хәсрәт,

Күпме кайгы сеңгән бу сүзгә.

Күпме гомер ут эчендә калган

Тыныч тормыш булсын, дип, безгә.

Күпме кан түгелгән, күпме ана

Балаларын, ирен югалткан.

Менә кайта, менә кайта, диеп,

Ялгыз ана үзен юаткан.

Санап бетергесез яшь гомерләр

Яу өстендә калган өзелеп.

Күпме адәм тыныч тормыш теләп,

Якыннарын көткән өзелеп.

6 бала. Илзирә.

70 ел вакыт үтеп бара

Төзекләнде авыл калалар.

Ветераннар сафын сирәгәйтте

Сугыш салган авыр яралар.

Картаймагыз әле, ветераннар,

Бирешмәгез әле чирләргә.

Горур басып атлагыз сез сафта

Үрнәк булып барлык ирләргә.

Авырлыклар инде артта калды

Матур булсын гомер көзегез

Картаймагыз әле, ветераннар,

Балкып торсын һәрчак йөзегез.

Сызланмасын аяк кулларыгыз

Әрнемәсен иске яралар.

Тыныч булсын һәрчак күк йөзегез

Шат елмайсын җирдә балалар.

7 бала. Камилә.

Ветераннар бик аз калды.

Кадерләрен белик аларның

Күргәннәрне тыңлап язып алыйк,

Тарихларга кертик даннарын.

Өйләренә барыйк үлгәннәрнең

Толлар хәлен белү саваплы.

Мендәрләрен рәтлик, чәйләр бирик,

Алар өчен без дә җаваплы.

Сугыштан соң бик күп сулар акты

70 тапкыр килә безгә яз,

70 тапкыр инде май кояшы

Сибә җиргә җылы, бирә наз!

8 бала. Адилә.

Ветераннар зур хөрмәткә ия,

Һәр яшь буын сезгә баш ия.

Донья матур, якты, рәхәт,

Барсы өчен сезгә зур рәхмәт.

Яшәгез сез, мәңге яшь булып,

Җир йөзенең якты таңында.

Озын гомер, саулык - сәламәтлек

Юлдаш булсын сезнең картлыкта.

Бәхетле без җирдә сез булганга,

Сызланмасын аяк - кулларыгыз.

Гомер үтә диеп борчылмагыз,

Сез, олылар, шуны белегез.

Сезгә карап сокланабыз,

Күңелләрдә туа сабырлык.

Ярый әле сез бар, ветераннар,

Безгә өлге, үрнәк булырлык.

Җыр: "Матур булсын"

Алып баручы: Боек җиңүнең 70 еллыгына багышланган нәниләребезнең чыгышы шуның белән тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Тагын бер кат бәйрәмнәр белән Сезне!






© 2010-2022