Программа утренника, посвященная ко дню пожилых

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Тормышыбызда сез безгә үрнәк әле.

Зурлар группасы белән өлкәннәр көненә багышланган программа

Төркем тәрбиячеләре: Хазиева В., Шайхулова А.

Музыка җитәкчесе: Басыйрова Ч

Максат. Балаларда өлкәннәргә ихтирам хисе тәрбияләү, тормышның кадерен белергә өйрәтү, аларның иҗади сәләтләрен, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Зал бәйрәмчә бизәләгән. Салмак кына көй яңгырый.

А.б. Урамда алтын көз. Елның иң бай һәм иң матур фасылы. Шундый көннәрнең берсендә без бәйрәмгә - Өлкәннәр көнен билгеләп үтәргә җыелдык. 1 октябрь ел саен Өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне без өлкәннәрне тәбриклибез.

Бәйрәм көн бу, бәйрәм көн бу,

Әй, кардәшләр, шатлыклы көн бу.

Өлкәннәрне дөнья халкы

Зурлый торган күркәм бәйрәм бу.

1 б. Бәйрәмегез котлы булсын,

Табыныгыз мул булсын,

Күңел шатлык белән тулсын,

Ял кичәгез гөрләп торсын.

А.б. Хәерле көн, хөрмәтле ветераннарыбыз! Бүген безгә бакчабызга төрле елларда хезмәт иткән, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хезмәткәрләребез килде.

Кадерле кунаклар! Бүгенге бәйрәм белән һәрберегезне чын күңелдән тәбрик итәбез. Тормышыбызда бәйрәмнәр аз түгел, алар арасында төрлесе бар. Бүгенге бәйрәм барысыннан да үзенчәлеклерәк. Сез гомерегезне намуслы хезмәт белән үткәнсез. Инде яшь буынның ихтирамын, кайгыртуын тоеп, иминлектә һәм тынычлыкта озын гомер кичерсәгез иде. Тормыш көзегез кояшлы булсын! Сезгә ныклы сәламәтлек, чиксез шатлык, балаларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез.

Тәбрикләү өчен сүзне балалар бакчасы мөдире - Алфира Максутовнага бирәбез.

2 б. Кояш көлеп уянды да,

Нурларын сипте мулдан.

Әбиләр килгән бакчага

Атлап кояшлы юлдан.

3 б. Һәр җирдә бер хикмәт көтә,

Бүген гади көн түгел.

Бүген - Өлкәннәр бәйрәме,

Шуңа шатлана күңел.

Җыр: "Бәйрәм бүген"

4 б. Өйдән чыгып киткән чакта

Иртән бакчага диеп,

Кем ул: - Исән йөр, балам, - дип,

Озатып кала сөеп?

Йә, кем булсын, кемнең шулай

Сүзләре татлы тагын?

Шулай ярата белә бит

Әбием генә бары.

5 б. Кем дөньяга кеше бүләк итә?
Ә кешегә якты дөньяны
Тойгылары кояш кебек кайнар
Эретерлек гранит кыяны.
6 б. Кем күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы, ягымлы.
Шатлыкларын башкаларга бүлә
Кайгыларга түзем, сабырлы.
7 б. Кем елмая җәйге таң аткандай ,
Балкып китә шундук тирә-як.
Нәфислеге гөлләр сокланырлык
Көләчлектә аңа тиңнәр юк.
8 б. Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү тапкысыз.
Ул әлбәттә яшәү чыганагы,

Тормыш яме - әнкәй, әбекәй, хатын-кыз!

А.б. Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюыгыз белән безне иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерләрегез белән безгә ак юл күрсәтүче сөекле әбиләребез, дәү әниләребез!

9 б. Өлкәннәр көне бүген булса да
Күңелегез сезнең гел яшь.
Торсагыз иде безнең арада
Булып назлаучы кояш.
Имамов Руслан җырлый: "Солдат булам"
10 б. Нинди назлы, нинди эшчэн
Синең куллар әбием!
Бөтен дөнья бәйрәм итә
Сезне зурлап әбием!

А б. Кадерле Өлкәннәребез!
Бәйрәм белән котлый бүген
Сезне ул һәм кызларыгыз.
Яшәгез сез мәңге яшь булып,
Туган йортыгызда ямь булып.
Сез булсагыз таза-сәламәт
Оныкларга булыр бик рәхәт.
Оныкларга терәк булып,
Яшәгез сез шатлыкта.
Сәламәтлек, ак бәхетләр
Юлдаш булсын картлыкта.
Картаймыйча шулай кояш кебек
Балкып торыгыз сез иртә-кич
Яхшылыкны җирдэ ятмый дилэр
Онытмабыз сезне һич тә без.

Галимов Ильяр һәм Гибадуллина Элида башкаруында татар биюе.

Ә хәзер без бер уен уйнап алырбыз. (подноста сораулар язылган кәгазь битләре).

Кадерле кунаклар! Бу кәгазь битләренә сораулар язылган, шул сорауларга җавап бирүегезне үтенәм.

  • "Әминә" шигырен сөйләгез?

  • Сез берәр спорт төре белән шөгыльләндегезме?

  • Сезнең яраткан вареньегыз нинди?

  • Нинди телевизион тапшыруны яратасыз?

  • Сезнең яраткан шөгылегез нинди?

  • Сезнең оныгыгыз нинди фәнне ярата?

  • Оныкларыгызны туу тәртибе буенча санагыз.

Рәхмәт кадерле кунаклар! Инде сезнең турыда без күбрәк белдек.

Җыр: Галимов Ильяр"Шофер буласым килә"

3 б. Әбиләргә бурычлы без,
Рәхмәтле без мең тапкыр.
Әгәр берәр эшең булса,
Әбием, безне чакыр.
4 б. Әби кеше гел яхшылык тели,
Гаебебез булса, кичерә.
Гомер буе калыйк тугрылыкта
Әби дигән изге кешегә.

5 б. Әбиләр - мәңгелек шатлык,
Язгы шатлык, язгы нур.
Әбиләргә багышлана
Дөньяда иң назлы җыр.
Бүген сөенә-сөенә
Шушы җырны җырлыйбыз.
Сезне, кадерле әбиләр,
Бәйрәм белән котлыйбыз.

Җыр: "Безнең дәү әни".

А.б. Хөрмәтле Өлкәннәребез! Сез - тыйнак та, сөйкемле дә, сез -эшчән дә, түземле дә, сез - иманлы да, дәрманлы да. Сез өйләребезнең яме, ашларыбызның тәме. Дөнья йөген сез күтәргәнсез, гаилә учагын сүндермичә, сүрелдермичә, сез дөрләтеп торасыз.

6 б. Сез барында ямь бар җирдә
Сез булганга тәм дә бар.
Сез булганга дәрт бар җанда,
Көч-куәт тә тәндә бар.
Дәү әни дә, әби дә сез,
Сөйкемле әни дә сез.
Сез булганга дөнья ямьле,
Йөзебез һәрчак нурлы.

Җыр: "Күгәрчен гөрлидер" Галиева Нәркизә җырлый.

А.б. Кадерле Өлкәннәр!

Сызламасын газиз җаннарыгыз,

Сызласа да аяк - кулларыгыз.

Озын гомер бирсен Сезгә ходай

Рәнҗетмәсен ул һәм кызларыгыз!

Еллар үтә диеп борчылмагыз

Еллар үтү берни түгел ул.

Сау - сәламәт булып озак яшәү -

Үзе бәхет, үзе шатлык ул.


© 2010-2022