Творческий план на 2015-16 год на тему: “Татар халкының гореф гадәтләре һәм традицияләре аша балаларда әхлаклык сыйфатлары тәрбияләү”

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение

«Детский сад общеразвивающего вида с приоритетным осуществлением познавательно-речевого развития детей № 25 «Сказка»





Иҗади эш планы 2015-2016 ел.

"Татар халкының гореф гадәтләре

Һәм традицияләре аша балаларда

әхлак сыйфатлары тәрбияләү".





Мисбахова М.М.

I категорияле тәрбияче

25 нче балалар бакчасы " Әкият"








Яр Чаллы

2015



Аңлатма язу.



Белем бирүнең беренче баскычы булган мәктәпкәчә тәрбия учрежденияләренең эше дә көннән-көн яңара, матур традицияләргә байый. Педагоглар яшь буынны тәрбияләүдә яңа чаралар, белем бирүнең нәтиҗәле методларын эзлиләр, тәрбия эшендә халкыбызның күркәм традицияләренә, педагогик тәҗрибәләренә ныграк таяналар.

Балалар бакчасында - тәрбия белем бирү процессына милли-төбәк компонентлары кертү, балаларда милли аң һәм үз аң тәрбияләү, нәниләрне үз халкының тарихи, традицияләре, мәдәнияте белән таныштыру бурычын куя. Бала үзен кеше итеп тойсын өчен аңарда милли горурлык, туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә кирәк. Балалар иң беренче чиратта, үзе яши торган төбәкнең табигате һәм аның үзенчәлекләрен, шулай ук туган халкының үзенә генә хас гореф-гадәтләрен аеруча яхшы белергә тиеш. Шөгыльләрдә халык авыз иҗаты җәүһәрләре-әкиятләр, мәкаль-әйтемнәр, сынамышлар, табышмаклар куллану зур әһәмияткә ия. Халкыбызның гөреф-гадәтләренә, йолаларына, милли бәйрәмнәренә ихтирам тәрбияләүдә халык педагогикасы чараларының йогынтысы зур.


Актуальлелек.




Бүгенге көндә татар милләтеннән булган балаларга үз ана телендә тәрбия һәм белем бирү мәсәләсе безнең төп бурычыбыз булып тора, чөнки халкыбызның алдагы көне, язмышы бүгенге балаларны милли-мәдәни рухта тәрбияляү белән тыгыз бәйләнгән. Ана телендә тәрбияләү генә балаларда үз милләтенә һәм теленә игътирам булдыра. Татар халкының гореф-гадәтләренә, милли йолаларына таянып эшләгәндә генә балаларның тиешле дәрәҗәдә рухи-әхлакый доньясы баетыла һәм үстерелә. Шушы максаттан чыгып мин татар төркемендә күп еллар эшлим. Соңгы елларда татар халкының теле, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән кызыксыну балаларда, ата-аналарда күзгә күренеп артты. Балаларның әти-әниләре белән үзара татар телендә сөйләшкәнен ишетеп сөенеп куям, димәк хезмәтебезнең нәтиҗәсе бар. Үз телендә матур итеп сөйләшә белгән балалар киләчәктә үз милләте белән горурланып яшәвенә ышанам!





Максат:


  1. Татар халык авыз иҗатын кулланып балаларның сөйләм телен баету.

  2. Онытылып барган йолаларны, бәйрәмнәрне яшь буынга кире кайтару.

  3. Матур милли бәйрәмнәр, йолалар аша балаларны милли рухта тәрбияләү (милли рух ул - акыл һәм гүзәллек, зәвык һәм әхлак, хезмәт һәм физик тәрбия чарасы).










Ай исеме

Кулланган әсәрләр

сентябрь

Табышмаклар

Кат-кат тунлы карыш буйлы (кәбестә)

Ормый сукмый үзе кешене елата( суган)

Алсу битле кыз үсте кызарып җиргә төште (алма)

Мәкальләр

Эш беткәч уйнарга ярый

Хезмәт иясе хөрмәт иясе

Бишек җыры

Йокла кызым йом күзең

Йом , йом күзең йолдызым

Кичтән йокыү калдырдың

Елап үтә ,көндезең

Бармак уеннары

Бусы ашаган....!

Бармак, бармак кайда булдың ?

Эндәшләр

Яңгыр яу,яу.яу!

Сине көтә җир,җир

Безгә күмәч бир,бир

Җырлы биюле уеннар

Әпипә-татар халык көе

Халык уеннары "Кояшкай"

Тәрбияче балаларны үз янына чакыра,сөйли:

кояшкай,кояшкай

безгә син елмай

бик рәхәт син булганга

яратабыз уйнарга

балалар башта кулларын чәбәкләп торалар,

яратабыз уйнарга дигән сүздән соң бер урында сикерәләр

октябрь

Табышмаклар

Кечкенә генә йорт .,эче тулы корт (кыяр)

Кырлар буш кала

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана

Бу кайчак була? (көз)

Мәкальләр

Җәй эшләсәң, көз ашарсың.

Эше барның ашы бар

Бишек җыры

әлли-бәлли бәбкәсе

кая киткән әнкәсе

каенлыкка җиләккә

диләрәгә буләккә

Әйтенүләр

тук,тук тукран

тукылдатып утырам

мичтә бәлеш пешәме?

Шуны көтеп утырам

Санамыш

1,2,3....

Куяннарда бөтен көч

Дүрт,бишбезне җиңеп булмый һич.

Халык уеннары "Минем яныма йөгерегез"

Балаларурындыкларда утырып торалар.Тәрбияче бүлмәнең икенче башына балалар каршысына барып баса.Ул: "минем нәни дусларым,йөгерә-йөгерә килегез",-ди.Балалар урыннарыннан торып ,тәрбиячегә таба йөгерәләр.Тәрбияче аларны кулларын җәеп каршы ала,мактый.Аннары: "өлгер,җитез балаларкире йөгереп баралар",-ди Балалар,борылып,кире урыннарына йөгерәләр,урындыкларына утырып ял итәләр

ноябрь

Табышмаклар

Үзе шардай , тәме балдай ( карбыз)

Җир астында җиз бүкән (шалкан)

Мәкәльләр

Эше барның ашы бар.

Кем эшләми шул ашамый.

Бишек җыры

әлли бәлли итәргә

ал бишеге бар аның.

Алдына алып йоклатырга

Үз әнкәсе бар аның.

Тизәйткеч

Без ,без безелдек

Без бер рәткә тезелдек

Биибездә,уйныйбызда

Бердә оялып тормыйбыз.

Юаткычлар

Гөлдерү,гөлдерү

Бигрәк чибәр кемдер бу?

Тарап куйган чәчләре

өсте башы бик ару

Санамышлар

җепсез орчык

чәүкә чыпчык,

кара балчык

син кал бу чык.

Халык уеннары "Песи һәм тычканнар"

Уенда бер ничә бала катнаша .Алар -тычканнар-ояларында(стена буена куелган урындыкларда)утырып торалар.булмәнең икенче башындапеси басып тора.Песи ролен тәрбияче башкара.Песи йокыга киткәч,тычканнар бүлмә буйлап чабыша.Ниһаят,песи уяна,мияулый-мияулый,тычканнарны тотмакчы була.Тычканнар үз ояларына таба йөгерәләр.

декабрь

Табышмаклар

Ак ашъяулык таптым

Җир өстенә яптым

Акырада бакыра

Бөтен җирне тутыра.

Мәкәльләр

Кыш көне арбаңны

Көз көне чанаңны әзерлә

Кыш туңсаң,җәй җылынырсың.

Мавыктыргыч

Песи песи пескәем

Келәткә кермә бал ашама

Базга төшмә май ашама

Прес.прес,прес.

Эндәшләр

Чакырабыз кәҗәне

Кәҗ,кәҗ.кәҗ

Чакырабыз маэмайны

Маһ,маһ,маһ

Чакырабыз аткайны

Бах,бах.бах.

Такмаклар

Нардуган.нардуган

Нардуган,хуҗалар

Котлы мөбәрәк булсын

Хәрәкәтле уеннар "Маэмай"

Балалар түгәрәкләнеп басалар.Бер бала уртада чүгәләп утырып тора.ул-маэмай. Балалар түгәрәккә баскан килеш, тәрбияче белән бергәләп,түбәндәге сүзләрне әйтәләр:

Минем бар бер маэмаем

Кара борын акбаем

Күп йөгерә,күп өрә,

Күп ишетә,күп күрә.....

Күп күрә сүзләреннән соң һау-һау дип маэмай торып баса,балалар төрле якка йөгереп китәләр,маэмай аларны куа.

январь

Табышмаклар

Утта янмый суда батмый(боз)

Йөретә ул озын колак,

Үзе гаҗәеп куркак (куян)

Мәкальләр

Җәйгә чыксаң кышны уйла

Кышка керсәң җәйне уйла.

Җирне сөйгән ач булмас

Бишек җыры

әлли-бәлли итәргә

ал бишеге бар аның

өзгәләнеп тирбәтергә

үз әнкәсе бар аның

такмаклар

үчтеки,үчтеки

үсмәгәнгә кечтеки

үсә,үсә зур булыр

бигрәк матур кыз булыр

Бармак-уены

бу бармак-бабай

бу бармак-әби

бу бармак-әти

бу бармак-әни

бу бармак-нәни бәби

аның исеме чәнти.

Алдавыч әкият

Борын заманда булган ди бер патша.Ул ясаттырган ди бер бакча.

Бакчаның коймасы булган ди таштан,сөйлимме яңа баштан.

Уен "Куык"

Уен балаларның сөйләм телен үстерергә дә ярдәм итә.

Уен башланганда, балалар урындыкларга утырып торалар. Тәрбияче (уенны алып баручы( бер бала янына килә, йомшак тавыш белән аның исемен сорый. Әлеге бала үз исемен әйткәннән соң, уенны алып баручы аны уйнарга чакыра һәм, баланы җитәкләп. Икенче бала янына килә. Аның да исеме сорала. Җавап алынганнан соң, алар җитәкләшеп өченче бала янына киләләр. Шулай итеп, уенда катнашучы һәр баланың исеме сорала. Балалар түгәрәк ясап басалар. "Безнең түгәрәк зур куыкка охшаган. Әйдәгез, түгәрәкне кечерәйтәбез", - ди тәрбияче. Балалар тыгызланып басалар. Башларын алга таба иеп, "ф-ф-ф" дип өрәләр (куык кабарталар). Ике-өч тапкыр әлеге хәрәкәтләрне кабатлагач, барысы бергә, түбәндәге сүзләрне әйтеп, артка таба әкрен генә чигенәләр (куыкны зурайталар):

Зурай, зурай син, куык,

Зурай син, бик дәү булып.

Зурайсаң да дәү булып,

Шартламыйча кал берүк.

Зур түгәрәк барлыкка килә. Балалар кул чабалар. Кинәт тәрбияче: "Куык шартлады!" - ди. Балалар барсы бергә: "Шарт!" - дип әйтеп, җиргә чүгәлиләр.

Тәрбияче яңа куык өреп кабартырга тәкъдим итә. Балалар, тураеп басып, кабат тыгыз түгәрәккә тезеләләр. Уен яңадан кабатлана. Аны 3-4 тапкыр кабатларга мөмкин.

февраль

Табышмаклар

Урамда таш була өйгә керсә су була (боз)

Җир өстендә ак мамык (кар)

Бишек җыры

әлли бәлли итәр бу

йокыларга китәр бу

бәү-бәү итеп күз йомып

изрәп кенә китәр бу

Алдавыч әкият

бар иде ди бер мичкә

бу әкиятне сөйләрмен иртәгә кичкә

Такмаклар

ике песи суга бара

көянтә чиләк асып

ике тычкан карап кала

капка төбендә басып

Юаткычлар

күгәрченнәр гөрлидер

гүзәлне гел сөйлидер

гү-гү-гү-гү-гү-гү

иртә торган бүген бу

Җырлы биюле уен "Утыр,утыр мәликә"

балалар түгәрәккә басалар.Берәү,күзен бәйләп түгәрәк уртасына утыра.

Балалар кулга кул тотышып түгәрәктә җырлап әйләнәләр.

Утыр утыр мәликә

Алмагачның төбенә

Кем утырган каршыңа,

әйтеп бирче тиз генә.

Берәү аның янына килеп утыра.Уртадагы бала аны капшап таныш исем әйтергә тиеш.Әгәр белмәсә аңа җәза бирелә,уен шул рәвештә дәвам итәлә.

март

Бишек җыры

Йокла улым йом күзең

Йом,йом күзең йолдызым

Кичтән йокың кала да

Елап үтә көндезең

Табышмаклар

Армый талмый ат артыннан калмый (арба белән чана)

Кышын таудан шуабыз,җәен җыеп куябыз.(чана,чаңгы)

Мәкальләр

Ана җылысы-кояш җылысы.

Ана күңеле балада,бала күңеле далада.

Бармак уеннары

Карга килде казан асты,

Торна килде тоз салды

Саескан килде салма салды

Күгәрчен килде,күп ашады.

Кетеки бәби,туймый калды.

Кетер,кетер казан төбен кимер.

Юаткычлар

Тор тор тургай

Таң-таң ата бугай

Тургай кил,чыпчык чык

Чырык,чырык.чырык

Уен "Аю урманда"

Уйный торган мәйданчыкның бер башына сызык сызыла.бу урман чите була.Шунда аю яшиторган урын билгеләнә.Мәйданчыкның каршы ягында-балалар өе."

Бер бала "аю" итеп билгеләнә. Калган балалар үзләренең "өйләренә" урнашалар.

"Балалар, әйдәгез, урманга барабыз. Анда җиләк, гөмбә җыярбыз" дигән сүзләрдән соң балалар өйләреннән чыгалар. Түбәндәге шигырь юлларын әйтә-әйтә, гөмбә, җиләк җыйган сыман итеп, бер бөгелеп, бер тураеп, урманга киләләр:

Аю бабай урманында

Җиләк, гөмбәләр җыям.

Аю өнендә утыра,

Безгә карап үкерә.

Аю бу вакытта үз урынында утырырга тиеш. Балалар "Безгә карап үкерә" дигән сүзне әйткәч кенә, ул урыныннан тора, ә балалар өйләренә йөгерәләр. Аю аларны куа башлый, тотырга тырыша. Тотылган баланы аю үз өненә алып китә. Балалар яңадан җиләк, гөмбә җыя башлыйлар. Уен шулай дәвам итә.

Аю 1-2 уенчына тоткач, икенче аю сайларга мөмкин.

апрель

Табышмаклар

Тәрәзәдән сыя, ишектән сыймый ,сандыкка сыя салып бикләп булмый.(кояш нуры.)

Үзе туңа өйгә керми, үзе елыйда елый

Эндәшләр

Кояш чык,болыт кач

Без уйнарбыз җылыткач.

Санамышлар

әлчи-бәлчи

әни күлмәкүлчи,

чәүкә чыпчык,

син кал мин чык..

Такмаклар "Биисәнә"

Биисәнә ,биисәнә

Биюләрең күңелле

Син күңелле биегәнгә

Такмак әйтү түгелме

Үртәвечләр

Кәрәми,кәрәми.

Казларында карамый,

Кәҗәсендә карамый

Бер эшкә дә ярамый

Җырлы-биюле уен"Яулык алыш"

Бу уен күбесенчә,кыз балалар тарафыннан уйнала.Кызлар бер урынга түгәрәкләнеп басалар һәм бер кешене яулык җыючы булып сайлыйлар. Ул уртага чыгып баса да:

-Талым, талым тал чыбык,

Уртасында бал чыбык,

Ал яулык, гөл яулык,

Бир син миңа бер яулык, - дип такмаклый-такмаклый, барлык кызлардан да яулык җыеп чыга, җыеп бетергәч - яулык хуҗаларына берәм-берәм җәза бирелә. Җәзадан соң уен тагын яңадан башлана.

май

Табышмаклар

Агач башында йорты, эчендә яши җырчы. (сыерчык)

Иртән иртә тора матур итеп кычкыра. (әтәч)

Эндәшләр "Яңгыр яу"

Яңгыр яу, яу, яу!

Илдә уңыш мул булсын

Үләннәр дә куп булсын,

Сыерлар да тук булсын

Без эчәргә сөт булсын.

Такмаклар

Исәнмесез-саумысез

Нигә кәҗә саумыйсыз

Әтәчегез күкәй салган

Нигә чыгып алмыйсыз?

Мәкальләр

Яңгыр яуса җиргә май.

Язгы көн ел туйдыра.

Җырлы-биюле уен "Яшерәм яулык"

Балалар түгәрәк ясап басалар, кулларны артка куялар. Санамыш ярдәмендә яулык салучы билгеләнә. Аның кулында кулъяулык. Ул, түгәрәктән чыгып, шушы сүзләрне җырлап йөри.

Кул яулыгым яшел, яшел,

Яшел чирәм өстендә

Сиздермичә ташлап китәм

Бер иптәшем артына.

Сүзләрне әйткәндә бер баланың уч төбенә кулъяулыкны калдырып китә. Үзе түгәрәк эченә кереп баса. Кулъяулыклы бала тиз генә артка чыгып сүзләрне әйтә-әйтә уенны дәвам итәргә тиеш. Әгәр ул тоткарланып торса, яки кулъяулык салганны сизмәсә, аңа җәза бирелә.

Халык уены "Кап та коп"

Берничә бала бер түгәрәк булып утыралар, бер-берсенең баш бармакларын учлаган килеш, йодрыкларын йодрык өстенә куеп, кулларын бергәләп күтәреп-төшереп шуны әйтәләр.

Без, без, без идек,

Без унике кыз идек:

Базга төштек бал ашадык,

Келәткә кердек май ашадык,

Капламышын капладык

Кап та коп.

Авызыңны ач та йом! - диләр дә барысы да берюлы авызларын йомалар.

Моннан соң уенчылар берсе дә авызларын ачмаска, көлмәскә, сөйләшмәскә тиеш.





Кулланылган әдәбият


  1. Татар халык табышмаклары. Яр Чаллы. Идел-йорт нәшрияте. 2000.

  2. Уйный-уйный үсәбез. Казан. "Мәгариф" нәшрияте. 2005.

  3. Татар халык иҗаты. Кыска җырлар. Казан. Татарстан китап нәшрияте. 1976.

  4. Иң матур сүз. Уку китабы. Казан. "Мәгариф" нәшрияте. 2000.

  5. Мирас. Татар халкының тарихи һәм милли мәдәнияте белән таныштыру программасы. 2008.

  6. Әхлак нигезе - матур гадәт. "Мәгариф" нәшрияте. 2004.

  7. "Гөлбакча" Балалар бакчалары өчен хрестоматия. Татар китап нәшрияте. 1990.

  8. Алтын кашык. Казан. Татарстан китап нәшрияте. 1996.

  9. Әхлак белеме. Хрестоматия. Яр Чаллы. 2000.

© 2010-2022