Мастер-класс по организации музыкальных игр с пением для детей

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Җырлы-биюле уеннар үткәрү буенча булган тәҗрибәне балалар бакчасында эшләүче

педагоглар арасында гомумиләштерү һәм тарату.

Җырлы-биюле уеннарның максаты - балаларда җыр һәм музыканың характерына туры китереп хәрәкәт итү күнекмәләре формалаштыру; җыр һәм биюләрне мөстәкыйль рәвештә башкарырга омтылыш булдыру; халык авыз иҗаты әсәрләре белән кызыксыну һәм аларга карата мәхәббәт тәрбияләү.

Уеннар балаларга шатлык китерә, аларның теләкләрен, ихтыяҗларын канәгатьләндерә. Уен - балалар эшчәнлегенең төп төре. Уен вакытында туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына әверелдерә, балаларның индивидуаль үзенчәлекләрен ача, теләк-омтылышларын берләштерә, мөстәкыйль

эш итәргә, үз уйларын гамәлгә ашырырга, дөньяны танырга өйрәтә.

Музыка ритмына төгәл хәрәкәтләр ясау, уенның сүзләрен сәнгатьле итеп әйтү,

төрле образлар башкару - болар барысы да балаларда канәгатьләнү хисе уята, сөйләм телен үстерергә, матурлыкны аңларга ярдәм итә, дуслык, иптәшлек, гаделлек кебек сыйфатлар тәрбияли. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә. Кулга кул тотышып, берәр көйгә күмәк җырлап, түгәрәк тирәли әйләнеп йөрү уйнаучыларда эстетик ләззәт уята, ритмик хәрәкәт буларак күңелле ял бирә. Уен вакытында балалар көй ритмына хәрәкәтләнәләр, дәртләнеп җырлыйлар, бииләр. Уеннар музыкаль авазларны тоемларга ярдәм итә, бала күңелендә нәфислек, матурлык тойгысы уята.

Иң кече яшьтәге балалар 1-2 яшьлекләр, тәрбияче белән бергәләп гади эчтәлекле, хәрәкәтләре катлаулы булмаган уеннар уйныйлар. "Кояшкай", "Чәбәк-чәбәк" уенында кул чәбәкләү. "Аерым бию", "Җырлап бию" дә иң гади бию хәрәкәтләре - бер аяк белән тыпырдау, кул чукларын әйләндерү.

"Шалтыравык", "Минем аюым" уеннарында уен хәрәкәтләрен төрле предметлар белән күрсәтә белергә өйрәтелә. Нәниләрнең яше арткан саен максаты катлаулана бара.

Кечкенәләр төркемендә 2-3 яшьлек һәм 3-4 яшьлекләр уеннар уздырганда максатлар куела :

  • бергәләп түгәрәк ясап, күмәк уйнарга өйрәтү ("Түгәрәк уен", "Биик бергәләп");

  • төрле хәрәкәтле җырлы уеннар белән таныштыру ("Күрсәт әле, үскәнем")

  • предметлар белән башкарыла торган сюжетлы музыкаль уеннарны кызыклы һәм мавыктыргыч итү ("Шалтыравык белән уен");

  • уенның эчтәлеген аңлый белергә өйрәтү, уеннарда катнашу теләген үстерү.

Уртанчылар төркемендә 4-5 яшьлекләр уеннарының максаты:

-дәртле, бию характерындагы көйләрне үзләштерергә һәм хәрәккәттә чагылдырырга өйрәтү;

- уен күнегүләрен сәнгатьле итеп күрсәтә белү сәләтен, уен вакытында (мәсәлән,

яфраклар әйләнеп оча, кар бөртекләре җиргә төшә) иҗади мөмкинлекләрен үстерү;

- хәрәкәтләрне төрләндерү ("Ак калач", "Чума үрдәк, чума каз", "Яңгыр");

- җырлы -биюле уеннарда хәрәкәтләрне музыка ритмына, җыр эчтәлегенә туры

китереп, сәнгатьле башкаруга ирешү ("Кәрия-Зәкәрия", "Матур уен");

- ике кисәктән торган көйне исәпкә алып, хәрәкәтләрнең характерын (салмак, җитез)

төгәл үзгәртү мөһимлеген балаларга җиткерү. Икенче кисәктә ритмик сүрәтләүне

төрле алымнар (кул чабу, аяк тибү, музыкаль уенчыклар) кулланып, балалар

үзләштергәнче өйрәтү.

Зурлар төркемендә балаларның үзләре белән (5-6 яшьлекләр) нинди уенны ничек уйнарга кирәклеген сөйләшеп, киңәшеп бер фикергә килергә, уен өчен шартлар тудырырга кирәк (предметлар, атрибутлар әзерләү). Бу төркемдә уеннар өйрәтүнең

максаты түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

- балаларның җырлы-биюле уеннар белән кызыксынуларын арттыру;

- таныш уеннарны мөстәкыйль рәвештә оештырырга өйрәтү, иҗади активлыкларын

үстерүне дәвам итү;

- хәрәкәтләрне төрле уен шартларында мөстәкыйль рәвештә күрсәтә белергә өйрәтү;

- рольләрне бүлгәндә ("Зәңгәр чәчәк", "Әйдә, дустым, биергә", "Болында"),

уен эчтәлеген катлауландыруда ("Әйлән-бәйлән уйныйбыз", "Эх, зилем-зиләле"),

атрибутлар файдалануда ("Өммегөлсем", "Болында", "Зәңгәр чәчәк")

мөстәкыйльлекләрен арттыру;

- уеннарда рольгә керә белү, музыканың характерын, эмоциональ эчтәлеген

хәрәкәтләр аша күрсәтү;

- музыкаль фразаларга туры китереп, кирәк урында мөстәкыйль рәвештә темпны

үзгәртү, музыкага кушылып бию хәрәкәтләрен башкару күнекмәләрен үстерүне

дәвам итү.

Парлашып уйнаганда ("Куш кулым", "Эх, зилем-зиләле"), балалар арасында дусларча мөнәсәбәт булдыру, иптәшенең фикере, теләге белән исәпләшергә, бер-

берсенә ярдәм итәргә, парлап йөргәндә, адымнарны (түгәрәк читендәгеләр - эре

адымнар, уртадагылар вак адымнар белән) музыка белән яраклаштырырга кирәклеген аңлатырга кирәк.

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен (6-7 яшьлекләр) җырлы-биюле уеннарның максаты:

- музыка характерына туры китереп, балаларның сәнгатьле һәм ритмлы хәрәкәт итү

күнекмәләрен ныгыту, уен тәҗрибәләрен баету ("Яшә син, Туган илем", "Ак каен")

- башкару осталыкларын камилләштерү ("Түгәрәк", "Шома бас");

- уен ярдәмендә балаларның фантазиясен баету ("Төймә-төймә");

- өч кисәктән торган түгәрәк уенында бию хәрәкәте вариацияләрен уйлап табу

сәләтен үстерү ("Түгәрәкле уйнаганда");

- уен кагыйдәләрен төгәл үтәргә күнектерү ("Әйлән-бәйлән", "Яңа ел");

- мөстәкыйльлек һәм иҗади активлык күрсәтергә булышу.

Балаларның рухи яктан бай, физик яктан сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның

әһәмияте зур. Бигрәк тә хәрәкәтле, җырлы-биюле уеннар балаларда эстетик тойгы

тәрбияләүгә, аларның шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә. Уен вакытында текстка, җырга кушылып, аның кагыйдәләрен үтәп, я булмаса ниндидер роль башкарып, бала үз көченә ышанырга, эшләгән эшенә бәя бирергә өйрәнә, анарда башкаларның хәленә керә белү, ярдәмләшү, игътибарлылык кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә.

Җырлы-биюле уеннарны балалар яратып уйныйлар.Уен вакытында балалар көйгә карап хәрәкәтләнәләр, дәртләнеп җырлыйлар, бииләр. Әлеге уеннар музыкаль

авазларны тоемларга ярдәм итәләр, балаларның күңелләрендә нәфислек, матурлык

тойгысы уяталар. Җырлы-биюле уеннарның максаты - балаларда җыр һәм музыканың характерына туры китереп хәрәкәт итү күнекмәләре формалаштыру ;

җыр һәм биюләрне мөстәкыйль рәвештә башкарырга омтылыш булдыру;

халык авыз иҗаты әсәрләре белән кызыксыну һәм аларга карата мәхәббәт тәрбияләү.

2-3 яшьлек балаларга төрле предметлар тотып биюләр, уеннар бик ошый:

уенчыкларны яшерәләр, эзлиләр, табалар, мәсәлән шылтыравыклар, яулыклар,

тасмалар, кар бөртекләре тотып бииләр.

Җырлы уен "Күңелле шылтыравык" Г. Гыйләҗетдинов музыкасы һәм сүзләре

2-3-4 яшьлек балалар белән уйнарга мөмкин.

Шылтыравыклар алабыз Балалар түгәрәккә басып, шылтыравыкны

Түгәрәккә басабыз шылтыраталар.

Әл-лә-лә, әл-лә-лә

Түгәрәккә басабыз.

Ә хәзер без чүгәлик Чүгәлиләр, шылтыравыкны учлары белән

Шылтыравыклар яшерик каплап яшерәләр.

Әл-лә-лә, әл-лә-лә

Шылтыравыклар яшерик

Шылтыравыкны күтәрик Шылтыравыкны өскә күтәреп шылтыраталар.

Шылтыр-шылтыр уйнатыйк

Әл-лә-лә, әл-лә-лә

Шылтыр-шылтыр уйнатыйк.

Җырлы-биюле уен "Курай" 4-5-6-7 яшьлек балалар белән уйнарга була. Ул вакытта мәсьсәлә катлауландырыла. Уенны башлаганда санамышлар кулланырга мөмкин, мәсәлән :

"Зәйни, зәйни , зәйнәбем, атны кайда бәйләдең

Алмагачка бәйләдем, алма төште шап итеп

Зәйнәп чыкты ялт итеп".

"Ыргадан, мыргадан, песи бара елгадан

Песи түгел, ата каз, ата каздан тизрәк кач".

Балалар утыралар яки басып торалар. Санамыш белән бер бала курайчы булып

сайлана. Аның исеме Әмир була. Ул балалар каршысында урындыкта утыра.

Балалар җырлыйлар :

"Утыра Әмир болында, уйный Әмир курайда

Бик матур курай уйный, безгә менә ни сөйли".

Аннары парлашып Әмир тирәли җырлап йөриләр :

"Әйдә чыгыйк болынга, күмәкләп бер уйнарга

Матур яшел аланда, күңел ачып биергә".

Туктап, кара-каршы басып бииләр, соңыннан бергә әйтәләр :

"Курай туктап кала, Әмир безне куып китә".

Җырлы-биюле уен "Чума үрдәк, чума каз" 5-6-7 яшьлек балалар өчен.

Уйнаучылар кара-каршы ике рэт булып тезеләләр дә, парлашып, кулга-кул

тотыналар. Рәт башында бер ялгыз уенчы басып тора. Балалар барысы бергә

җырлыйлар :

Чума үрдәк, чума каз, тирән күлне ярата шул ярата

Ләйсән үзенә иптәш эзли, белмим кемне ярата шул ярата

Айратны ул ярата шул ярата.

Уйнаучылар, җыр ритмына туры китереп, кулларын хәрәкәтләндереп торалар.

Ялгыз бала рәт арасыннан узып үзенә бер иптәш сайлый һәм аны җитәкләп

ахырга барып баса. Үз парыннан аерылган уйнаучы исә рәт башына китә.

Җыр яңадан башлангач, ул да үзенә шул тәртиптә иптәш сайлый.

Уен шулай дәвам итә.

Җырлы-биюле уен "Куш кулым" 5-6-7 яшьлек балалар белән уйнала.

Балалар парлашып җитәкләшеп бер-бер артлы җырлап баралар :

"Урман буйларына менәм, урман буе ямьлегә

Бир кулыңны мин дә бирәм дус булырга мәңгегә"

4 тапкыр кул чабалар, "уң кулым" - чүгеп, уң кулларын күтәреп учларын-учка

тидереп торалар, шул ук хәрәкәтләре сул кул белән кабатлана, аннары ике кулны алга күтәреп учларын учка тидереп торалар һәм култыклашып тыпырдаулы адым белән әйләнәләр:

"Менә сиңа уң кулым, менә сиңа сул кулым

Уң кулым да сул кулым да менә сиңа куш кулым"

Кара -каршы баскан килеш уңга-сулга боргаланып җырлыйлар :

"Алма бакчасына кереп алма ашыйсым килә

Син - алмасы, мин - чәчәге булып яшисем килә"

Җырлы - биюле уен "Эх, зилем - зиләле" 6-7 яшьлек балалар өчен.

Балалар түгәрәк буенча җырлап йөриләр:

"Җитәкләшеп төзелешеп без урманга барабыз

Урманда яшел аланда җырлап -биеп алабыз"

Кушымтасына ике бала кара-каршы түгәрәктән уртага биеп чыгалар, бию

хәрәкәтләрен ясыйлар, аннары әйләнәләр.

"Эх, зилем-зиләле, сандугачым кил әле

Кил әле дустым кил әле, бергә әйләник әле".

Куплет саен уен шулай дәвам итә.

Менә шушының белэн безнең җырлы-биюле уеннарыбыз тәмам, игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Бу уеннарны сез дә үзегезнең эшегездә кулланырсыз дип ышанып калабыз.


Кирәкле җиһазлар: курай, шалтыравыклар.

© 2010-2022