Открытое занятие на тему Гөлләр - тормыш яме

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әлмәт шәһәре "53-нче катнаш төрдәге балалар бакчасы "Светофорик" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе"





"Гөлләр -тормыш яме"

(зурлар төркемендә үткәрелгән белем бирү өлкәсе конспекты)





Үткәрде: тәрбияче Хәмитова Д. Н.

Максат:

1.Балаларның бүлмә гөлләре турындагы белемнәрен гомумиләштерү.

2.Бүлмә гөлләрен карау,тәрбияләү ысулларын ныгыту(су сибү,юу, йомшарту һ.б.)

3.Гөлләрнең халәтен тышкы күренешләре(сулаган,саргайган,кибә башлаган) билгеләрен өйрәнү.

4.Гөлләрнең аерым билгеләре турында сөйләшү аша бәйләнешле монологик сөйләм телен үстерүне дәвам итү.

5.Эш процессын эзлекле итеп оештырып (ярфракларны юу, туфракны тикшерү,су сибү)хезмәт күнекмәләрен үстерү.

6.Гөлләрне карауның яңа алымы-ихтыяҗы тудыру.

7.Гөлләрне кадерләп ярату,аларны карау, тәрбияләү теләген уяту,табигатькә тере организм итеп карау ихтыяҗы тудыру.

Сүзлек эше: ашлама,өстәмә тукландыру.

Җиһазлау:таз,лейкалар,су,чүпрәк,пакет белән ашлама,кисточка,щетка,стаканнар,пиктограмма-символлар,трезлар,карточка

Хәзерлек эшләре:табигать почмагында гөлләрнең үсешен күзәтү,гөл ботакларынсуга куеп тамырларын күзәтү,төрле-төрле гөлләрнең сабак,ботак,яфракларын суда карау.балаларны төрле хезмәт процессына өйрәтү.



Шөгыль барышы:

Тәрбияче:

-Исәнмесез,балалар!

Балалар:

-Исәнмесез.

Тәрбияче:

Әни утыртты гөлләр.

Алар үсә зур булып,

Утырталар ямь биреп,

Бөтен өебез тулып.

(шәвәли керә,кулында корыган гөл

Тәрбияче:

-Исәнме,Шәвәли,нәрсә булды? Ник кәефең юк

-Туган көнемә дусларым гөл бүләк,иткәннәр иде,шундый матур,чәчәкле.Ә хәзер әллә нишләде...Гөлем үсми,нәрсә эшлим?

Тәрбияче:

-Ә син гөлләрне ничек тәрбияләп үстерергә кирәклеген беләсеңме соң?

Шәвәли,

-Юк белмим.

Тәрбияче:

-Әйдә, Шәвәли дус, мин сине балалар белән бергә гөлләр үстеү серләрен өйрәнергә чакырам.Син яхшылап тыңла һәм өйрән.

-Балалар,һәрбер гөл нәрсәдән тора?

-Тамыр (бер бала чыгып символларны куя)

-Сабак (бер бала чыгып символларны куя)

-Яфрак (бер бала чыгып символларны куя)

-Чәчәк(бер бала чыгып символларны куя)

Тәрбияче:

-Ә һәр гөлнең дә чәчәге буламы?

-Юк

Тәрбияче

-Дөрес балалар, чәчәксез гөлләр дә була,мәсәлән, алоэ,фикус,гөлләренең

булмый.(гөлләрне күрсәтү)

Тәрбияче

-Гөлләргә тамыр ни өчен кирәк?

Балалар:

-Үсәр өчен.

Тәрбияче

-Тамыр яхшы үссен өчен нәрсәлләр кирәк?

-Гөл савыты(бер бала чыгып символларны куя)

-Су (бер бала чыгып символларны куя)

-Җир (бер бала чыгып символларны куя)

-Һава (бер бала чыгып символларны куя)

Тәрбияче

Димәк,һәрбер гөл-тамыр,сабак, чәчәк яисә чәчәк яисә чәчәктән башка гына этаплардан тора.Ә тамыр әйбәт үссен өчен гөл савыты су, җир,һава кирәк.Гөл савытына җир салабыз ,тамырны әйбәтләп күмәбез һәм су сибеп үстерәбез.

Тәрбияче

Ә хәзер күп өйрәндек,ял итеп алыйк.(физминутка)

Менә тамыр утыртык (чүгәләп утыру)

Тамыр сабак җибәрә(басалар)

Сабактан яфрак чыга(кулларны як-якка җәею)

Ә чәчәк тә калышмый

Кояшка таба үрмәли(кулларны өскә күтәрү һәм аяк очына басу)

Тәрбияче

-Балалар,гөлгә су сипмәсәк нәрсә була?

-Җир кибә,гөл үсми.

Тәрбияче:

Ә каты җирдә гөлләр үсәме?

-Юк.

-Ни өчен?

-Чөнки тамырга һава һәм су үтеп керә алмый.

Тәрбияче:

-Каты җирне нишләтергә кирәк?

-Йомшартырга

Тәрбияче:

-Дөрес.гөл чүлмәгенә утырткан тамырны су сибеп,җирен йомшартып торырга кирәк.

Тәрбияче:

-Балалар,ә тамырдан нәрсә үсә?

-Сабак.

Тәрбияче:

-Ә,сабак ни өчен кирәк?

-Яфрак һәм чәчәкләр үссен өчен.

Тәрбияче:

-Әйе балалар,гөлнең тамырыннан сабак үсә,ә сабакларда яшел яфраклар һәм матур чәчәкләр үсә.

Шәвәли:

-Ә яфракларын өзеп чыксак?

Балалар:

-Юк ярамый,яфраксыз гөл үсә алмый.Алар бер-берсе белән үзара бәйләнгән.

Шәвәли:

-Минем гөлемнеңдә яфраклары,чәчәкләре бар иде.башкалар күреп күз тидермәсен дип,караңгы чоланда үстерә башлаган идем ,күзгә күренеп шиңеп төште...

Тәрбияче:

-Ничек карангы чоланда? Балалар гөлләр кайда үсәргә тиеш?

-Гөлләр яктылыкта тәрәзә төпләрендә үсәргә тиеш.

Тәрбияче:

-Ишеттеңме Шәвәли,гөлләр яктыллыкта үсәргә тиеш.

- Шәвәли:

Аңладым,ә менә гөлләргә су сибәргә кирәклеген каян белергә?

Балалар:

-Җире коры,яфраклары агарып,саргаеп китә,чәчәкләре сула,коела башлый.Ә җирнеикул белән тотып карыйбыз.

-Ә ни өчен Җирне йомшартырга кирәк?

Балалар:

-Һава һәм су тамырларга үтеп керсен өчен.

Шәвәли:

-Нәрсә белән йомшартырга кирәк?

Балалар:

-Йошарткыч таякчыклар белән.

Тәрбияче:

-Дөрес балалар,чөнки кайбер гөлләрнең тамырлары өтә урнашкан, шуңа күрә гөл төпләрен йомшарткыч таякчыклар белән сак кына йомшартырга кирәк.

Шәвәли:

-Рәхмәт аңладым.

Тәрбияче:

-Гөлләр матур булсын өчен тагын бер шарт бар -аларны коендырырга кирәк,тузаннарын сөртергә кирәк.

Шәвәли:

-Ә ничек соң ул?

Тәрбияче:

-Әйдәгез балалар, Шәвәлигә күрсәтеп китик әле,ничек итеп гөлләрне карарга кирәк.Альяпкычларны киябез,өстәл артына басабыз:

1)Гөлләрнең тузаннарын сөртәбез: зур гөл сайлаганнар чүпрәк ала һәм юешли; бәләкәй гөл сайлаганнар пульверизатор һәм таз ала.

2)Йомшарткыч таякчыклар ярдәмендә төпләрен йомшартабыз.

3) Лейка һәм стаканнар ярдәмендә су сибәбез

Тәрбияче:

-Балалар,гөлләргә һәрвакыт матур булып үссен өчен,төпләрен

йомшартып,тузаннарын сөртеп,су сибү генә җитми-аларны өстәмә тукландырырга да кирәк!аларны ашлама ярдәмендә ткландырабыз!(Ашлама упаковкасын күрсәтәм һәм ашлама сүзен кат-кат кабатлату)

Шәвәли:

-Әйдә,мин сибим әле?

Тәрбияче:

-Ә менә ашламаны гөл төбенә сибәргә ярамый,чөнки гөлне яндырырга мөмкин.ашламаны суга салып эретәбез һәм эреп беткәч кенә гөлләргә сибәбез.Айга 1-2 тапкыр.Эйдәгез эле балалар ашламамалы суны гөлләргә сибеп чыгыйк әле.Шәвәли син дә үзеңнең гөленә сип,ул синең матур итеп үсеп китәчәк.

Тәрбияче:

-Менә,Шәвәли,өйрәндеңме инде?Моннан ары гөлеңне карап,тәрбияләп үстер.Без сиңа бүләк итеп бер йомшарткыч таяк бирәбез.

Шәвәли:

-Рәхмәт сезгә,мин бик күп өйрәндем.

Тәрбияче:

-Бүген без нәрсәләр өйрәндек (санап китәләр)

-Ә хәзер әйдәгез,гөлләргә мөнәсәбәтебезне күрсәтик:

Пиктограмма төзү.

Тәрбияче:

-"Гөлләр- тормыш яме"-дибез,чыннан да алар безнең кәефләрне күтәрәләр,өйгә ямь бирәләр.Эйдәгез эле балалар бүгенге шөгылебезне"Гөлләрем ,гөлкәйләрем" җыры белән тәмамлыйк.

© 2010-2022