Ата-аналар өчен консультация Балаларны урамда йөргәндә тәртипкә өйрәтү

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Балаларны урамда йөргәндә тәртипкә өйрәтү


Көн саен, телибезме без моны юкмы, без барыбыз да мөһим рольне башкарабыз - җәяү йөрүче ролен. Аның белән безнең сәламәтлегебез, хәтта тормышыбыз да бәйле. Юл-транспорт халәкәтләренең күбесе җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен каты бозуы белән бәйле. Авариядә гаепле булган җәяүлеләр генә түгел, юл хәрәкәтендә башка катнашучылар да азаплана.

Шуңа күрә законны ихтирам итүче, тәртипле булган җәяү йөрүчеләрне укыту һәм тәрбияләү мөһим.

Әйе, юлдагы төрле һәлакәтләрнең сәбәпчеләре булып балалар торалар. Юл һәлакәте юл йөрү кагыйдәләрен белмәү, олыларның салкын каравы нәтиҗәсендә килеп чыга. Балалар катнашындагы юл транспорт һәлакәтенең күбесе аларның уйламыйча эш итүеннән килеп чыга. Аларның иң киң таралган сәбәпләре:

-мәктәпкәчә яшьтәге балалар якынлашып килүче машинаның арасын, аның тизлеген дөрес билгели алмыйлар, алар үзләренең мөмкинлекләрен дөрес бәяләмиләр, үзләрен тиз һәм җитезгә саныйлар;

-юл аркылы чыкканда тиешсез урыннан чыгалар;

-светофор һәм регулировщик сигналына буйсынмыйлар;

-алар юлда килеп чыгарга мөмкин булган куркыныч хәлне аңлап бетермиләр.

Балалар юлга бик тиз йөгереп чыгалар, үтеп баручы машина каршына да кисәктән килеп чыгалар. Шулай ук кечкенә велосипедта машина юлына чыгуны, тиешсез, куркыныч урында күңелле генә уеннар оештыруны, роликларда, самокатта йөрүне алар табигый хәл дип саныйлар.

Юлда килеп чыга торган күңелсез хәлләргә тәэсир итә торган тагын бер фактор - ул баланың сәламәтлеге. Баланың эмоциональ булуы, төрле күңелсезлекләр юлдагы һәлакәтләрне арттыралар.

Кызганычка каршы, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча балалар бакчасында алып барылган эш гаиләдә ныгытылмый. Нәтиҗәдә балаларның белеме очраклы факторларга бәйле була. Балалар катнашындагы юл транспорт һәлакәтен олылар очраклы хәл дип бәялиләр. Ләкин юл транспорт һәлакәтен билгеле ялгышлар, тәҗрибәсезлек, күреп бетермәгәнлек, дөрес карар кабул итә белмәгәнлек күренеше дип карарга кирәк.

Балаларны юлдагы күңелсез хәлләрдән ничек сакларга? Балаларны без ничек кенә өйрәтсәк тә, тормышта алар олыларның эшен кабатлыйлар. Юл аркылы тиешсез урыннан чыккан өчен баланы ачуланганчы, иң башта сез үзеннән сорагыз. Һичшиксез ул сезгә ничек олы кешенең тиешсез урыннан юл аркылы чыкканын күрүе турында сөйләячәк. Бала күзлегеннән караганда әти-әнисе эшләгәннән дә яхшырак эш булмый. Әти-әниләр бала өчен үрнәк булып торалар. Әти-әниләр юлда булганда шуны истә тотсыннар иде.

Үзегездән башлагыз.

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү бала беренче адымнарын ясагач кына башланмый. Ул якыннары үзләрен ничек тотуны күпкә иртәрәк исендә калдыра. Шуңа күрә баланы әлеге кагыйдәләргә өйрәтү өлкәннәрнең үзләрен ничек тотуыннан башлана. Баланы күтәргән яисә коляскада килеш юлны аркылып чыккан вакытта үзегезне балагызның бу очракта нәрсә эшләвен теләр идегез, шулай тотарга өйрәнегез .

Түбәндәге кагыйдәләр аеруча мөһим:

* тротуар буйлап барганда машина юлыннан мөмкин кадәр читтәрәк барырга кирәк;

* юлны аркылганда юл кырыена туктап башта сул якка, аннары уң якка һәм яңадан тиз генә сулга карарга кирәк;

* светофорда бары тик яшел ут янгач кына юлны аркыла башларга кирәк;

* урамны мөмкин кадәр куркынычсыз урыннарда гына аркылырга кирәк: светофорда, җәяүлеләр юлыннан;

Мәктәпкәчә яшьтәге бала түбәндәгеләрне үзләштерергә тиеш:

* юл йөрү кагыйдәләрен;

* юл элементларын (юл, машина юлы, тротуар, юл кырые, җәяүлеләр юлы, чат);

* транспорт төрләрен (трамвай, автобус, троллейбус, җиңел машина, йөк машинасы, мотоцикл, велосипед);

* юл йөрүне көйләү чараларын;

* светофор сигналларын: кызыл, сары һәм яшел;

* юл кырыеннан һәм тротуардан йөрү кагыйдәләрен;

* машина юлын аркылып чыгу кагыйдәләрен;

* олылардан башка юлга чыгарга ярамый;

* җәмәгать транспортына утыру, аннан чыгу, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре


Моның өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

1. Үзләштерергә кирәк булган кагыйдәләр белән генә таныштыру;
2. Үзләштерү өчен ишегалдында, юлда прогулка вакытындагы ситуацияләрне куллану;
3. Юлда нәрсә булганны аңлатырга, нинди транспорт чараларын күрүен ачыкларга;
4. Кайчан һәм кайда юлны аркылырга ярый, кайда ярамый;
5. Кагыйдәләрне бозган җәяүлеләрне яки машина йөртүчеләрне күрсәтү;
6. Баланы велосипедта йөрү кагыйдәләренә өйрәтү (кайда йөрергә ярый, кайда ярамый, борылганда һәм туктаганда ничек сигнал бирергә);
7. Бала белән бергә велосипедта йөргәндә, аны карап хаталарын кисәтеп бару өчен, артыннан барыгыз;
8. Күрү хәтерен ныгыту (транспорт чарасы кайда, юл элементлары, кибетләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, даруханәләр, җәяүле юллары, светофорлар);
9. Пространство күзаллауларын үстерү (якын, ерак, сулда, уңда, хәрәкәт буйлап, артта);
10. Транспорт чаралары, җәяүлеләрнең тизлеге турында күзаллауларны үстерү (тиз йөри, әкрен, борыла);
11. Баланы урам белән куркытмаска;
12. Балаларга юл йөрү куркынычсызлыгы турында шигырьләр, табышмаклар, китаплар укырга.

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүдә киңәшләр:

Өйдән чыкканда

Әгәр подъезд алдында машиналар хәрәкәте булса, баланың игътибарын якынлашып килүче машина бармы юкмы икәненә юнәлтергә. Әгәр подъезд алдында машиналар туктап торса яки агачлар үссә, туктап куркыныч янамаганлыкны тикшерергә кирәк.

Тротуар буйлап хәрәкәт иткәндә

Уң яктанрак барырга. Өлкән кеше машиналар юлы ягыннан барырга тиеш. Әгәр тротуар юл янында ук булса, әти-әниләр баланы кулыннан җитәкләп барырга тиеш. Баланы тротуардан барганда ишегалдыннан чыгучы машиналарны күзәтергә күнектерегез. Балаларны машина юлына чыгармагыз, коляскаларны, чаналарны тротуардан гына алып барыгыз.

Юлны аркылырга җыенганда

Туктагыз, машина юлына карагыз. Баланың күзәтүчәнлеген үстерегез. Үзегезнең хәрәкәтләрне билгеләп барыгыз: юлны карау өчен башны бору, туктау, машиналарны чыгару өчен туктау. Баланы еракка карарга, якынлашып килүче машиналарны аерырга өйрәтегез. Бала белән тротуар кырыенда ук тормагыз. Баланың игътибарын борылырга җыенган машинага юнәлтегез, машинаның борылгандагы сигналлары турында сөйләгез. Транспорт чарасының җәяүле юлы алдында ничек туктавын күрсәтегез.

Юлны аркылганда

Юлны бары тик җәяүле юлыннан яки чатта гына аркылыгыз. Машина булмаса да, светофорда яшел янгач кына хәрәкәт итегез. Машина юлына чыккач сөйләшмәгез. Ашыкмагыз, йөгермәгез. Урамны почмаклап аркылмагыз, балага алай юл начар күренгәнне аңлатыгыз. Машина яки агачлар артыннан чыкканда юлны яхшылап карагыз. Юлның икенче ягында дусларыгызны, кирәкле автобусны күрсәгез дә, юлны аркылырга ашыкмагыз, балага бу бик куркыныч икәнне аңлатыгыз. Аз машина булган юлларны аркылганда да сак булырга кирәклекне балага искәртегез.

Транспортка утырганда һәм аннан төшкәндә

Чыкканда баладан алданрак чыгыгыз, чөнки ул егылырга, машина юлына йөгереп чыгарга мөмкин. Утырыр өчен ишек янына транспорт туктап беткәч кенә килегез. Транспортка соңгы моментта утырмагыз, ишек кысарга мөмкин. Тукталышта баланы игътибарлы булырга өйрәтегез - бу куркыныч урын (юл күреме начар, пассажирлар баланы юлга этеп чыгарырга мөмкин ).

Транспорт көткәндә

Бары тик тукталышта, тротуарда яки юл кырыенда гына басып торыгыз.

Махсус бер прогулканы юл аркылы чыгу кагыйдәләренә багышлагыз. Тикшерегез: балагыз кагыйдәләрне аңлыймы, дөрес куллана беләме. Моның өчен бала белән бергә эшләп карап өйрәнегез. Аңа һәрвакыт юл йөрү кагыйдәләре турында искәртеп торыгыз. Балаларны урамда игътибарсыз калдырмагыз, машина юлына якын урыннарда уйнарга рөхсәт итмәгез.

Балаларны кече яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә күнектерегез. Һәм онытмагыз, сезнең үрнәк - иң яхшы өйрәтү чарасы. Баланы урамда үзен тәртипле тоту һәм юл куркынычсызлыгын сакларга өйрәтүдә әти-әнине беркем дә алыштыра алмый. Шуңа күрә, үзегез юл кагыйдәләрен бервакытта да бозмагыз. Балалар - безнең киләчәгебез.

© 2010-2022