Икенче кечкенәләр төркемендә Яңа ел бәйрәме

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Яр Чаллы шәһәре мәгариф идарәсенең

"Тирәккәй" 58 нче балаларның танып белү-сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомумүстерешле балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

















Икенче кечкенәләр төркемендә (3-4 яшь) №1

Яңа ел бәйрәме сценариесе


"Клоун Яңа ел бәйрәмендә".




Тәрбияче:

Мирзаянова З.А.


Яр Чаллы

2015 ел


"Клоун Яңа ел бәйрәмендә".

Катнашалар:

Алып баручы (Тәрбияче), Кыш бабай, Кар кызы, Төлке, Клоун, җәнлекләр һәм клоуннар булып киенгән балалар.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Матур көй уйный. Тәрбияче белән балалар залга йөгереп кереп чыршы тирәсенә басалар.

Тәрбияче: Гаҗәп күркәм безнең чыршы

Җем-җем килеп яна ул,

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

Котлы булсын Яңа ел!

Бергә: Котлы булсын Яңа ел!

Тәрбияче: Карагыз әле, балалар, безнең чыршыбыз нинди матур бизәлгән.....

Балалар чыршыдагы уенчыкларны карыйлар һәм аларны әйтәләр.

1 Бала:

Бүлмәдә чыршы агачы,

Ул яшелдән киенгән.

Чыршы да урманнан безгә

Бәйрәм итәргә килгән!

2 Бала:

Исәнме, чыршы, исәнме!

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

3 Бала:

Син килдең бүген киенеп

Бизәнеп матурланып,

Безгә нәни, дусларыңа,

Күңелле җырлар алып.

Тәрбияче: Әйдәгез балалар яшел чыршы янында җыр җырлап әйләнәбез.

Җыр « Чыршы янында»

Тәрбияче: Балалар карагыз әле, нишләптер безнең чыршыбызның утлары янмый. Әйдәгез аларны кабызабыз.

Тәрбияче: Бер, ике, өч,чыршының утлары кабын!

Чыршы кабынмый.

Тәрбияче: Чыршының утлары кабынмый да кабынмый. Балалар ниндидер тавышлар ишетелә. Кем килә икән?

Музыка ишетелә Кар кызы керә.

Кар кызы: Бәйрәмнәр котлы булсын,

Сез бит мине беләсез,

Мин бит Кар кызы!

Яңа елда һәрберегез

Таза булып үсегез.

Елакларны беркем сөйми

Менә шуны белегез!

Тәрбияче: Исәнме, Кар кызы. Син безгә чыршыбызның утларын кабызырга ярдәм ит әле.

Кар кызы: Әйдәгез бергә тырышып карыйк әле.

Балалар бергә: Бер,ике, өч- чыршының утлары кабын!

Раз, два, три- ну-ка ёлочка гори!

Утлары кабынмый.

Тәрбияче: Нишләптер чыршының утлары кабынасы килми.

Кар кызы: Әйдәгез әле малайлар, кызлар

Чыршыга бармак янап куркытыйк.

Ә хәзер кулларны чабыйк,

Һәм аяклар белән тыпырдыйк.

Утлары кабынмый.

Тәрбияче: Безнең чыршыга нәрсә булды соң, нишләп утларын кабызмый?

Кар кызы: Мин аңладым. Без бит барсында дөрес эшләмәдек. Безгә әкрен генә: "Чыршыкаебыз утларыңны яндыр"- дип сорарга кирәк.

Бергә: Чыршыкай, утларыңны яндыр инде.

Чыршының утлары кабына.

Тәрбияче: Менә чыршыбыз матурланды, карагыз әле аның утлары җем- җем килеп яна.

Кар кызы: Әйдәгез хәзер чыршы тирәсендә җыр җырлап әйләнәбез.

Кыш турында җыр. "Кар бөртекләре"

Тәрбияче: Ә хәзер урындыкларга утырабыз.

Кар кызы, безнең балалар сиңа шигырьләрен сөйләп күрсәтәселәре килә.

Кар кызына шигырьләр сөйләү.

1 Бала

Кар бөртекләре

Өстемә куна.

Үзләре матур

Һәм салкын була.

2 Бала

Кар бөртекләре

Җем-җем итәләр.

Җил искән саен,

Очып китәләр.

Кар кызы: Матур шигырьләрегез өчен балалар рәхмәт. Ә хәзер минем кәрзиндәге кар бөртекләрен алабыз һәм биергә чыгабыз.

Кар бөртекләре белән бию.

Кар бөртекләрен чыршы янында калдырабыз.

Тәрбияче: Кар кызы, безнең Кыш бабаебыз кайчан килә соң?

Кар кызы: Карагыз әле,тавыш ишетәсезме, кемдер безнең бәйрәмгә килә.

Музыка яңгырый, төлке керә.

Төлке: Исәнмесез балалар, исәнмесез апалар.

Мин матур киендем дә сезнең бәйрәмегезгә килдем.

Тәрбияче: Исәнме төлкекәй.

Кар кызшак катып) Ничек, ул әле килмәдеме?

Кар кызы: Юк!

Төлке: Бүләкләрдә юкмы?

Тәрбияче: Юк!

Төлке:Бәйрәм, бәйрәм дисез, нинди бәйрәм инде ул бүләкләрсез.

Тәрбияче: Төлке, ә син беләсеңме Кыш бабай бит бүләкләрне акыллы, ягымлы, тырыш булган балаларга гына алып килә.

Төлке: Ә мин ышанмыйм, чынлап та балалар сез акыллымы?

Балалар: Акыллы!

Төлке: Сез бер-берегез белән дусмы?

Балалар: Дус!

Төлке: Сез тырыш балалармы?

Балалар: Тырыш!

Төлке: Менә мин сезне хәзер тикшереп карыйм.Әйдәгез минем белән уйныйсызмы?

Балалар: Уйныйбыз.

Уен «Повстречалась мне лиса»

Балалар төлке янына әкренләп кенә киләләр.

Балалар: Повстречалась мне лиса (дети, идут к лисе)

Любопытные глаза, (Показывают глаза) ;

Притаилась за пеньком (подходят к Лисичке)

Ярко-рыжим огоньком, (отходят от Лисы)

Төлке: Я тихонько наблюдаю:

Кто в лесу моём гуляет!

Балалар: Это мы, детишки, озорные шалунишки! (Балалар төлкене үртиләр)

Төлке балаларны куып тотарга тырыша.

Төлке: Әх, сез мине әле үртәп торасызмы! Шуның өчен мин сезнең бәйрәмегезне бозам (уңга суңга йөри). Уйлап таптым! Мин сезнең Кар кызыгызны үземә алып китәм дә, менә эзләгез аннары!

Төлке Кар кызын алып чыгып китә.

Тәрбияче: Бәйрәмебезне дәвам итәр өчен безгә Кар кызын кире кайтарырга кирәк. Безгә кем ярдәм итәр икән? Әйе, безгә бары тик Кыш бабай гына ярдәм итә алыр. Әйдәгез аны бергә чакырабыз "Кыш бабай кил әле"

Кыш бабаебыз безне ишетмәде. Әйдәгез әти-әниләрдә безгә Кыш бабайны чакырырга ярдәм итегез.

Бергә: Кыш бабай, кызурак кил әле!

Музыка яңгырый, Кыш Бабай керә.

Кыш бабай: Яңа ел белән, дуслар, тәбриклибез без сезне,

Күп шатлыклар алып килсен бүгенге бәйрәм көне.

Сагынып килдем мин сезне ,

Үтеп океан, диңгезне,

Нинди матур үскәнсез,

Алма кебек пешкәнсез.

Тәрбияче: Исәнме Кыш бабай, без сине күрүебезгә шатбыз. Кыш бабай, безнең бәйрәмебезгә төлке килгән иде.Ул безгә үч итеп Кар кызыбызны алып китте.

Кыш бабай: Ох,хәйләкәр төлке. Кар кызыбызны кайтарыр өчен миңа ярдәмче кирәк, ләкин ул төлкедән дә хәйләкәррәк булырга тиеш. (Чыршыда Клоун уенчыгын күреп ала)

Кыш бабай :Менә бу Клоун миңа ярдәм итәр дә. (Уенчыкны чырышыдан ала)

Тәрбияче: Сиңа ул ничек ярдәм итәр соң, ул бит уенчык?

Кыш бабай: Соң мин бит тылсымчы. Кая әле - бер, ике, өч, тизрәк уян!

Чыршы тирәләп китә

Музыка уйный, чыршы артыннан Клоун чыга.

Клоун: Исәнмесез, балалар! Мин шаян клоун Плюх, шаярырга яратам!

Кыш бабай, беләм, миннән сезгә ярдәм кирәк.

Кыш бабай: Хәзер мин төлкене чакырам, ә син аны күңелен күтәрерсең.

Төлке, ау, бире кил әле!

Төлке йөгереп керә.

Төлке: Ишетәм, ишетәм Кыш бабай, син миңа бүләкләр алып килдеңме?

Кыш бабай: Нишләп әле син төлке, Кар кызыбызны урлап бәйрәмне бозасың?

Төлке: Ә, нәрсә бөтен бүләкләр балаларга гына, ә миңа бер нәрсә дә юк. Миннән көләләр генә, шуның өчен мин сезнең Кар кызыгызны алып киттем дә. Сез аны таба алмаячаксыз.

Клоун. Эх, Төлке,әйдә болай сөйләшәбез, әгәр без синең күңелеңне ачсак, син безгә Кар кызын бәйрәмгә кайтарасың.

Төлке: Ярар, ләкин сезнең бернәрсә дә барып чыкмаячак!

Клоун: Карап карыйк, әйдәгез әле, җәнлекләр чыгыгыз, биеп күрсәтегез.

Җәнлекләр биюе.

Төлке: Монда бернинди дә кызык юк, мин аларны һәр көнне урманда күрәм.

Клоун: Ярар, Клоуннар, чыгып төлкенең күңелен ачыгыз әле.

Клоуннар биюе.

Төлке: Ой, күңелле булды, кая Кар кызыгызны бирим әле.

Төлке Кар кызын китерә һәм саубуллашып Клоун б-н бергә чыгып китәләр

Кар кызы: Рәхмәт, дусларым, сез мине коткардыгыз.

Кыш бабай:

Әйдә,килегез тизерәк,

Ясыйк матур түгәрәк.

Безгә кунаклар килгән ,

Уйныйк -җырлыйк бергәләп.

Чыршы тирәли җыр «Кыш бабай»

Кыш бабай: Ай, мин бит оныттым.

Кар кызы: Нәрсә булды, бабакай?

Кыш бабай: Миңа бит кызу.

Кар кызы: Минем кәрзинемдә кар йомарламнары бар. Әйдәгез аларны алабыз да Кыш бабайга ыргытып аны суытабыз.

Кар йомарламнары белән уен

Тәрбияче: Кыш бабаебыз уйнап арыгандыр, утырып ял итсен. Ә безнең балалар сиңа шигырьләрен сөйләп күрсәтерләр.

Кыш бабайга шигырьләр сөйләү.

Кыш бабай: Минем күңелне күрдегез, рәхмәт сезгә, балалар!

Кар кызы: Балалар сезгә бәйрәм ошадымы?

Балалар: Әйе!

Кар кызы: Кыш бабай, син бер нәрсә дә онытмадыңмы?

Кыш бабай: Бияләем кулымда, башлыгым урнымда.

Кар кызы: Бабакай синнән балалар бүләкләр көтәләр бит.

Кыш бабай: Кая әле минем капчыгым...Урманда онытканмын!

Кар кызы: Безгә бабакай нишләргә соң?

Кыш бабай: Кайгырмагыз, дусларым. Сез миңа тылсымнарга ярдәм итәрсезме?

Балалар ризалашалар. Кыш бабай балаларны үз янына чакыра һәм чыршыга карап басырга куша.

Кыш бабай: Чыршыкайга, яшел энәләренә кул болгыйк әле.

Балалар кабатлыйлар

Кыш бабай: Ә хәзер аз гына карга өрик,

Куллар б-н чәбәкәй итек, аяклар б-н тыпырдыйк!

Ә хәзер елмаегыз һәм тизрәк борылыгыз,

Сезне балалар, бүләкләр көтә...

Кар кызы: Менә сиңа сез тылсымладыгыз, кечкенә кар нинди булып үскән... Ә аның эчендә..? Музыка уйный, бүләкләр өләшү.

Кыш бабай: Балалар барыгызда бүләк алдыгызмы??

Кар кызы: Берегезнедә онытмадыкмы?

Балалар бүләкләргә рәхмәт әйтә.

Кар кызы: Балалар, сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте.

Кыш бабай: Сау булыгыз балалар, бәйрәм күңелле үтсен!Сау булыгыз кунаклар, әти-әниләр, Яңа ел белән!

Кыш бабай һәм Кар кызы китәләр.

Тәрбияче: Балалар, безгә бәйрәмгә бер елдан соң тагын Кыш Бабай килер, ә хәзер безгә төркемгә кайтырга вакыт.

Балалар тәрбияче белән бергә төркемгә китәләр.



© 2010-2022