Татар телен җырлап өйрәнәбез

Раздел Дошкольное образование
Класс 13 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татар телен җырлап өйрәнәбез

Гафурова Гөлгенә Йосыф кызы

Әлмәт шәһәре №23 "Менеджер" гомуми белем бирү

мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Күренекле педагог Ян Амос Коменский әйтүенчә, музыканы белмәгән кеше, грамотаны белмәгән кешегә тиң. Борынгы Греция мәктәпләрендә күп кенә текстларны җырлап өйрәнгәннәр, ә Индияның башлангыч сыйныфларында хәзер дә әлифба һәм арифметика шулай өйрәтелә.

Җыр һәм музыка телне өйрәткәндә әйтеп бетергесез ярдәм итә ала.

Беренчедән, уңай эмоцияләр укуга сизелерлек тәэсир итә. Материалны эмоциональ кабул итү, балаларга дәресне җиңелрәк үзләштерергә ярдәм итә. Шуңа күрә татар теле дәресләре якты, истә калырлык үтәргә тиеш. Барыбызга билгеле булганча, яраткан эшне эшләү авырлык китерми. Телне өйрәнү балаларга күңелле булса, аның нәтиҗәсе дә озак көттерми. Җыр ярдәмендә моңа ирешү мөмкин, чөнки яхшы музыка кәефне күтәрә һәм мотивацияне арттыра.
Икенчедән, матур җырны балалар һаман саен тыңларга әзер. Юкка гына, кабатлауны тел өйрәнүнең үзәгенә куймыйлардыр. Җырдагы сүзләр, кушымталарның кабатлануы җырны тизрәк истә калдырырга ярдәм итә.

Өченчедән, җырда билгеле бер грамматик структуралар җиңелрәк кабул ителә һәм актив кулланышка керә.

Дүртенчедән, җыр орфоэпик хаталарны булдырмый калырга этәргеч ясый. Татар сүзләренең дөрес әйтелешен тыңлап аңлау (аудирование) аркылы үзләштерү кулай.

Бишенчедән, җыр эстетик тәрбия чарасы да. Бергә җырлау балалар арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырырга ярдәм итә. Аерым очракларда, талантлы балаларны үстерергә этәрге ясый.

Дәрестә җыр күбесенчә:

  • башлам этабында фонетик зарядка буларак,

  • лексик һәм грамматик материалны ныграк истә калдыру өчен,

  • сөйләм эшчәнлеген үстерүгә стимул буларак,

  • дәрес уртасында яки ахырында ял минуты буларак файдаланыла.

Билгеле ки, дәрестә уңышлы куллану өчен, җырны дөрес сайлап алырга кирәк.

Җырның тексты

  • балаларның яшенә туры килергә;

  • җыр тексты җиңел, йөгерек укыла торган;

  • җыр аутентик материал (ягъни татар халкының үз җыры) булырга тиеш.

Бу алым, бигрәк тә, балалар бакчасында киң кулланыла. Чөнки, нәкъ менә 3-6 яшьтә аларның хәтерләре бик яхшы: шигырьләрне, җырларны тиз отып алалар һәм истә калдыралар.

Җырлар өйрәтүнең бер отышлы алымы булып, сүзләрне рәсем формасында бирү тора. Балаларда образлы күзаллау өстенлек алган. Мәсәлән, "Җиләк җыям чиләккә" җырын биргәндә, балаларга башта җиләк, чиләк, бүләк рәсемнәрен күрсәтергә кирәк. Беренче дәресләрдә балалар бу предметларга характеристика бирәләр: Бу нәрсә? Бу җиләк. Җиләк нинди? Җиләк кызыл, тәмле, кечкенә. Ничә җиләк? Ике җиләк һ.б. Шул ук тәртиптә чиләк һәм бүләк сүзләрен бирергә мөмкин. Җыям сүзен хәрәкәттә күрсәтеп, уен белән өйрәтергә була. Мисалга, "Гөмбә җыябыз" уены: Бу нәрсә? Бу гөмбә. Ничә гөмбә? Сигез гөмбә. Син нишлисең? Гөмбә җыям. Җыр өчен кирәкле сүзләрне өйрәнеп бетергәч, презентация яки шул ук картиналар ярдәмендә, җырны өзлекле рәвештә өйрәнү башлана.

Ниндидер эшчәнлек (рәсем ясау, язу, буяу) вакытында да бу җырны тыңларга тәгъдим итәргә кирәк. Балалар үзләре дә сизмәстән җырлый башлыйлар.

Димәк, түбәндәге нәтиҗәләргә килергә мөмкин:

методик яктан караганда, җыр чит телнең яңгыраш үрнәге булып тора; дәрестә җыр эмоциональ яктан кәефне күтәрү, лексик-грамматик материалны үзләштерү чарасы да булып тора.











© 2010-2022