Сценарий праздника Хуш киләсең, Яңа ел! для II группы раннего возраста

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Татарстан Республикасы Фән һәм Мәгариф министрлыгы

Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге





Хуш киләсең, Яңа ел!

(II иң кечкенәләр төркемендә яңа ел иртәсе)



Җәлил бистәсе I категорияле

гомуми үсеш төрендәге татар теле тәрбиячесе

№1 "Каенкай" Афзалова Алия Мөнәвир кызы

балалар бакчасы







2015 ел

Кар кызы группага кереп балаларны залга чакыра.

Кар кызы: -Балалар, барабызмы чыршы бәйрәменә?

(Балалар залга китәләр)

- Күрәсезме чыршыны,

Матур итеп киенгән.

Безгә калын урманнан,

Ул кунак булып килгән.

-Балалар,карагыз әле,чыршының утлары нигәдер янмый. Әйдәгез әле,бергәләп кул чабабыз.(Кул чабалар,утлара яна).

Ә хәзер утларга өрәбез.(Өрәләр,утлар сүнә).

Тагын кул чабабыз.(Утлар яна). Рәхмәт ,балалар! Әйдәгез,безнең чыршыбызга җыр җырлап алыйк.

(Җырлы уен "Әйдә-әйдә". Уйнагач, урыннарга утырышалар)

Кар кызы: -Балалар, тыңлагыз әле, мин ниндидер тавышлар ишетәм, безгә кемдер килә бугай.

(Залга куян керә)

Куян: - Исәнмесез, балалар!

Балалар: - Исәнме, Куян!

Куян: - Мин сезнең бәйрәмегезгә килүемә бик шат. Чыршы бәйрәме - ямьле бәйрәм бит. Әйдәгез, чыршы янында уйнап алыйк.

"Куяннар" уенын уйнау.

Кар кызы: - Булдырдыгыз,балалар! Нинди матур безнең бәйрәм, тик Кыш бабабыз гына җитми. Әйдәгез, Кыш бабабызны чакырыйк, Куянкай, син дә булыш безгә!

Бергәләп: Кыш бабай! Кыш бабай!

Кыш бабай: Ау!Ау!Мин монда!Исәнмесез балалар! Сезне бик озак эзләдем,тавышыгызны ишетеп,сезгә килеп җиттем. Ничек матур булган чыршыгыз, үзегез дә зур үскәнсез инде.Сезне Яңа ел белән котлыйм!

Кар кызы: - Кыш бабай,ә синең балаларга бүләкләрең бармы соң?

Кыш бабай: Бар, әлбәттә, бар! Менә бит алар!(капчыгына күрсәтә)

Кар кызы: У-у, менә ни кадәр бүләк белән килгән кыш бабабыз! Рәхмәт сиңа кыш бабабыз! Балалар, Кыш бабабызга матур җырыбызны җырлап күрсәтик инде.

Җыр : "Чыршы янында"

Чыршы, чыршы, без сине.

Сагынып көттек ел буе.

Син тагын да матур булып

Бизәлгәнсең бу юлы.

Кар кызы: Бик матур җырладыгыз! Әйдәгез, кач-кач та уйнап алыйк инде.

("Кайда безнең кулларыбыз?" уены)

Кыш бабай: - Булдырдыгыз,бик матур итеп уйнадыгыз.Миңа да кызу булып китте бит әле.

Кар кызы: -Балалар, килегез әле монда,Кыш бабайга өрәбез,аны суытабыз.

(Өрәләр,Кыш бабай йоклап китә).

-Карагыз әле,балалар,Кыш бабай йоклап китте бит. Нишләргә инде хәзер? Әйдәгез,нык итеп кул чабабыз.

(Балалар кул чабалар,Кыш бабай уянмый).

-Балалар, Кыш бабай һаман йоклый бит.Әйдәгез ,үзебезнең яраткан уеныбызны уйныйбызмы?

("Чәбәк-чәбәк" җырлы биюле уены уйнала. Кыш бабай уяна)

Кыш бабай:-Ах, сез наяннар, ах сез, шаяннар!Карагыз әле,балалар,мин сезгә нинди матур кар бөртекләре алып килдем.

Кар кызы: Карагыз әле, кар бөртекләре нинди йомшак!

Менә кар бөртекләре

Минем якын дусларым.

Очалар алар биеккә

Салкын җилсез һавада.

(Кар кызы кар бөртекләрен очырта.)

Куян: Балалар, әйдәгез кар бөртекләрен җыеп чыршыга куйыйк.

("Кар бөртекләре җыю" уены.)

Кар кызы:- Кыш бабай, без синең бөтен теләкләреңне дә үтәдек.Балалар сиңа бөтен һөнәрләрен күрсәттеләр, ә син? Алай ярамый бит.Яле,биеп күрсәт әле.

(Кыш бабай бии)

Кыш бабай: -Уф,арыдым,балалар,миңа китәргә вакыт инде.

Кар кызы: -Кыш бабай,тукта әле, ә бүләкләр?

Кыш бабай:- Ии,онытып китә язганмын.Мин аларны чыршы астына куйган идем,әйдәгез әле ,бергәләп эзләп карыйк.

(Чыршы тирәли әйләнеп,бүләкләр салынган капчыкны эзлиләр)

Кар кызы: -Менә ,балалар,Кыш бабайның күчтәнәчләре!

Кыш бабай:

Мин Кыш бабай, Кыш бабай.

Балаларны яратам.

Яңа ел белән котлыйм,

Бүләкләр дә таратам.

(Бүләкләр тарата)

Кар кызы:

-Бик күңелле үтте бәйрәм,

Безгә кирәк китәргә.

Телим сезгә Яңа елда

Тагын да зур үсәргә.

Сау бул инде,чыршыкай,

Ямьләндердең залларны,

Онытмабыз беркайчан да

Без бүгенге бәйрәмне.

(Чыршы тирәли тагын бер кат әйләнеп чыгалар.)

-Кыш бабайга рәхмәт әйтәбезме ,балалар?

-Рәхмәт, Кыш бабай!

Кыш бабай:

Зур үсегез,

Яхшы ашагыз,

Гимнастика ясагыз,

Матур җырлар җырлагыз,

Әти-әни, тәрбиячеләрне тыңлагыз.

Киләсе елга да мин,

Тагын әле килермен,

Нинди һөнәрләр беләсез,

Барын да тикшерермен.

Сау булыгыз,балалар!



© 2010-2022