Новый год в детском саду

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Яңа ел" сценариясе


Залга керү: "Полька" көенә парлашып керәләр.

Алып баручы:

Нинди матур безнең чыршы-

Җем-җем килеп яна ул!

Башлыйбыз Чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын Яңа ел! (Бергә балалар әйтә)

Әминә

Күрегез чыршы апаны

Матурланган, киенгән

Безгә калын урманнан

Ул кунак булып килгән.

Адилә

Урманнан безгә бәйрәмгә

Ямь - яшел чыршы килгән,

Яңа елны каршыларга

Матур күлмәген кигән.

Риаз

Исәнме,чыршы, исәнме!

Яңа ел килеп җитте,

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

Камил

Саумы,саумы, чыршыкай,

Саумы,саумы, Яңа ел!

Яшел чыршы тирәли

Әйләнәбез елмаеп.

Күрегез бу чыршыны,

Чыршының да чып-чыны!

Нинди төз, матур, биек.

Тора түшәмгә тиеп.

1өлеш

Буратино:Исәнмесез!Яңа ел белэн!Сез мине таныдыгызмы?Әйе мин Буратино-әкият герое.

Тортилла исемле ташбака миңа шушы матур ачкычны бүләк итте.Бу ачкыч гади түгел.Аның тылсымы бар.Мин үземнең дустым Малвинаны эзлим.Ул монда юк икән.Аны эзләп килгәнче ачкыч чыршыда эленеп торсын әле.(Чыршыга ачкычны элеп күңелле көй агышында чыгып китә)

Илзир

Кунак булып яшел чыршы

Урманнан безгә килгән.

Ел да безне шаккатыра.

Ничек матур киенгән.

Г.Ильвина

Без чыршы янында

Әйлән - бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз,

Яңа җырлар җырларбыз.

Илдан

Бүген бездә зур бәйрәм-

Бүген Яңа ел килә.

Бүген күңелләр җырга

Һәм биергә җилкенә.

Раяз

Төрле-төрле утлар яна,

Без уйныйбыз әйләнеп.

Бигрәк матур, бигрәк ямьле

Безнең чыршы бәйрәме.

Җыр: "Чыршыкай"

2 өлеш

Залга төлке Алиса белән песи Базилио керәләр.Песи таякка таянган , төлкенең пычкысы бар.Төлке белән Песи биюе.

Төлке.Без мескеннәрне бәйрәмгә кертегезче.

Песи:Безнең хәйләкәрләр илендә шундый суык өшеп беттек.

Төлке:Безә учак ясар өчен зур агач кирәк Учак җылысында җылыныр идек.

Песи:О Кара әле,Алиса.Нинди зур,күркәм агач(чыршыны күрсәтә).Бу агачтан утын күп чыгар.

Төлке.Менә шәп бу.Әле аның бизәкләре,уенчыкларыда да бар.

Песи:Ә без агачны кисик,уенчыкларны җыеп алыйк һәм үзебезнең хыялыйлар илендә аларны сатырбыз.Күп итеп акча эшләребез.

Төлке:Шәп фикер бу Мин инде уенчыкларны ничек бүләсен дә исәпләдем:Сиңа икесе,мина өчесе.Тигез итеп бүлү була.

Песи:Тигез булмый бит алай

Төлке:Ярар,мырылдама!Әйдә башта агачны кисик әле.

Чыршынын утлары сүнә.

Песи.О Кара әле:чыршының утлары сүнде!

Үпкәләде бугай ул безгә.

Песи белән Төлке чыршыны кисмәкче булалар һәм анда ачкыч эленеп торганын күрәләр.

Төлке:Базилио,кара әле:ачкыч бит бу!Алтын бит бу.(ачкычны алып тешләп карый)Буратиноның ачкычы түгелме сон бу?!

Песи.Шуныкы,шуныкы.Димәк,ул үзе дә шушы тирәдә йөридер.

Бию: Егетлэр башкаруында бию.

3 өлеш

Күңелле көй агышында бии-бии залга Буратино белән Малвина керәләр.

Буратино:Менә,Малвина,син чыршы бәйрәменә килеп тә җиттең.

Малвина:Мин бик шатмын.Исәнмесез балалар,

Исәнмесез кунаклар!

Яңа ел котлы булсын,

Бәхетләр алып килсен!Баш ия,реверанс ясый)

Буратино.

Мальвина кара әле,миңа Тортилла нинди матур ачкыч бүләк итте.Мин аны чыршыга элеп торган идем (чыршыны әйләнеп чыга,ачкычны тапмый).

Төлке. Ха-ха-ха. Ачкычны эзлисеңме? Менә бу ачкыч кирәкме сиңа?Без аны сиңа бирмибез.Алтын үзебезгә кирәк!

Песи:Әйе,үзебезгә кирәк!Сиңа да кирәкме?

Малвина:Әйе,бу ачкыч Буратинога кирәк.Аныкы бит ул.

Төлке:Кирәк булса соң.

Песи:Без аны бушка гына бирмибез.

Алып баручы:Сез ачкычны кире Буратинога бирсен өчен без нишлик соң?

Төлке.Безнең күңелне күтәрергә кирәк.

Песи:Әйе күтәрегез күңелне.

Алып баручы:Ярар.Әйдәгез,безнең белән уйнарга басыгыз, бергәләп уйнап алыйк.

Уен "Кар йомарламнарын" җыю.

Төлке.Уеннарыгыз күңелле булды.Ләкин әле безнең яңа ел турында шигырьләр дә тынлыйсыбыз килә.

Песи:Алар шигырьләр сөйли белмиләрдер әле.

Алып баручы:

Нишләп белмәсеннәр?!Безнең балалар бик матур итеп шигырьләр сөйли белә.Менә тыңлап карагыз әле.

Раил

Килеп җитте кыш та.

Ай-яй, салкын тышта...

Өч ай торыр торса,

Аның гомере кыска..

Рәйлә

Ишек шакыды кыш та,

Нинди күңелле тышта!

Ясыйбыз Кар бабайлар,

Карап тора малайлар.

Искәндәр

Йомшак кына кар яуды,

Бөтен җирне каплады.

Ап-ак булды болыннар,

Ап-ак булды киң кырлар.

Н.Ильвина

Кар яуган! Яуган

Мамык кебек кар,

Ап-ак булганнар

Урамнар, кырлар.

Наил

Әйдәгез, тауга барыйк,

Чанада шуып калыйк.

Бер тузан юк, саф һава,

Ап-ак кар ява.

Карина

Кем соң безгә шундый ямьле

Яңа ел алып килә?

Матур-матур капчыкларга

Күчтәнәч салып килә?

Илья

Скоро, скоро Новый год!
Скоро Дед Мороз придёт.
За плечами ёлочка,
Пушистые иголочки.
Он подарки нам разносит
И стихи читать нас просит.

Песня « Дед мороз»

Төлке:Ярар,ярар шигырьләр беләсез икән.Менә алыгыз ачкычны!

Песи:Әйе,алыгыз.Буратино белән Мальвина ачкычны алып күңелле көй агышында чыгып китәләр.

Төлке:Ә син беләсеңме,Базилио,монда тиздән Кыш бабай белән Кар кызы киләчәк.Ул Кар кызының чибәрлеген күрәсең син...

Песи:Карап та тормыйм.

Төлке:Әйдә,Базилио,без ул чибәр Кар кызын урлап китәбез дә,аны бүләкләргә алыштырып алабыз.Рәхәтләнеп конфет шоколад ашарбыз.

Песи:Дөрес фикер йөртәсең син Алиса.Рәхәтләнеп ашыйбыз тәм-томнарны. Ләкин Кар кызын ничек урларбыз соң?

Төлке.Ә без Кыш бабайны йоклатырбыз.

Песи:Ничек йоклатырбыз соң аны?

Төлке:Без Кыш бабайга компот эчертербез.Ә компотка йокы даруы салырбыз.

Песи.Ә- ә-ә менә нинди шәп хәйлә.Бабакай йоклагач ,без Кар кызын урлыйбыз.Әйдә качыйк та Кыш бабай килгәнен көтеп торыйк (чыгып китәләр) .

Адел

Юеш көннәрдә

Зарыгып беттек.

Кыш бабабызны

Сагынып көттек.

Әмир

Без нәниләрне

Кыш та сагынган,

Төнлә килеп ул,

Карлар яудырган.

Раяна

Салкын, саф һава,

Йомшак кар ява

Урамга чыксаң,

Битләр кызара

Азалия

Кар бөртекләре

Өстеңә куна,

Үзләре матур

Һәм салкын була.

Сәйдәш

Уянып бүген иртән

Карасам тәрәзәгә,

Ак сакаллы Кыш бабай

Кар алып килгән безгә

Бию егетлэр биюе

4 өлеш:

Алып баручы:Нәни дусларым,Кыш бабай суыкларны һәм карны бик ярата.

Ул безгә тизрәк килеп җитсен өчен,юлны кар белән капларга кирәк.Кар бөртекләре ,килегез монда очып.

Бию: Кар бөртекләре биюе.

Алып баручы:Ә хәзер Кыш бабайны чакырыйк

Бергә:Кыш бабай!Кил безгә.

Ямь бир бәйрәмебезгә

Килче тизрәк,Кыш бабай,

Безнең белән дус бабай!

(Кыш бабай керә)

Кыш бабай.Саумы,көтеп алган бәйрәм Саумы чыршыкай!

Исәнмесез бар кунаклар,

Сезне күреп шатландым.

Бу хәерле сәгатьтә.

Бәйрәм теләге сезгә,

Шат яшәгез гомергә.

Кар бураннар туздырып ,

Барыгызны туңдырып ,

Ерак юллар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

Алып баручы:Хуш киләсең Кыш бабай,

Әйдә тизрәк уз,бабай.

Балалар сине көтте,

Тагын бер яшькә үсте.

Исәнме,Кыш бабай,безнең чыршының утлары янмый бит әле.

Кыш бабай.Хәзер без моны төзәтәбез,

(чыршы янына килә тылсымлы таягы белән селки).

Чыршы чыршы кабын син утларыңны балкыт син!

Чыршыда утлар яна.

Кыш бабай:Чыршы янына чакырам,

Матур итеп басыгыз.

Яна елда әйлән бәйлән

Җырлап -биеп алыгыз.

Җыр: Кыш бабай (сакал,борын,таяк ,капчык хәрәкәтләрен күрсәтеп җырлау)

Кыш бабай.Сезнең белән бигрәк күңелле булды.Бераз эсселәп тә китем.Су эчәсем килә.

Чокыр тотып Төлке белән Песи йөгереп керәләр.

Төлке:Ай Кыш бабай,эчәсем киләме?

Менә безнең тәмле суларыбыз бар.Авыз итеп кара.

Песи:Сусауны бик тиз баса.

Кыш бабай.Нинди эчемлек соң ул?

Песи."Йокыкола".

Кыш бабай.Бер дә ишеткәнем юк мондый эчемлек турында.

Төлке: Менә дигән эчемлек ул. Син эчеп кара.

Кыш бабай:Ярый алайса,бирегез.Бик сусадым мин(эчә).Ай нәрсә булды миңа?...күзләрем йомыла...Йоклыйсы киләә.....йоклап китәм бугай.....(йоклый).

Төлке(шатланып)Менә булды!

Песи.Йоклатык бит бабайны.

Чыршы артына качалар.Кар кызы керә.

Кар кызы:Исәнмесез,кадерле дусларым.Менә мин дә килеп җиттем.

Кыш бабайны күрмәдегезмесез?Ай ,бабайга ни булган?Йоклый түгелме ул?

Төлке:Әйе йоклый шул.Арыгандыр.

Песи:Ә син безнең белән барырсың.Без сине бүләкләргә алыштырып алабыз.

Кар кызы:Болай булмый бит алай явызланмагыз!

Төлке:Әйдә тизрәк.Әнә Кыш бабай уяна инде.(Кар кызын алып чыгып китәләр).

Кыш бабай(уянып).Ой нәрсә булды бу?....Балалар бәйрәм хөрмәтенә шигырьләр әзерләгән,ә мин йоклаганмын,Ягез,нәни дусларым,миңа шигырьләрегезне сөйләгез инде.

Румил

Әй! Кыш бабай. Кыш бабай!

Безгә якын дус бабай.

Көтеп алдык без сине

Күңелләргә хуш бабай.

Ф.Элвира

Кыш бабай килгән,

Ап-ак тун кигән

Көтә: кем генә

Чыгар дип өйдән.

Чыксаң чеметә,

Битне өшетә,

Менә шул аның

Бөтен эшедә.

Аделина

Кемнең кигән киемнәре

Энҗе кар бөртекләре?

Кемнең көмеш күк сакалы,

Чәчләре, керфекләре?

Айнур

Кыш бабай, мине

Бүген син макта,

Бер яшькә үстем,

Син килгән чакта.

Диана

Кыш бабай , Кыш бабай,

Безгә бик таныш бабай;

Сакал-мыек ап-актан,

Килгән безгә ерактан.

Бүләкләр алып килгән,

Бүреген кыңгыр кигән,

Әйлән-бәйлән уйната,

Биетә һәм җырлата.

Салах .Камилә

Җилкәсенә капчык асып,

Кыш бабай килеп керде.

Төрле кызык сүзләр әйтеп,

Бүләк өләшеп йөрде.

Аннан Кыш бабай тыпырдап,

Бик шәп бии башлады.

Биемәскә, аягында -

Безнең апа башмагы.

Рафаэль

Кыш бабай! Кыш бабай!

Безне бик ярата

Ул безгә Яңа ел

Бүләге тарата.

Милена

Яңа ел ул яңа шул,

Иске ел булмас әле.

Шатлыгын да, бәхетен дә

Кызганып тормас әле.

Кыш бабай:Мин әле һаман уянып бетә алмыйм.Әллә җырлап бергәләшеп уйнап алабызмы?

Җыр: "Ары баса кыш бабай"

Кыш бабай:Ай арып китим әле мин .Картайдым шул...Ә минем оныгым Кар кызы кая соң?

Балалар җавабы.

Төлке Песи Кар кызы керәләр.

Песи: Нәрсә шаулашасыз?Менә ул кар кызыгыз!

Төлке:Кыш бабай Кар кызын кирэкме?Без аны бүләкләргә алыштырабыз!

Кыш бабай:Ай-ай ай !!! Сез ничек оялмыйсыз? Ярар сезнеңчә булсын алыгыз бүләкләрне,минем кызымны кайтарыгыз.(Капчыгын бирә).Песи белән Төлке капчыкны алып чыгып китәләр.

Кыш бабай:Исәнме кызым!Менә ниһаят,син безнең белән.Ә сез балалар борчылмагыз.Мин бит тылсымчы.Төлке белән Песи алып киткән капчыкта чын бүләкләр түгел,ә күркәләр һәм ылыслар гына булыр!

Алып баручы:

Суык бабай алтыным,

Битләрең кызарган.

Әйдәле бер биик

Уздырып кызлардан.

Кыш бабай.Әйдә шул .Инде бер матур итеп биеп аласаң да була!Бүген бит бәйрәм.Кыш бабай биюе.

Кыш бабай:

Менә чана белән сандык та килеп җитте.Аны ачарга кирәк.Ләкин ул ни өчендер ачылмый әле....

Алып баручы:Буратинаның алтын ачкычы бар бит!

Аның белән ачып карыйк.

Буратино Кыш бабайга бирә.

Кыш бабай.О-о-о!Рәхмәт !Бер ике-өч,ачкыч йозакны ач!(сандык ачыла,аның эчендә -җеп йомгагы.

Син тылсымлы йомгак,капчыкны тизрәк алып кил!

Кыш бабай йомгакны тылсымлы бүлмәгә ыргыта, бүләкләр белән капчык ияреп чыга.Капчык артыннан Песи белән Төлке дә керәләр.

Песи.Гафу итегез безне.

Төлке:Без бүтән алай явызланмабыз.(Икесе бергә) Бәйрәмегездә калырга рөхсәт итегезче.

Кыш бабай.Балалар гафу итәбезме бу явызларны?

Балалар: Итәбез.

Кыш бабай.Ярар ,елга бергенә килә торган тылсымлы Яна ел бәйрәме хөрмәтенә гафу итәбез сезне.Калыгыз бәйрәмебезгә.

Кыш бабай:Менә дусларым сезгә

Яна ел чакырырга вакыт та җитте.

Яна еллар керә......(маймуллар керә)

Чунга чанга биләр.

Кар кызы:

Бәйрәм үтте Ә Яңа ел

Һәрбер өйгә киләчәк.

Яхшы булсын,имин булсын

Матур булсын киләчәк.

Кыш бабай:

Рәхмәт әйтик чыршыбызга

Матур бәйрәме өчен

Рәхмәт әйтик кунакларга

Килеп караган өчен

Яна елда яңа юлдан

Нык басып бердәм керик.

Иң изге саф теләкләрне

Бер беребезгә телик.

Алып баручы:

Яна бәхет зур уңышлар

Алып килсен Яңа ел.

Шатлык белән үтсен һәр көне,

Котлы булсын Яңа ел!




© 2010-2022