Мәктәпкә хәзерлек төркемендә күңел ачу кичәсе Яз бәйрәме

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә күңел ачу кичәсе Яз бәйрәме


Мәктәпкә хәзерлек төркемендә күңел ачу кичәсе Яз бәйрәме


Өлкәннәр һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме

балалары өчен күңел ачу кичәсе.





Әгерҗе шәһәренең 3нче санлы балалар бакчасы.

2013 ел.


Максат: Балаларны туган як табигате белән таныштыру; үсемлек һәм хайваннар дөньясы турында күзаллаулар булдыру, табигатьтәге сезонлы күренешләр, гомумән, балаларга терек яки терек булмаган табигать турында мәгълүмат бирү; табигатькә карата сак караш тәрбияләү; тирә-як табигатькә сокланып карарга өйрәтү; эмоциональ хәләтне күтәрү.


Методик алымнар:

  1. Күзәтү. Тәрбияче ярдәмендә үсемлекләрне һәм хайваннарны табигать почмагында һәм табигый шартларда күзәтү. Бала үзләштереп кенә калмыйча, үзлекләрен, сыйфатларын, чагыштырып карый, фикерли, сөйләм үстерә.

  2. Балалар белән урман, парк, су буена экскурсияләр, прогулкалар оештырыла.

  3. Төрле уеннар. Таныштыру процесында өстәл, дидактик уеннар, шулай ук, вак ташлар, ком,балчык, су һ.б. кулланыла.

  4. Табигатькә мәхәббәт, сак караш, кызыксыну тәрбияләү, участокта балалар хезмәтен оештыру.

  5. Тәрбияче сөйләве, әңгәмә, әдәби әсәрләр уку, рәсемнәр карау, балаларның күзаллавын төрлечә киңәйтү.


Алып бар.

Бүген бездә бәйрәм -күңелле Яз бәйрәме. Күрәсезме, әйләнә - тирәбездә төрле төстәге чәчәкләр. Кошлар сайрый.(музыка).

Әгерҗе матур саф һавасы

Чыклы таңнары белән,

Ак каенлы, миләшләре,

Гүзәл парклары белән.

Әгерҗе матур чишмәләре,

Көяз кызлары белән,

Кыш артыннан соңламыйча

Килгән язлары белән.

Балалар керә. Җыр "Кояшлы ил безнең ил "

Алып бар.

Кыш апрельне ачулана,

Тик файда юк һичбер төрле.

Тәрәзәне кагып өмет белән

Язлар килә, язлар килә!

Яз керә бии бии, кулында кәрзин белән чәчәкләр.

Яз:

Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде,

Елап елгалар, яшьләр түгелде.

Көннәр озая, төннәр кыскара!

Балалар:

Яз.

Яз:

Исәрмесез, нәни дусларым! Сез мине таныдыгызмы! Әйе, мин- Яз матур.

Алып бар.

Исәнме, Яз-матур! Хуш килдең, түрдән уз! Без сине күптән сагынып көтәбез.

Яз:

Яз бәйрәме белән дуслар,

Тәбриклим сезне,

Күп шатлыклар алып килсен

Бу- Яз бәйрәме.

1 бала:

Әй, Яз-матур, Яз-матур,

Хуш киләсең, уз бире.

Кунак булып килер дип,

Күптән көттек без сине.

2 бала:

Әй, Яз-матур, Яз-матур!

Хуш киләсең, уз бире.

Шатланышып җыр белән

Каршылыйбыз без сине.

Яз белән җыр "Я балалар әйтегез".(балалар утыралар)

Яз:

Якты йөз белән каршы алалар

Нинди Әйбәт монда балалар.

Алып бар.

Уңган безнең балалар,

Шигырьләр күп беләләр,

Хәзер сезгә матур итеп.

Шуны сөйләп бирерләр

3 бала:

Кояш сибә якты нурын

Болын кырларга.

Без җыйналдык, язны мактап

Биеп - җырларга.

4 бала:

Син елмайгач, гөрләп ага

Елга, инешләр,

Син елмайгач, сайрый башлый

Нәни кошчыклар.

5 бала:

Яз нурлары, көмеш нурлар

Сибелсен җиргә.

Яз шатлыгы, яз бәхете

Телибез сезгә!

Яз:

(чеби булып киенгән балаларны күреп)

Бу бәйрәмгә кемнәр килә

Матур итеп киенеп?

"Өй алдында чебиләр" җыры. Кечкенә төркем балалары башкаруында инсценировка.

Яз:

Бик матур биедегез,

Миңа бик ошадыгыз.

6 бала:

Яз-матур! Яз-матур!

Безнең сөйгән кунак син,

Ямьле үтсен бәйрәмебез,

Безне көлдер, уйнат син.

7 бала:

Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп

Бар дөнья көлеп торсын.

Яз бәйрәме икәнен

Бар кеше белеп торсын.

Яз

Әйдәгез, мин сезне урманга алып барам. Чәчәкләргә сокланырбыз, кошлар сайравын тыңларбыз, яшел чирәмдә уйнарбыз, шаярырбыз.

Музыкага баралар.

Аю

Йокысыннан уянып.

Бу нинди тавыш? Кем мине татлы йокымнан уятты? Кем минем урманымны таптый, тынычлыгымны боза? (балаларны куа, берсен тота).

Әһә, менә кемнәр икән.

Яз

Аю абзый, җибәр син бу баланы. Мин Яз-матур, бакча балаларын кунакка алып килдем, куркытма син аларны.

Аю

Шулаймыни? Ярый алайса, тик минем күңелемне күрегез - җырлагыз, йә шигырь сөйләгез, йә биегез, аннары җибәрәм.

Алып бар.

Ярар, ярар Аю абзый! Без сиңа биеп тә җырлап та күрсәтәбез әле. Тик син бүген нинди бәйрәм икәнен беләсеңме соң?

Аю

Ә нинди бәйрәм?

Алып бар.

Бүгенге көнне безнең әби -бабаларыбыз "аю йокыдан уяна торган көн" дип билгеләп үтә торган булганнар. Менә без дәсине тизерәк йокыдан уятыйк дип урманга килдек. Әйдә, син дә безнең белән бәйрәм ит, күңел ач.

Бию.

Аю:

Матур бию миңа ошады. Уйнапта алыйк инде.

Яз:

Аю абзый белән уйныйбызмы, балалар.

Бал кортлары белән уен.

Алып бар.

Аю абзый без инде синең белән уйнадык та. Биедек тә, хәзер инде юлга кузгалыйк. Ләкин, киткәнче, сиңа бәйрәм хөрмәтенә үзебезнең күчтәнәчебезне дә калдырыйк ( бал- мичкә белән ).

Аю.

Рәхмәт сезгә!

Балалар.

Сау бул , Аю бабай!

Аю.

Тагын килегез. Балалар.

Балалар юлларын дәвам итәләр.

Яз.

Менә матур урман аланы, шунда туктап ял итик бераз! Урман һавасын исник. Нинди чиста, саф һава. Чәчәкләрдән хуш ис бөркелә. Кошлар сайрый. Әйдәгез тыңлыйк әле.

Кошлар тавышы(магнитафон)

8 бала

Яз килә, Яз килә!

Кояш елмаеп тора.

Урман яңгыратып

Кәккүк кычкыра.

Алып бар.

Язлар җиткәч, ерак юллар үтеп, озак очып, диңгез кичеп, кошлар җылы яктан безгә кайталар.

9 бала

Кыр казлары, үрдәкләр,

Кара каргалар, карлыгачлар,

Сыерчыклар, тургайлар,

Бакча яме - сандугачлар,

Урман күрке күкеләр-

Җылы якта булганнар.

Алып бар.

Әйе, менә шушы кошлар туган илләренә кайтып үзләренә оя ясыйлар. Ә сез кошларның ояны ничек һәм нәрсәдән ясаганнарын беләсезме?

Балалар

Чыбыклардан, саламнан, йоннан һ.б.

Алып бар.

Дөрес әйтәсез балалар! Ә менә сыерчыкка ояны кешеләр ясый икән. Ул яз көне кайтып, үзенә ошаган ояны сайлап ала икән. Быел да күпләрегезнең әтиләре оя ясап элгәндер. Безнең .................... әтисе дә сыерчыклар килүенә оя ясап алып килгән, без аны соңрак бакча ишегалдындагы агачка элеп куярбыз. Ә хәзергә бергәләп уйнап алыйк.

"Кайсы сыерчык өлгер" уены

Яз

Матур уйнадыгыз. Әйе, салкын кыштан соң җылы көннәр килүе табигатҗтәге барлык җан иясе өчен дә шатлык. Бөтен тереклек йокыдан уяна: җәнлекләр, бөҗәкләр, хәтта агачлар да.

10 бала.

Агачлар яфрак яра,

Алмагач чәчәк ата

Тургайлар тугайларын

Сагынып кире кайта.

11 бала.

Яз килә, яз килә!

Елмая күктә кояш.

Илебез буйлап атлый

Чәчәкле ай, матур яз!

Яз

Карагыз әле, алан чәчәкләр белән тулган. Нинди матур алар. Бу - умырзая чәчәкләре. Алар иң беренче булып чәчәк аталар. Күзләрегезне йомыгыз әле, хәзер мин аларны уятам.

"Чәчәкләр биюе"

Ул арада бер почмакка куян кереп ята.

Яз

Нинди күңелле урманда, әйе бит балалар? Чү, нәрсә бу? Нәрсә йоклап ята монда? Берни ишетми, берни күрми. Куян ич бу. Ни булды икән аңа? Тор әле, куян, тор, нишләп ятасың? Әллә син Яз- матурның килгәнен ишетмәдеңме? Тор әле, тор, дим (уянмый). Балалар, әйдәгез аны бергәләп уятып карыйк.

"Без урманга бардык" уены

Куян

Мин сездән куркам. Сез кемнәр?

Яз.

Курыкма. Без сиңа тимибез. Без язгы урманны карага килдек, кошлар сайравын тыңлыйбыз, хуш исен иснибез. Әллә син кышкы йокыдан уянасыңмы?

Куян.

Юк, мин бит Аю бабай кебек кыш көне йокламыйм. Дусларым белән кушылып уйнадык та, арып йокыга киткәнмен. Мин бит уйнарга, биергә яратам. Әйдәгез, бергәләп биеп алыйк.

Уртанчылар төркеме биюе.

Ерактан тавыш ишетелә "Ау-у-у!"

Куян.

Мин монда! Мине дусларым чакыра, без киттек. Балалар ,тагын килегез, бергәләп уйнарбыз, җиләк җыярбыз. Сау булыгыз!

(Сикерә-сикерә китә)

Алып бар.

Әйтегезче, кайсы вакыт

Яздагыдан ямьлерәк?

Балалар.

Кыш көннәре дә бик матур,

Ләкин яз-күңеллерәк.

Алып бар.

Кояш нурын сипкән чакта

Тып-тып итеп тамчы тама

Көзен чәчкән алтын бөртекләргә

Терәк булып җиргә иҗче.

"Тамчы там"җырын музыкаль инструмента уйнау

Алып бар.

Яз-матур!Бик озак йөрдек инде.бакчага да якынлашып киләбез. Сиңа безнең балаларның һөнәрләре ошадымы соң?

Яз.

Әйе, ялбәттә ошады. Хәтта үземнең дә биисе килә башлады.

Яз биюе.

Яз.

Ә хәзер саубыллашыйк.

Хушыгыз, хуш, дусларым.

Күңелле ял итик без.

Минтагын да килермен әле.

Ә хәзергә минем бүләкләремне алыгыз

Яз килгәндә көтегез. Сау булыгыз.

Балалар.

Сау бул Яз-матур.

Алып бар.

Балалар! Инде Яз-матурны да каршы алдык. Аңа бездә бик тә ошагандыр дип ышанып калыйк. ә безгә килгән кунак апаларга үзебезнең зур рәхмәтләребезне ирештерик киләсе бәйрәмнәрдә дә аларны көтеп калыйк.


© 2010-2022