Ата-аналар һәм татар төркеме балалары белән Гакыйль Сагировка багышланган кичә

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №1 «Родничок» общеразвивающего вида» г. Нурлат РТ




Бөек шагыйрь һәм рәссам









Конспект тематического вечера

в национальной группе

воспитателя Нуртдиновой Л.З.







2016 год








Бөек шагыйрь һәм рәссам


Воспитатель первой квалификационной категории МАДОУ №1 "Родничок"

г. Нурлат РТ Нуртдиновой Л.З.

Программное содержание:

-знакомить детей творчеством татарского поэта и художника Гакиля Сагирова;

-развивать интерес, творческую активность детей в процессе игр, чтение стихов и в исполнении песен поэта;

-развивать речь, восприятие, память, любознательность;

-воспитывать доброжелательные взаимоотношения между сверстниками в процессе коллективных песен и игр;

-воспитывать у детей любовь к национальному фольклору и уважение к родителям.

Предварительная работа:

-чтение стихов Гакиля Сагирова;

-организовать выставку рисунков с родителями по произведениям поэта;

-знакомство с жизнью поэта и просмотр рисунков.

Оборудование: ноутбук, выставка рисунков родителей по произведениям поэта, платочки, костюмы, выставка рисунков художника, синтезатор, выставка книг поэта.

Алып баручы: Исәнмесез хөрмәтле кунаклар, балалар! Без бүген шагыйрь, художник якташыбыз Гакыйль Сагировны искә алу кичәсенә җыелдык.

Г.Сәгыйров рәсеме экранда тора.

- Кичәгә якташыбызны хөрмәт итүчеләр, яратучылар - балалар һәм әти-әниләр җыелды. Кичәбезне ямьләндереп шагыйрәбез Фәүзия апа Мөхәммәтова да безгә кунакка килде. Кичәбездә автор язган шигырьләр, җырлар башкарылыр.

Гакыйль абыйга багышланган нинди генә мәкалә укысак та, барысында да бер фикер ярылып ята: Гакыйль Сәгыйровның тормышы үзе бер Батырлык. Ә аның шигырьләре, рәсемнәре - шул Батырлыкның дәвамы. Батырлык дәвам итә. Чөнки әдәбият һәм сәнгать - мәңгелек.

Гакыйль Сәгыйров кебек сез дә балалар Татарстан җирендә яшисез һәм ул эчкән суны эчәсез.

"Татарстан улы мин " җырын башкару.

Алып баручы: Гакыйль Сәгыйров 1938 елның 16 февралендә Нурлат районы Әхмәт авылында дөньяга килә. Гаиләдә бик көтеп алган кадерле һәм шул ук вакытта хыялый малай тиз үсеп китә. Авыл малайлары белән балыкка йөри, суда коена һәм урамнарда галош киеп чабып уйный. 1945 нче елда ул беренче класска укырга керә.

Башлангыч белемне Әхмәт мәктәбендә алган Гакыйль, 4 нче сыйныфка Биккол мәктәбенә укырга йөри. 7-еллык мәктәпне 5 ле билгеләренә тәмамлагач ул Пенза якларына китеп рәссам булырга, укырга керергә җыена. Ләкин авырып китә һәм операциядән соң урын өстендә ятырга кала.

- Г.Сәгыйров балаларга багышлап бик күп шигырьләр яза. Әйдәгез, аның шигырьләрен тыңлап китик.

1.Әти, әти-нинди матур исем

Кемгә әйтим өзелеп, әти, дип?

Кемгә генә дәшеп карасам да,

Йөрәк хисем бетми әйтелеп.

2.Кыш килгән

Өйләрдә ут сүнеп,

Урамнар тын калгач,

Кыш килгән авылга

Кешеләр йоклагач.

Җир өстен тип тигез

Ак җәймә каплаган,

кем булыр беренче

Эз калып атлаган.

3.Кулларда ап-ак бияләй,

Өсләрдә ап-ак туннар

Чана артыннан выжылдап

Сүтелә генә юллар.

Ап-ак карда

Ап-ак каен

Ап-ак яфраклар ярган

Кояш та җылысы бетеп,

Ап-ак агарып калган.

Кыш бабай тәрәзәбезгә

Чәчәкләр ясап киткән.

Әллә ул да минем кебек

Җәйне сагынды микән.

4.Урамга чыга ияреп,

Озаклап кайта йөреп.

Бүлмәбезне эзләп таба

Җиденче катка менеп.

Әби әйтә: кечкенәдән

Тәртипле үзе уңган.

Хәзерге заман песие

Унны бетереп туган.

5.Акыллы песи булмаса,

Адашып калып иде.

Песиләр мәктәбе булса,

Гел 5 ле алыр иде.

6.Иртән иртүк торабыз

Курчагым белән икәү.

Урынны җыештырабыз

Курчагым белән икәү.

Әйбәтләп ашап алабыз

Курчагым белән икәү.

Әнкәйне озатабыз

Курчагым белән икәү.

7.Тәрәз каршына

Килгән бер чыпчык.

Миңа кычкыра

Чык әле ди, чык.

Алдый ул мин беләм

Гел шулай әйтә

Йөгереп чыксам

Оча да китә.

8.Уянды да бакчага

Йөгерде Якуб.

Төштә күргән керпесе

Кая киткән - юк!

Сез бакчага иртәрәк

Кермәдәгезме?

Керпе кая киткәнен

Күрмәдегезме?

9.Өйдә ялгыз гына яшәү

Ялыктырды маһмайны.

Апасы кайткач урамга

Алып чыкты Акбайны.

Акбай кызны бик яратты

Сине уйнарга дәшәм.

Син курыкма мин өргәннән

Мин бит шулай сөйләшәм.

10.Я распахиваю окна зимой,

А под окнами сугробы стоят.

Горизонт меня встречает зарей,

И березы красным цветом горят…

Я распахиваю окна зимой,

Слышу - песню начинает весна,

Средь метелей она ясно слышна.

Я распахиваю окна зимой.

Алып баручы: Г.Сәгыйров озак урын өстендә ятканда туган якларын сагынып "Җүрәем" шигырен яза.

Гөлсирень Минахатовна укый.

Алып баручы: Озак еллар урын өстендә яки хастаханәләрдә дәваланып ятуына карамастан, Гакыйль Сәгыйров бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә: 1967 елда читтән торып Мәскәү сәнгать университетына укырга керә. Шул елларда илһамланып-дәртләнеп шигырьләр, хикәяләр яза. Аның беренче иҗат тәҗрибәләре матбугатта - Нурлат район газетасында, аннан соң республика газета-журналларында басылалар.

Г.Сәгыйров туган якка, халыкка гашыйк була. Ул татар халык җырлары, уеннарын ярата. Әйдәгез татар халык уенын уйныйбыз.

"Эх зилем- зиләле" уены.

Алып баручы: Калган гомерен шагыйрь Самара өлкәсе Файзулла авылында үткәрә.

- Әйе, Гакыйль абыйга хас уңай сыйфатларны санап бетергесез. Ул шулкадәр тирән белемле, нечкә күңелле, шаян, тапкыр шәхес иде.

- Гакыйль абыйга сәләтләр үлчәнмичә бирелгән. Аның рәсемнәренә карап, сокланмаска мөмкин түгел: һәркайсы пакьлек, табигатьнең үзе кебек үк, чын, тыйнак матурлык нурлары чәчеп тора. 2000 елда рәсемнәре өчен шагыйрь "ФИЛАНТРОП" халакара премиясенә лаек була.

Презентациядә шагыйрьнең рәсемнәре.

Алып баручы: "Җырлар язам, хатлар язам, китап язам,

Ак кәгазьне сүзләр белән сырлап салам;

Күпме көрәш китә аның һәр юлына! -

Шатланам мин җырлар булып калуыма".

- "Кеше көчле булырга тиеш!

- Кеше батыр булырга тиеш!",- ди шагыйрь үзе.

Кызлар башкаруында бию.

Алып баручы: Шагыйрьнең җиде китабы дөнья күрде. Аның шигырьләре уйландыра да, көлдерә дә, елата да. Күп кенә шигырьләрендә ул үзе турында яза.

- Нигә кирәк яшәү чүп-чар булып

Тормыш чүплегендә аунасаң,

Җирдә әгәр

Кешеләргә кирәк

Кеше булып яши алмасаң?- ди ул.

Алып баручы: Гакыйль абыйның бихисап моңлы шигырьләре үз көйләрен тапкан. "Тузганак", "Дусларым бар җирдә", "Мытыр-мытыр", "Елгачык", "Гөлнурым", "Җүрәем, "Яшермә син миннән күзләреңне", "Бәхет" һәм башка күп кенә җырларын Илсаф, Ф.Мортазин, Г.Сафин, Р.Кадыйрова кебек артистлар бик яратып башкара. Аның әтиләргә багышлап язган җыры да бик үзенчәлекле, халыкка, балаларга бик якын, чөнки ул әтисен гел сагынып искә ала.

"Әти-әти" җырын Роза Равилевна башкара.

Алып баручы: Г.Сәгыйров әнисенә - Хаят апага багышлап бик күп шигырьләрен язган.. Аның бу шигырьләре шагыйрьнең китабында урын алган.

Зөлфия Талгатовна сезгә "Әниемә" шигырен укып китә.

Алып баручы: "Айбагарлар" китабы өчен шагыйрь Шәйхи Маннур премиясенә лаек булды. Аның "Кайсыгыз анда туйган яшәүдән..." шигыре кешеләрне рухланып яшәргә өйрәтә.

Рәзинә Ирековна чыгышы.

Алып баручы:1998 елда Самара өлкәсендә үткәрелгән "Изгелек" дип аталган акциядә "Вөҗданлылык" - дигән премия белән бүләкләнә Һәм шул елда аны " Ел кешесе" дип игълан итәләр.

- Тормышның аяусыз сынаулары Гакыйль абыйны сындыра алмады, ул халкына файдалы булып яши алды. Бөек шагыйрь, талантлы рәссам, көчле Кеше Гакыйль Сәгыйровның якташыбыз булуы белән горурланабыз. Үзе исән чакта халык аны күреп ала, балалар аның янына килеп-китеп йөри, аның хезмәтләре үзе исән чакта ук дөнья күреп өлгерә. 2009 елның 29 июлендә 71 яшендә Гакыйль Сәгыйров дөньядан китте, ләкин аның шигырьләре безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

"Матур уен" уйнала.

Алып баручы: Үзебез яктан чыккан шагыйрьләрне онытмыйк. Бәлки безнең балаларыбыз арасында да шагыйрь, язучы һәм рәссамнар бардыр.

"Җирдә миңа ни кирәк?" җыры башкарыла.

© 2010-2022