Развлечение для детей ст. гр

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Нәүрүз килә.


Урамда үткәрелә.

Алып баручы

Исәнмесез , кунаклар! Менә көткән бәйрәмебез килеп тә җитте. Нәүрүз бәйрәме башлана. Кадерле кунаклар ! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз!

Ай - һай , бигрәкләр күңелле урамда, кошлар сайрый, кояш яктырта. Әйдәгез әле балалар, " Яз җитә"җырын башкарып үтик.

"Яз җитә"җыры җырлана

1 нче бала

Алтын нурларга төренеп ,

Яз килә, яз килә,

Шат балаларга карап,

Кояш көлә, кояш көлә.

Яз гөлләренә күмелде

Болыннар, болыннар

Язгы сулар белән тулды

Елгалар, елгалар.

Алып баручы

Куяннар безгә кунакка килгәннәр. Куяннар килегез монда бирегә.

"Куяннар бию"

Алып баручы

Балалар, кая соң безнең Нәүрүз кызыбыз. Әйдәгез Яз кызын чакырыйк.

Яз кызы- Нәүрүзне чакыралар. Музыка астында Нәүрүз керә.

Нәүрүз

Исәнмесез, кадерле балалар! Исәнмесез кадерле кунаклар! Мин яз кызы- Нәүрүзбикә! Сезгә яз шатлыгы алып килдем! Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм.

" Язгы тамчы" Х.Хакимуллина сүзләре., М. Шамсетдинова музыкасы.

Тып , тып, тып,

Ты- пы- тып, тып, тып. Тып

Тамчы тама талларга ,

Талларымның бөреләре.

Куаныша шуларга,

Куаныша шуларга.

Тып, тып, тып,

Ты- пы- тып, тып, тып, тып,

Яз тама тамчы булып.

Кояш нурлары биешә

Шул тамчыга куанып,

Шул тамчыга куанып.


Нәүрүз

Мине сагынып, көтеп алуыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә. Бигрәк уңган балалар икәнсез. Җырлыйсыз, биисез. Күңелле итеп бәйрәм итәсез.Минем балалар , шундый шигырь ишеткәнем бар:

Биергә дә мин оста,

Җырларга да мин оста,

Әти- әни эшкә кушса,

Мин- авыру, мин- хаста.

Сезнең арада шундый балалар юкмы?

Балалар

Ю- у- ук!


Нәүрүз

Кадерле балалар , минем кулымда телеграмма:

" Кадерле балалар, тиздән килеп җитәчәкмен", диелгән.

Кызык, Кыш бабай тиздән яңадан килеп җитәчәк. Аның вакыты үтте бит инде.

Музыка уйный. Ишектән Кыш бабай керә.


Кыш бабай

Миннән башка нинди бәйрәм уздырсыз, балалар?


Балалар

Яз бәйрәмен- Нәүрүз бәйрәмен уздырабыз.

Кыш бабай

Ничек алай? Мин бит әле китмәгән, китәргә дә җыенмыйм. Нәүрүз белән ярышып карыйк. Әгәр ул җиңсә- яз килер, мин җиңсәм, яңадан кыш булыр.

Менә минем чанам. Икебез ике якка йөгерәбез. Кемнең чанасы алдан килеп җитә, шул җиңүче була.

Кыш бабай җиңелә.

Кыш бабай

Булмады инде бу. Нәүрүз , синең белән бию ярышы игълан итәм.

Нәүрүз

Мин риза, Кыш бабай.

Бииләр, Кыш бабай егыла.

Кыш бабай

Уф, арыдым, эрим, агам, ярдәм итегез!

Балалар бабайга торырга булышалар.

Кызым, Нәүрүз, бик булдыклы, зирәк, уңган икәнсең. Инде мин тыныч күңел белән сиңа үземнең тәхетемне калдырып китәм. Имин яшәгез, бәхетле булыгыз. Сау булыгыз.

Чыгып китә.

Нәүрүз

Бәйрәмебезне дәвам итик. Инде бер биеп китик.

Парлашып тотынып, биеп алу.бию тәмамланган соң Шүрәле керә, кулында зур кәрзин .

Шүрәле

Туктагыз әле, туктагыз. Нишләп мине Нәүрүз бәйрәменә чакырмадыгыз?

Нәүрүз

Нәрсә бар Шүрәле? Нишләп мондый ямьсез тавыш белән кычкырасыз?

Шүрәле

Мин бер үзем урманда калганмын. Нәүрүз минем турында бөтенләй оныткан.

Шүрәле үпкәләп, әйләнеп баса.

Нәүрүз

Шүрәленең аркасыннан сыйпап.

Ярый Шүрәле, үпкәләмә инде. Гафу ит мине. Әйдәле, үпкәләп торма әле, син бит бик матур итеп уеннар оештыра беләсең.

Татар халык уены "Кәрия-Зәкәрия"

Әй, булдырасыд инде. Шүрәле.

Шүрәле

Карале, онытып торам икән.минем әбием өлкән Шүрәле - шушы серле кәрзинне балаларга илтеп бирергә кушты. Яз бәйрәме белән котлыйм сезне.

Кәрзинне алып баручыга бирә.

Нәүрүз

Ай, рәхмәт сиңа Шүрәле. Ә хәзер безгә китәргә вакыт. Киттек Шүрәле. Сау булыгыз.

Чыгып китәләр.

Алып баручы

Балалар, әйдәгез әле, бу серле кәрзинне ачып карыйк. Нәрсә бар икән анын эчендә? Менә нинди тәмле конфетлар икән.

Алып баручы балаларга конфетлар тарата.

Язлар, җәйләр имин булсын,

Күк йөзе аяз булсын.

Барчабызга сәламәтлек ,

Бәхетләр алып килсен!



© 2010-2022