Балалар бакчасында яңа ел бәйрәме сценариясе

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Яңа ел бәйрәме

(Балалар бакчасы өчен сценария)









Ролләрдә катнашалар:

Кыш бабай

Кар кызы

Убырлы карчык

Шурәле

Балалар залга кереп, чыршы тирәли басалар.Чыршыда утлар яна.

А.б. Без бүген чыршы янында

әйлән- бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз,

яңа җырлар җырларбыз.

Нинди матур безнең чыршы,

Җем- җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын яңа ел!

1 б. Исәнме, чыршы, исәнме.

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

2 б. Син килдең бүген сөенеп,

Бизәнеп, матурланып.

Безгә, нәни дусларыңа

Күңелле җырлар алып.

Чыршы турында җыр

(балалар урындыкларга утыралар)

А.б.Балалар, ниндидер тавыш ишетелә ерактан. Кыш бабай белән Кар кызы килеп җитәргә тиешләр. Әллә шулармы?

(Убырлы карчык белән Шүрәле, өсләренә Кыш бабай белән Кар кызы киемен киеп керәләр.Капчыкны сөйриләр, балаларны күрмиләр. )

Уб. ( Шурәлегә ) Һә, бүләкләр капчыгы бездә, менә рәхәтләнеп ашыйбыз инде, Шурәле.

Шур. (калтыравык тавыш белән) Белмим инде, бу бит балаларга дигән бүләкләр. Кыш бабай белән Кар кызын да адаштырдың. Аларны балалар көтә бит. Шигырьләр, җырлар һәм биюләр өйрәнделәр.

Уб. Әйдә, җылап басып торма әле минем янымда, үзеңне дә адаштырып калдырам хәзер.

(алга итеп бармакчы булалар,каршыларына алып баручы чыга)

А. б. Иптәшләр, сез кемнәр буласыз?

( Убырлы һәм Шурәле югалып калалар)

Уб. Ә- ә, бе- ез, без ме? Шулар инде, Кыш бабай белән Кар кызы.

Шур. Ә- ә- е, Кы- ыш ба- абай. Менә бүләкләр дә ка- апчык тулы, әйе шул.

А.б. (балаларга) Бик сәер, балалар, Кыш бабай белән Кар кызы. Үзләренә бер дә ошамаганнар.

Уб. Ничек инде сәер? Кыш бабай белән Кар кызын чакырдыгыз мы?

Балалар Әйе, чакырдык.

Уб. Чакыргач, менә бит килеп җиттек. Киемнәребез бар мы? Бар. Бүләкләр бар мы? Бар.

Шур. Әйе, нәрсәбез ошамый сезгә?

Уб. Хәзер менә чыршы утларын кабызырбыз. (киресенчә сүндереп куя).

Шур. Әйдә, Кар кызы, биеп күрсәтик балаларга? (аркага арка терәшеп утыралар Һәм гырлап йокыга китәләр) .

А.б. Балалар, әйдәгез әле кул чабып һәм тыпырдап уятык сәер кунакларыбызны.(тавышка Уб. Һәм Шур. Сикереп торалар)

А.б. Ай- һай, Кыш бабай Кар кызы әллә авырып киттегезме?

Шур. Ни эшләп авырыйк ди без?

Уб. Әйе?

А.б. Әйдәгез, алай булгач, биеп күрсәтегез.

Убырлы карчык һәм Шурәле биюе (биеп эсселәгәннән өске киемнәрен салып ташлыйлар һәм үз кыяфәтләрендә калалар).

А.б. Алдакчылар, безнең бәйрәмне бозмакчы булдыгыз мы? Кайда Кыш бабай белән Кар кызы? Әйтәсез ме?

Уб. Юк.

Шур. Әйтмибез.

А.б. Балалар, әйдәгез әле чакырыйк чын Кыш бабай белән Кар кызын.

Чакыралар (К. б. белән К.к. залга керәләр, шул вакытта Уб. Һәм Шур. капчыкны әләктереп икенче ишектән чыгып китәләр).

Кыш б. Исәнмесез, дуслар! Котлы булсын Яңа ел!

Кар к. Исәнмесез, барыгыз! Бергә узсын Яңа ел!

А.б. Ничек килеп җиттегез, кадерле кунакларыбыз?

Кыш б. Адаштык бит. Явыз Убырлыдан балалар бакчасына бара торган юлны сорадык,ә ул безне гел башка юлдан борып җибәрде. Йөри торгач сезнең тавышны ишеттек. Рәхмәт сезгә! Инде исән сау гына килеп җиткәч бик әйбәт. Әйдәгез бәйрәмне башлап җибәрик!

А.б. Кыш бабай, чыршыдагы утларны Шурәле белән Убырлы сүндереп киттеләр.

Кыш б. Бер дә кайгырмагыз, чөнки минем тылсымлы таягым бар.

Чыршы,чыршы, кабын син

Утларыңны балкыт син! ( утлар кабына)

Балалар 3-4 шигырь сөйләп китәләр

Кыш бабай турында җыр

Кар к. Бигрәк матур җырладыгыз.

Кыш б. Ә мин, балалар, бик уйнарга яратам.

Уен

Кыш б. Ардыртып җибәрде. Карт шул инде.

А.б. Ә сез, Кыш бабай һәм Кар кызы утырып торыгыз, ә балалар шигырьләрен укып күрсәтерләр.

Шигырьләр сөйләү (1 өлеш)

Кыш б. Бик әйбәт сөйләдегез.

А б. Бездә кунак кадерле, сал, бабай өсләреңе.

Кыш б. Ай, әйтә күрмә, кызым, кардан сырган бит туным. Салмыйм өстемне, салсам- шундук эреп бетәм мин.

А б. Кыш бабай, Кар кызы, сөйләп бирегезче безгә, буш вакытыгызда нәрсә белән шөгылләнәсез?

Кыш б. Кайда кар- буран, мин шунда булам.

Карга әверелеп, чыршыга кунам.

Суны туңдырам, сезне туңдырам,

Туңган кешенең колагын борам.

Хәсән Шабановның ,, Кыш бабай һәм балалар,, дигән җырлы уен башкаралар.

Кар к. Ә мин, балалар, кардан йолдызлар ясап, җир өстенә яудырам, ява- ява тау була. Кызлар, кар бөртекләре,чыгыгыз биергә.

Кар бөртекләре,, биюе

А. б. Кадерле кунакларыбыз, үзегез дә биеп күрсәтегез инде, ә без сезгә кул чабабыз.

Кыш бабай белән Кар кызы биюе

А. б. Бабакай, безнең әле тагын шигырь укучы балаларыбыз бар. Утырып тыңлап тор, бераз ял итеп тә алырсың.

Шигырьләр сөйләү (2 өлеш)

Бию

Кыш б. Ай-һай,бигрәк тырыш балалар. Бәйрәмегез бик тә ошады. Безгә китәргә дә вакыт.

А. б.Кыш бабай, ә син бер нәрсә дә онытмыйсыңмы?

Кыш б. Ах, минем тишек башым.Балаларга дигән бүләкләрем урманда калган.

А.б. Балалар, кем урлады бүләкләрне?

Балалар Убырлы карчык һәм Шурәле.

Кыш б. Хәзер мин аларны.....(чыршы тирәли таягын бәреп йөри, башларын аска иеп Убырлы белән Шурәле килеп керәләр)

Уб. Гафу ит, Кыш бабай.

Шур. Туңдырма безне.

Кыш б. (ачуланып) Бүләкләр кайда?

Уб. Ашыкма, Кыш бабай, менә кара.( залга капчык йөгереп керә)

Кыш б. Бу капчык буш бит, бүләкләре кайда?

Уб. Миндә кулъяулык бар, капчыкка салып карыйм әле. (сихыр укый, капчык-

тан күлмәк чыгара ). Менә бит, күлмәк- иң шәп бүләк кызларга.

Кыш б. Ә малайлар нәрсә эшли?

Уб. Ярар, ярар.Булыр сезгә бүләкләр. (үзенең чәч бөртеген йолкып алып капчыка сала, сихыр укый, себерке чыгара) Хи- хи- хи, менә, машиналы да булдым. Тагын нәрсә теләргә була? (себеркегә атланып чыршы тирәли эйләнеп чыга)

Кыш б. Нәрсә сөйлисең син? Менә мин сине хәзер туңдырсам...

Уб.Туктап тор әле, бар нәрсәне "туңдырам" дип кенә тормыйлар инде. Шаярам мин.Кесәмдә кәнфит булырга тиеш . Салып карыйм әле шуны капчыкка. (кесәсеннән кәнфит алып сала,сихыр укый, бүләкләр чыгара).

Бүләкләрне балаларга Кыш бабай өләшә.

Яңа ел турында җыр.

Котлаулар, теләкләр.



© 2010-2022