Сценарий на татарском языке 6-7 яшь

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Төзеде,үткәрде: Шарифуллина Минзифа Суфьяновна 1 нче категорияле тәрбияче

Яңа ел маҗаралары!
( мәктәпкәчә әзерлек татар төркеме балалары өчен)
Катнашучылар: Алып баручы, Кар кызы, Кыш бабай, Батыр,Убырлы, куяннар.
Яңа ел көе яңгырый, балалар залга керәләр hәм түгәрәккә басалар.

Алып баручы:

Урманнан безгә бәйрәмгә
Ямь-яшел чыршы килгән.
Яңа елны каршыларга
Матур күлмәген кигән.
1 бала:
Исәнме, чыршы, исәнме,
Яңа ел килеп җитте.
Күңелле чыршы бәйрәмен
Без бик сагынып көттек.
2 бала:
Күрегез бу чыршыны.
Чыршының да чып-чыны.
Нинди төз, матур, биек
Тора түшәмгә тиеп.
3 бала:
Бүлмәдә чыршы агачы,
Ул яшелдән киенгән.
Чыршы да урманнан безгә
Бәйрәм итәргә килгән.

Балалар ( шигырь сөйлиләр)

1 Нинди матур безнең чыршы!
Җем-җем килеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,
Котлы булсын Яңа ел!
2. Урманнан безгә бәйрәмгә
Ямь - яшел чыршы килгән,
Яңа елны каршыларга
Матур күлмәген кигән.
3 .Исәнме, чыршы, исәнме!
Яңа ел килеп җитте.
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.
4. Әйдә, бергә биеп алыйк
Әйдә, бергә уйнашыйк.
Бизәкле чыршы янында
Гөрлик, көлик, җырлашыйк.

5. Күрегез бу чыршыны,
Чыршының да чып - чыны!
Нинди төз, матур, биек,
Тора түшәмгә тиеп.
6. Ботак саен утлар яна
Йолдыз балкый очында
Матур чыршы горур басып
Тора зал уртасында.
Алып баручы:
Нидер җитми бит, чыршыга
Карагызчы, балалар!
Белдем, белдем, утлар янмый,
Нигә янмый соң алар?
Бәйрәмебез гади түгел,
Зур шатлыклар бәйрәме.
Чыршы балкып торыр иде.
(бергңлңп)
Чыршы, чыршы кабынчы
Утларыңны яндырчы
( сүзләрдән соң утлар кабына)

Алып баручы . Әйдәгез җыр җырлап алыйк чыршы турында (балалар түгәрәк буенча җыр җырлап йөриләр)
Җыр " Яшел чыршы"(җырдан соң балалар урындыкларга утыралар. Куян булып киенгән балалар чыршы янына чыгалар шигырь сөйлиләр)
1Куян
Куяннарга Кыш бабакай
Ак туннар бүләк итте
Урман юлын акка бизәп,
Ак карлар сибеп китте.
Алып баручы:Балалар, карагыз әле бу куянкайларны. Алар безгә ерак урманнан кунакка килгәннәр.Ә ерак серле урманда хәзер хәлләр ничек икән, әйдәгез, бергәләп карыйк әле!
" Куяннар биюе" башкарыла
Алып баручы:Урманның кунаклары бәйрәмгә дип килгәннәр, кар кызының ак эзләрен күргәннәр.
( Кар кызы ишектән килеп керә)
Кар кызы:Исәнмесез нәни дусларым! Исәнмесез, кунаклар! Мин - Кар кызы, кардан ясыйм йолдызлар, каплыйм җирне кар белән. Дусларым, кар бөртекләрем, чыгыгыз, әйләнеп алыгыз( кызлар түгәрәккә басалар hәм бию башкаралар
"Кар бөртекләре биюе" башкарыла.
2 куян
Кыш бабайның ак капчыгын
Явыз Убырлы алган
Үзе, балалардан куркып,
Карлы урманга качкан.
Кар кызы: Кыш бабабыз борчылгандыр, нишлибез инде дуслар?
( балалардан сорый, шул вакыт Батыр залга керә)
Батыр: Әй балалар, нәрсә булды?
3 куян
Явыз Убырлы Кыш бабайның
Ап - ак капчыгын алган.
Яңа елда нәни дуслар
Күчтәнәчсез калган.
Батыр:
Ул явыз Убырлыны
Мин дә бүген бер дә күрмәдем.
Әйдәгез бергә эзлик.
( Барысы бергә эзлиләр. Убырлы чыршы астында ята)
Батыр: Юньсез карак йоклап ята, уятыйк әле аны ( балаларга карлы йомгак бирә, балалар ата башлыйлар, бу уенга ата - аналар да кушылырга мөмкин)
"Карлы йомгак уены" уйнала
Убырлы ( уянып): Нинди шау - шу, нинди чыр - чу? Ник мине уяттыгыз?( балалар урындыкларга утыралар)
Батыр: Кайда безнең бүләк - капчык? (аягы белән идәнгә суга)
Убырлы: Яшереп куйдым( куркып китеп). Ярар, дуслар, ачуланмагыз, юри генә алдаштым, хәзер, хәзер алып киләм.
( Убырлы китә. Кар кызы, Батыр чыршы артына китәләр. Капчыгын күтәреп Убырлы керә) Убырлы: Ха - ха - ха... Ышандылар, ышандылар! (кулларын уып сикереп йөри, чыршы астына утыра да капчыктагы конфетларны ашый, аннары капчыкны чыршы астындагы кар астына яшереп чыгып китә.)
( Чыршы артыннан Кар кызы hәм Батыр чыгалар)
Кар кызы: Балалар, Кыш бабай әле килмәдеме? (Юк). Әйдәгез, аны чакырыйк. Вакыт бит инде.
Балалар: Кыш бабай! Кыш бабай! Кыш бабай!
(Кыш бабай керә)
Кыш бабай:
Исәнмесез, балалар,
Исәнмесез, кунаклар.
Яңа ел котлы булсын,
Бәхетләр алып килсен. (баш ия)
Кар кызы.
Ак сакаллы, ак күңелле
Бабам белән без
Җир өстенә аклык - пакьлек
Алып киләбез.
Яңа ел белән сезне,
Яңа бәхетләр белән!
Кыш бабай:
Кар бураннар туздырып,
Барыгызны туңдырып,
Ерак юллар үттем мин,
Сезгә килеп җиттем мин.
Алып баручы:
Хуш киләсең, Кыш бабай,
Әйдә тизрәк уз, бабай.
Балалар сезне көтте,
Тагын бер яшькә үсте.
Кыш бабай:
Исәнмесез, балалар
Исәнмесез, кунаклар
Яңа ел котлы булсын!
Бәхетләр алып килсен.
Кыш бабай (Кар кызына сөйләп): Кызым, онытмадыммы, барсын да чакырдыммы?
Кар кызы (кул селтәп): Булды, бабакай, булды, барысы да килде инде.
Кыш бабай:
Шулай дисеңме, кызым
Кызым минем, йолдызым.
Ягез, бер биеп алыйк
Ягез, бер җырлап алыйк.
(Балалар түгәрәккә басып җырлыйлар)
"Кыш бабай" җыры
(Кыш бабай уртада биеп тора. Җырдан соң балалар урыннарына утырала)
Алып баручы: Хәзер әйдәгез уйнап алыйк. Кыш бабай белән Кар кызы ярышып күрсәтсеннәр әле. Кайсы тизрәк чыршы янында урын алыр икән, аннары балалар уйнар.
" Кем тизрәк" уены уйнала. (Төрле бию көйләре яңгырый.)
Кыш бабай: Уф - уф арыдым, утырып торыйм әле.
Кар кызы: Син утыр , балалар сиңа шигырь cөйләрләр
(Кыш бабай утыра балалар берәм - берәм чыгып шигырь сөйлиләр)
1 Нинди матур безнең чыршы!
Җем-җем килеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,
Котлы булсын Яңа ел!
2 Урманнан безгә бәйрәмгә
Ямь - яшел чыршы килгән,
Яңа елны каршыларга
Матур күлмәген кигән.
3 Исәнме, чыршы, исәнме!
Яңа ел килеп җитте.
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.
4 Әйдә, бергә биеп алыйк
Әйдә, бергә уйнашыйк.
Бизәкле чыршы янында
Гөрлик, көлик, җырлашыйк.
5 Күрегез бу чыршыны,
Чыршының да чып - чыны!
Нинди төз, матур, биек,
Тора түшәмгә тиеп.
6 Ботак саен утлар яна
Йолдыз балкый очында
Матур чыршы горур басып
Тора зал уртасында.
Кыш бабай: Менә рәхмәт балалар! Матур сөйләдегез.
Алып баручы: Әйдәгез җыр да җырлап алыйк.
"Кыш җитте" җыры башкарыла
(Җыр беткәндә Кыш бабай йоклап китә.)
Алып баручы: Кыш бабай! Кыш бабай! Безнең балалар җырлап бетерделәр. Ник дәшми икән? ( балаларга карап). Ай - hай - hай, Кыш бабаебыз йоклап киткән бит. Ничек уятабыз инде үзен? Әллә уйнап алабызмы?
Балалар: Әйе!
Балалар кул чабалар, тыпырдыйлар)
Кыш бабай: ( К.б. уянып китә)Кем миңа йокларга бирми икән дип торам, сез икән. Ярар,бер биеп күрсәтегез инде.
(Балалар биюе) Кыш бабай: Рәхмәт,биюегез бик күңелле булды.
Кар кызы: Кыш бабай, әллә син дә биеп күрсәтәсеңме?
( Кыш бабай бии аңа Кар кызы да кушыла)
Алып баручы: Бик матур биедегез Кыш бабай
Кыш бабай Ярый, балалар, мин сезне күрдем, сезнең белән биедем, җырларыгызны тыңладым, уеннар уйнадым, кайтыр вакыт та җиткәндер( китәргә җыена)
Алып баручы Кыш бабай, балаларга бүләкләр бирергә оныттың бит.
Кыш бабай:
Ай минем тишек башым!
Бөтенләй онытканмын,
Капчыгымны кайдадыр
Югалтып калдырганмын!( эзләнә)
Кар кызы:
Бабай, әйдә чакырыйк,
Булышырга батырны.
(Музыкага елый - елый, Убырлы керә, артыннан Батыр керә)
Батыр: Ә - ә - ә... менә сиңа шул кирәк.
Убырлы: Зинhар өчен, помогите! Яңадан начарлык эшләмәм! И җүләр баш та инде мин! (елый)
Батыр Булышырбыз, без сиңа тимәбез, әгәр әйтсәң кайда куйдың Кыш бабайның капчыгын?
Убырлы: Мин бит аны монда калдырып киттем, әнә бит алар шунда ята.
Батыр: Әйдә күрсәт.
Убырлы: Хәзер,хәзер ( Убырлы бүләкләрне табып бирә). Минем дә сезнең кебек бәйрәм итәсе килә. Кыш бабай алыгыз мине дә бәйрәмгә.
Кыш бабай:Бүтән начарлык эшләмәссеңме?
Убырлы: Юк, Кыш бабай.
Кыш бабай:
Менә дусларым сезгә
Яңа ел бүләкләре.
Матур, рәхәт яшәгез,
Шул минем теләкләрем. (булэклэр тарата)
Көтеп алган очрашулар
Тиз генә үтеп китте
Инде хәзер саубуллашып
Китәр вакытлар җитте.
Күңел тынычлыгы телим,
Яңа елда һәркемгә
Бәхет, шатлык, сәламәтлек
Юлдаш булсын гомергә!
Кар кызы.
Бәйрәм үтте, ә Яңа ел
Һәрбер өйгә киләчәк
Яхшы булсын, имин булсын
Матур булсын киләчәк.
Кыш Бабай:
Рәхмәт әйтик чыршыбызга,
Матур бәйрәме өчен.
Рәхмәт әйтик кунакларга
Килеп караган өчен.
Яңа елга яңа юлдан,
Нык басып бердәм керик.
Иң изге ,саф теләкләрне
Бер-беребезгә телик.
Алып баручы:
Яңа бәхет, зур уңышлар
Алып килсен Яңа ел.
Шатлык белән үтсен һәр көне,
Котлы булсын, Яңа ел!

(Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы саубуллашып чыгып китәләр.
Алып баручы: Менә бәйрәмебез дә ахырына якынлашты, сезгә исәнлек, саулык, бәхет телим, сау булыгыз.

Бәйрәм тәмамлана.





© 2010-2022