Конспект на темуИкмәк - ил байлыгы

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Икмәк -ил байлыгы.

(мәктәпкә әзерлек төркеме)


Максат: Икмәкнең көзге байлык, көзге муллык икәнен аңлату. Ипинең тормыш чыганагы икәнен төшендерү.

Тәрбия бурычы: Балаларда игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү

Үстерү бурычы: Табышмаклар ярдәмендә күзаллау, фикерләү, акыл сәләтен үстерү.

Белем бирү бурычы: яңа очраган сүзләрнең мәгънәләрен аңлату, сүзлек запасын баету, игенче хезмәтенең авыр һәм мактаулы эш икәнен аңлату.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, музыка, матур әдәбият, иҗади сәнгать, сәламәтлек.

Методик алымнар һәм чаралар: уен, әңгәмә, сораулар, биремнәр, нәфис сүз, музыка тыңлау, слайдлар кару.

Сүзлек өстендә эш: сабан, механизатор, комбайнчы, тракторчы, агроном

Алдан үткәрелгән эш: шигырьләр уку, әңгәмәләр, авыл хуҗалыгы техникалары белән таныштыру, слайдлар карау.

Эшчәнлек төзелеше:

-​ Психологик җайлашу

-​ "Икмәк" турында әңгәмә

-​ "Табышмакта кунакта"

-​ "Яңгырга" эндәшен өйрәнү

-​ Дидактик уен "Тәртип буенча тезеп чык һәм сөйлә."

-​ Психогимнастика

-​ Әвәләү "Тәмле күмәчләр"

-​ Йомгаклау

Эшчәнлек барышы:

Психологик җайлашу:

Бергәләшеп без басыйк,

Бик зур түгәрәк ясыйк.

Кояшның җылы нурыннан

Йөрәкләргә көч алыйк.

Татулашыйк, дуслашыйк,

Эшебезне без башлыйк.

Балалар хәзер сез Ә.Ерикәйнең "Уңыш" дип аталган шигырен тыңлап китегез әле.

Үсеп утыра арыш,

Һәр башагы бер карыш.

Бодай үсә ургылып,

Дулкынланып, зур булып.

Әгәр күрсәң солысын -

Исең китеп торырсың.

Әнә кара тарыга,

Үрмәли югарыга.

Зәңгәр чәчәкле җитен -

Читләтеп үтү читен.

Киндер аеруча уңган,

Әйтерсең, кара урман.

Әңгәмә

Балалар бу шигырь юллары нәрсә турында сөйли?

Әйе, без бүген сезнең белән "ипи, ипекәй" турында сөйләшәбез. Татар халкы гомер-гомергә җир эшкәртү, икмәк үстерү белән шөгыльләнгән, чөнки икмәк- ил тоткасы. Икмәк үстерү- гаять авыр һәм катлаулы эш. Искә төшерик әле, икмәк өстәлгә нинди юллар белән килә? Кешегә нинди машиналар ярдәм итә?

Табышмакта кунакта

а)Үзе түгәрәк.

Урыны түрдәрәк,

Эче тулы күзәнәк;

Әчкелтем дә төчкелтем,

Бар нәрсәдән кадерлерәк.

(икмәк)

б)Ат түгел, кешнәми,

Йөз аттан ким эшләми:

Үзе йөри тыр да тыр,

Йә, бу нәрсә, кем әйтер?

(трактор)

в) Үзе ура, үзе суга,

Үзе капчыкка сала;

Шаулап, гөрләп эшләгәндә

Кыр матурланып кала.

(комбайн)

г) Эшне генә ярата ул,

Булганы юк уенда.

Аннан башка үткәрәләр

Үзе килми туена.

( Сабан.)

Балалар белән бергәләшеп "Яңгырга" эндәше өйрәнү.

Яңгыр, яу, яу, яу!

Ашлык уңсын ызанда,

Ботка пешсен казанда;

Алтын кашык базарда,

Көмеш кашык болытта.

Нык яварга онытма!

Дидактик уен "Тәртип буенча тезеп чык һәм сөйлә."

( Икмәк үстерүчеләрнең эшен күрсәткән эчтәлекле рәсемнәрне тәртип белән төзү: сөрәләр, тырмалыйлар, чәчәләр, уралар, амбарларга ташыйлар)

Психогимнастика

Балалар хәзер барыбызда күзләребезне йомабыз һәм күзалдына китерәбез.

Без сезнең белән зур бер басуда. Мин сезне кечкенә бөртекләргә әйләндерәм һәм җиргә чәчәм (әкерен генә күзләрне ачып чүгәлибез).

Кояш кыздыра, җирне җылыта, яңгырлар ява. Ә бөртекләр үсә-үсә башакка әйләнәләр (әкерен генә кулларын өскә күтәреп торалар).

Кояш бик кыздыра, яндыра. Башаклар шиңә (башларын аска ияләр, куллар, иңсәләр аска төшә).

Көтмәгәндә кайдандыр болыт килеп чыгып яңгыр яудыра, башаклар күтәрелеп гөрләп үсә башлыйлар (кулларын күтәреп чайкалалар).

Менә ни кадәр сары, алтын башак үсте (бер-берсенә карап елмаялар). Бу кадәр башакта бик күп он булачак. Оннан нәрсәләр пешерәләр әйдәгез санап чыгыйк.

Әвәләү: "Тәмле күмәчләр"

Балалар тәмле күмәчләр пешерер өчен безгә он белән камыр басарга кирәк. Күмәчләр килешеп пешсен өчен камыр кабарырга тиеш. Менә минем кулымда әзер камыр (алдан әзерләнгән тозлы камыр), әйдәгез камырны каплап куеп торыйк. Камыр килешкәнче

"Чайкала иген кырлары". (Г. Латыйп сүзләре, И. Шәмсетдинов көе) җырының бер куплетын җырлап алабыз. Менә инде безнең камырыбыз әзер, әйдәгез бергәләшеп эшкә керешик, тәмле күмәчләр пешерик.

Йомгаклау: Балалар сезгә бүгенге уеннар ошадымы. Кайсы өлеше сезгә аеруча ошады, ә кайда авырырак булды. Булдырдыгыз балалар бүген сез аеруча тырыштыгыз, молодцы!

Ә инде тәмле күмәчләр белән курчакларыбызны чәй эчертербез.


© 2010-2022