Сценарий мероприятия Выпускной в детском саду на татарском языке

Раздел Дошкольное образование
Класс 13 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Музыка астында балалар залга керә.

1 а.б. Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар! Бүген бездә күңелле дә, бераз моңсу да булган зур бәйрәм. Без үзебезнең бакчада тәрбияләнгән балаларны мәктәпкә озатабыз. Бу гади бәйрәм генә түгел, әүзенә күрә бер сынау. Балалар бакчасында өйрәнгән һөнәрләребезгә, кылган гамәлләребезгә йомгак ясау.

Хушлашасыз бүген бакча белән,

Ә күңелләр шатлык белән тулган.

Барлык килгән кунак сезне котлый,

Бәйрәм белән , дуслар, бәйрәм белән!

2 а.б. Бакча белән саубуллашу көне

Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.

Шундый көн бу - олы бәйрәм үзе

Үзгәртә дә куя тормышны.

Сүзне балаларның үзләренә бирәбез

Гадел

Шатлыклы җырлар белән

Күтәрәбез күңелне.

Кунаклар да сокланып

Тыңлыйлар үзебезне.

Альберт

Чәчәкләр тотып кулга

Без чыктык матур юлга.

Һәркем белә әлбәттә

Без барабыз мәктәпкә.

Мәхмүт

Безне котлый әтиләр

Бик зур үстегез, диләр.

Өйрәтәләр әниләр

Әйбәт булыгыз, диләр.

Малайлар башкаруында "Гомерләр үтә икән ул" җыры

Гомерләр үтә икән ул,

Үтә дә китә икән.

Бакчадагы матур көннәр

Бик азга җитә икән.

Гомерләр үтә икән ул,

Яна да бетә икән.

Сизми дә калдык-

Җиде яшь тулган,

Сездән китәбез икән.

Гомерләр үтә икән ул,

Үтә дә китә икән.

Без укырбыз бик тырышып,

Күңел ник тула икән.

Гомерләр үтә икән ул,

Яна да бетә икән.

Бик ямансу- нишләрбез,

Җәй үтеп китә икән.

Гомерләр үтә икән ул

Яна да бетә икән. Ашыга- ашыга безне

Кайларга илтә икән

Гомерләр үтә икән ул,

Яна да бетә икән.

Сау бул, бакчабыз,

Сау бул, апалар,

Сездән китәбез икән.

Гадел

Пять лет мы ждали этот день

Но он нагрянул как-то сразу.

И расцвела для нас сирень

Как не цвела ещё ни разу.

Лилия

Ты нас принял малышами

Детский сад, наш дом родной.

Мы теперь большими стали

И прощаемся с тобой.

Чулпан

Здесь родными стали стены,

И кроватки, и игрушки,

Воспитатели и няни,

И мои друзья-подружки.

Мәхмүт

Но пришла пора учиться,

Скоро прозвучит звонок.

И веселой, звонкой песней

Позовет нас на урок.

Альберт

Любимые игрушки-

Друзья большие наши-

И вам сегодня тоже мы

Всем до свидания скажем.

Песня на мотив песни «Чебурашка» «Любимые игрушки»

  1. Любимые игрушки-

И мишки, и петрушки,

И куклы, и лошадки

Проститься нам пора.

В портфеле нет вам места

Там книжки и тетрадки-

Уходит в школу

Ваша детвора.

  1. Игрушки, обещаем,

Что мы вас не забудем,

И по дороге в школу

К вам забежим не раз.

Играйте, не скучайте,

Нас в гости ожидайте.

И очень просим-

Не забудьте нас.

1 а.б. Кадерле балалар! Үзегезнең бакчага килгәндә нинди кечкенә булуыгызны, ничек җырларга, биергә, шигырьләр сөйләргә өйрәнгәнегезне искә төшерегез әле

3,4 яшьлекләр чыгышы чыгышы

Айгизә

Мин мәктәпкә барыр идем

Бернигә дә карамый.

Тәрбияче апа әйтә

Әле пока ярамый.

Айзат

Мин бакчада калам әле-

Мәктәпкә яшем җитми.

Бакчада да бик рәхәт,

Калуга исем китми.

Ямгинә

Калып торам әле мин дә

Ике генә елга тагын

Күп өйрәнү, үсү кирәк

Уйлыйм әле шул ягын.

Динә

Миңа да әни әйтә

Ашыкма ди мәктәпкә

3 көз, 3 кыш, 3яз, 3 җәй

Кем түзмәс бу рәхәткә.

Нәзилә

Мы пришли поздравить

Вас в этот день весенний

Скоро в самый первый раз

Вы пойдете в школу.

Артур

С нами редко вы играли

Малышами называли

Иногда нас обижали,

Нам игрушки не давали.

Никита

Но теперь вы не такие

Вы уже совсем большие

Мы пришли поздравить вас

С переходом в первый класс.

Танец малышей «Поссорились- помирились»

2.а.б. Сезнең белән бер төркемгә йөрүче, сезнең арттан мәктәпкә барырга

әзерләнүче дусларыгызның да сезгә әйтер сүзе бар

Азалия

Мы, друзья, для вас составили

Десять очень важных правил.

Эти правила просты

Вы запомнить их должны.

Альмир

Как проснулся, так вставай,

Лени волю не давай.

Лепесток роса умыла,

А тебя умоет мыло.

Самир

За едою не сори,

Насорил, так убери.

Дома взрослым помогай,

Пыль стирай и убирай.

Азалия

Без напоминания взрослых

В школу вовремя иди.

Чтоб тобой могли гордиться

Должен ты всегда трудиться

1.а.б. Кечкенә дусларыгыз сезгә бию бүләк итәләр

"Нәни кызлар" җырлы биюе

1 .Без бәләкәй, нәни кызлар

Кидек матур күлмәкләр.

Тезелешеп бастык бергә

Тыпыр-тыпыр биергә.

  1. Тамчылар биешәләр,

Кошлар сөенешәләр.

Кояш безгә сөенә ,

Алтын нурларын сибә.

  1. Без бәләкәй матур кызлар

Кидек матур күлмәкләр.

Тиздән шаулап җәй җитә,

Малайлар, биик бергә.

Бүлмәгә авызын ачып, як-ягына каранып Белмәмеш килеп керә. Уртада туктап кала.

Мин Белмәмеш-бик танылган кеше.

Сездә нинди бәйрәм, әйтегезче!

2.а.б. Ай-яй, Белмәмеш, бигрәк хәтерсез инде син. Бүген бакчада чыгарылыш кичәсе буласын сиңа кат-кат әйттек. Бүген безнең балалар бакча белән саубуллашып, зур белем корабына утырып, мәктәп иленә сәяхәткә чыгалар.

Б-ш. Кая? Мәктәпкә дисезме? Ә нигә корабка утыралар? Ул мәктәп аларга ник кирәк?

2.а.б. Беренчедән, алар бакчада туплаган белемнәрен алып баралар.

Икенчедән, мәктәп бөтен кешегә дә кирәк. Анда балалар тагын да күбрәк кызыклы һәм файдалы нәрсәләргә өйрәнәчәкләр.

Балалар, бакчада өйрәнгәннәрегезне Белмәмешкә дә әйтеп бирегез әле.

  1. Һичбер кайчан сөйләшми ул,

Ләкин һәркем аңлый телен.

Олы дими, кече дими,

Өйрәтә ул безгә белем. (Китап)

  1. Башта бар, аякта юк,

Кашта бар, колакта юк. (Ш)

3.Яз белән көз нәрсә белән тәмамлана? (З)

4. Җирнең уртасында нәрсә бар? (И)

5.Урам башында ни бар? (У)

6. Әтидә дә әйтәм,

Әнидә дә әйтәм,

Әбидә дә әйтәм,

Ә бабайга җитсәм,

Әйтә алмыйм бүтән. (Ә)

7. Урманда бар, кырда юк,

Мунчада бар, өйдә юк. (М)

А.б. Безнең балалар бакчада күп нәрсәләргә өйрәнделәр. Белмәмеш,

ә син саный беләсеңме?

Б-ш. Әлбәттә. Менә тыңлагыз: 1,6,3,5,8,2

А.б. Ай-яй. Әйдәгез, балалар, Белмәмешкә санап күрсәтик әле.

Безнең балалар атна көннәрен дә, ай исемнәрен дә бик яхшы беләләр

Б-ш. Мин боларның берсен дә белмим.

А.б. Сиңа, Белмәмеш, балалар бакчасына йөрергә кирәк.

Б-ш. Аңладым-аңладым. Хәерле юл сезгә. (йөгереп чыгып китә)

1.а.б. Әйдәгез, балалар, юлга кузгалыйк.күңеллерәк булсын өчен башта биеп алыйк.

"Матрос биюе"

Бергә

Безнең кораб алга бара,

Рульдә ике капитан.

Ышанычлы кулларда

Курыкмыйбыз давылдан.

Алда безне мәктәп иле көтә

А.б. Вакыт та тизрәк үтәр. Әйдәгез, җырлап алыйк.

,

Песня «Чему учат в школе»



  1. Буквы разные писать

Тонким перышком в тетрадь

Учат в школе.

Вычитать и умножать,

Малышей не обижать

Учат.в школе.

2. К четырем прибавить два,

По слогам читать слова

Учат в школе.

Книжки добрые любить,

И воспитанными быть

Учат в школе.

3. Про глагол и про тире

И про дождик во дворе

Учат в школе.

Крепко-накрепко дружить,

С детства дружбой дорожить

Учат в школе.

Кинәт шомлы көй яңгырый. Бүлмәгә, уенчык пистолеттан ата-ата, Бармолей килеп керә. Балалар, "куркышып", почмакка өеләләр.

Б-й. Штурвалдан китегез! Туктатыгыз моторны!

Мин сезне хәзер пыран-заран китерәм һәм таратып бетерәм!

А.б. Бу нинди дуралей?

Б-й Ә мин- бөек Бармолей.

А.б.. Карагыз әле, чынлап та Бармолей икән бит- пират һәм юлбасар.

Б-й. Ә менә нәрсә! (Бармолей а.б. кулыннан картаны тартып ала).

А.б. Бармолей, безнең карта сиңа нәрсәгә кирәк? Картада мәктәп иленә юл күрсәтелгән. Картадан башка без анда барып җитә алмаячакбыз.

Б-й. Барыбер бирмим. (Йөгереп чыгып китә)

А.б. Балалар, безгә тоткарланырга һәм яр буен чыгарга туры килә.

(Балалар корабтан төшәләр)

(Африка балалары килеп чыга һәм "Чунга-чанго" биюен бииләр.)

А.б. Без Африкага эләктек бугай.Балалар, утырыгыз, ял итегез. Карагыз әле, монда, пальма астында ниндидер язу бар. Укып карыйм әле.

"Мәктәп иленә эләгергә теләсәгез җырлый, бии, рәсем ясый, уйный белүегезне күрсәтегез. Мәктәпкә нәрсәләр алырга кирәклегендә беләсездер дип уйлыйм. Бармолей."

Менә нәрсә, балалар. Сезгә балалар бакчасында бик күп нәрсәләргә өйрәнгәнегезне күрсәтеп бирергә туры килә. Шуннан соң 1 нче класска эләгерсез дип уйлыйм.

А.б. Бармолей үзе кайда соң? Балалар, әйдәгез Бармолейны чакырыйк. Күрсен ул сезнең нинди уңган-булган балалар икәнне.

(Балалар Бармолейны чакыралар.)

А.б Бармолей, синең җыр тыңлыйсың киләме- рәхим ит

Җыр "Сау бул, бакчабыз"

Күпме еллар инде

Без бакчага йөрдек.

Уйнап-көлеп үтте матур көннәр.

Өйрәндек һөнәрләр,

Җырларга, биергә, яратырга туган илебезне.

Сау бул, сау бул, бакчабыз,

Без зур юлларга китәбез.

Сау бул, курчагым,

Сау бул, тупларым,

Сау булыгыз, якын дусларым.

Үсеп җиттек инде,

Гел сизми дә калдык

Бакча белән саубуллашу көнен.

Ә хәзер китәбез,

Көтә мәктәп, көтә,

Бик ямансу безгә, ямансу.

А.б. Бию карыйсың киләме- рәхим ит

Альберт һәм Азалия башкаруында татар биюе.

Б-й. Ә сез уйный беләсезме соң?

Б-р Әлбәттә..

"Бананны өз" уены.

Б-й. Күр әле син боларны, нинди җитезләр, шаккатмалы. Мин хәзер сездән дә тизрәк өзеп төшерәм аны.

(Таяк ала да төрле якка селтәнә башлый).

А.б. Ай-яй-яй!, тукта тизрәк, Бармолей! Болай син бөтен баланы имгәтеп бетерәсең ич. Менә син безгә мәктәпкә барыр өчен портфель җыеп күрсәт.

Б-й. Хәзер тутырам мин аны. Мин анда банан, ананас, финики, пряниклар салам. Үзем белән дустымны да алып барам. Минем бик шәп крокодил дустым бар.

А.б. син менә безнең балаларның нәрсәләр алганын кара.

"Портфельтутыр" уены

А.б. Әйе, Бармолей, сиңа мәктәпкә барырга иртәрәк икән әле.Сиңа балалар бакчасына йөрергә, бик күп нәрсәләргә өйрәнергә кирәк икән

Б-й. Юк. Африка минем туган илем. Мин моннан беркая да китмим.Әйдә сез мине үзегез генә өйрәтегез инде.

А.б. Менә ни өчен син безне монда килергә мәҗбүр иткәнсең икән. Балаларның да яраткан туган иле бар.

Җыр "Әгерҗем"

Б-й. Ярый инде алайса. Барыгыз үзегезнең белем иленә. Мәгез картагызны.

А.б. Балалар, утырыгыз корабка. Юлга кузгалабыз. (Йөзәләр.)

Әнә мәктәп иле күренә.

Белемпатшасы керә.

А.б. Исәнмесез, Белем Патшасы1

Б.п. Исәнмесез!

Б-р. Безнең мәктәптә укыйсы килә.

Б.п. Ә сез әзерме?

Б-р. Әйе..!

Б.п.

Җыр "Туган ягым-Әгерҗем"

  1. Кайда бар матур, киң урамнар,

Кайда бар тәмле салкын чишмәләр.

Ул бездә- Әгерҗедә,

Үз туган авылыбызда.

  1. Кайда бар матур таулы урманнар,

Җиләкле җәйләр, болыннар, кырлар.

  1. Кайда бар матур, гүзәл балалар,

Кайда бар матур, ачык кешеләр

Гадел

Тәртипсез чак та булгандыр,

Шаян чак та булгандыр.

Барысы өчен, барысы өчен

Апалар гафу итсен

Аларда

Булган сабырлык

Гомер буена җитсен.

Чулпан

Хөрмәт иттек һәм яраттык

Бакчада һәр апаны

Үз балагыз кебек күреп

Сөйдегез һәр баланы.

Альберт

Рәхмәт сезгә, барыгыз да

Сабыр, түзем булдыгыз.

Безне тәрбияләү өчен

Көчегезне куйдыгыз.

Лилия

Һәр көн саен тәмле ашлар

Пешердегез сез безгә.

Беркайчан да онытмабыз

Зур рәхмәт үзегезгә.

Мәхмүт

Спасибо нежно говорим

Мы воспитателям своим..

Жаль, что мы не можем вас

Взять с собою в первый класс.

Песня «До свидания, детский сад»

Наступаетраставанье,

Скоро в школу мы пойдем.

А сегодня на прощанье

Эту песенку споем.

До свидания, детский сад,

Все ребята говорят.

Никогда мы не забудем

Наш любимый детский сад.

Приучали нас трудиться,

Маме дома помогать.

Будем в школе мы учиться

Обязательно на пять.






© 2010-2022