Мәктәпкә әзерлек төркемендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә үткәрелгән уен-викторина

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Могҗизалы юллар"

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә викторина.

"Без юлларда иминлек ягында" дигән девиз астында "Могҗизалы юллар" дип исемләнгән викторина.

Әзерлек. залның түрендә "Могҗизалы юллар" дигән язу эленгән. Уеннар өчен бөтен атрибутлар әзерләнгән. Ике командага да эмблемалар әзерләнә, балаларның түшләренә тегелә.

Тәрбияче. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Сезне "Могҗизалы юллар" үзенә чакыра. Бүген безнең каршыбызда ике команда - "Светофор", "Юл билгеләре" командалары көч сынашачак.

Җиңүчеләрне җюри билгели (җюри составы белән таныштыра).

Музыка астында командалар керәләр, ике шеренгага тезелеп басалар.

Тәрбияче. Әйдәгез, ярышта катнашучылар белән якыннанрак танышыйк.

Сүз "Светофор" командасына бирелә.

Капитан: Сезне "Светофор" командасы тәбрикли.

Өч күзле булсам да мин

Һич дию - пәри түгел.

Минем төсләрне белсәгез

Юлда йөрүе җиңел.

2бала:

Кызыл әйтә: "Тукта,

Юл ябык, ашыкма!"

3 бала:

Сары төс әйтә: "Игътибар,

Як-ягыңа син каран.

4 бала:

Светофор билгеләрен

Бик яхшы белсәң әгәр,

Өйгә һәм бакчага

Җитәрсең исән-сау.

5 бала:

Яшел төс әйтә: "Юл ачык,

Юл аша курыкмый чык".

"Светофор" җыры башкарыла.

Светофор булса

Урам чатында,

Игътибар белән

Син аны кара.

Янса кызыл ут,

Тукта шунда ук.

Алга барырга димәк

Һич юл юк.

Сары ут янса, игътибарлы бул,

Урамда әле ачык түгел юл.

Яшел ут янды, сиңа юл ачык,

Ашыкмый гына урам аша чык.

Ә хәзер "Юл билгеләре" командасы сәламли.

Капитан. Яшәгән ди матур, төз урам- ул юл дип атала.

2 бала:

Беренче автобус барлыкка килү белән урамны сөйләшергә өйрәткәннәр. Шулай итеп, урамда юл билгеләре барлыкка килгән. Урам сөйләшә башлаган.

3 бала:

Юл буенда була алар

Дөрес юлны күрсәтә.

"Юлда кагыйдәләрне

Бозма",- диеп кисәтә.

4 бала:

Берсе, боера,

Берсе, кисәтә.

Ә монысы, ялт ит, диеп

Безгә урын күрсәтә.

5 бала:

Бик кечкенә булса да ул

Төгәл үтәгез.

Һәрбер юл билгесен сез,

Хөрмәт итегез!

"Мактанчык үрдәк" җыры башкарыла.

Тәрбияче. Алдагы конкурс "Сорау-җавап" ярышы.

Кайсы команда сораулар тулы итеп җавап бирә, шул җиңүче була.

"Светофор" командасына сораулар.

1.Җәяүлеләр йөри торган юлның өлеше ничек атала?

2. Нәрсә ул светофор?

3. Светофорның нинди төсенә юлны аркылы чыгарга ярый?

4.Машина йөртүче кешене кем дип атыйлар?

Юл билгеләре командасына сораулар:

1.Кем ул җәяүлеләр?

2.Җәяүлеләргә юлның кайсы өлешендә юлны аркылы чыгарга ярый?

3.Машина йөри торган юл кырында уйнарга ярыймы?

4.Җәяүле кеше туктап торган автобусны кайсы ягыннан үтәргә тиеш?

Жюрига нәтиҗә ясау өчен сүз бирелә.

3 конкурс. Ике командага ике схема-рәсем тәкъдим ителә. Сездән рәсемдәге оешма, төзелешләргә (ашханә, шифаханә) туры китереп юл билгеләрен янәшә куюыгыз сорала.

Музыкаль пауза

4 конкурс. Капитаннар ярышы.

Тактага зур форматта ясалып бетмәгән машина, велосипед рәсемнәре эленеп куела. Капитаннарга җитмәгән өлешләрен ясап бетерергә тәкъдим ителә.

Тәрбияче. Ә хәзер командалар бер-берегезгә табышмаклар әйтешәбез. Сүзне светофор командасына бирәбез.

5 конкурс. Һәр командадан өч кеше чыга, өстәлдәге рәсемдә су, һава һәм җирдә йөри торган транспорт төрләрен табарга кирәк. Бер бала су транспортын табып кызыл каләм белән бер-берсен тоташтыра, икенче бала һава транспортын зәңгәр, өченче бала җир транспортын яшел каләм белән тоташтыралар.

Жюри эшләргә бәя бирә.

6 конкурс. Һәр командадан икешәр кеше чыга, өстәлдә әзер үрнәкләрдән карап шырпыдан җиңел машина, ракета, корабль, йөк машинасы төзиләр.

Жюри ике команданың да эшләрен бәяли. Соңыннан барлык уен-ярышларга нәтиҗә ясый, җиңүчеләр билгеләнә. Бүләкләр тапшырыла.

Тэрбияче. Кадерле уенчылар, 5нче бәйгенең нидән гыйбәрәт булуын табышмактан белерсез.

Үзе монда утыра,

Сүзне тегендә тутыра. (телефон)

- Әйе, дөрес җавап бирдегез. Бу табышмакның җавабы -телефон. Ә хәзер дөрес телефон номерларын сайлагыз. Команда әгъзаларының алдында машина рәсемнәре ята. Алар, табышмакка җавап тапкач, тиешле машина рәсеме турысына телефон номерларын язып баралар .

Мәктәпкә әзерлек төркемендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә үткәрелгән уен-викторина

1 нче сорау. Әгәр кеше авырый икән.

Күрсәт ярдәмне.

Телефоннан җый син һәрвакыт 0... (3) не.

2 нче сорау. Газ белән уйнама, шаярма бер дә,

Газ исе килсә, шалтырат 0...(4) кә.

Мәктәпкә әзерлек төркемендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә үткәрелгән уен-викторина

3 нче сорау.Шырпы белән уйнама син, калырсың көл-күмергә,

Әгәр янгын чыга калса, шалтырат син 0...(1) гә.

Мәктәпкә әзерлек төркемендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә үткәрелгән уен-викторина

4 нче сорау. Тап булсаң әгәр, шикле кешегә,

Кичекмәстән шалтырат син 0...(2) гә.

Мәктәпкә әзерлек төркемендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә үткәрелгән уен-викторина

Ә хәзер 6нчы бәйге . Ул табышмаклар бәйгесе дип атала. Үзегез әзерләп килгән табышмакларны тыңлап китик әле. Һәр команда берәм-берәм табышмаклар әйтә, кайсы команда күбрәк әзерләгән, шул җиңүче була.

Дүрт аяклы,

Кара тояклы,

Бар ягы тәрәзәле,

Нәрсә соң ул,бел әле?.( автобус)

Мәктәпкә әзерлек төркемендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә үткәрелгән уен-викторина

2) Ике тәгәрмәчле арба,

Атсыз да алга чаба. (велосипед)

Мәктәпкә әзерлек төркемендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә үткәрелгән уен-викторина

3) Маңгаенда мөгезе бар,

Боргаласаң -үкерә

Менеп атлансаң биленә

Җилдән җитез йөгерә. (мотоцикл)

Мәктәпкә әзерлек төркемендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә үткәрелгән уен-викторина

4) Үзе тыр да тыр килә,

Бар эшне эшли белә.

Сукалый да, тырмалый да

Я нәрсә ул,кем белә? ( трактор)

Мәктәпкә әзерлек төркемендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә үткәрелгән уен-викторина

5) Уф- пуф итәр,

Еракка алып китәр,

Кирәк җиреңә илтәр. (поезд)

Мәктәпкә әзерлек төркемендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә үткәрелгән уен-викторина

Әйдәгез ардыгыз да бугай хәзер әзрәк ял итеп алыйк. Без светофордан төс күрсәтеп торырбыз, ә сез әгәр яшел төс булса- татар халык көенә әйләнә буенча биерсез, сары төскә-урында гына биеп торырсыз, кызыл булса туктап көтеп торырсыз. Кайсы команданың игътибарлырак икәнен жюри күзәтеп торсын.

Тэрбияче: Рәхмәт, матур итеп ял иттек, хәзер яңадан эшкә тотыныйк. Сезнең һәрберегез без алдан әзерләгән сорауларга җаваплар табарга тиеш иде. Әйдәгез, "Җавапны бел!" бәйгесендә моны тикшереп алыйк әле.

Түбәндәге сораулар укыла, һәр команда җавапны язып бара.

  1. Машинаны туктату җайланмасы.

  2. Автомашинаның юл яктырту җайланмасы.

  3. Нинди сүздә 1 метр "о" хәрефе бар?

  4. Җәяү йөрүчеләрне кемнәр дип атыйлар?

  5. Кешеләр йөри торган юл.

  6. Светофорда нинди төс янганда юл аркылы чыгарга ярамый.

  7. Машинаның кайсы тәгәрмәче әйләнми?

  8. Юл аша чыгу урынында нинди хайван ята?

Тэрбияче Татарстанда яшәсәк тә татар телен генә түгел, ә рус телен дә белү мәҗбүри. Ә сез билгеләрнең атамаларын ике телдә дә беләсезме икән, тикшереп үтик әле.

"Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел." бәйгесе

Мәктәпкә әзерлек төркемендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә үткәрелгән уен-викторина

_Тайгак юл. - Скользкая дорога.

Мәктәпкә әзерлек төркемендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә үткәрелгән уен-викторина

Велосипед белән йөрү тыела. - Движение на велосипедах запрещено.

Мәктәпкә әзерлек төркемендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә үткәрелгән уен-викторина

Җир астыннан үтү юлы. - Подземный пешеходный переход.

Мәктәпкә әзерлек төркемендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә үткәрелгән уен-викторина

  • Җәялеләр чыгу урыны. - Пешеходный переход.

Мәктәпкә әзерлек төркемендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә үткәрелгән уен-викторина

  • Автобус тукталышы. - Место остановки автобуса.

Мәктәпкә әзерлек төркемендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә үткәрелгән уен-викторина

  • Керү тыела. - Въезд запрещен.

Тэрбияче . Алдагы бәйге " Юлда үз-үзеңне хәвефсез тоту" дип атала .Шушы бәйгедән соң сезнең юлда йөрү кагыйдәләрен ничек белүегез турында жюри нәтиҗә ясар.

  1. Иң беренче йөк ташу өчен нинди транспорт чарасы кулланылган?

а) автомобиль;

б) трактор;

в) җигүле ат.

  1. Светофорның төсләре нинди тәртиптә урнашкан (өстән аска )

а) кызыл,сары, яшел;

б) яшел, сары, кызыл;

в) сары,яшел, кызыл.

  1. Тыю билгеләре ничек сурәтләнә:

а) кызыл өчпочмак;

б) кызыл түгәрәк;

в) зәңгәр түгәрәк.

  1. Әгәр юлда җәяүләп барсаң, син:

а) пассажир;

б) җәяүле;

в) йөртүче.

  1. Әгәр автобуста, троллейбуста, трамвайда барсаң, син:

а) җәяүле;

б) кунакка баручы;

в) пассажир.

  1. Транспортның хәрәкәт итә торган урыны:

а) сукмак;

б) ял итү урыны;

в) юл.

  1. Автомобильне кем йөртә?

а) машинист;

б) йөртүче (водитель);

в) очучы.

8. Бу билге нәрсәне аңлата?Мәктәпкә әзерлек төркемендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә үткәрелгән уен-викторина

а) җәяүле чыгу урыны;

б) җир өсте чыгу урыны;

в) җир асты чыгу урыны.

9. Әгәр уңайлы юл кырые (тротуар) булмаса җәяүлеләргә барырга рөхсәт ителә:

а) юл уртасыннан;

б) машина юлының кырыеннан,машина хәрәкәтенә каршы;

в) тыкырыктан.

Жюри нәтиҗә ясый. Җиңүче команда билгеләнә. Катнашучылар тарафыннан җыр башкарыла.

Йомгаклау. Менә безнең уеныбыз тәмамланды. Укучыларыбыз үзлә-ренең юл йөрү кагыйдәләрен бик әйбәт белүләрен күрсәттеләр.Күргәнегезчә,

арагызда яхшы әзерлекле укучылар да,бу эшкә салкынрак караган балалар да бар икән.Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне киләчәктә дә дәвам итәрбез.

Әйдәгез, җиңүче команданы көчле алкышлар белән котлыйк. Кадерле укучылар, юл билгеләре безгә бик күп нәрсә турында сөйли. Кирәк чакта боералар, кирәк чакта кисәтәләр. Аларның һәрберсе һәлакәтләр булмасын өчен куелган. Шуңа күрә һәрбер кеше: әти-әниме, абый-энеме, укытучымы, директормы, әллә президентмы - юлларда бик сак булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә тиеш. . Сез дә аларны бик яхшы итеп өйрәнергә, башкаларга да өйрәтергә һәм һәрвакыт үтәргә тиеш . Шул вакытта гына безнең сәламәтлегебезгә куркыныч янамас.

Адымнар нык, юллар имин, хәвеф-хәтәрсез булсын!

© 2010-2022