Праздник народов Поволжья Дуслык бəйрəме

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

« Дуслык бəйрəме»

(праздник на татарском языке)

Тѳрле миллəт киемнəре кигəн балалар залга керə.

Алып баручы: Исəнмесез, кадерле кунаклар. Безнең Алабуга шəһəрендə тѳрле миллəт халыклары яши: татарлар, руслар, чуашлар, марилар, башкортлар һ.б. Алар барлыгы 24 миллəт. Барлык миллəт кешелəре дə үзара дус, тату яшилəр: бер-берсенə кунакка йѳрилəр, бергəлəп күңел ачалар, бəйрəм итəлəр.

1 бала: Йѳри безнең бакчага

Бик күп тѳрле балалар.

Тѳрле-тѳрле теллəрдə

Сѳйлəшə белə алар.

2 бала: «Дустым сүзен дүрт телдə

Өйрəндем мин үзем дə.

Əйтə белəм дүрт телдə

«Исəнмесез» сүзен дə.

3 бала: Өйрəндек без җырлар да

Тѳрле телдə җырларга.

Тѳрле əнилəр килə

Ул җырларны тыңларга.

4 бала: Тѳрле костюмнар киеп,

Йѳрибез җырлап-биеп.

Атадык без бу бəйрəмне

Дуслык бəйрəме - диеп.

Ал.бар.: Яшəр ѳчен бетмəс кѳч алырга,

Олысына һəм дə кечегə.

Мəһəббəтле, ямьле, мəрхəмəтле

Туган җирне кирəк кешегə.

Бала(татар киемендə): Без - татарлар! Шушы исем белəн

Җирдə яшəү үзе зур бəхет.

Яшибез без бу җирдə,

Бар халыклар белəн берлəшеп.

Барлык миллəт балалары

Миңа дус булып калсын.

Дуслык җыры күклəргə дə

Өзелмəс юллар салсын.

«Дуслык» турында җыр.

Торсак та без тѳрле җирлəрдə,

Без яшибез дуслык илендə.

Сѳйлəшəбез тѳрле теллəрдə,

Аңлашабыз дуслык телендə.

Үстергəн дə безне чын дуслык,

Кѳч биргəн дə безгə чын дуслык.

Дуслык булса яшəр гомергə

Бѳтен җир шарында тынычлык.

Ал.бар.: Республикабызда яшəүче мари халкы, башка миллəтлəр кебек, хезмəт яратучы, җырлы-моңлы халык. Агачны кисеп бизəклəргə һəм чигү чигəргə яраталар. Чыбыктан, юкəдəн үреп, сандыклар ясыйлар. Тастымал башлары, кулъяулыклар чигəлəр. Бəйрəм итəргə, күңел ачарга яраталар.

Бала (мари киемендə): Кайсы якта яшəсəк тə,

Чиклəр юктыр дуслыкка.

Дуслык булса янəшəдə,

Дошманлык чыгар юкка.

Тыпырдатып, матур итеп,

Без марича биибез.

Татарча да, русча да,

Марича да җырлыйбыз.

Мари халык җыры «Кечкенə бал корты»

1. Изийм годым пахчаште, каштам иле муралтек.

Каштам иле муралтек, пеле дышам печалтен.

2. Ой аваем, аваем, ынде мый вашке толем,

Мыйым кишке чӱнгале, ужат кузе пуале.

Ал.бар.: Хəзер сүзебез Башкортстан, анда яшəүче уңган, тырыш кешелəр турында. Башкорт халкы элек-электəн аучылык белəн шѳгыльлəнгəн. Ат үрчеткəн, кѳтү кѳткəн. Ат сѳтеннəн сəламəтлек ѳчен файдалы булган бик тəмле эчемлек - кымыз ясыйлар. Башкорт хатын-кызлар келəм сугалар, сѳлге башлары чигəлəр. Яраткан уен кораллары - курай.

Бала (башкорт киемендə): Ут-куршелəр булып яшик гѳрлəп,

Охшаш безнең теллəр, гадəтлəр.

Тынычлык һəм дуслык чəчəк атсын,

Уртак безнең җирдə телəклəр.

Башкорт халык биюе башкарыла.

Ал.бар.: Республикабызда яшəүче чуаш халкы җыр-моң яратычы халык.

«Яратам əнием» шигыре (чуаш телендə)

Юратна анна.

Кам-ха пире юратса,

Хай аллипе хай йатса.

Лапка-лапка устерет,

Сунап пиллет, вестерет?

Юратна анна.

Ал.бар.: Без бакчабызда, туган телебез белəн беррəттəн, рус телен дə ѳйрəнəбез. Рус телендə җырлар җырлыйбыз, шигырьлəр сѳйлибез, биюлəр биибез.

Бала (рус милли киемендə): Наш Татарстан дружбой славится.

Нам жить в Татарстане очень нравится.

Ал.бар.: Без - бер илнең балалары,

Барыбызда да дуслар без.

Татарлар, чуаш, марилар,

Башкорт һəм руслар без.

Барыбыз бергə туган җиребезгə иминлек, тынычлык, муллык телəп калыйк.

«Песня о дружбе»

1. Все дружны, все дружны,

Мы между собою.

Теплоту, доброту

Мы несем с собою. Ля-ля-ля…

2. Все цветы радуги

Нам несет с собою.

Мира и красоту

Дарит нам с тобою. Ля-ля-ля..

3. Һəр таң бəхет бирə безгə

Бəхет йорты илебез.

Бəхет йорты илебезгə

Без тынычлык телибез. Ля-ля-ля…


© 2010-2022