Конспект Светофорның туган көне (уртанчылар төркеме)

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Конспект Светофорның туган көне (уртанчылар төркеме)



Алабуга муниципаль районы 17 нче "Ромашка" муниципаль бюджет




"Светофорның туган көне"

(Мавыктыргыч уеннар аша кече яшьтәге балаларны

юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү).

Конспект Светофорның туган көне (уртанчылар төркеме)


1 квалификацион категорияле тәрбияче:Сәлимова Ә. В.

Алабуга

Конспект Светофорның туган көне (уртанчылар төркеме)


Светофорның туган көне

/ мавыктыргыч уеннар аша кече яшьтәге балаларны

юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү/

Максат:уеннар аша балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыру, светофорның яшел, сары, кызыл сигналлары турында аңлату, уеннарда катнашу теләге уяту: бер- берсенә теләктәшлек, дуслык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлар: светофор, велосипед, транспорт төрләре.

Шөгыль барышы: бүлмә бәйрәмчә бизәлгән.

Светофор: Тузаннарын да сөрттем, бөтен эшен бетердем, беркем дә күренми. Минем туган көн икәнен балалар оныттылар инде әллә.

/"Машина" җырына балалар керәләр. Алар автобуста баралар беренче бала шофер.Балалар- пассажирлар. Ярым түгәрәк булып басалар./

Тәрбияче:-Исәнме светофор. Исәнмесез, кунаклар. Без бүген бәйрәмгә җыелдык. Зур бәйрәм, светофорның туган көне. Әйдәгез, балалар, светофорны туган көне белән котлыйбыз һәм бүләгебезне тапшырабыз. Котлы булсын туган көнең, светофор.

Светофор, балалар сиңа үзләренең җырларын, шигырьләрен, бакчада өйрәнгән уеннарын, һөнәрләрен күрсәтерләр. Сез дә, кунаклар, безгә кушылып җырлагыз, күңел ачыгыз. Әйдә, светофор, син уртага бас, ә без, балалар, борынгыдан килгән " Ак калач" җырын сиңа башкарырбыз.

Җыр "Ак калач"



Тәрбияче: Сиңа ошадымы безнең җырыбыз.

Светофор:Әйе, балалар, рәхмәт сезгә.

Тәрбияче: Балалар, светофорга карагыз әле, бик сәер бу.

-Светофор, нигә кызыл синең күзең?

Светофор: кызыл помидор ашаган идем.

Тәрбияче: Ә икенче күзең нигә сап- сары?

Светофор: Лимон белән чәй эчкән идем.

Тәрбияче: Ә нигә ямь- яшел икенче күзең?

Светофор:Ашаган идем ямь- яшел алма. Тәрбияче: Балалар бу Светофор шаян да икəн.Светофор, безнең Камила да

аптыраган бу күзлəренə. Ул хəзер үзенең аптыравын шигырь белән сөйлəп бирə.

Конспект Светофорның туган көне (уртанчылар төркеме)

Килеп бастым, алдымда

Өч күзле бер багана

Кызыл янды - туктадым,

Яшел янды - атладым,

Янды сары - нишлəргə?

Бусына аптырадым.

Тәрбияче: Рəхмəт, Камила. Əйдəгез балалар светофорга карыйк.

Бу нинди төс ? ⁄ Кызыл ⁄ Ул нəрсəне аңлата икəн ? ⁄Ул хəрəкəтне тыя,тукта дигəнне аңлата ⁄

Уртада нинди төс ? ⁄сары ⁄ Ул игътибар , əзерлəнегез ди.

Ə инде аста нинди төс ? ⁄яшел ⁄ Ул юл ачык, йөрергə ярый ди.

Əйдəгез балалар тагын бер кабатлыйк əле төслəрнең нəрсə аңлатуын.



Конспект Светофорның туган көне (уртанчылар төркеме)

Менə хəзер сынап карыйбыз сезне, светофорның төслəре нəрсə аңлатканын белəсезме икəн. Уен уйныбыз.

1 ″Светофорны җый ? ″ ⁄төслəрне дөрес урнаштыру ⁄

2 Велосипедта йөрү юл кагыйдəлəрен бозмыйча узу.

- Булдырдыгыз балалар , светофорның төслəрен аңлагансыз икəн.

- Ə хəзер, Светофор, ял ит, утыр, алар сиңа шигырьлəр бүлəк итəлəр.

  1. У него глаза цветные

Не глаза, а три огня

Он по очереди ими

Смотрит сверху на меня.

Конспект Светофорның туган көне (уртанчылар төркеме)

2. Синең өчен янып тора

Светофорның өч күзе

-Кузгалма!-ди кызыл күз

-Сабыр!-дия сары күз

-Ярый!-дия яшел күз.

3. Будь внимательным в пути

Влево, вправо погляди

Ничего опасней нет

Чем бежать на красный свет. 4.Ты нам всегда поможешь

Научишь с малых лет

Шагать на свет зелёный

Стоять на красный свет.

5. Белми чама

Тыз-быз чаба

И ашыга машина.

Узып китсен

Чыга күрмə каршыга.

Тәрбияче: Рəхмəт сезгə балалар. Менə алар светофор турында күпме шигырь белəлəр. Əйдəгез балалар светофор турында җыр да җырлап алыйк. Аңа бу җыр да бүлəк булсын бездəн.

Җыр «Светофор».

Тәрбияче:Балалар тагын бер кат светофорга карыйк, төслəрне ныгытыйк та, кунакларны сынап карыйк.(I кечкенəлəр төркеме балалары белəн уен «Светофор»).

Кызыл төс янса-басып торасың;

Сары төс-кул чабасың;

Яшел төс-биисең.

Тәрбияче: Рəхмəт сезгə кунаклар.

Əйдəгез, балалар, светофорны тагын бер кат туган көне белəн котлап, бию дə башкарыйк.

«Көнбагышлар» - биюе.

Светофор: Рəхмəт сезгə балалар. Минем сезгə сюрпризым бар (конфетлар өлəшə). Əйдəгез хəзер минем пирог белəн чəй эчəргə кафега барабыз .(светофор формасында пешерелгəн пирог бүлəк итə). Əйдə, шофёр, рулеңны тот туры, киттек.(балалар тезелеп көйгə, кул болгап, чыгып китəлəр).




© 2010-2022