Конспект занятия в детском саду на тему Украшаем сапожки

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: "Читек бизәү"

Бурычлар:

1. Балаларда туган тел, туган йортны ярату, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү, балаларны татар милли киемнәре һәм орнаментлары белән таныштыруны дәвам итү;

2. Читек силуэтында орнамент мотивларыннан бизәк төзергә өйрәтү, 3. Татар орнаменты мотивлары (яфрак, ләлә, мәк, кыңгырау, тукранбаш, кәнәфер) турындагы белемнәрне ныгыту; мөстәкыйль һәм чиста-пөхтә эшләүләренә ирешү.

Җиһазлар: Милли киемнәр ясалган рәсемнәр, слайдлар, аудиоязма "Авыл көе", читек үрнәге, татар халык бизәкләре.

Эшчәнлекнең барышы.

1. Әңгәмә:Балалар түгәрәкләнеп утыралар. Шулвакыт карта тоткан Шомбай керә.

Шомбай: Тәк, тәк, болгар дәүләтенең кечкенә оныклары биредә яши дигәннәр иде.Тукта әле, монда кемнәрдер бар. Балалар сез кемнәр буласыз? Миңа бөек Болгар дәүләтен, татар балаларын табарга кирәк иде.

- Сез дөрес килгәнсез. Тик безнең дәүләт хәзер Татарстан дәүләте. Без Татарстанда яшибез.

-Шомбай: Ә ник Татарстан дип атала соң ул? Анда татарлар гына яшимени?

- Юк, руслар, марилар, башкортлар һ.б. милләтләр дус-тату яши.Ләкин төп халкы - татарлар.

Шомбай; Мин сезнең татар балалары булуыгызга ышанып җитмим әле.

- Без татар телендә сөйләшәбез, татарча шигырьләр сөйлибез, җырлар җырлыйбыз, мәкальләр, әкиятләр беләбез.

- Безнең туган телебез - татар теле. Ул безнең милли телебез, республикабызның дәүләт телләренең берсе. Чөнки безнең республикада ике дәүләт теле: рус теле һәм татар теле. Тыңла әле, Шомбай, Туган ил, туган тел турында шигырь укып китәбез.

2.Шигырь уку.

Дөньяда иң-иң матур ил -

Ул минем - Туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел -

Ул минем туган телем.

Туган телемдә сөйләшеп,

Яшим мин Туган илдә,

"Туган ил" дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

Нинди күркәм минем илем,

Кояштай балкып тора.

Урманнары җыр шикелле

Моңланып шаулап тора.

Татарстан - үз илебез,

Безнең газиз җиребез.

Бакчаларда гөлләр төсле

Гүзәл булсын көнебез.

2. Рәсемнәр, слайдлар карау.

Бүген без сезнең белән татар халкының милли киемнәре турында сөйләшеп алыйрбыз. Татар милли киемнәре үзе бер гүзәл дөнья. Безнең әби бабаларыбыз киемнең килешле, күркәм һәм уңайлы булуына зур игътибар биргәннәр. Өс-баш матурлыгы, пөхтәлеге, чисталыгы безнең халык өчен әһәмиятле. Карагыз әле, балалар, менә монда безнең милли киемнәр бар. Татар халкының аяк киемнәре дә күп төрле. Бигрәк тә моны күн аяк киеменә карата әйтергә була. Аның озын һәм кыска кунычлылары яки кунычсыз кәвеш һәм баш мак рәвешендәгесе, йомшак һәм каты табанлылары һ.б. төрләре бар.

Озын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган төре - читек. Читекне ирләр дә, хатын-кызлар да кигән. (Керәшен татарлары гына кимәгән.) Ирләр читеге гадәттә кара күннән, йомшак табанлы итеп тегелгән. Балтыры матур торсын очен, аны чолгау бәйләп кигәннәр. Урамга чыкканда читек өстеннән күн кәвеш (ката) яки резин калуш кигәннәр. Бу төр читекне намаз яки мәсех читеге дип атыйлар. Чыннан да, биш вакыт намазын калдырмый торган мөселманнар өчен йомшак та банлы читекләр бик җайлы.

Хатын-кызлар арасында каты табанлы читекләр дә киң таралган була. Яшь хатыннар һәм буй җиткән кызлар күбрәк биек үкчәле каюлы читекләр кияргә яратканнар. XX йөз башларында шәһәр хатын-кыз лары арасында озын балтырлы, каюлы ботинкалар да очрый. Керә шен хатын-кызлары бер төсле, күбрәк кара күннән эшләнгән каюсыз ботинкалар кигәннәр. Бу вакытларда фабрика эшләп чыгарган көндәлек резин калушлар киелә башлый. Керәшен татарларында һәм башка халыклар белән аралаш яшәгән татарларның аягында каты табанлы күн итекләрне дә еш очратырга бу ла.

Күн кәвеш-каталар да калын күннән, калын олтанлы итеп тегел гән. Аларны йомшак читек, тула яки бәйләгән оек белән кигәннәр. Кәвеш-катаның да ике төре бар: куныч лы һәм кунычсызлары. Урал татарларының эш киеме комплексында башкортларга хас аяк киеме башымлы каталар, башымлы конҗырыклар очрый. Хатын-кызлар кәвешен тәбәнәк яки биек үкчәле, тәбәнәк артлы итеп теккәннәр. Аяк башына гына киелә торган артсыз аяк ки еме башмак була. Халык телендә кәвеш белән башмакның аермасы бик беленми. Еш кына каеп яки алтын-көмеш укалар белән чигеп бизәлгән күн кәвешләрне дө башмак дип атау очраклары бар (каюлы, укалы, энҗеле, бәрхет башмаклар). Артсыз башмакларны гадәттә өй эчендә кигәннәр.

3. "Милли аяк киемнәре турында сөйлә!" уены

( Читек, чүәк, кәвеш)

Мәсәлән: Читек - татар халыкының аяк киеме, ул күннән тегелә, матур татар бизәкләре чигеп эшләнә.

4. Табышмак әйтү.

а) Яңа гына идем итек.

Ч өстәгәч, булам… (читек) (Слайд)

Конспект занятия в детском саду на тему Украшаем сапожкиКонспект занятия в детском саду на тему Украшаем сапожки

Конспект занятия в детском саду на тему Украшаем сапожкиКонспект занятия в детском саду на тему Украшаем сапожки

5.Татар милли бизәкләре үрнәкләре турында сөйләшү.

Балалар, рәсемнәргә игътибар итегез әле. Осталар чиккән читек һәм чүәкләр искиткеч матур! Алар барысы да матур бизәклеләр. Бизәкләрдә халкыбызның бәхет һәм матурлык турындагы уй-хыяллары, элек-электән килгән гореф-гадәтләре, иң якты хис-тойгылары чагыла.

Искә төшереп китик әле, татар орнаментында нинди мотивлар бар?

- Ләлә чәчәк, кыңгырау, кәнәфер, тукранбаш, мәк чәчәге, яфрак мотивлары бар.

Конспект занятия в детском саду на тему Украшаем сапожкиКонспект занятия в детском саду на тему Украшаем сапожки

Конспект занятия в детском саду на тему Украшаем сапожки

- Сезнең бу мотивлар белән алъяпкыч, түбәтәй, калфак бизәгәнегез бар, ә менә бүген әйдәгез, читекләр бизибез. Без бүген сезнең белән читекләр бизәүче остазлар булабыз.

- Менә монда безнең остаханәдә бизәксез читекләр (читек силуэтлары) һәм әзер бизәкләр. Шул бизәкләр белән читекләрне бизибез, татар бизәкләре ябыштырыбыз.

6. Читекләр бизәү, ябыштыру, бәяләү

Күрегез әле, нинди матур читекләр килеп чыкты!

Эш беткәч, уйнарга да ярый. Әйдәгез әле, уйнап ял итеп алыйк.

7.Татар халкының җырлы-сүзле уены " Башмакчы"

Бала: Итек, читек, энә, без

Матур итеп тегәбез,

Читек башы чигәбез.

Кирәкмиме, алмыйсызмы?

Әллә киеп карыйсызмы?

Түгәрәктәге балалар аңа каршы:

И башмакчы, башмакчы,

Үзең оста такмакчы,

Син сайрама, такмагың,
Бир кияргә башмагың, - диләр

Түгәрәктәгеләр бер якка таба әйләнеп йөгерә башлыйлар.

Башмакчы утырган урыныннан торып, аларны куа башлый.Тотылган бала уеннан чыга.

8. Йомгаклау. Менә Шомбай, безнең татар балалары булуга ышандыңмы? Истәлеккә без сиңа татар халкының бизәкле читеген бүләк итәбез.


© 2010-2022