Конспект занятия во второй младшей группе Божья коровка у нас в гостях (на татарском языке)

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Бадретдинова Рамилә Салихян кызы

Түбән Кама шәһәре "Гомуми үстерелешле

86 нчы балалар бакчасы" мәктәпкәчә мәгариф

муниципаль бюджет учреждениесе тәрбиячесе.

Икенче кечкенәләр төркемендә белем бирү эше

Тема: Камка- бездә кунакта.

Максат: Балаларның камка турындагы белемнәрен тирәнәйтү.Камканы тышкы кыяфәте буенча тану, исемен атау, табигатьәге әһәмиятен җиткерү.

Бурычлар:

-тәрбияләү :бөҗәкләргә карата сакчыллык, ихтирам хисләре тәрбияләү;

-үсрерү:камканың тышкы кыяфәте: кечкенә,кызыл төстә, кара нокталары булуын,башы кара, нечкә аяклары булуы турындагы белемнәрен арттыру;

-өйрәтү:камканың очуы, акрын гына йөрүе, нәрсә белән туклануы, табигатьтәге әһәмияте турында белемнәрен арттыру.

Алдан үткәрелгән эш: Мәйданчыкка чыккач камканы табу һәм күзәтү, Ш.Галиевнең "Камканы коткардым" шигыре белән танышу.

Сүзлек: камка, оча, акрын йөри, бөҗәк, канаты бар.

Балаларны оештыру: ярымтугәрәк булып келәмдә утыралар, мөстәкыйль эш өчен өстәлләр артына утыру.

Кулланылган материал: Интерактив такта, камканың табигатьтә үз-үзен тотышы сурәтләнгән презинтация, Камка рәсеме, Ш.Галиевнең шигыре, тере камка, төсле кәгаздән әзерләнгән ябыштыру өчен материаллар, клей, салфетка, кисточка, яшел җирлек, кызыл түгәрәк формада тәне, 4-5 кара түгәрәкләр,баш өчен кара кечкенә түгәрәк яртысы, аяклар өчен нечкә таякчыклар.

Барышы:

Тәрбияче: Балалар мин бүген сезгә бер бөҗәк алып килгән идем. Карыйбызмы аны?

Балалар: Карыйбыз. Нәрсә ул?

Тәрбияче:Сез аның белән таныш инде, шулай да ягез келәмгә утырышыгыз . Мин сезгә аның турында сөйләп үтим. (Балалар келәмгә утырыша.)

Табышмак әйтәм - җавабын таба алырсыз микән?

Канатын ул яшерә, кызыл капка эченә.

Бу коңгызның исемен, әйтеп бир син яшермә. (Камка.)

Балалар: Бу камка.

Тәрбияче: Минем тартмада камка бар, әнә ул тартма стеналарын ничек кытырдата. Аңа анда рәхәт микән? Күңелле микән?

Балалар: Юк, анда кысан.

Тәрбияче: Аңа ничек ярдәм итик соң?

Балалар: Аны иреккә җибәрик.

Тәрбияче: Без аны урамга алып чыгып очырырбыз. Ә аңа кадәр киң пыяла савытка салып торырга тәкъдим итәм.( киң пыяла савытка салу.)

Камканы күзәтеп аның турында сөйләү. Балалар камка кортмы, коңгызмы? Камка нинди төстә ? Тән төзелеше буенча нәрсә әйтә аласыз? Башы нинди? (Кечкенә, күзләре, мыегы бар.) Аяклары нинди? Калын озынмы? Нечкә кечкенәме?( Нечкә,кечкенә). Ул җирдә йөриме, һавада очамы? ( Җирдә дә йөри, оча да ала.) Камка яфракларны ашаучы кечкенә тләләрне ашап файда китерә.

Тәрбияче : Ял минуты. "Камканы коткардым."

Без Ш.Галиевнең шигырен яхшы беләбез. Әйдәгез әле уйнап ял итеп алыйк. Шигырь сүзләренә туры китереп хәрәкәтләр ясау.

Иделгә төшкән камка

Бер бата да,бер калка-

Иделдә камка бата!

Йөзеп янына бардым

Сөзеп кулыма алдым-

Камканы мин коткардым.

Ярга чыккач кипшенде,

Чистарынды , җилпенде.

Ашыгып китеп бара-

Корткычлар бар бакчада

Инде камка коткара.

Өстәл артына утырышалар.

Тәрбияче: Балалар камка турында интерактив тактадан мәгълүмат карап үтик .

Без камканы очыртып җибәрсәк бездә истәлек калмаячак икән бит. Әйдәгез әле үзебез камка ябыштырып карыйк. Истәлек өчен иң әйбәте шул булыр. Ябыштыру алымнарын аңлату.

-кисәкләрнең формасын карау( гәүдә, баш, аякларын , кара төрткеләрен, күзен);

-кисәкләрне ябыштыру тәртибен;

-клейны кәгазьнең кайсы ягына сөртәбез;

-салфетка куллану тәртибен;

Ябыштыру эшен нәрсәдән башлыйбыз?( балалар җаваплары).

Балаларның мөстәкыйль эше.

Тәрбияче: Балалар килеп чыккан камкаларны күргәзмәгә тезик. Камкларны карау. Анализлау. Балаларны мактау.

Кулланылган әдәбият:

1.Борһанова Р.А. Туган як табигате белән таныштыру. Казан 2002 ел.

2.Зиннатова Р.М, Гарәева Л.Ә, Зворыкина А.Г. Сурәтләү эшчәнлеге һәм конструкцияләү. Казан. Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты. 2010 ел.



© 2010-2022