Конспект для проведения выпускного вечера Мәктәпкә илтә юллар!

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мәктәпкә илтә юллар!

1 алып баручы:

Кадерле әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар! Ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы да, моңсу да бәйрәм көне килеп җитте. Бүген без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле балаларны мәктәпкә белем алырга озатабыз.

2 алып баручы:

Дорогие гости, сегодня вас ждёт необычное, волнующее торжество! Наши дети прощаются с детским садом и готовятся к новому жизненному этапу - поступлению в школу. Так хочется, чтобы этот вечер запомнился надолго и ребятам, и взрослым. Итак, всё готово к празднику! Встречайте наших выпускников!!!

Музыка астында шарлар тотып чыгарылыш балалары залга керә.

1 алып баручы:

Гади бәйрәм түгел бүген:

Ул гомергә бер килә.

Буген менә бакчабызга

Дуслар, туганнар килә.

2 алып баручы:

Бәйрәмнәр бездә җитәрлек,

Үзе бәйрәм балачак:

Балачакның шат җырлары

Мүңге истә калачак.

Җыр " Бакчабыз -нәкъ гөлбакча"

  1. Бакчабыз -нәкъ гөлбакча

Матур гөлләр һәрякта.

Каршы алалр безне ,

Бакчага килгән чакта.

  1. Исле гөлләр тибрәнеп,
    Хуш ис бөркеп торалар.

Миләүшәләр куанышып,

Елмаеп утыралар.

  1. Бакчабыз -нәкъ гөлбакча

Бик тә якын күрәбез.

Шуңа анда матур-матур

Чәчәкләр үстерәбез.

М.Амир:

"Миләшкәй" " диеп атала,

Безнең гүзәл бакчабыз.

Истәлекле көн бүген,

Бакча белән хушлашабыз

Н.Дилә:

Бераз гына моңсу да,

Шатлыклы да көнебез.

Балачакның иң кадерле

Баскычын без үтәбез.

Фәнис:

Сагындырыр, сагындырыр

Бакчабызның һәр көне.

Туган йорттай якын булган

Һәр бүлмәсе, һәр кеше.

Г.Амир:

Бакчада без өйрәндек

Бик күп төрле һөнәргә:

Матур рәсем ясарга,

Җырларга һәм биергә

Алия:

Бакчабызда без иң зурлар

Шатланышып туймыйбыз.

Яраткан җырларыбызны

Яңгыратып җырлыйбыз.

Җыр " Без инде хәзер зурлар"

1.Уйныйлар биттә нурлар,

Әлифба алды куллар.

Мәктәпкә илтә юллар,

Без инде хәзер зурлар.

2. Сүз ясарга өйрәнербез

Хәреф кушып хәрефкә.

Тапкырларбыз, бүләрбез

Төрле санны дәрестә.

3. Ак кәгазь буйлап үтәр,

Безнең тәүге юлыбыз.

Оста эшчеләр итәр,

Безне оста кулыбыз.

4. Энә алып кулга без,

Киң келәмнәр чигәрбез.

Чыгып иркен кырга без,

Бергә иген игәрбез.

5. Бердәм атлап йөрербез

Талмаса аяк-куллар

Тиздән мәктәпкә керербез

Без инде хәзер зурлар.

С.Даниль:

Кулга тотып әлифбаны

Без мәктәпкә барырбыз.

Дөрес итеп сүзләрне

Тиздән укый алырбыз.

Самира:

Сүзләр ясый беләбез

Хәреф кушып хәрефкә.

Тапкырларбыз, бүләрбез

Төрле санны дәрестә.

Азалия:

Чәчәкләр тотып кулга,

Без чыктык матур юлга.

Һәркем белә әлбәттә,

Без барабыз мәктәпкә.

Виль:

Әйе, безне мәктәп көтә,

Кыңгыраулы зур мәктәп.

Ә бу юлга безне сез бит

Чыгардыгыз җитәкләп.

Әминә:

Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт

Тәрбияче апалар.

Бездән соң да шаулап торсын,

Гөрләп торсын бакчалар.

Музыка астында корреспондент керә.

Корреспондент: Әллә чынлап соңга калдым?! Ничек инде алай! ? Сезнең бакчага чаба-чаба ардым. У-ф-ф-ф-ф-ф-ф-ф! (утыра)

Алып баручы:

Юк, юк, соңга калмадыгыз, хөрмәтле корреспондент. Бәйрәм әле башлана гына әле. Карагыз балалар нинди матур, ә әти-әниләр нинди шат.

Корреспондент төрле якка борыла- борыла фотога төшерә.

Корреспондент:

Мин шаян корреспондент,

Хәзер сезне тикшерәм,

Сездән интервью алып

Гәҗитләргә җибәрәм.

Кореспондент:

Ягез әле, мәктәпкә баручөлардан сорыйм әле:

-Син кем булырга телисең?

-Мәктәптә нинди билгеләр генә алачаксың?

-Син нәрсәләр эшләргә яратасың?

-Син балалар бакчасында калыр идеңме?

-Мәктәпкә кем белән барачаксың?

-Син җырларга яратасыңмы?

-Син әниеңә булышасыңмы?

-Мәктәптә кем белән бер партада утырасың?

-Синең дусларың күпме?

-Сиңа мәктәпкә барырга сумка алдылармы әле?

Бик зур рәхмәт! Сез бик оста җавап бирәсез икән! Хәзер матур итеп басыгыз, мин сезне фотога төшерәм дә , газета чыгарырга редакциягә йөгерәм. Тагын килеп чыгармын әле. Хушыгыз!

Алып баручы:

Так играли, веселились

Вы, ребята, круглый год.

Всё пора остепениться.

Вас теперь учёба ждёт.

М.Амир:

Подождите хоть немножко

Ну, хотя бы ещё час

В прошлое хотим вернуться

А помочь попросим вас.

Алып баручы:

Ради праздника такого

Вам помочь всегда готова!(колдует)

Унды-фунды-чунды-хей!

В прошлое летим скорей.

Музыка астында залга кечкенә төркем балалары керә.

Ленара:

Миңа 4 яшь тулды,

Мин бакчага йөрим.

Миңа 4 яшь тулды

Бөтенесен үзем эшлим.

Раяз:

Сез көлемсерәп карыйсыз,

Кечкенәләр болар дип.

Сез дә бакчага килгәндә

Бездән дәү булмагансыз.

Инзилә:

Котлыйбыз, котлыйбыз,

Чын күңелдән котлыйбыз!

Сез инде укучылар

Сезне көтә парталар.

Ш.Ильназ:

Мин дә мәктәпкә барыр идем,

Бернигә дә карамый,

Тәрбияче апа әйтә:

"Әле сиңа ярамый".

Б.Ильназ:

Өйрәнебез киләчәктә

Бик күп, бик күп нәрсәгә

Рөхсәт итегез сезгә

Бию бүләк итәргә.

Бию "Ладошки"

Алып баручы:

Менә тагын бер ел үтте,

Уртанчы төркемгә җиттек.

Залга уртанчы төркем балалары керә.

М.Дилә:

Бакча белән саубуллашу көне.

Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.

Шундый көн бу - олы бәйрәм үзе.

Үзгәртә дә куя язмышны.

Ландыш:

Тик нишлисең бит, яшең тулгач,

Тормыш бит шулай куша.

Балачакның бер баскычы

Мәктәп белән тоташа

Ильмир:

Мәктәпкә баргач та, дуслар

Бик тырышып укыгыз.

Яңа дуслар табыгыз.

Яманнан сак булыгыз

Тахир:

Кулга тотып әлифбаны,

Сез мәктәпкә барырсыз.

Дөрес итеп сүзләрне

Тиздән укый алырсыз.

Булат:

Уенчыкларыгызга да

Булып инде бик моңсу

Сез киткәнгә безгә дә бит

Бигрәкләр дә ямансу

К.Даниль:

Бу сөекле бакчабызны

Беркайчан онытмагыз.

Сез якын дуслар белән

Без бүген хушлашабыз.

Әлфинә:

Бакчаларда шомырт, сирень,

Күпме чәчәкнең төрләре,

Сезне көтә изге юллар,

Көтә, дуслар, мәктәп юллары.

Алинә:

Сау булыгыз, якын дуслар,

Сау булыгыз, хушыгыз.

Ә ике елдан сезнең белән,

Мәктәптә очрашырбыз.

Х.Даниль:

Әй, күңелле, нинди рәхәт

Дуслар җыелган җирдә.

Көлеп кал син, мондый шатлык

Елга бер генә килә.

Искәндәр:

Бала чаклар тиз үтәләр

Очалар да китәләр.

Күңелләрдә калдыралар

Иң якты хатирәләр.

Илюзә:

Кечкенә генә булсак та,

Бәйрәмегезгә килдек.

Сезгә матур теләкләр,

Һәм бию алып килдек.

Бию " Шарики"

Алып баручы:

Вот такими малышами были вы,

А потом тут годы шли.

Вы немножко подросли:

И шалили, и кричали,

Дружно праздники встречали.

Песни пели от души,

Ах, как вы были хороши.

Песня " Осень наступила"

  1. Осень, осень наступила

Листья осыпаются.

Солнце в небе потемнело,

Дождик начинается.

Припев:

Кап-кап на дорожке,

Кап-кап на ладожке,

Дождик землю поливай

С нами поиграй.

  1. Паучки, жучки и мошки

Прячутся, скрываются.

И в далёкую дорогу

Птички собираются.

Припев.

Входит Осень.

Осень:

Вы обо мне?

А вот и я.

Привет из Осени, друзья!

Помните, мы здесь играли!

Урожай большой собрали.

Вот я к вам пришла опять,

Помогите сосчитать.

Сколько тут морковок?

Дети:

Пять!

Осень:

А яблок сколько?

Дети:

Восемь.

Осень:

Сосчитать картофель просим

Сколько тут стоит мешков?

У кого ответ готов?

Дети:...

Осень:

Мололдцы, теперь играем

Кто тут ловкий? Вмиг узнаем!

Кто скорей соберёт.......

Дети собирают морковь, яблоки, картофель.

Осень:

Молодцы! Умеете трудиться

Вам это в школе пригодится

Эй, ребята, не зевай,

Я дарю вам каравай.

В нём удача, радость, сила.

Внём сердечное тепло.

Сколько рук его растило, поливало, берегло!

Дети благодарят Осень и она уходит.

Җыр "Кыш бабай"

1.Агачларга бәсләр элеп,

Сурәтләрен тәрәзәгә,

Ясап куйган, Кыш бабай, Кыш бабай,

Ясап куйган, Кыш бабай.

2.Рәсемнәре бигрәк матур,

Сокланып карап туймаслык.

Оста икэн, Кыш бабай, Кыш бабай,

Оста икән, Кыш бабай.

3. Өреп китсә сулар ката,

Елгаларга бозлар ята.

Тылсымлы да, Кыш бабай, Кыш бабай,

Тылсымлы да, Кыш бабай.

Тылсымлы да, Кыш бабай,

Куәтле дә, Кыш бабай,

Оста икән,Кыш бабай.

Кыш бабай:

Эссе диеп тормадым

Сезне бик тә сагындым.

Килдем менә бирегә

Сезне тагын күрергә.

Бигрәк нәни идегез бит

Бу бакчага килгәндә.

Хәзер ничек зур үстегез.

Китәр вакыт җиткәндә.

Алып баручы:

Кыш бабай, безнең балалар үсә-үсә төрле һөнәрләргә дә өйрәнделәр. Алар саный да, укый да, сүзләр дә төзи беләләр.

Кыш бабай:

Менә ничек уңганнар икән. Минем капчыгымда хәрефләр бар. Әйдә әйтеп күрсәтегез әле бу нинди хәреф?

Кыш бабай хәрефләр күрсәтә, балалар әйтеп баралар.

Кыш бабай:

Булдырдыгыз! Хәзер әйдә шул хәрефләр белән сүзләр төзеп күрсәтегез әле. Тик менә никадәр тырышып эзләсәм дә татарча хәрефләрне таба алмадым. Ә сез русча сүзләр төзи беләсезме сон?

Алып баручы:

Кыш бабай, бер дә кайгырма, безнең балалар татарча да, русча да беләләр. Менә алар хәзер шушы тактага "Школа", "Урок", "Сумка" диеп язып күрсәтерләр.

Кыш бабай:

Күр әле, син боларны ничек булдыралар!

Мәктәпкә курыкмыйча бара алалар.

Тик минем сәгатем суга,

Кирәк миңа китәргә.

Каршы алыгыз уку елын,

Күп калмады көтәргә.

Авырмагыз беркайчан да,

Бик тырышып укыгыз.

Укытучы апагызны тыңлагыз,

Гел бишлеләр алыгыз.

Кыш бабай китә.

Танец с гитарами.(мальчики)

На метле влетает Баба-яга, в белом фартуке, белые банты на голове .

Баба-Яга:

Ой, торопилась! Чуть транспорт не сломала. Узнала, что вы в школу собираетесь и хочу с вами в первый класс.

Алып баручы:

Ты погоди, Баба-Яга! А сколько тебе лет?

Баба-Яга:

Сто!

Алып баручы:

Сколько, сколько?

Баба-Яга:

Ну, двести, ну и что?

Алып баручы:

Многовато.

Баба-Яга:

А учиться между прочим никогда не поздно.

Алып баручы:

Ну хорошо. А что ты умеешь делать? Читать , писать умеешь?

Баба-Яга:

Нет конечно. Зато я умею девчонок за косички дёргать, щипать, кричать, пищать, свистеть(пытается свистнуть - ничего не получается) Тьфу, свисток поломался. На метле езжу: дрынь-дрынь-дрынь! Вон сколько умею.

Алып баручы:

А портфель то хоть есть у тебя?

Баба-Яга:

А что, ёще и портфель нужен? А зачем?

Алып баручы:

Как зачем? Как ты в школу понесёшь книжки, тетрадки, ручки, карандаши? Давай мы вместе поиграем в очень интересную игру. Называется игра «Собери портфель». На, ты держи портфель, а ребята положат туда учебные принадлежности и скажут для чего они нужны в школе.

Баба-Яга:

Ах, как понравилась мне ваша игра. Но я наверно в школу не пойду. Много чего там нужно, я лучше к Лешему пойду. Но вы меня не забывайте, в школу тоже приглашайте.

Баба-Яга уходит.

Алып баручы:

Вот и закончилась наше путешествие в прошлое.

Танец со цветами.(девочки)

Фанис:

Слышите, кричит кукушка?

Говорит «Пора прощаться».

Наступил прощанья час,

Очень грустно расставаться.

Г.Амир:

Я люблю свой детский сад

В нём полным-полно ребят

Раз, два, три, четыре, пять...

Жаль, что всех не сосчитать

Виль:

Этот садик самый лучший,

Самый лучший на Земле,

Как нигде, научат песне,

Пропоешь даже во сне.

Азалия:

Научили нас в саду

Многому на свете.

Как читать и как писать,

Как дружить всем детям.

Самира:

Прощай наша группа

И в спальне кроватки,

Теперь ожидают нас

В школе тетрадки.

Амина:

Куклы, мишки, петрушки

Грустно смотрят на ребят.

До свидания, игрушки,

До свидания, детский сад.

С.Даниль:

Детский сад наш, до свиданья,

Наш родной, весёлый дом!

Мы не плачем на прощанье,

Скоро в школу мы пойдём!

Песня «Мы теперь ученики»

1.Нас в школу приглашают,

Задорные звонки.

Мы были малышами,

Теперь ученики.

Детский сад, детский сад,

Смелый и весёлый.

Ты сегодня тоже рад,

Что пошли мы в школу.

2.Игрушки присмирели,

Грустят, глядят нам вслед.

Как жалко, что в портфеле

Для них местечка нет.

М.Амир:

Поклон всем земной

И большое спасибо!

За ласку, заботу,

Радужный приём.

Всегда будем помнить

Дошкольное детство,

А завтра все дружно

Мы в школу пойдём.

Н.Диля:

Последний раз в праздничном зале,

В центре внимания мы побывали.

Ну, что же прощай, любимый наш зал,

Ты часто сюда нас на праздник звал.

Алия:

Не будем больше мы грустить,

Печалиться, страдать,

Пора уже, нам, потанцевать.

Прощальный вальс.

Алып баручы:

Менә, дусларым, сезгә

Хушлашу бүләкләре.

Исегездә калсыннар

Бакча истәлекләре.(Медальләр тапшыра)

Н.Дилә:

Алыгыз сез бүген бүләк итеп

Чәчәкләрнең шушы бәйләмен

Каршылагыз тагын бик күп еллар

Бүгенгедәй шатлык бәйрәмен.

Балалар чәчәкләр тапшыралар, урыннырыны басалар.

Җыр "Өйрәтәләр мәктәпләрдә"

1.Каләм тотып кулларга,

Хәрефләре язарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә,

мәктәпләрдә;

Тапкырларга, бүләргә,

Нәниләрне сөяргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә,

мәктәпләрдә.

2.Бишкә бишне кушарга,

Иҗектән сүз ясарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә,

мәктәпләрдә;

Белер өчен бик күпне,

Яратырга китапны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә,

мәктәпләрдә.

3.Таңнар ничек атканны,

Кояш ничек батканны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә,

мәктәпләрдә;

Табарга утрауларны,

Биек- биек тауларны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә,

мәктәпләрдә.

4.Өтер белән ноктаны,

Кайчан кайда куйганны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә,

мәктәпләрдә;

Дуслык кадерен белергә,

Сузылсын дип гомергә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә,

мәктәпләрдә.

Алып баручы:

Хәзер балаларны котларга бакча мөдире Зөлфия Низаметдин кызын чакырабыз.

Балаларга диплом һәм буләкләр тапшырыла.

Алып баручы:

Бәйрәм азагында әти-әниләрне булачак укучыларыбызны бәйрәм белән котларга дәшәбез.




© 2010-2022