Сөйләм теленнән белем бирү эшчәнлеге конспекты Теремкәй-дуслык иле

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Уртанчылар һәм икенче кечкенәләр катнаш төркемендә

театральләштерү алымын кулланып

уздырылган сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек


Төзеде: Богады балалар бакчасы тәрбиячесе Гаянова И.В."Без булышчылар"бүлеге " Өлкәннәргә ярдәм итәбез"атналык темасына нигезләнде.

"Теремкәй-дуслык иле"

Максат:

Театральләштерү аша балалар сөйләменең дөрес һәм сәнгатьлелеген үстерү;

Бурычлар:

1.Балаларны кыргый хайваннар белән таныштыру һәм хайваннарның үзенчәлекле якларын танып әйтә белергә гадәтләндерү;

2.Балаларның игътибарлылыгы,хәтерен үстерү өстендә эшләү ;

3.Әкиятләргә уңай караш,дуслык, хезмәтне ярату тәрбияләү;

Көтелгән нәтиҗәләр: : балаларның логик фикер йөртүләре, сәнгатьле һәм бәйләнешле сөйләм үсә,әкиятләр белән кызыксынучан иҗади шәхес тәрбияләнә.

Интеграль белем бирү өлкәләре:танып белү,сөйләм теле үсеше ,иҗтимагый аралашу үсеше,физик үсеш,нәфис-нәфасәти үсеш.

Алдан үткәрелгән эш: "Теремкәй" әкиятен уку, презентация, мультфильм карау,кыргый хайваннар турында әңгәмәләр,рәсемнәр карау,бармак театры,күләгә театры күрсәтү;

Шәхси эш: шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү,баланың роленә хас сыйфатларны өйрәнү,күрсәтү.

Ата-аналар белән эш: театр өчен декорацияләр ясау,киемнәр тегү.

Җиһазлау: Теремкәй (өй макеты), әкият геройлары өчен киемнәр, кәрзин, җиләк-җимеш,яшелчә муляжлары, агачлар,музыкаль үзәк.

Методик алымнар: сорау-җавап,музыкаль тавыш куллану.


Эшчәнлек барышы:


I.Кереш өлеш

Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар. Тәрбияче балалар белән үзенчәлекле исәнләшә: үзенең ике учын да һәр баланың учларына тидереп чыга. Балалар да үзара шулай исәнләшәләр.

Тәрбияче (алып-баручы:) Балалар, болай исәнләшкәндә без бер-беребезгә кулларыбызның җылысын бирдек, аңа яхшы кәеф, сәламәтлек теләдек. Әйдәгез ,әле-яхшы кәефне безгә килгән кунаклар да телик.Алар белән дә исәнләшик.

Хәерле көн!

Уңышларны безнең әкият геройларына да телик әле.Ә әкият геройлары кайсы әкияттән икәнен беләсегез килсә , мин әйткән табышмакка җавап табыгыз:

Нәкъ урман уртасында

Бик матур өй тора.

Бик биек тә түгел,

Тәбәнәк тә түгел. Нәрсә ул? (теремкәй).

Булдырдыгыз!Әкиятне башлыйбыз!Рәхим итегез!

II.Төп өлеш

Матур итеп бизәлгән урман аланлыгы.Аланда өй-теремкәй.

Тычкан -Чыелдык. ( Көйгә бии -бии чыга.)

Чиылдык мин-тычкан кызы.

Кечкенә димәгез,бик акыллы тычкан,мин.

Менә хәзер кышка азык җыеп куям мин.(башак таба)

Карый бер кечкенә генә өй күрә, әйләнеп карап чыга һәм анда кереп урнаша.

Менә бака күренә.

Бака- Бакылдык. Бака-бака бакака, мин бик җәйне яратам,

Болыт күрсәм, яңгыр килә, диеп хәбәр таратам!

Терем-терем-теремкәй,теремкәйдә кем яши?

Тычкан -Чыелдык. Бу мин Тычкан -Чыелдык, ә син кем?

Бака- Бакылдык. Мин Бака- Бакылдык!

Тычкан -Чыелдык.Ә син кышка ризык әзерләдеңме?

Бака- Бакылдык: Җәй буе алма үстердем.

Тычкан -Чыелдык Әйдә бергә яшик!

Куян -Озынколак:

Терем-терем-теремкәй,теремкәйдә кем яши?

Бер -бер артлы. Бу мин Тычкан -Чыелдык, мин Бака- Бакылдык. Ә син кем?

Куян -Озынколак. Мин Куян -Озынколак!

Җәен соры ,кышын ак,

миңа шулай яхшырак!

Мин дә күчтәнәч белән!

Кертегез инде тизрәк .(кишер)

Бергәләп:Әйдә бергә яшик!

Энәле -йомшак керпе (Өйне күрә дә килә.)

Җәй дә кыш та,

Энәле күлмәк киям.

Әнием һәрчак мине

"Йомшагым" диеп сөя.

Терем-терем-теремкәй,теремкәйдә кем яши?

Бер-бер артлы: Бу мин Тычкан -Чыелдык, Мин Бака- Бакылдык! . Мин Куян -Озынколак! Ә син кем?

Мин Энәле -йомшак керпе,гөмбә җыйдым әле!

Бергәләп:Әйдә бергә яшик!

Алып баручы: Шулай итеп, Тычкан -Чыелдык, Бака- Бакылдык, Куян -Озынколак, Энәле -йомшак керпе бергә яши башлаганнар.Бергә уйныйлар,ашыйлар,эшлиләр дус яшиләр икән.Әйдәгез,балалар,без дә алар белән бергәләп уйнап алыйк,әле.

Уен: «Күрсәт әле, үскәнем» (физминутка)

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек куян сикерә?

Менә шулай, менә шулай

Шулай куян сикерә.

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек йөри бакалар?

Менә шулай, менә шулай

Сикерәләр-калкалар.

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек тычкан йөгерә?

Менә шулай, менә шулай

Тычкан шулай йөгерә.

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек керпе гөмбә җыя?

Менә шулай, менә шулай

Керпе гөмбәне җыя.

Алып баручы: Рәхмәт,барыгызга да,булдырдыгыз!Хәзер әкиятне дәвам итик инде.

Төлке-Хәйләбай. ( Көйгә бии-бии керә) Терем-терем-теремкәй,теремкәйдә кем яши?

Бер -бер артлы. Бу мин Тычкан -Чыелдык, мин Бака- Бакылдык. мин Куян -Озынколак. Мин-Энәле йомшак керпе! Ә син кем?

Төлке-Хәйләбай. Мин Төлке-Хәйләбай! Миндә кызыл чөгендер бар-бик файдалы

Бергәләп:Әйдә бергә яшик!

Бүре -Сорыколак. Терем-терем-теремкәй,теремкәйдә кем яши?

Бер -бер артлы. Бу мин Тычкан -Чыелдык, мин Бака- Бакылдык, мин Куян -Озынколак, мин Энәле -йомшак керпе , мин Төлке- Хәйләбай. Ә син кем?

Бүре -Сорыколак. Мин Бүре -Сорыколак. Миндә бер капчык бәрәңге бар. Бергәләп:Әйдә бергә яшик!

Тиен кызы Купшыкай: Терем-терем-теремкәй,теремкәйдә кем яши?

Бер -бер артлы. Бу мин Тычкан -Чыелдык, мин Бака- Бакылдык, мин Куян -Озынколак, мин Энәле -йомшак керпе , мин Төлке- Хәйләбай, . мин Бүре -Сорыколак ,ә син кем?

Тиен кызы Купшыкай мин.

Чикләвекләр яратам.

Ачып кертегез мине

Күчтәнәчем таратам.

Бергәләп:Әйдә бергә яшик!

Алып баручы: Күчтәнәчләр бигрәк күп булды.Кышка җитәрлек ризык җыелды.Менә бу безнең җәнлекләрнең тырыш хезмәт җимешләре.

(көй ишетелә) Терем-терем-теремкәй,теремкәйдә кем яши?

Бер -бер артлы. Бу мин Тычкан -Чыелдык, мин Бака- Бакылдык, мин Куян -Озынколак, мин Энәле -йомшак керпе , мин Төлке- Хәйләбай, . мин Бүре -Сорыколак ,ә син кем?

Аю- Камытаяк. Мин Аю -Камытаяк,

Бер мичкә бал ашасам да,

һич туймас минем тамак!

Яшик әле бергәләп!

Бал ашыйк гел тәпәнләп!

Бергәләп:Әйдә бергә яшик!

Алып баручы:

Безнең "Теремкәйдә" бар җәнлекләр дә дус яшиләр.Алар бергәләп өйне зурайтканнар.(җәнлекләр эш кораллары тотып эшлиләр,эш кораллары чыгарган тавышлар)

III.Йомгаклау өлеше (рефлексия)

Балалар сезгә әкият ошадымы? Теремкәйдә кемнәр яши? Теремкәйне ничек төзеделәр?

Хәзер теремкәй якты,зур икән.Анда яшәүче җәнлекләр бик бәхетле икән!

Әйдәгез әле, яңа теремкәйне котлап биеп алый әле.

"Теремкәй" җырлы- биюе

Карагыз әле безгә

Безнең дус өебезгә.

Өстәлебез түгәрәк

Без яшибез бергәләп.

Тычкан,бака,куянкай,

Бүре,төлке,керпекәй.

Терем-терем-теремкәй

Теремкәйдә дус яши.

Алып баручы:

Миңа бүгенге әкият бик ошады.Артисларыбыз бик матур уйнадылар.Аларга рәхмәт әйтик!(кул чабулар) Безнең җәнлекләребез-үзләре оста,эшчән,юмарт та.Мин дә аларга күчтәнәч бирәсем килә.(кәрзиндә алмалар)



© 2010-2022