Интергированное занятие для старшей группы

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Бабам истәлекләре

Зурлар төркеме өчен интегратив шөгел конспекты.

Максат: балаларга Бөек Ватан сугышы күкрәктакмалары турында мәглүмат бирү.

Интегратив өлкәләр: Белем бирү өлкәсе "Танып белү тәрбиясе": балаларда Бөек Ватан сугышы турында белемнәрне арттыру,аларга күкрәктакмалары(орденнар һәм медальләр), аларның төрләре турында сөйләү.

Белем бирү өлкәсе "Сөйләм тәрбиясе":татар телендә дөрес, матур җомләләр белән җавап бирү, сүзлек запасын арттыру һәм активлаштыру.

Белем бирү өлкәсе "Сәнгати тәрбия": йөлдыз ясау күнекмәсен искә төшерү, сызык буенча пөхтә итеп кисү, чиста, төгәл буяу.

Белем бирү өлкәсе "Физик тәрбия": гәүдәне төз тотып йөрү, шуышып йөрү, тиз, җитез булу сыйфатларын тәрбияләү.

Кулланылган әсбәплар: погоннар, дугалар, күрсәтмә әсбәплар, кисточкалар, гуашь,альбом битләре, магнитофон, проектор һәм экран.

Шөгел барышы:

Балалар төркемгә "Җиңү көне" җыры астында керәләр.

Т: Исәнмесез балалар! Хәлләрегез ничек? Балалар сез ничек уйлыйсыз, бу нинди җыр? Бу "Җиңү көне","День Победы" дигән җыр! Ничек уйлыйсыз бу җыр нинди бәйрәм хөрмәтенә язылган? (балаларның җавапларын тыңлау)

Дөрес, бу җыр Бөек Җиңү хөрмәтенә язылган җыр.Бөек Ватан сугышы кайчан башланган, кем әйтә ала?

22 июнь 1945 елда иртән иртүк Германия гаскәрләре бернинди кисәтүләрсез безнең илебезгә бәреп керә.Барлык халык ир егетләр дә, хатын кызлар да Җиңү өчен сугышка күтәрелә.Сугыш бик аяусыз була, 20 миллионнан артык кеше сугыш кырында үлеп кала. Ләкин бу сугышта безнең бабайларыбыз Җинү яулаган.

Хәзер мин сезгә Эльмира Шарифуллинаның "Минем бабай" шигырен укып күрсәтәм, игътибар белән тыңлагыз әле.

Минем бабам капитан

Сугышта булып кайткан

Күкрәк тулы орденнар

Медальләр алып кайткан.

Безнең илдә һәр бала

Уйнап- көлеп йөрсен дип

Хәвеф-хәтәр күрмәсен

Тыныч булып үссен дип.

Бик күп сугышкан бабам

Дошманны җиңеп кайткан

Үзе белән ул безгә

Тынычлык алып кайткан.

Балалар бу шигырь кем турында?(бабай турында)

Язучы үзенең бабасы турында язган. Ә аның бабасы кайда булган? ( сугышта булган)

Ул сугыштан нәрсәләр алып кайткан?( орденнар, медалләр)

Дөрес, сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул орден, медальләр алган.Ә хәзер мин сезне экран каршына утырырга чакырам. Мин сезгә орден һәм медальләр турында сөйлим.

Иң беренче минем сезгә "Җиңү" ордены - орден "Победа" белән таныштырасым килә. Бу орден биш чатлы йолдыз формасында бик кыйммәтле металдан эшләнгән.Кырыйларына кыйммәтле ташлар беркетелгән, уртасы зәңгәр фонда Кремль стенасы, Спас манарасы һәм Ленин мавзолее сүрәтләнгән.Бу орден белән сугыш чорында армия белән идарә иткән хәрби түрәләр бүләкләнгән.

"Ватан сугышы" ордены - орден "Отечественной войны".Әлеге орден белән сугыш вакытында батырлык, куркусыз көрәш күрсәткән солдатлар бүләкләнгән.

"Дан" ордены - орден "Славы" сугышта батырлыклар күрсәткән сержантлар һәм солдатларга бирелгән.Барлыгы әлеге орден миллионлап кешегә тапшырылган.

"Берлинны алган өчен" медале - медаль "За взятие Берлина" Фашист Германиясе башкаласы Берлинны алуда катнашкан сугышчыларга тапшырылган.Сезнең дә үзегезне хәрби түрә итеп күз алдыгызга китерәсегез киләме? Мин сезне барыгызны да командирлар булырга һәм алар кебек погоннар тагып карарга чакырам.

Ә хәзер без "Командирлар"уены уйнап алабыз. Ике командага бүленәбез. Һәр командадан берәр кеше иңнәренә погоннар куеп конус яныннан урап килә, аннан погоннарны икенче кеше иңнәренә куя. Уен барлык кешеләр дә уйнап чыкканчы дәвам итә. Иң беренче бетергән команда җиңүче була. Погоннарны барганда кул белән тоту тыела.

Карап үткән медаль һәм орденнардан чыгып сез аларны ничек аерыр идегез? Нәрсә исегездә калды?

Медаль һәрвакыт түгәрәк формада була, ә орден төрле формада була ала, мәсәлән йолдыз формасында.

Хәзер без сезнең белән йолдыз формасындагы орденны кисеп карыйбыз. Эш өстәлләре артына утырып эшне башлыйк. Иң беренче карандаш белән йолдыз ясыйбыз. Анннан кайчы белән аны кисәбез. Хәзер йолдызыбызны гуашь белән буясак та була. Аны кызыл төскә буярбыз. Чөнки кызыл төс ул сугышта үлеп калган солдатларның каны төсе, сугыш һәм җиңү төсе. Менә безнең орденыбыз әзер дә булды. Краскалар кипкәч без аның эченә Кремль стенасы, Спас манарасы һәм Ленин мавзолее ясарбыз.Балалар ә без нинди орден ясадык соң?(Җиңү ордены).

Ә хәзер бераз ял итеп , "Разведчиклар" уены уйнап алый.Разведчиклар сугыш вакытында да булган һәм алар бик файдалы эшләр башкарган. Алар фашистлар ягына качып чыгып аларның мөһим документларын, карталарын безнең хәрби командирларга алып кайтып бирә торган булганнар. Шулай ук ике командага бүленеп дугалар астыннан үтеп серле хатны алып килергә кирәк. Бер бала килеп җиткәч, икенче бала юлга кузгала.Барлык хатларны иң беренче ташып бетергән команда җиңүче була.

Безнең йолдызларыбыз кипкән икән,ә хәзер экрандагы орденга карап Кремль стенасы, Спас манарасы һәм Ленин мавзолее ясыйбыз.

Йомгаклау.

Шуның белән безнең шөгелебез тәмам. Бу шөгелдә сез үзегезгә нинди яңа әйберләр алдыгыз? (орденнар турында белдек һ.б.)

Әлеге шөгел сездә нинди хисләр уятты?(горурлык хисе)

Шөгелдә яхшы катнашу өчен сезгә нинди сыйфатлар кирәк булды?(түземлек, тырышлык һ.б.)

Балаларның эшләренә нәтиҗә ясау.

Шөгелебез бик күңелле һәм эчтәлекле узды, бик зур рәхмәт сезгә балалар.



© 2010-2022