Конспект развлечения к 110-летию М. Джалиля

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы

Сарман Муниципаль районы башкарма

комитетының мәгариф бүлеге



КМО «Ике дәүләт телен өйрәтүдә яңа алымнар, чаралар һәм информацион коммуникатив технологияләр кулланып балаларның сөйләм телләрен һәм интеллектуаль үсешләрен формалаштыру»







«Кызыл ромашка»

татар төркеме балалары белән оештырылган кичә




Җәлил бистәсе Татар теле тәрбиячесе:

МБМББУ № 4 Рахматова Айгөл

«Кызыл калфак» Фаил кызы

балалар бакчасы

2016 нчы ел

Максат: Бөек татар шагыйре Муса Җәлил иҗаты турында белемнәрен тирәнәйтү. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны патриотик рухта тәрбияләүне дәвам итү.

Җиһазлау: слайдлар, патриотик, моңсу, бишек җырлары көйләре, уенчык бишек, сәгать, әтәч костюмы, ромашка биюе өчен ясалма чәчәкләр.

Залны бәйрәмчә бизәү.

Кичәнең барышы:

Алып баручы: Кадерле кунаклар, мин сезгә хәзер кроссворд чишергә тәкдим итәм. Рәхим итеп сорауларымны тыңлагыз.

МОСТАФА

ОРЕНБУРГ

АВГУСТ

АЛИШ

ҖЫРЛАРЫМ

ӘМИНӘ

ФЕВРАЛЬ

МОАБИТ

ЧУЛПАН

1. М. Җәлил туган авыл.

2. М. Җәлилтуган өлкә.

3. М. Җәлил кайсы айда хөкем ителә.

4. М. Җәлилнең якын дусты, көрәштәше.

5. Бу юллар нинди шигырьдән?

"Сез үлсәгез мин дә онытылырмын, Яшәсәгез, мин дә яшәрмен."

6. Хатынының исеме

7. Туган ае

8. Берлинда ни исемле төрмәдә утыра һәм анда " ... дәфтәрләре" дигән җыентыгын яза?

9. Кызының исеме

Кызыл шакмакларда кайсы шагыйрнең исеме чыкты. Дөрес, М. Җәлил. Аның 110 еллык юбилее уңаеннан без балалар белән сезгә кыска гына кичә әзерләдек. Рәхим итеп карагыз.

Кызыл ромашка
Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә-күз караштылар.

Назлады җил аларны
Тибрәтеп ак чукларын,
Таң сипте өсләренә
Хуш исле саф чыкларын.

Чәчкәләр, кәефләнеп,
Җай гына селкенделәр.
Ьәм кинәт шунда гаҗәп
Бер яңа хәл күрделәр.

Ерак түгел моңаеп
Утыра ромашка кызы,
Тик чуклары ак түгел,
Кан шикелле кып-кызыл.

Ромашкалар бар да ак,
Аерылмый бер-береннән;
Ничек болай берүзе
Ул кызылдан киенгән?

Әйттеләр: «Син, сеңелкәй,
Ник үзгәрдең? Нишләдең?
Нигә кызыл чукларың?
Нидән алсу төсләрең?»

Әйтте кызыл ромашка:
«Төнлә минем яныма
Ятып батыр сугышчы
Атты дошманнарына.

Ул берүзе сугышты
Унбиш укчыга каршы;
Чигенмәде, тик таңда
Яраланды кулбашы.

Аның батыр ал каны
Тамды минем чукларга.
Минем кызыл күлмәгем
Бик охшады Чулпанга.

Егет китте, мин калдым
Канын саклап чугымда,
Көн дә аны сагынып
Балкыйм мин таң нурында».

Ромашкалар биюе (ак ромашкалар чыгып китә, кызылы кала)


Алып баручы: Ромашка, син нигә кызыл төскә кердең?

Ромашка:

«Төнлә минем яныма
Ятып батыр сугышчы
Атты дошманнарына.

Яраланды кулбашы.

Аның батыр ал каны
Тамды минем чукларга.
Шул батырны эзләп чыктым юлга,

Рәхмәт әйтим дип аңарга»

Алып баручы: Шул вакыт Ромашка чишмәне күреп ала һәм суы белән юына.

Чишмә:

Яр астыннан чишмә ага,

Чылтыр - чылтыр тавышы,

Җил искәндә иелеп кала

Читтә үскән камышы.

Ромашка: Чишмә, син монда яралы батырны күрмәдеңме?

Чишмә: Күрдем мин аны, китте ул шул авылга таба.

Алып баручы: Кызыл ромашка авылга таба батырны эзләп китте. Юл бик озын була. Төн уза. Матур итеп сызылып таң ата. Авылдан килә әтәч тавышы.


Әтәч җыры

Таң ата бугай,

Әтәч кычкыра:

- Кикри-күк,

Кикри-күк, Кикри-күк!

Йә сузып кына,

Йә бик еш кына:

- Кикри-күк,

Кикри-күк, Кикри-күк!

Без дә уяндык

Әтәч тавышына:

- Кикри-күк,

Кикри-күк, Кикри-күк!

Бакчага килдек

Ашыга - ашыга:

- Кикри-күк,

Кикри-күк, Кикри-күк!


Алып баручы: Әтәч тавышына Марат йокысыннан сикереп тора, тагын инде ул соңга кала шул йокысына карап.

Шигырь «Сәгать»

Сәгать суга даң, даң

Хәбәр бирә таңнан.

Бакчага барырга,

Унбиш минут калган.

Сикереп торды Марат,

Күрә эшләр харап

Тагын соңга калган

Шул йокыга карап.


Алып баручы: Кызыл Ромашка, бакчага ашыккан Маратны, күреп туктатып кала.

Ромашка: Әйтче, егет, күрмәдеңме син яралы батырны?

Марат: Күрдем. Теге якка китте, шунда барып кара. Ә мин ашыгам, соңга калам.

Алып баручы: Кызыл, Ромашка Менә күрәсеңме тегендә портрет, ул син эзли торган батыр. Бу Муса Җәлил. Ә түрдә бер әни баласын бишектә тирбәтеп утыра. Ул Муса Җәлилнең иптәше Әминә, кызы Чулпанга әтисе язган бишек җырын җырлап утыра. Әйдәле, бергә тыңлап алыйк.

Кызыма

Шаян кызым син минем,

Таң йолдызым син минем,

Йөрәгемдә кабынган

Шатлык җырым син минем.

Синен гомерең җыр булып

Яңгырар бәхет илендә,

Йолдыз булып янарсын

Син туган ил күгендә.

Таңнан торып бакчада

Син уйнадың көнозын.

Аргансыңдыр, кил, кызым,

Йокла инде, йолдызым!

Ромашка: Бик матур җыр бу.

Алып баручы: Әйе, кызыл ромашка. Муса Җәлил бик күп матур шигырьләр дә язган. Сиңа да ул бүләк калдырды. Менә шушы китапны. Син аны иптәшләреңә укы. Ә батырны син инде эзләмә, табалмасың син аны, ул үзенең гомерен туган ил өчен бирде, бар инде аланыңа кайт.

Ромашка: Рәхмәт. Мин аның батырлыгы турында барсына да сөйләрмен.

Алып баручы: Кадерле кунаклар, безнең әзерләнгән кичәбез шуның белән тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.















© 2010-2022