«Гөлчәчәк» әкияте буенча татар халык киемнәре белән таныштыру

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

72 нче«Антошка» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе





«Гөлчәчәк» әкияте буенча татар халык киемнәре белән таныштыру

(уртанчылар төркеме)

«Гөлчәчәк» әкияте буенча татар халык киемнәре белән таныштыру тәрбияче

Алиева А.А.

Яр Чаллы

2015 ел

Максат:

  1. Әкиятләрне тыңларга һәм сорауларга җавап бирергә өйрәтү, сүзлек запасын баету.

  2. Балаларда татар халык иҗатына мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияләү.

  3. Татар халык бизәкләрен төсләре буенча аерып, дөрес итеп урнаштырырга өйрәтүне дәвам итү.

  4. Пөхтәлек тәрбияләү, пумала һәм салфетка белән куллануны ныгыту.

Сүз өстендә эш: алъяпкыч, читек.

Җиһазлау: татар халык әкияте "Гөлчәчәк", татар курчагы, алъяпкыч рәсеме, әкият буенча иллюстрацияләр.

Шөгыль барышы:

  1. Балалар, сез әкиятләр яратасызмы?

Сез кайсы халык әкиятләрен беләсез? (рус, татар, башкорт, чуваш).

  • Буген мин сезгә "Гөлчәчәк" исемле татар халык әкиятен сөйлим.

  • Әкиятне уку.

  • Сезгә әкият ошадымы? Аны кемнәр язган? (татар халкы).

  • Ни өчен әкият шулай аталган?

  • Ни өчен убырлы карчык Гөлчәчәкне эзәрлекләгән?

  • Гөлчәчәккә кем ярдәм иткән?

  • Ни өчен аңа күл, кое ярдәм иткән?

  • Әкиятнең азагы ничек куңеллеме әллә моңсмы? (азагы күңелле).

  • Менә карагыз әле ничек микән татар кызы Гөлчәчәктурындагы әкият? (иллюстрацияләр карау).

  • Балалар, безгә кунакка Гөлчәчәкнең килүен телисезме сез? (ишек шакыйлар,Гөлчәчәк керә).

  • Балалар, сезгә кунакка Гөлчәчәк килгән. Әйдәгез әле исәнләшик. "Исәнме, Гөлчәчәк!"

  • Әйдәгез Гөлчәчәкнең киемен карыйк. Киеме ошадымы? Матурмы? Аның күлмәге нинди? (алсу төстә, җиңнәре чигүле).

  • Ә бу нәрсә? (алъяпкыч).

«Гөлчәчәк» әкияте буенча татар халык киемнәре белән таныштыру

  • Әйе, күлмәк өстеннән акалъяпкыч япкан.

  • Алъяпкыч ничек бизәлгән? (алъяпкыч татар милли бизәкләре белән бизәлгән).

  • Тагын нәрсә белән бизәлгән? Бизәкләр нинди формада? (яфрак һәм чәчәк формасында).

  • Ә мондый бизәкләрне без Гөлчәчәкнең нинди киемнәрендә күрәбез? (баш киемендә).

Татарда бу шапканы калфак диләр.

«Гөлчәчәк» әкияте буенча татар халык киемнәре белән таныштыру

  • Ә татар бизәген тагын кайда күреп була? (аның итегендә).

  • Гөлчәчәкнең аягында бизәкле итекләр. Аны читек диләр. Әйдәгез бергә әйтик әле- Читек.

«Гөлчәчәк» әкияте буенча татар халык киемнәре белән таныштыру

  • Гөлчәчәкнең барлык киеме дә татар милли киемнәре дип атала. Борынгы чорларда татарлар шушундый киемнәр кигәннәр. Халык бизәүчеләре аларны татар бизәкләре белән бизәгәннәр. Ул бизәкләр Гөлчәчәкнең киемнәрендә кебек яфраклы һәм чәчәкле бизәкләрдән торган.

  • Әйдәгез, балалар, Гөлчәчәккә шундый алъяпкыч ясыйк.

  • Ә хәзер балалар, бу алъяпкычны Гөлчәчәккә бүләк итәргә дә була.

Балалар алъяпкычны бизиләр.

«Гөлчәчәк» әкияте буенча татар халык киемнәре белән таныштыру

«Гөлчәчәк» әкияте буенча татар халык киемнәре белән таныштыру

  • Балалар шогыль безнең шуның белән бетте.

  • Сез барыгыз да тырышып эшләдегез!








Файдаланылган әдәбият:

1. Н.В.Лободина.Комплексные занятие по программе "От рождения до школы» под редакцией Н.Е.Вераксы, Т.С.Комаровой, М.А. Васильевой.Средняя группа.

2. Р.К. Шәехова Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирүпрограммасы.

Казан: 2012-142 б.

3. К.В.Закирова Балачак аланы.Ата- аналарһәмбалаларбакчасытәрбиячеләре өчен хрестоматия.Казан.

4. И.Х.Муяссарова.Азрак ял итеп алыйк. Физкультминутлар,сүзлехәрәкәтлеуеннар.

5. Сергеева Н.Г.Тылсымлы бизәк.

6.Татар халык әкияте"Гөлчәчәк".



© 2010-2022