Шәл өмәсе развлечение в доу

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә

белем бирү оешмасы - гомуми үстерешле Җәлил бистәсенең

4нче "Кызыл калфак"балалар бакчасы
















«Шәл өмәсе»

күңел ачу кичәсенең сценарие


























Татар теле теле тәрбиячесе:

Рахматова А. Ф.




2015 ел


Авыл күренеше. Урамда кызлар эскәмиядә сөйләшеп утыра.


1 кыз: Кызлар, кызлар, карагыз әле, Сания әби килә түгелме?

2 кыз: Әйе шул, нишләп йөри икән ул?

3 кыз: Беләм инде, тагын берәр эшкә чакырырга килә ул.

1 кыз: Кызык итик әле үзен "Бармыйбыз" диеп әйтик.

Сания әби: Исәнмесез, кызлар.

Кызлар: Исәнме, Сания әби.

Сания әби: Кызлар, миңа булышырга килә алмассыз микән? "Шәл өмәсе"нә чакырырга килгән идем сезне.

Кызлар: Юк, без бармыйбыз!

Сания әби: Әй, Ходаем, нишләп? Әллә мин сезне үпкәләттемме? Әллә сезнең ачуыгызны китердемме?

2 кыз: Юк инде, Сания әби. Без бит шаярабыз.

Сания әби: Әй куркыттыгыз бит балалар.

3 кыз: Сания әби, нәрсә соң ул "Шәл өмәсе"?

Сания әби: Сөйлим, бик рәхәтләнеп сөйлим. Электән үк авылым халкы хезмәт сөючәнлеге белән аерылып торган. Бездә олысы - кечесе, яше - карты шәл бәйләү белән шөгылләнгән. Көзен, кыр эшләре беткәч, авылда каз һәм шәл өмәләре башланган. Өмәләр - борынгыдан, әби - бабайлардан калган бәйрәм. Алар бик күңелле узган. Яшләр башта бергәләшеп эшләгәннәр, соңыннан күңел ачканнар. Авылда көз буена гармун тавышлары тынмаган. Бу бәйрәмнәрдә - татар халкының үткәннәре, гореф - гадәтләре, җырлары, моңнары.

1 кыз: Бик күңелле була икән.

2 кыз: Әйдәгез, тизрәк барабыз.

Сания әби: Ярар, әйдәгез киттек.

(өйгә керәләр, урындыкларга утырып кулларына җепләр тоталар)

Сания әби: Сезгә эшләрне әзерләп куйган идем инде. Әйдәгез, шәл бәйләргә утырыгыз.

3 кыз: Сания әби, безгә берәр кызык әйбер сөйлә әле.

Сания әби: Иии, кызларым - йолдызларым, сөйләр әйбер бик күп ул. Ни сөйлим икән. Әйдәгез әле мин сезгә үземнең бала чагым турында сөйләп китим әле. Без кечкенәләр булганда бик күңелле яшәдек. Кичен урамга чыгып бик күп бала - чага җыелып кызыклы уеннар уйнап, җырлар җырлап, биеп кичләрне үткәрә идек. Эх, рәхәт чаклар...

1 кыз: Сания әби, син моңсулама.

Сания әби: Моңсуламыйм, кызым, моңсуламыйм. Минем яраткан уеннарымның берсе "Чума үрдәк, чума каз" иде.

( Җ/б уен "Чума үрдәк, чума каз")


3 кыз: Бигрәк, күңелле уен икән бу.

2 кыз: Кара әле, Эльвина шәлен бигрәк тиз бәйли, инде бәйләп тә бетергән.

Сания әби: Кызлар, барыгыз да тиз бәйлисез. Кулларгыз да аргандыр инде, әйдәгез ял итик. "Җеп чорнау" дигән татар халык уенын уйнап алыйк әле.


("Җеп чорнау" татар халык уены)

1 кыз: Әби, бик күңелле уен бу. Миңа бик ошады.

Сания әби: Әй, балам, татар халкының бар уеннары да шундый күңелле инде алар. Чөнки алар үз туган телебездә. Туган телебезне, йолаларыбызны һичтә онытырга ярамый.

Бала: И туган тел, и матур тел, әткәм - әнкәмнең теле,

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Бала: Дөньяда иң - иң матур ил -

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң - иң матур тел -

Ул минем туган телем.

3 кыз: Сания әби, миңа уеннар бик ошады. Әйдә әле бездә сиңа бер уен уйнап күрсәтик.

Сания әби: Әйдәгез әйдә. Минем дә күңелләрем күтәрелеп китте.

(Җ/у "Күңелле бакчабыз")

Сания әби: Шатландырдыгыз әле сез мине. Бигрәкләр матур итеп биисез икән. Менә инде шәлләр дә бәйләнеп бетте. Булдырдыгыз кызлар. Бер җыр исемә төшеп китте әле. Аны мөгаен сездә беләсездер. Ул "Шәл бәйләдем" дип атала. Шул матур җыр белән "Шәл өмәсен" тәмамлыйк.

("Шәл бәйләдем" җыры)


Сания әби: Рәхмәт, балаларым. Бик матур шәлләр бәйләдегез. Сезне тәмле күчтәнәчләр белән сыйлыйм әле.

Тәмам

© 2010-2022