Конспект занятия по лепке на тему «Куянга күчтәнәч»

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

МАДОУ общеразвивающего вида по познавательно-речевому направлению «Детский сад №114 «Челнинская мозаика»







План-конспект занятия

по лепке на тему: «Куянга күчтәнәч»

для первой младшей группы № 3









выполнила

воспитатель Ибрагимова Э.Р.

г. Набережные Челны

Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение

"Детский сад общеразвивающего вида с приоритетным осуществлением

деятельности познавательно-речевого направления развития воспитанников № 114 "Челнинская мозаика"











Конспект «Куянга күчтәнәч»

Максат:

Балаларны урман җәнлеге - куян белән таныштыру, аның турында күзаллауларын һәм белгәннәрен киңәйтү ( нәрсә белән туклана, ни өчен төсен үзгәртә);

Яшелчәләрне тану һәм исемнәрен дөрес әйтү күнекмәләрен үстерү, алар арасыннан куян ашый торганнарын аерып ала белүләренә ирешү;

Пластилин кисәкләреннән кәбестә формасындагы әвәләү күнекмәләре бирү;

Балаларда хайваннарга карата сакчыл караш, миһербанлык тәрбияләү; күмәк эшкә тарту.

Кирәкле материал: уенчык куян, яшелчә муляжлары , пластилин.

Дәрес барышы

Т: -Исәнмесез, балалар. Хәерле көн. Балалар, ә бездә бүген кунак бар, кем икәнен беләсегез киләме? (Сюрприз тартмадан уенчык куян чыга, балалар аны карыйлар, аның белән танышалар, исәнләшәләр) .

Беседа:

-Куян кайда яши? (урманда)

-Куян нәрсә белән туклана? (үлән ашый, кишер, кәбестә ярата)

-Куян кыш көне һәм җәй көне нинди төстә була? ( ак һәм соры)

Балалар, нишләптер безнең куяныбыз бик күңелсезләнеп тора икән ул? Әйдәгез без аңа кәбестә ясап бүләк итәбез.Сезнен алдыгызда пластелин бар, шул пластелиндан кәбестә ясыйбыз. Ә хәзер физминутка ясыйбыз. Соңнан дәвам итәбез.

Физминутка

Ак куянкай утыра, колакларын селкетә.

Менә шулай, менә шулай , колакларын селкетә

Куян туңа башлады, аякларын җылыта.

Менә шулай, менә шулай , аякларын җылыта.

Куян һаман да туңа, сикергәләп тә куя

Менә шулай, менә шулай , сикергәләп тә куя.

Т: Балалар, менә бу кәбестә, ул тугәрәк формасында . Кәбестәне әвәләгәндә моны истә тотарга кирәк. ( Тәрбияче кәбестәне әвәләп күрсәтә һәм өйрәтә.) Тәрбияче күрсәтүе буенча балалар түгәрәк әвәлиләр.

( Балалар әвәлиләр, тәрбияче авырсынган балаларга ярдәм итә)

Т: Молодцы, балалар, сез бик булдырдыгыз, карагыз, әле, безнең куяныбыз да көлә түгелме сон (көлгән тавыш килә). Аңа сез ясаган кәбестәләр бик ошаган. Ул сезгә рәхмәт әйтә. Ә хәзер әйдәгез үзебезгә кул чабып алыйк, без бик булдырдык. Барыгызга да бик зур рәхмәт. Инде дәресебез ахырында тагын бер уйнап алыйк.



© 2010-2022