“Гном Томга кунакка бару”

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының

"Гомуми төрдәге № 23 "Золотой колосок" балалар бакчасы"

муниципаль мәктәпкәчә белем бирү бюджет учреждениесе













Тема "Гном Томга кунакка бару"

Мәктәпкә әзерлек төркемендә

оештырылган белем эшчәнлеге консекты










Әзерләде һәм күрсәтте:

Тәрбияче Ямбушева Г.Ю.

педсовет утырышында







Зеленодол, 2015 ел


Максат: Физик күнегүләр аша балаларда дәрескә карата кызыксыну уяту.


Бурычлар: берничә геометрик фигура кисәкләреннән бербөтен фигура төзи белүне, тәртип буенча һәм кирегә санауны яхшырту, 9 һәм 10 санының төзелешен белүне ныгыту, бирелгән хәрефрәрдән сүзләр төзүдә күнектерү, сюжетлы рәсемнәрне логик тәртитә төзеп сөйли белү осталыгын үстерү, төп хәрәкәт төрләрен "аяк очын үкчәгә терәп йөрү, ике аякта сикереп алга бару, тонель аша абаланып чыгуны" яхшыртуга булышу, максатка ирешү теләге, җитезлек, кыюлык, игътибарлылык тәрбияләү.

Дәрескә кирәкле әйберләр: Хат, карта, фломастер, геометрик фигура кисәкләре, кечкенә янчыклар, озын шнур, саннар куелган түмгәкләр, саннар куелган эзләр, аркан, саннар төзелеше, тартмалар белән хәрефләр, ледянкалар, сюжетлы рәсемнәр, мольберт, тоннель, медальләр белән тартма, экран проектор.


Дәрес барышы:

- Исәнмесез, хәерле көн!

-Балалар кунаклар белән исәнләшик.

- Исәнмесез!

Тәрбияче: Балалар безгә хат килде, укыйбызмы? Тәрбияче хатны укый: "Кадерле балалар , мин гном Том булам. Мин иң җитезләрне иң көчлеләрне, тапкырларны безнең Гномландия иленә кунакка чакырам, адашмыйча килеп җитү өчен сезгә карта калдырам".

Тәрбияче: Без нинди балалар әле?

Балалар: иң тапкыр, җитез, зирәк балалар, быел без мәктәпкә барабыз.

Тәрбияче: Безнең сәяхәтебез гади генә түгел, катлаулы да, җаваплы да булачак. Юлда безне югалтмыйча алып барыр өчен командир кирәк. Командир сайлыйлар.

- Командир, син дусларың белән юлга чыгарга әзерме?

- Әзер.

Картада кузгалу урыныбызны билгеләп куябыз.

Тәрбияче: Безнең алда елга. Балалар әйтегез әле, елга аша ничек чыгарга була?

Балалар җавабы ..........

Командир: Күрәм монда геометрик фигуралар ята, без бәлки шуларны кулланырбыз.

Тәрбияче: Биремне тыңлагыз, бу уен "Геометрик фигуралар төзе" уены, берничә өчпочмакны, турыпочмакны, дүртпочмакны тоташтырып дүртпочмак ясыйбыз, шуны күпер итеп елга аша чыгарбыз һәм бик тар сукмактан аяк башын үкчәгә терәп, бу янчыкларны башыбызга куеп тигезлекне саклап юлыбызны дәвам итәбез.

Балалар биремне үтиләр һәм юлны дәвам итәләр.

Тәрбияче: Командир кара әле, без монда ниндидер каршылыкка юлыктык?

Командир: Ниндидер саннар язылган утраучыклар күрәм.

Тәрбияче: Командир, син ничек уйлыйсың, бу саннар безгә ярдәм итәрме юлны дәвам итәргә, ничек итеп?

Балалар җавабы ..........

Тәрбияче: Әйе, балалар, без "саннар тәртибе", буенча ике аякта сикереп, юлны җиңел генә үтәрбез. Командир, картада бу урынны билгеләп куябыз.

Ике аякта сикереп юлны үтәләр.

Тәрбияче: Карагыз әле, әлеге шәһәрдә берәр давыл булганмы әллә? Барлык өйләрнең түбәләрен алып аткан. Әйдәгез, без бу шәһәрне матур итеп төзеп калдырыйк. Сезгә бирем "9 һәм 10 саннарының төзелеше" буенча йорт төзергә. Балалар йорт төзи, һәм укып та бирәләр:

9 - ул, 1 һәм 8 10 - ул, 1 һәм 9

9 - ул, 2 һәм 7 10 - ул, 2 һәм 8

9 - ул, 3 һәм 6 10 - ул, 3 һәм 7

9 - ул, 4 һәм 5 10 - ул, 4 һәм 6 10 - ул, 5 һәм 5

Тәрбияче: Командир, картада бу урынны билгеләп куябыз.

Балалар, юлыбызны дәвам итик, игътибарлы булыйк, буталчык юлда тагын саный белүебез ярдәм итәчәк. Арканның ике ягында "саннар кими бару тәртибендә бирелгән", дөрес басып барсак, юлыбыз дөрес булыр.

Балалар эзләргә басып юлны дәвам итәләр.

Тәрбияче: Командир кара әле, юлыбызда тагын нинди бирем очрады?

Командир: Хәрефләр белән тартма бар.

Тәрбияче: Әлеге хәрефләрдән сүзләр төзесәк, биремне аңларбыз

Бирем "Сүзләр төзе"

1 тартмада хәрефләр - а,и,н,с; 2 тартмада хәрефләр - ы,и,ж,л;

3 тартмада хәрефләр - а,р,к; 4 тартмада хәрефләр - о, б,з


Балалар сүзләр төзиләр - КАР, БОЗ, САНИ, ЛЫЖИ сүзләре килеп чыга.

Тәрбияче: бу сүзләр ешрак елның кайсы вакытында кулланыла, чана урынына биредә ледянкалар бар. Без киләсе тукталышка ледянка белән барырга тиеш булабыз.

Командир, картада бу урынны билгеләп куябыз.

Малайлар кызларны ледянкаларда утыртып баралар.

Тәрбияче: Әлеге тукталыштада рәсемнәр бар, "Рәсемнәрне вакыйгалар буенча дөрес төзегез һәм рәсем буенча сөйләгез"

Сюжетлы рәсемнәр «Шугалакта", "Тауда" балалар эше һәм сөйләве.

Тәрбияче: Командир, бу тукталышны картада билгелибез.

Без җир асты юлына килеп җиттек "тоннель аша чыгу".

Тәрбияче: Яле командир барлык балалар да тоннель аша чыгып беттеме, картада бу урынны билгеләп куябыз.


Тәрбияче: Менә без гном Том шәһренә килеп җиттек, ул безне каршылый, экранга карагыз, биредә сезгә гном Том серле тартма белән бүләк әзерләп куйган, ачып карыйк. Ул безгә юлыбызны уңышлы узган өчен медальләр бүләк итә.

Йомгаклау

Сезгә бүгенге шөгыль ошадымы ?

Кайсы бирем күбрәк ошады ?

Командир, картаны күрсәт әле, без никадәр җир үттек.

Әйе, бездә максатка ирешү теләге көчле булды. Җитез, кыю булуыбыз, саный белүебез, хәрефләр тануыбыз безгә бик ярдәм итте. Без бүген команда белән эшләдек, без бит мәктәпкә барачакбыз, ә анда бер команда булып, дус-тату булу кирәк. Сез бүген молодцы!






© 2010-2022