Уртанчылар төркемендә танып белү өлкәсе буенча эксперименталь эшчәнлек Тема: “Безнең тирә ягыбызда һава”

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Олы Елга " Умырзая" БАЛАЛАР БАКЧАСЫ МУНИЦИПАЛЬ МӘКТӘПКӘЧӘ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ


Уртанчылар төркемендә танып белү өлкәсе буенча эксперименталь эшчәнлек

Тема: "Безнең тирә ягыбызда һава"








төзеде : тәрбияче

Адиатуллина Ф.И.



Олы Елга, 2015 ел

Педагогик максат: балаларга һаваның кеше тормышында әһәмиятле булуын, һаваның үзлекләрен тәҗрибәләр аша тикшереп күзаллау формалаштыру.

Бурычлар:

Танып белү белем бирү өлкәсе:

- һаваның кешегә әһәмияте, аның үзлекләре таныштыру, эксперимент үткәрергә өйрәтүне дәвам итү;

Иҗади сәнгать белем бирү өлкәсе:

- рәсемдә традицион булмаган ысуллар белән сурәтләргә өйрәтү;

-композицияне тоемлау, эстетиканы үстерү;

Сөйләм үсеш өлкәсе:

- эксперимент үткәреп ,характерлы үзгәрешләрне күреп әйтә белергә күнектерү.

Физик үсеш өлкәсе:

-физик эшчәнлек үсешен тәэмин итүне формалаштыру.

Иҗтимагый - коммуникатив үсеш өлкәсе:

-бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Алдан әзерлек: Саф һавада һәм бүлмәдә сулыш гимнастикалары ясату, бүлмәне җилләтүне балаларга аңлату.

Сүзлек өстендә эш: җилпәзә, көпшә .

Шәхси эш: үткәргән эксперимент ярдәмендә алган белемнәрен ныгыту өстендә эш.

Уен эшчәнлеге барышы

1.Оештыру. Психологик әзерлек.

- Хәерле көн сезгә балалар. Балалар , иртә белән торгач бар кешегә дә хәерле иртә теләргә кирәк, сез онытмадыгызмы? Ә хәзер бөтенесенә дә хәерле көн телик.Яхшы сүздән кәефләр күтәрелеп китсен..

-Хәерле көн кояш, хәерле көн һава, хәерле көн өлкәннәр, хәерле көн дусларым.

-Без бүген шундый матурлар.Әйдәгез әле түгәрәк ясап бастык,матур итеп тотындык.

-Кулларга без тотындык,

Бер-беребезгә елмайдык.

Җылы китте кулларга,

Рәхәт булды дусларга.

Иркен итеп сулыш алдык,

Рәхәт иркен суларга.

-Балалар кәефләрегез ничек?(бик әйбәт,шәп,күтәренке,күңелле)

-Минем дә,балалар,кәефем бик әйбәт. Яхшы кәеф белән урыннарыбызга матур итеп утырдык.

- Балалар сез ничек уйлыйсыз, ни өчен безнең кәефләр яхшырды?

Минем уйлавымча, безнең кәефебезне яхшыртуга саф һава ярдәм иткәндер.

2.Төп өлеш.

-Без бүген кешегә бик кирәк булган һава турында сөйләшербез. Мин сезгә һава безгә бик кирәк дип әйттем. Уйлап кына әйтегез әле, кешегә ни өчен һава кирәк? (Җаваплар тынланыла, нәтиҗә сулар өчен, яшәр өчен.) Әйдәгез , борыннарны бармаклар белән кысып, суламый торып карыйк.Минем әйткәннәрем дөрес булдымы?Әйе балалар кеше ашамыйча 30 көн, судан башка 14 көн тора ала, ә менә суламыйча берничә минут кына торып була икән.

2. Эзләнүне оештыру:

- Без һава суламый яшәп булмавын тикшердек, ә һаваны без күрә алабызмы соң? Мин сезгә һава бөтен җирдә дә бар дип әйтәм, ләкин ул күзгә күренми.

а) Эзләнү - тәҗрибә эше №1

- Сезнең алда кәгазь җилпәзәләр.Әйе бу җилпәзә. ( кабатлыйлар)Аны менә болай кулланалар . Һаваны хәрәкәт иттерсәк , аның барлыгын җиңел генә сизеп тә була. Сез дә минем кебек эшләгез әле. Сизәсезме нәниләрем , безнең битебезне йомшак җил сыйпый. Бу һава йомшак җил рәвешендә безгә барлыгын сиздерә. Безнең бит тиресе нәфис аны тоя ала. Сезнең битләр һаваны сиздеме? Кем бу җилне тагын бүтәнчә әйтә ала? Йомшак, җылы, ягымлы, иркә. Ул бит сезнең битләрне сыйпый иркәли. Әгәр эссе җәй көне булса, һава нинди булыр?Эссе, кызу һава. Әгәр хәзер, кыш көне урамга чыксак, безнең битебезгә нинди һава бәрелер? Салкын, ачы. Димәк балалар җил һаваның хәрәкәте икән. Һаваны хәрәкәт иттереп кенә без аны тоя алдык. Тормышта һаваның хәрәкәтен без һәрчак күрә алабыз, ул кайвакытта безгә ярдәм итә, кайчагында киресенчә комачаулый. Мәсьәлән: ул елгада , диңгездә җилкәнле көймәләрне йөртә. (слайд ) Ләкин көчле дулкыннар хасил итеп кеше тормышына комачаулык та итә. ( слайд )

-Балалар,ә хәзер әзрәк ял итеп алабыз. Бастык,түгәрәк ясадык.

Бир әле дустым кулыңны

Бергә-бергә уйлашыйк.

Аяк очларына басып,

Кояш белән дуслашыйк.

Әйдә көймә ясап,

Зур диңгездә йөзик без.

Төпкә таба чумып китеп,

Балыкларны күрик без.

Менә шулай бергә-бергә,

Бик күңелле уйныйк без.

в) Эзләнү - тәҗрибә эше №2

- Дусларым, ә сез беләсезме, һава безнең үзебездә дә бар. Сезнең алдыгызга мин сулы стаканнар куям һәм көпшәләр өләшәм. Сез шул көпшәләрне сулы савытыгызга төшереп өреп карагыз әле. Нәрсә күрдегез? Суда нәрсәләр барлыкка килде?

- Күрдегезме, димәк безнең эчебездә һава бар. Без көпшәгә өргәч ул чыга. Яңадан өрер өчен безгә яңадан һаваны суларга кирәк, шуннан соң гына көпшәләргә өрәбез, суда күбекләр барлыкка килә.

- Балалар, без өреп тагын нинди күбекләр очырта алабыз әле? ( сабын күбеге)

- ягез әле кем иң зур сабын күбеге өрә алыр икән? ( Ярышалар)

- Булдырдыгыз дусларым . Иң тырышканнарга мин шарлар бүләк итәм. Балалар уйлап кына әйтегез әле, ни өчен сабын күбеге артык зурайса тизрәк шартлый? Чөнки аның эчендэ һава да күп була, ул сыймый башлагач, күбекнең тышчасын ерта.

-Ә хәзер әйдәгез әле,балалар берничә минутка рәссамнәр булып алабыз һәм көпшәләр ярдәмендә рәсем ясап алырбыз. Башта кечкенә кашык белән буяу тамызабыз һәм көпшә ярдәмендә өреп рәсем ясыйбыз.

-Бигрәк матур ясагансыз. Балалар,без бу рәсемнәребезне төркемебезгә элеп куярбыз.

3. Йомгаклау.

-Ә хәзер минем янга килеп бастык. Без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләштек? Без һаваның кайларда булуын күрдек?

- димәк һава безнең тирә ягыбызда;

- димәк һава кешедә дә бар;

- димәк һавадан башка яшәп булмый;

- ул бөтен предметларның эчендә дә бар;

-җил - һаваның хәрәкәте.

- һава иссез , ләкин ул исне безгә җиткерә ала. (монысын икенче юлы уйнаганда тикшереп карарбыз)

-Сезгә ошадымы?

-Шуның белән безнең тәмам.Рәхмәт,балалар, барыгыз да актив булдыгыз, сорауларга матур итеп җавап бирдегез. Бик тырыштыгыз. Сезнең белән бик күңелле булды.


  • способствовать обогащению и закреплению знаний детей о свойствах воздуха, расширению представления детей о значимости воздуха в жизни человека, животных, растений;

  • развивать у детей способности устанавливать причинно-следственные связи на основе элементарного эксперимента и делать выводы;

  • закрепить элементарные представления об источниках загрязнения воздуха, о значении чистого воздуха для нашего здоровья, о некоторых правилах экологической безопасности, развивать экологическое сознание детей;

  • развивать у детей навыки сотрудничества через вовлечение в различные виды деятельности с детьми и взрослыми;

  • воспитывать культуру общения, активизировать речевую деятельность детей.

- Закройте ладонью рот и нос, чтобы не дышать. Что почувствовали, что испытали?

Человек может прожить

Без пищи - 30 дней;

Без воды - 14 дней;

Без воздуха - несколько минут

-Ә хәзер,балалар мине игътибар белән тыңлагыз. Мин сезгә бер табышмак әйтәм,сез миңа нәрсә турында сүз барганын әйтерсез.

-Ипи түгел, су түгел,

Авыр түгел, аз түгел,

Ансыз яшәү мөмкин түгел. (Һава)

-Дөрес,балалар,бу һава.


© 2010-2022