Итоговое занятие в средней группе по окружающему миру “ Яз бүләге”

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Эчтәлек барышы.



Тәрбияче-Хәерле иртә балалар!

Балалар:-Хәерле иртә!

Балалар.-Сезгә керергә мөмкинме?

Балалар.- Рәхим итегез!

Тәрбияче:- Рәхмәт балалар.Ә сез мине таныдыгызмы?

Балалар.-Әйе. Яз.

Тәрбияче:-Әйе балалар, иртәбез шулай хәерле булсын , бүгенге эчшәнлегебездә күңелле үтсен.

Мин сезне табигать кочагына чакырам. Сез инде Яз турында бик күп шигырьләр, уеннар, табышмаклар,сынамышлар,кошлар һәм табигать үзгәрешләре турында бик күп өйрәнгәсездер.Шуларны ишетәсем килә.(мәкалләр,табышмаклар )

Балалар:- "Язның бер көне ел туйдыра" һ.б

Тәрбияче:-Яз турында сөйләшеп алыйк.

-Балалар,әйтегез әле урамда кайсы вакыт?

Балалар:-Яз.

Тәрбияче:-Әйе балалар бик дөрес, Яз вакыты, Яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

Балалар:-Кояш җылыта, кар эри,тамчылар тама,гөрләвекләр ага,көннәр озая,төннәр кыскара,җылы яктан кошлар кайта.

Тәрбияче:- Яз көне бик күңелле була, әйдәгез әле Яз айларын санап китик.

Балалар:-Март, апрель, май.

Тәрбияче:-Әйе балалар бик дөрес,ә хәзер кайсы ай?

Балалар..Апрель

Тәрбияче:-Язданда ямьлерәк ел фасылы бар микән балалар,кояш җылыта, үләннәр шытып чыга,агачлар яфрак яра,кошлар сайрый.

Кояш б-н уйнап алабызмы балалар.

Кояш чык,чык,чык!

Тәти кашык бирермен;

Майлы ботка бирермен!

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда(бал-р җитәкләшеп түгәрәк буйлап йөриләр)

Гөрләвекләр агалар(бал-р түгәрәк буйлап йөгерәләр)

Килгән инде каргалар(бал-р түгәрәк буйлап кулларын як-якка җәеп "очалар")

Эри инде кар көртләре(бал-р әкрен генә чүгәлиләр)

Үсеп килә чәчәкләре(бал-р аяк очларына басып,кулларын өскә күтәреп сузылалар)

Булдырдыгыз балалар!

Яз җитүгә кошлар килә,

Ерак юлларны ярып.

Моңлы итеп сайрый алар

Туган якка яз килде дип.

(кошлар тавышы ишетелә)

Тәрбияче:-Балалар тыңлагыз әле,ниндидер тавышлар килә?

Балалар:- Кошлар тавышы килә.

Тәрбияче:-Әйе ,кошлар тавышы ,алар безне матур сайраулары белән бик сөендерәләр ,әйдәгез әле кошлар турында сөйләшик.

-Кошлар ике төркемгә бүленә, алар нинди төркемнәргә бүленә?

Балалар:-Күчмә һәм кышлаучы кошларга.

Тәрбияче:Күчмә кошларга нинди кошлар керэ?

Балалар.Сыерчык,сандугач,тургай,карлыгач,торна(рәсемнәрен тактага куябыз)

Тәрбияче:-Бик дөрес, кошларны бик яхшы беләсез, истә калдыргансыз .-Әйдәгез әле кошлар булып та уйнап алыйк.(Балаларга кош маскалары кидертелә уен "Мәликә").

Утыр эле дускаем ,

Алмагачның төбенә,

Кем утырган каршыңа,

Эйтеп бирче тиз генә. ( Балалар кошларны танып эйтәләр).

Тәрбияче.-Балалар әйдәгез кошларны карыйк әле,алар нинди өлешләрдән тора икән?

Рәсим кил әле сыерчыкның нәрсәләре бар,күрсәт(өстәлдә җыеп күрсәтә)

Бала.-Сыерчыкның башы,гәүдәсе,коерыгы,аягы,канаты бар.

Тәрбияче.-Балалар "Кошларны дөрес итеп җый"д\уены уйнап алабызмы?

Балалар.-Әйе (Һәр бала өстәл артында сыерчыкны өлешләрдән җыя)

Тәрбияче.-Булдырдыгыз балалар,карагыз күпме кошлар килгән безгә,әйдәгез бездә кошлар кебек очып уйныйк.

Уен."Очты,очты"

Тәрбияче:-Кошларыгыз бик матур килеп чыкты,булдырдыгыз балалар.Эшчәнлегебез шуның белән тәмам. -Сезгә ошадымы?-Балалар ,бүген без сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек?- Тырышканыгыз өчен ,мин сезгә менә шундый матур йолдызчыклар бүләк итэм.-Ул сезнең уңганлыкны,тырышканлыкны аңлата.



© 2010-2022