- Преподавателю
- Дошкольное образование
- Хәрәкәттә – бәрәкәт Хәрәкәткә мең рәхмәт! (уртанчылар төркемендә йокыдан соң гимнастика)
Хәрәкәттә – бәрәкәт Хәрәкәткә мең рәхмәт! (уртанчылар төркемендә йокыдан соң гимнастика)
Раздел | Дошкольное образование |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Алиева А.А. |
Дата | 16.12.2015 |
Формат | docx |
Изображения | Есть |
72 нче «Антошка» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
Хәрәкәттә - бәрәкәт
Хәрәкәткә мең рәхмәт!
(уртанчылар төркемендә йокыдан соң гимнастика)
тәрбияче:
Алиева А.А.
Яр Чаллы
2015
Тема:" Күңелле гимнастика"
Максат:балаларның организмнарын йокыдан уянырга ярдәм итү,
сәләмәтлекләрен ныгыту,буыннарның тонусын арттыру;
көндезге йокыдан соң яхшы кәеф,күңел күтәренкелеге
булдыру;
үзләренә ышаныч,тырышлык,кызыксынучанлык тәрбияләү.
Җиhаз:магнитофон,сәдәфле палас,эзләр,пробкалы юл,тозлы палас,коры палас,чәнечкеле палас.
Балаларны йокыдан уяту:уяндык,сузылдык.(әкрен генә музыка уйный)
Урында гимнастика:
Барыгызда әйдәгез
Физзарядка ясарга.
Бер,ике,өч!
Сулыйбыз иркен итеп.
Унга,сулга күз салыйк,
Муеннарны боргалыйк,
Кулларны алга сузып,
Үткен кайчылар булыйк.
Аякларны күтәрик.
Велосипедта йөрик
Кулларны өскә сузып
Зур булып үсик.
Хәрәкәттә-бәрәкәт
Хәрәкәткә-мең рәхмәт.
1.Сәдәфтә сикерү.
2.Пробкаларда йөрү.
3.Чәнечкеле паласта сикерү.
4.Юеш паластан,коры паластан йөрү.
Гимнастикасы ясау:
1.Башны боргалау уңга,сулга.
2.Колакларны җилкәгә тидерү.
3.Кулны җилкәгә куеп әйлэндерү.
4."Песиләр"
5."Куяннар"
Тамакларны чайкау:
Бүлмә температурасындагы1 литр суга 1чәй калагы тоз салына.Балалар тамакларын чайкыйлар,стаканнарын урынына куяларда,урындыкларына
утырып киенәләр.