Конспект занятия по ознакомлению с окружающем миром в старшей группе на тему: Здоровые ноги

Раздел Дошкольное образование
Класс 13 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Балык-бистәсе районы Олы елга авылының "Умырзая" балалар бакчасы 1 нче квалификацион категорияле тәрбиячесе Сибгатова Рушания Зыятдин кызы

Әйләнә- тирә белән танышудан танып белү шөгыле Тема: "Аякларыбызны саклыйк".

Зурлар төркеме.

Максат: Белем өлкәсе: "Танып белү " Аяк киемнәре" темасын кабатлау. Эзләнүле танып белү эшчәнлеге. Балаларга гади генә тәҗрибә аша эзләнүле танып белүгә кызыксындыру уяту. Аяклар гигиенасы турында белемнәрен киңәйтү "Социаль-коммуникатив"өлкә

Социализация: балаларда тәннәренең чисталыгын даими күзәтеп торырга, аяк киемнәрнең пөхтә торуын гадәткә кертү, тырнакларның чисталыгын тикшереп торырга өйрәтү. "Физик үсеш" өлкәсе

Балаларда кешенең сәламәтлеге өчен гигиенаның әһәмияте турында күзаллауларын киңәйтү.

Сәламәт яшәү рәвешенең мөһим компонентлары(дөрес туклану, хәрәкәт) турында күзаллауларын киңәйтү һәм сәламәтлекне бозучы факторлар турында белемнәрен баету

Сәламәт яшәү рәвешенең мөһим икәнлегенә төшендерү. "Әдәби эстетик үсеш"өлкәсе. Балаларга рәсемнәрендә предметның образларын күрсәтү осталыгын камилләштерүне дәвам итү. Балаларга предметларның рәсем дәфтәрендә торышын билгеләргә өйрәтү, алар яссылыкта төрлечә яткан хәлдә, урыннарын алыштырырга да мөмкин булуын аңлату. Рәсем ясаганда чиста-пөхтә эшләргә,үзенең эш урынын тәртиптә саклавына,эш беткәч эш урынын тәртипләп китүенә өйрәтү.

"Сөйләм үсеше" өлкәсе

Яңа сүзләр өйрәтү: микроб,микроскоп, шәхси гигиена, лупа Шөгыльнең барышы:

(Магнит тактасына ике агач рәсеме куела. Бер агачның тамыры черегән, ә икенчесенеке әйбәт. Слайдта агачлар рәсемнәре).

Исәнмесез, балалар ! Балалар килгән кунаклар белән елмаеп исәнләшегез әле. Әйдәгез әле, балалар бер мизгелгә генә күзләрне йомып үзебезне кышкы паркта дип хис итик.(парк рәсеме слайды)Дусларым , парктагы агачлар бертөрлеме? Нәрсә белән аерыла алар? Ни өчен? Беренчесенең тамыры черегән, агач үзе хәзер авам дип тора, аңа күңелсез. Ә икенчесе аягында нык басып тора, ул шатлана.( Кеше дә нәкъ шулай. Аяклары сау- сәламәт булса- йөгерә,сикерә, эшли, хәрәкәтләнә. Ә инде аяклары сызласа, берни эшли алмый. Аяклар ни өчен авырта соң?(балаларның җаваплары)

Аяк киеме тәэсир итәргә мөмкин. Ничек итеп? Аяк киеме салкын вакытка- җылы, ә җылы вакыт өчен җиңел булырга тиеш. "Сайлап ал "уены уйнап алыйк. Сез монда ел фасылларына карата аяк киемнәрен сайларсыз.(аяк киемнәре рәсемнәре слайды)

Ә кайсы әкияттә нинди герой кыш көне булуга карамастан, аяк киемен салып йөргән? Аннан куянның аяклары нишләгән? Әйе, аяк киеме җылы, җайлы булырга тиеш.

"Нәрсә югалды?" уенын уйнау. (киштәдә аяк киемнәре слайды)

  • Балалар дөньяда нинди генә аяк киеме юк. Аяк киемнәре кайда сатыла? ("Аяк киемнәре" кибетендә). Менә киштәләргә игътибар белән карагыз әле. Арадан берсен сатып алганнар. Кайсы юк? Кибеттән нинди аяк киеме сатып алырга?

Аякка уңайлы, үз үлчәмеңә карата. Аякларны чиста йөртергә кирәк, көндә җылы су белән юып, үзеңнеке генә булган чиста сөлге белән сөртергә. Әгәр без аякларны юмасак ни булыр? Әгәр без аякларны юмасак, безнең тиребездә күзәнәкләр пычрак белән каплана һәм күзәнәкләрендә микроблар хасил була. Кабатлыйк әле бу яңа сүзне.(микроблар һәм микроскоп слайды) Микроблар кечкенә, бик кечкенә күзәнәкләр. Микробларны микроскоптан карыйлар.Микроскоп сүзен кабатлыйк эле балалар.(микроскоп) Аларны гади күз белән генә күрә алмыйбыз. Микроблар койрыклар, җепселләр ярдәмендә хәрәкәт итәләр. Менә ул вакытта төрле авырулар килеп чыга да инде. Аякта киң таралган авыру гөмбәчек авыруы. Без аны авырган агач мисалында күрәбез. Әнә анда да бит төрле гөмбәчекләр барлыкка килгән. Мин сезгә лупалар бирәм, без алар белән аякларыбызны тикшерербез.(Балалар лупалар ярдәмендә аякларын карыйлар). Балалар нәрсәләр күрәсез? Сезнең аякларда ни өчен авыру юк? Без аякларны көндә кичен сабын белән югач, үзебезнең сөлгегә сөрткәч безнең аякларыбызда авыру таратучы микроблар бармы?( юк). Без шәхси гигиена кагыйдәләрен үтибез. Шәхси сүзе үземнеке, минеке дигәнне аңлата, ә гигиена-чисталык дигәнне аңлата. Шәхси гигиена- кабатлыйк әле бу яңа сүзне.(балалар кабатлыйлар). Шәхси гигиенаны сакларга безгә шәхси гигиена предметлары ярдәм итә. Әйдәгез, без бер кызыклы уен уйнап алыйк. Дидактик уен "Кайсы кирәк? уйнала . Өстәлдә гомуми гигиена өчен кирәк- яраклар арасыннан сез бары тик аяк гигиенасы өчен предметларны гына сайлап алырсыз.(Өстәлдә гигиена предметлары)

Ә хәзер без парк сукмагы буйлап йөреп килербез (массаж җәймәләре буенча) Без сукмактан барабыз,

Серле юлдан атлыйбыз.

Менә шулай, менә шулай серле юлдан атлыйбыз

Уң аяк алдан бара, сул аяк та калышмый

Әнә шулай, әнә шулай сул аяк та калышмый(кытыршы өслекле юллардан йөрү) Тып-тып итә аяклар

Юлны барлыйлар алар, серле таяклар таптык һәм кулыбызга алдык(кыска массаж таякларын алалар)

Таяклар тәгәриләр, бармакларны саныйлар(таякларны уң аякта тәгәрәтәләр,

Аннан сул аякта)

Урындыкка утырдык аякка түгәрәк бизәк ясыйк, аннан сызыклар сызыйк(аяк табаныны түгәрәкләр, сызыклар сызалар)

Аякларыбыз чыныксын, беркайчан да армасын!

Без һәрчак аякларга күнегүләр ясасак, чыныктырсак, саф һавада йөрсәк безнең аяклар сау-сәламәт булырлар. Ә тагын аяклар нык булсын өчен ни кирәк?(файдалы ризыклар). Әйдәгез "Файдалы - файдасыз ризыклар" дигән дидактик уен уйнап алыйк.(файдалы-файдасыз ризык рәсемнәре слайды) Димәк безнең организм өчен, акларыбыз өчен нәрсә файдалы?(ит,сыр, яшелчә,җиләк-җимеш,эремчек, балык, ә ни зыянлы?-кириешка, газлы су, чупа-чупс...)( Тәрәзә төбеннән тәрбияче перчатка-кош ала, сул кулына киеп куя) - Балалар, кемдер тәрәзәбезгә чиертә түгелме? Ә, безгә кош килгән -Ни булды сиңа кош, син нигә кәефсез? (тәрбияче кошны тыңлый, аныңча сөйләшә)-Безнең паркка бәла килде авыру агачка ярдәм кирәк мин җитешә алмыйм, булышыгызчы, зинһар. -Балалар ярдәм итәбезме кошка? Әйе кышын кошлар бик аз, парка да -әйдәгез алдан ясап куелган аяк табаннарын дәвам итеп без күп ярдәмче кошлар ясыйк, авыру агачны коткарыйк. (балалар аяк табаннары рәсемен дәвам итеп кошлар ясыйлар)

Менә агачның ярдәмчеләрен ясадык. Агач шатланды (слайдта парк рәсеме)(паркта күңелле көй яңгырый) - Менә без сиңа күпме ярдәмчеләр ясадык кош. - Рәхмәт сезгә, балалар,мин очыйм инде, эшемне дәвам итим. Саубулыгыз.(кошны тәрбияче ишектән "очыртып" җибәрә) Балалар,сез бүген өйләрегезгә кайткач якыннарыгызга ниләр сөйлисез инде?(балаларның җаваплары) Оешкан белем бирү эшчәнлеге тәмам.



© 2010-2022