Конспект ОД по познанию Ямьле яз

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Конспект ОД по познанию Ямьле язТема: Ямьле яз. (Йомгаклау шогыль)

Максат: Яз турындагы белемнәрен тирәнәйтү.

1. Балаларда табигатьтәге матурлыкны күрә белеп, аңа соклану хисләре тәрбияләү.

2. Темага кагылышлы сүзлек байлыгын арттыру, сорауларга тулы җавап алып, сөйләм телен үстерү.

3. Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Алдан эшләнгән эшләр:

- Әдәби әсәрләр уку.

- Язгы табигатькә экскурсия.

- Язгы табигатьне күзәтү.

- "Яз" темасына рәсемнәр карау.

Эшчәнлек барышы:

- Исәнмесез, балалар!
- Исәнмесез!
- Хәлләрегез ничек?
- Әйбәт.

- Табигатьтә нинди ел фасылы?

- Бүген нинди һава торышы?

- Күк йөзе нинди?

- Күктә нинди болытлар йөзә?

Балалар, мин сезгә бер табышмак сөйләп китәм, ә сез игътибар

белэн тыңлагыз әле….

Иң иртә ул күренә,

Менеп китә үренә,

Сокланамын эшенә -

Нур сибә бар кешегә. (Кояш )

Тәрбияче: Нәрсә икән ул ?

Балалар: Кояш!

Тәрбияче: Әйе, кояш!

Тәрбияче: Барыгыз да тәрәзәгә күз салыгыз, менә ул безгә көлеп карап

тора.

Тәрбияче: Безнең кояшыбызның уклары юк …. Әйдәгез әле, кояш турында

матур сүзләр әйтик, укларын ябыштырып барыйк. Кояш нишли? cоравына

тулы җавап бирергә тырышыгыз. (Кер кыстыргычлары ярдәмендә түгәрәк

кояшка ябыштырып баралар)

Балалар:

1бала кояш җылыта,

2бала кояш карый,

3 бала кояш елмая,

4 бала кояш кыздыра,

5 бала кояш балкый,

6 бала кояш нурлар чәчә.

Менә ничек яктыртып уйный башлады кояшкай….

Тәрбияче: Карагыз әле, кояш безгә нәрсәдер алып килгән …(конверт күрсәтә). Монда нәрсәдер язылган, табышмак ахрысы, әйдәгез укып карыйк ...

«Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде;

Елап елгалар, яшьләр түгелде.

Көннәр озая, төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт? - Я, әйтеп кара.» (Яз)

Балалар: Яз ае.

Тәрбияче: Әйе, яз. Ни өчен соң яз? Cез каян белдегез?

Балалар: (балалар жавабы ) Яз көне кояш яктырак яна…боз эри ...

Тәрбияче: Дөрес, балалар, табигатьнең матур ае - яз җитте. Бүген без яз

турында сөйләшербез, язгы урманга сәяхәткә барырбыз. Сез сәяхәт итәргә

яратасызмы ?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Әйдәгез, күзләрне йомабыз, 10 га кадәр саныйбыз….үзебезне матур,

cерле, язгы урманда дип хис итәбез….

Музыка яңгырый….

Тәрбияче: Балалар, язгы урманга кергәнче, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтик әле. (Правила поведения в лесу)

«Ярый-ярамый» дигән уен уйнап алыйк.

  • Агачларны һәм ботакларны сындырырга (ярамый).

  • Күбрәк агачлар утыртырга (ярый)

  • Кырмыска оясын таптарга, күбәләкләрне тотарга (ярамый)

  • Чәчәкләрне таптарга (ярамый)

  • Сукмактан гына йөрергә (ярый)

  • Урманда чүп калдырырга (ярамый).

  • Урманда шауларга (ярамый).

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Менә без сезнең белән урманда үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен дә карап чыктык

Балалар, сезне урманда төрле сынаулар көтә, сез әзерме? Сезнең алдыгызда рәсемнәр. Нинди табигать күренешләре сурәтләнгән? (Какие явления природы на них изображены? (Балаларбер-бер артлы әйтеп чыгалар)

Тәрбияче: Сез нинди ел фасылларын беләсез? Кыш аена кергән табигать күренешләрен күрсәтегез әле.(Яз, җәй, кәз, кыш)

-1 елда ничә ай?

-Язгы айларны санап чыгыгыз.(җәй, кыш, көз)

Тәрбияче: (агачларга игътибар итәбез). Ә менә биредә, агачларда бөреләр

уянган. Карагыз әле, балалар, бу агачта бөреләр уянып җитмәгән, алар безгә нәрсәдер пышылдыйлар…

Бөреләр: "Балалар безнең белән уйнап алмаслар микән?" - диләр...

Бер һәм күп уены (Туп белән уен )

Тәрбияче: Мин сезгә туп ыргытам, һәм, мәсәлән, агач дим, сез мина

тупны кире ыргытасыз һәм агач сүзен күплек санда әйтәсез…агач- агачлар,

ботак-ботаклар, үлән-үләннәр, бөре-бөреләр, чәчәк- чәчәкләр…

Әфәрин, булдырдыгыз…менә бөреләр дә ачылып килә…алар сезгә

рәхмәт әйтә!

Тәрбияче: Алга таба киттек.

Ял минуты "Яз"

Киң итеп җәеп колач (кулларны як-якка җәяләр)

Килде яз, килде яз (кул чабу хәрәкәтләре белән)

Елмаеп тора кояш (кулларны өскә күтәрәләр)

Көн аяз, көн аяз (кул чабу хәрәкәтләре белән).

Кыш буе яткан карлар

Эределәр, эределәр (кул хәрәкәтләре белән)

Сыерчыклар, тургайлар

Килделәр, килделәр (очу хәрәкәтләре белән).



© 2010-2022