Праздник, посвященный ко дню влюбленных в подготовительной группе

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Праздник, посвященный ко дню влюбленных в подготовительной группеПраздник, посвященный ко дню влюбленных в подготовительной группеПраздник, посвященный ко дню влюбленных в подготовительной группеПраздник, посвященный ко дню влюбленных в подготовительной группе

1.Балалар бакчасында әти-әниләр һәм балалар өчен мәхәббәт һәм дуслык бәйрәмен үткәрү;

2.Балаларны дус, тату яшәргә өйрәтү, дусларына һәрвакыт булышырга, ярдәмгә килергә кирәклеген төшендерү;

3. Уеннарда актив катнашырга теләк, күтәренке кәеф булдыру.




Алып баручы: Исәнмесез кадерле балалар, әти-әниләр, килгән кунаклар. Без бүген сезнең белән бик матур бер бәйрәмне билгеләп үтәргә җыелдык.Бу бәйрәмебез зурлар өчен мәхәббәт, ә балалар өчен дуслык бәйрәме дип атала. Икенче төрле бу бәйрәмне Валентин көне дип тә атыйлар. Бу көнне яраткан кешеләр бер-берләренә үзләренең әзерләгән бүләкләрен бирәләр.

Шушы матур бәйрәмдә сезгә барыгызга да иң изге теләкләремне телим. Кошлар да бит ояларын парлап ясыйлар. Гомер юлыгызны парлап, тигезлектә үтегез. Бер - берегезне саклап-яклап, авыр сүзләр белән рәнҗетмичә тату яшәгез! Барыгызга да исәнлек- - саулык, эшегездә зур уңышлар, мәхәббәт җимешләрегезнең эшчән, намуслы, кыю, зирәк булып үсүләрен, аларның сезгә шатлыклар гына китерүен телибез. Гаилә учагыгыз сүнмәсен һәм сүрелмәсен! Бер-берегезне яратып яшәгез!.

Һәр җирдә бер хикмәт көтә

Бүген гади көн түгел.

Бүген- мәхәббәт бәйрәме

Шуңа шатлана күңел.

1 бала:

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк һәммәбезгә дә.

(Сабина)

2 бала:

"Дустым" сүзен ике телдә

Өйрәндем мин үзем дә.

Әйтә беләм ике телдә

"Исәнмесез" сүзен дә.(Арина)

3 бала:

Уйныйбыз да, җырлыйбыз да,

Кояш гел көлеп торса.

Авырлыкны да җиңәрбез

Дуслык күпере булса.(Гөлчәчәк)

4 бала:

Тырыш балалары белән

Дус яши безнең төркем.

Күлне күчереп куярбыз

Гел булсак без бербөтен. (Раил)

5 бала:

Кайсы якта яшәсәк тә

Чикләр юктыр дуслыкка.

Дуслык булса янәшәдә

Дошманлык чыгар юкка. (Алинә)

6 бала:

Яшәр өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә.

Якын, чын, мәрхәмәтле

Дусты кирәк кешегә. (Алберт)

7 бала:

Матур киемнәр киеп,

Йөрибез җырлап- биеп.

Атадык без бу бәйрәмне

Дуслык бәйрәме, диеп. (Илюзә)

Алып баручы:

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә

Дуслык булса, яшәү дә күңелле,

Уңай була һәрбер эшең дә

Алып баручы: Хәзер яңгырыячак җыр сезгә бәйрәм бүләге булсын.

"Дуслар җыры"

Дуслар белән күңелле

Яшәве рәхәт.

Дустым булганың өчен

Сиңа зур рәхмәт.

Син минем якын дустым

Мин синең дустың

Яхшы һәрвакыт янда

Булганы дусның!

Безнең дуслык нык булсын

Мәңгелек булсын!

Көннәребез гел шулай

Шатлыкта узсын!

Алып баручы:

Әйдәгез, дуслар, ашыгыйк,

Үзебезгә пар табыйк.

Тыпырдатып матур итеп,

Марича биеп алыйк.

"Мари" биюе

Дуслык турында презентация карау.

Ә хәзер без сезнең белән менә бу матур тартмачыкка үзегезгә охшаган кызлар һәм малайлар исемнәре язылган йөрәкләрне салырбыз. Бәйрәмебез ахырында иң күп балл җыйган балалар бәйрәмнең хуҗасы Валентин белән Валентинаны билгеләрбез.

Бүгенге бәйрәмне без ярыш формасында уздырырбыз.

Хәзер без үзебезнең парларны сайлыбыз. Менә бу йөрәкләр артына кызлар исеме язылган. Малайлар йөрәк тирәли биеп йөриләр, музыка туктагач кайсы йөрәк турында калалар, шул йөрәкне алып, кыз исемен укып, пары янына барып утыралар.

1 пар.............................

2пар............................

3пар...........................

Әйдәгез бу парларны кул чабып каршы алыйк.

Алып баручы: Уеннарыбызны башлыйбыз.

Халкыбызнын йолаларын

Искэ төшерик эле

Куңелле итеп буген

Уен уткәрик эле.

Уңыш сезгә, уңыш безгә

Елмаеп-көлеп торсын.

Шушы бәйге ике арада

Дуслык нигезен корсын.

(Бертөрле уенчылар гына катнашмасын өчен алдан бер савытка парларның исемнәре языла.Уеннарда уйный торган парлар жирәбә ярдәмендә сайлана)

1 уен: "Золушка" (Уенда барлык парлар да катнаша.Кызларның бер аяк киеме салдырыла. Аяк киемнәре уртага куела. Малайлар аяк киеме тирәли биеп йөриләр, музыка туктауга үзләренең парларының аяк кимнәрен табып, парларына кидерәләр.Беренче кигән парга йөрәк бирелә.

2 уен: "Йөрәгемне бүләк итәм сиңа" (Уенда 3 пар катнаша. Кызлар урындыкта утыра. Малайлар түбәгә эленгән йөрәк-шарны сикереп алып иптәшенә бирергә тиеш.Иң беренче булып шарны алып килгән парларга йөрәк бирелә)

3 уен: "Мәхәббәт баскычы" (Уенда 2 пар катнаша.Парларга шакмаклар бирелә. Кайсы пар шакмакларны күбрәк өскә өя. Калган балалар шакмакларны санап баралар.Иң күп шакмак өйгән балаларга йөрәк бирелә )

4 уен: "Парыңны тап "(Уенда барлык балалар да катнаша.Малайлар урындыкларга утыралар, кызлар урындык тирәли биеп йөриләр. Музыка туктагач һәрбер кыз үзенең парының итәгенә утырырга тиеш. Парын табалмаган уенчылар уеннынан чыгарыла. Уенның азагына кадәр уйнаган пар җиңүче була.Аларга йөрәк бирелә)

Җыр: "Мин сине яратам "

Синең кара кашларың, синең кара күзләрең,

Синең ягымлы сүзләрең - яна минем йөзләрем!

Мин сине яратам. Яратам, яратам!

Мин сине барыбер үземә каратам.

Алма бакчасына керәм, үргән чәчемне сүтәм,

Сине көтәм, сабыр итәм, кирәкми миңа бүтән.

Мин сине яратам. Яратам, яратам!

Мин сине барыбер үземә каратам.

5 уен: "Кар бөртекләре" (Уенда 2 пар катнаша. Кызлар чиләк тотып алгарак басалар, ә малайлар идәндәге кәгазь кисәкләрен алып, аны йомарлап шар ясыйлар һәм чиләккә ыргыталар. Кызлар малайлар ыргыткан кар бөртекләрен чиләк белән тотарга тиешләр. Музыка туктагач кем күбрәк кар бөртеге җыйганын саныйлар. Иң күп кар бөртеге җыйган балаларга йөрәк бирелә)

Дуслык турында мультфильм-клип карау.

6 уен: "Кем күбрәк йөрәк куя" (Уеда 3 пар катнаша. Балаларга кечкенә ябыштырыла торган йөрәкләр бирелә Мольбертка билгеле бер вакыт эчендә кем күбрәк йөрәк ябыштыра.Иң күп йөрәк ябыштырган балага йөрәк рәсеме бирелә)

Алып баручы: Ә хәзер бәйрәмебезнең төп хуҗалары Валентин белән Валентинаны билгеләрбез. Шушы матур тартмачыкта иң күп кемнең исеме язылуын белербез.

Малайлардан......................... Валентин

Кызлардан..............................Валентина булдылар.

Аларга менә шушындый зур йөрәк открыткаларыбызны бирәм. Алар бүгенге бәйрәмнең хуҗалары.

Ә бүгенге бәйрәмдә катнашкан барлык балаларга менә шушындый кечкенә йөрәкчекләремне таратам. Мин сезне барыгызны да яратам.

Җыр: "Яратыгыз"

Яратырга килдек без бу җиргә,
Яратмаган йөрәк яналмый;
Яратмаган йөрәк - йөрәк түгел,
Яналмаган йөрәк кирәк түгел, -
Яратмыйча безгә ярамый.

Яратыгыз туган илебезне,
Яратыгыз туган телебезне,
Бернигә дә карамый, -
Мәхәббәтсез яшәү ярамый!
Яратыгыз газиз аналарны,
Яратыгыз газиз балаларны,
Бернигә дә карамый, -
Мәхәббәтсез яшәү ярамый!

Алып баручы

Бөтенебезгә дә дуслар кирәк,

Дустан башка булмый яшәргә

Шуңа күрә дөнья буйлап кирәк

Дуслык орлыклары чәчәргә.

Шуның белән безнең әзерләгән кичәбез тәмам. Каравыгыз өчен зур рәхмәт.






6


© 2010-2022