• Преподавателю
  • Дошкольное образование
  • Мәктәпкәчә әзерлек төркеме өчен шөгыль эшкәртмәсе. Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы “Татар Кандызы балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү” муниципаль бюджет учреждениесенең тәрбиячесе Галиуллина Роза Мияссәр кызы. Тема. Икмәк

Мәктәпкәчә әзерлек төркеме өчен шөгыль эшкәртмәсе. Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы “Татар Кандызы балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү” муниципаль бюджет учреждениесенең тәрбиячесе Галиуллина Роза Мияссәр кызы. Тема. Икмәк

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мәктәпкәчә әзерлек төркеме өчен шөгыль эшкәртмәсе.


Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы "Татар Кандызы балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү" муниципаль бюджет учреждениесенең тәрбиячесе Галиуллина Роза Мияссәр кызы.

Тема. Икмәк.

Максат: 1.Икмәк үстерүнең авыр һәм мактаулы хезмәт булуы турында белем бирү; "икмәк"-көндәлек азык булуын аңлату; камырдан пешкән ризыклар төре белән таныштыру.

2.Бәйләнешле сөйләм телен, игътибар, хәтер, логик фикерләү

сәләтен үстерү.

3.Балаларда хезмәт кешесенә хөрмәт, икмәккә сак караш,

туган телне, туган җирне ярату хисе тәрбияләү.

Материал:посылка, бодай, арыш, башак, төрле транспорт рәсемнәре,

урак, камырдан пешкән ризыклар рәсемнәре, ак күмәч, кара

ипи.


  • Шөгыль барышы.

I. Оештыру моменты.

Тәрбияче. Исәнмесез балалар.Бүген без сезнең белән икмәк турында сөйләшербез. Без ипине кайдан сатып алабыз?

Балалар. Без икмәкне кибеттән сатып алабыз.

Тәрбияче.Ә сез камырдан пешкән нинди ризыклар беләсез?

Балалар.Камырдан бәлеш, өчпочмак, ипи, гөбәдия пешерәләр.

II. Посылка белән танышу.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, безгә уңыш бабайдан посылка килгән.Тышына нәрсә сүрәтләнгән?

Балалар.Башак рәсеме ясалган.

Тәрбияче -Әйдәгез, уйлыйк әле, посылка эчендә нәрсә икән?

Балалар. Посылка эчендә икмәк.

Тәрбияче .Ә кайдан белдегез?

Балалар. Хуш исе аңкып тора.

Тәрбияче. Дөрес, посылка эчендә икмәк (ачып күрсәтү)

Әй ипекәй, ипекәй,

Шундый да тәмле булып,

Хуш исләр белән тулып,

Каян килдең син безгә?

Күрегезче, күрегез,

Өстәлгә ипи килгән!

Нинди матур күпергән!

Беләсезме үз юлында

Ул күпме хезмәт күргән!

Тәрбияче. Кайчандыр кеше бодай чәйнәп караган һәм ул аңа бик тәмле булып тоелган. Соңрак кешеләр бодайны таш белән вакларга өйрәнгән. Вакланган бодайдан он килеп чыккан. Бераздан кешеләр оннан икмәк пешерергә өйрәнгән.

Икмәкне безнең илдә һәрвакыт зурлаганнар, хөрмәт иткәннәр.Кунакларны да бит ипи-тоз белән каршы алалар.

Яшәү чыганагы-Кояш нурын,

Җир былысы саклап үзендә

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк

Һәр табынның тора түрендә.

III. Мәкальләр әйтү буенча эш.

Тәрбияче.Икмәк турында мәкальләр дә бик күп бит. Әйдәгез, сез дә икмәк турында мәкальләр әйтеп алыгыз әле.

1нче бала-"Икмәк"- илебезнең төп байлыгы;

2нче бала-"Ил терәге икмәк."

3нче бала-"Икмәкнең валчыгы да изге һәм кадерле"

4нче бала-"Адәм баласы икмәксез яши алмый" һ.б

Тәрбияче. Авыр заманнарда имкмәкнең бәясе алтыннан да кыйммәтрәк булган. Бөек Ватан сугышы вакытында икмәкне алабута орлыкларыннан, төрле үләннәрдән пешереп ашаганнар. Менә шундый ипекәйне көненә 125 граммлы кечкенә кисәкләр итеп кенә биргәннәр. Башка ризык булмаган, кешеләр икмәк-яшәү чыганагы икәнен аңлаганнар. Икмәк-байлык, муллык билгесе.

Бүгенге көндә кибеттә икмәкнең төре бихиссап күп.Үзеңә җитәрлек сатып алып та була.Шуңа да карамастан ипигә бик хөрмәт белән карарга кирәк.Артык кисәкләрне атып бәрергә ярамый.Аның һәр валчыгында кеше хезмәтенең авыр тире түгелгән икәнен исегездә тотыгыз!

IV. Шигырьләр сөйләү

Тәрбияче.Ә сез ипи турында нинди шигырьләр беләсез?Сөйләп үтегез әле.

  • 1нче бала

Һәркемгә ипи кирәк!

Һәм көндә ипи кирәк!

Бигрәк тәмле карасы,

Бигрәк тәмле агы да,

Күмәче дә-бары да...

  • 2нче бала

Ипекәйнең кайсы да-

Ризыкның хөрмәтлесе,

Җирдә иң кирәклесе!

  • 3нче бала

Һәркемгә ипи кирәк!

Һәм көндә ипи кирәк!

Ипи космонавтка да

Очучыга да кирәк!

Ипи яңа йолдызлар

Ачучыга да кирәк!

  • 4нче бала

Ипи сатучыга да

Ипи сезгә дә кирәк!

Ипи безгә дә кирәк!

Һәммәбезгә дә кирәк!

Тәрбияче. Әйе, иртән үк һәр гаиләдә табын әзерләнә. Укытучымы, врачмы, космонавтмы-нинди генә һөнәр иясе булсаң да, иртән хуш исле икмәк куелган табын янына утырасың.

Икмәк безнең табынга килер алдыннан бик зур юл үткән.Ә нинди юл икәнен белер өчен без сезнең белән сәяхәткә чыгып китәбез.

V. Табышмаклар чишү.

Тәрбияче. Иң беренче, ягез әле, табышмакларның җавабын әйтегез:

Әй, ипекәй, ипекәй,

Син бит хезмәт җимеше,

Үстерде сине кеше,

Исеме аның-.....

Балалар.Игенче!

Тәрбияче. Башы алтын чук.

Балалар. Бодай!

Тәрбияче.Яз көне җәйгән җәймәне

Көзгә җыеп алдылар

Бер келәткә салдылар.

Караңгыга яптылар.

Балалар. Чәчү, уру, амбардагы ашлык.

Тәрбияче.Диңгез түгел, дулкынлана.

Балалар. Иген кыры.

Тәрбияче. Яз көне җирне нәрсә сөрә?

Балалар.Трактор.

Тәрбияче.Ә кем тракторда йөри?

Балалар.Тракторист.

Тәрбияче.Менә рәсемнәр.Шул рәсемнәр арасыннан тракторның җир сөрүен табыгыз. (рәсемнәр күрсәтелә).

-Менә балалар бодай-арыш. Бодайдан ак ипи килеп чыга, арыштан-кара.

-Менә балалар, бөртекләргә күз салыгыз. Алар шундый кечкенә, ләкин каты җирне ерып кояшка кулларын суза. Менә безнең бөртек үсә-үсә башаклана. Әйдәгез, бераз гына ял итеп алыйк.

  • Ял минуты.

-Без дә бөртек сыман үсеп чыгабыз,

Кояшка тартылабыз!

Үсә-үсә башакланабыз,

Җилдә тирбәләбез,

Башыбызны иябез!

- Бодаебыз да өлгерде.Урып-җыю вакыты да җитте.Элеккеге заманнарда ашлыкны урак белән урганнар.Таң атуга бөтен гаилә белән кырга чыкканнар. Кечкенә балалар да уракка йөри торган булган.

- Ә хәзерге заманда уракны нәрсә алыштыра икән, табышмакның җавабын белерсезме икән?

-Үзе ура, үзе суга,

Үзе капчыкка сала,

Шаулап-гөрләп эшләгәндә,

Кыр матурланып кала?

Балалар.Комбайн.

Тәрбияче.Ә комбайнда кем эшли?

Балалар. Комбайнёр.

Тәрбияче.Сәяхәтне дәвам итик. Комбайн уңышны җыеп алды. Ләкин бодайдан ипи пешереп булмый әле. Аның өчен нишләргә кирәк?

Балалар.Бодайны онга әйләндерергә кирәк.

Тәрбияче.Башта ашлыкны ындырда киптерәләр. Киптергәч тегермәнгә илтәләр.Тегермәнгә бодайны салып тарталар.Бодайдан он барлыкка килә.

Тегермәндә эшләүче кешене без ничек атыйбыз?

Балалар.Тегермәндә эшләүче кешене-тегермәнче дип атыйбыз.

Тәрбияче.Мичтән чыккан җылы икмәк белән

Сыйлый әнкәм, сыйлый барысын.

Аннан искә ала, басуларда

Үскән чагын бодай-арышның.

Ә хәзер "Чылбыр" уенын уйнап алабыз.Ипине нәрсәдән пешерәләр?

Балалар. Оннан.

Тәрбияче.Бодайны кайдан алалар?

Балалар. Башактан.

Тәрбияче. Ә башак кайда үсә?

Балалар. Кырда.

Тәрбияче.Ә кырда аны кем үстерә?

Балалар. Игенче.

Тәрбияче.Игенче үстергән бодайны нәрсә ура?

Балалар.Комбайн.

Тәрбияче.Менә ничә куллар аркылы үтә безнең ипекәебез!

VI. Рәсем ясау

Тәрбияче.Хәзер башак рәсемен ясап алабыз.

Менә аның сабагы.Өсле-өсле ярым түгәрәкләр куябыз.Кояш нурлары кебек балкып торсын безнең башагыбыз!

Тәрбияче.БМәктәпкәчә әзерлек төркеме өчен шөгыль эшкәртмәсе. Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы “Татар Кандызы балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү” муниципаль бюджет учреждениесенең тәрбиячесе Галиуллина Роза Мияссәр кызы. Тема. Икмәк.Мәктәпкәчә әзерлек төркеме өчен шөгыль эшкәртмәсе. Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы “Татар Кандызы балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү” муниципаль бюджет учреждениесенең тәрбиячесе Галиуллина Роза Мияссәр кызы. Тема. Икмәк.Мәктәпкәчә әзерлек төркеме өчен шөгыль эшкәртмәсе. Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы “Татар Кандызы балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү” муниципаль бюджет учреждениесенең тәрбиячесе Галиуллина Роза Мияссәр кызы. Тема. Икмәк.езнең сәяхәт азагына якынлаша.Менә никадәр күпме кеше безнең табынга киләсе икмәккә көч-куәт куя!

Мәктәпкәчә әзерлек төркеме өчен шөгыль эшкәртмәсе. Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы “Татар Кандызы балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү” муниципаль бюджет учреждениесенең тәрбиячесе Галиуллина Роза Мияссәр кызы. Тема. Икмәк.Мәктәпкәчә әзерлек төркеме өчен шөгыль эшкәртмәсе. Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы “Татар Кандызы балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү” муниципаль бюджет учреждениесенең тәрбиячесе Галиуллина Роза Мияссәр кызы. Тема. Икмәк.Мәктәпкәчә әзерлек төркеме өчен шөгыль эшкәртмәсе. Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы “Татар Кандызы балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү” муниципаль бюджет учреждениесенең тәрбиячесе Галиуллина Роза Мияссәр кызы. Тема. Икмәк.Мәктәпкәчә әзерлек төркеме өчен шөгыль эшкәртмәсе. Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы “Татар Кандызы балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү” муниципаль бюджет учреждениесенең тәрбиячесе Галиуллина Роза Мияссәр кызы. Тема. Икмәк.Мәктәпкәчә әзерлек төркеме өчен шөгыль эшкәртмәсе. Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы “Татар Кандызы балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү” муниципаль бюджет учреждениесенең тәрбиячесе Галиуллина Роза Мияссәр кызы. Тема. Икмәк.Мәктәпкәчә әзерлек төркеме өчен шөгыль эшкәртмәсе. Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы “Татар Кандызы балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү” муниципаль бюджет учреждениесенең тәрбиячесе Галиуллина Роза Мияссәр кызы. Тема. Икмәк.Икмәк игенченең җан җылысы.

Мәктәпкәчә әзерлек төркеме өчен шөгыль эшкәртмәсе. Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы “Татар Кандызы балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү” муниципаль бюджет учреждениесенең тәрбиячесе Галиуллина Роза Мияссәр кызы. Тема. Икмәк.Мәктәпкәчә әзерлек төркеме өчен шөгыль эшкәртмәсе. Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы “Татар Кандызы балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү” муниципаль бюджет учреждениесенең тәрбиячесе Галиуллина Роза Мияссәр кызы. Тема. Икмәк.Мәктәпкәчә әзерлек төркеме өчен шөгыль эшкәртмәсе. Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы “Татар Кандызы балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү” муниципаль бюджет учреждениесенең тәрбиячесе Галиуллина Роза Мияссәр кызы. Тема. Икмәк.Мәктәпкәчә әзерлек төркеме өчен шөгыль эшкәртмәсе. Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы “Татар Кандызы балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү” муниципаль бюджет учреждениесенең тәрбиячесе Галиуллина Роза Мияссәр кызы. Тема. Икмәк.Җир ананың кадер-хөрмәте.

Мәктәпкәчә әзерлек төркеме өчен шөгыль эшкәртмәсе. Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы “Татар Кандызы балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү” муниципаль бюджет учреждениесенең тәрбиячесе Галиуллина Роза Мияссәр кызы. Тема. Икмәк.Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең,

Шуңа кадерлибез икмәкне!


  • "Мин яратам сине,Татарстан!"җырын башкару белән шөгыль бетә.

Мәктәпкәчә әзерлек төркеме өчен шөгыль эшкәртмәсе. Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы “Татар Кандызы балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү” муниципаль бюджет учреждениесенең тәрбиячесе Галиуллина Роза Мияссәр кызы. Тема. Икмәк.

© 2010-2022