Мероприятие: Мероприятие о фольклоре татарского народа Күңел җәүһәрләре

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Видеоуроки
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Күңел җәүһәрләре

Максат: Татар халык авыз иҗаты, халкыбызның мәдәнияте, көнкүреше белән таныштыру.

Сәнгатьчә сөйләм телен үстерү, җанлы сөйләм теле үзенчәлекләре

аркылы сүз тапкырлыгын, фикер байлыгын арттыру.

Халык авыз иҗаты аша әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә

хөрмәт тәрбияләү.

җиһазлау: экран белән проектор, чигешләр, курчаклар, сандык

Мероприятие: Мероприятие о фольклоре татарского народа Күңел җәүһәрләре

Кичә барышы

Зал элеккеге татар өе стилендә бизәлгән. Талгын гына көй яңгырый, залга ак әби кереп, балалар янына утыра.

А. б. Балалар, борын-борын заманда яшәгән ди йөзьяшәр Ак әби. Аның кигән киемнәре дә, кылган гамәлләре дә ап-ак булган. әби гомере буе үз көнен үзе күреп, тырышып хезмәт куеп яшәгән, балалар үстергән. Кешеләргә кылган гамәлләре дә бары тик изгелек кенә булган. өстәвенә әби бик зирәк, тапкыр,

1.

җор күңелле дә икән. Менә шул сыйфатлары өчен кешеләр дә аны хөрмәт иткән, яратканнар.

Көннәрдән бер көнне Ак әби авырып киткән. Хәле яхшырмасын сизгәч, балаларын янына чакырып алган да болай дигән:

  • Балакайларым, күз нурларым, сезгә күңел былыбымны калдырып китәм. Ул менә бу сандыктагы серле китапка салынган. әгәр дә аның серенә төшенсәгез халкыбызның күңел җәүһәрләре белән танышырсыз һәм калган гомерегез бәхеттә, шатлыкта үтәр. Бу китапны буыннан-буынга мирас итеп калдырыгыз, - дигән дә мәңгелеккә юл алган.

А.б. Балалары ак әбинең васыятен үтәгәннәр. Китап буыннан-буынга күчеп килгән һәм бу кадерле мирас бүген безнең кулларыбызда. Менә ул ( китапны күрсәтә). Әйдәгез әле, китап белән без дә танышыйк, бар нәрсәдән дә кыйммәтлерәк булган халкыбызның руһи байлыгы турында башкаларга да бәян итик.

Экранда китапның тышы чагыла һәм слайдларда һәр бит чагылып бара.

А.б. Китап "Күңел җәүһәрләре" дип атала. Нәрсәләр соң алар күңел җәүһәрләре, беренче битне ачып карыйк әле. Монда "бишек җырлары" дип язган

Бишек җырлары. Анда әниләрнең өмете, ышанычы. әлеге җыр аша сабый тәүге тапкыр матурлык, ананыб йөрәк җылысы белән очраша. Кызлар , ә сез бишек җырлары беләсезме?Мероприятие: Мероприятие о фольклоре татарского народа Күңел җәүһәрләре

2.

( Кызлар кулларына курчаклар тотып бишек җырлары җырлый.)

А. б. Бәбиегезне йокыдан ничек уятасыз соң, кызлар?

Мероприятие: Мероприятие о фольклоре татарского народа Күңел җәүһәрләре

Кызлар:

  • Тор, тор тургай

Таң, таң ата бугай

Тургай, кил, чыпчык, чык,

Чырык,чырык,чырык.

А.б. Ничек үчти-үчти сикертәсез?

Кызлар:

  • үчти -үчти сикерсен

Каймак ашап кикерсен

әтекәсе магазиннан

Бер шылтырмак китерсен.

А.б. Бәбине ничек тәпи йөрергә өйрәтәләр?

  • Текер-текер йөресен

Тигәнәк моңа тимәсен

Күп кешеләр моны сөйсен

Күз дә моңар тимәсен.

3.

А.б. Кызлар, сез бигрәк яхшы әниләр булырсыз мөгаен, булдырдыгыз

Китапның икенче битен ачыйк.

Монда: "Әйтем сүзнең бизәге

Мәкаль сүзнең җиләге" , дип язылган.

- Татар халкында элек-электән зирәклек, тапкырлык кебек сыйфатлар макталган. Ә менә мәкальләр зирәклек һәм тапкырлык үстерүдә зур роль уйныйлар. Балалар сез дә мәкальләр беләсез бит. Мәкаль әйтеш уйныйбызмы? Кем мәкаль әйтүче була? (Бер бала үз теләге буенча мәкаль әйтүче була)

Мәкаль әйтүче:



  • Мин мәкаль әйтүче булам. Мәкальнең яртысы минем телемдә, ә икенче яртысы менә шушы төендә. Башладык.

  • Кем эшләми, (шул ашамый)

  • Аптыраган үрдәк (арты белән кулга чума)

  • әти-әни чын дустың (дус ишләрең юлдашың)

А.б. Чираттагы битне укыйк. Анда "Мең дәбер кичә", дип язылган. һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс дигәннәр борынгылар. әниләребез, әбиләребез кулыннан һичбер вакыт эш төшмәгән. Күрәсезме, нинди матур сөлгеләр, мендәр тышлары... .

Аларга татар хатын-кызларының йөрәк җылысы да кушылып чигелгән.

(Кызлар шигырь сөйли)

Әбиемнең сандыгы.

Мәликә:Серен чиште әбием

Эчкә сыймый шатлыгым.

Дәү кызына саклаган

Яшь чактагы сандыгын

җем-җем итә калфагы,

Ука белән чигелгән.

Баш очында ае бар

Энҗе мәрҗән сибелгән

Күлмәгенең итәге

Бал итәкләп чигелгән

Ал япкычы ай матур

Әллә миңа тегелгән

Сөмбел: Каймалы читекләрен

Аякларыма кидем

Аз гына зур булмаса

Биеп тә китәр идем

4.

Талир тәңкә чулпысын

Чәчемә куйдым үреп

Үз-үземне танымыйм,

Көзге каршында күреп

Иңгә көянтә алсам,

Көнләшмәсме ай кызы?

Әй шатлана әбием,

Син ди чын татар кызы

Син ди чын татар кызы.

А.б. Серле китап үзенә тартып тора. Бара торгач әкиятләр битенә дә килеп җиттек. әкиятләрне сез күп беләсез. Әйдәгез "Өч кыз" әкиятен сәхнәләштереп күрсәтик. (Әкиятне сәхнәләштерү)

А.б. Соңгы биткә килеп җиттек. Монда уеннар дип язылган. Әби-бабаларыбыз тырышып хезмәт куйганнан соң матур итеп ял да итә белгәннәр, кызыклы уеннар уйнаганнар. Әйдәгез без дә халкыбызның "Әйт күгәрчен син генә" дигән уенын уйныйк.

А.б. Менә балалар Ак әбинең "Күңел җәүһәрләре" дигән китабын укып чыктык. Халкыбызның күңел җәүһәрлеренә нәрсәләр керә соң? (Мәкальләр, бишек җырлары, уеннар, бәетләр)

Дөрес балалар,халык авыз иҗатына халык үзе иҗат иткән әсәрләр керә. Ә менә әбинең йөз яшькә хәтле яшәү серенә төшендегезме соң?

  • Әби эш сөючән булган. Ул күп мәкальләр, җырлар, әкиятләр белгән.

Әйе балалар, сезнең дә күңел чишмәләрегез мул булсын, туган җиребезнең сөекле уллары, кызлары булып үсегез. Эшкә өйрәнеп үсегез. "Эш сөйгәнне ил сөяр"-, дигән халык әйтеме. Менә шул вакытта сез дә Ак әби кебек йөз яшькә җитәрсез, сезне халык яратыр, хөрмәт итәр.

Төзеде: Сибгатуллина Гөлшат Миннахмәт кызы

Татар теле һәм әдәбияты тәрбиячесе

Түбән Кама шәһәре, № 27 "Сандугач" балалар бакчасы

5.









4.

© 2010-2022