Конспект НОД на тему: Хәйләкәр төлке мәсьәләләре

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Конспект НОД на тему: Хәйләкәр төлке мәсьәләләре.Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №114 «Челнинская мозаика»Конспект НОД на тему: Хәйләкәр төлке мәсьәләләре.




"Хәйләкәр төлке мәсьәләләре"

в средней группе №1

по образовательным областям "Познание", "Коммуникация", "Чтение художественной литературы"

в рамках годового плана ДОУ


Автор-составитель:

Галиуллина Лилия Тагировна

















Хәйләкәр төлке мәсьәләләре.


Максат: балаларның математик белемнәрен ныгыту; кызыксынучанлыкларын үстерү.

Тәрбия бурычы: математик күнекмәләргә кызыксынучанлык тәрбияләү.

Үстерү бурычы: предметлар белән саннарны туры китерү күнекмәләрен үстерү, геометрик фигураларны ныгыту, ел фасыллары, тәүлек

Белем бирү бурычы: 5кә кадәр санау күнекмәләрен үстерү; пространствода ориентлашу күнекмәләрен ныгыту.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәсе: аралашу, социальләштерү, иҗади сәнгать, хезмәт.

Методик алымнар һәм чаралар: сүзле уен, практик эш, сөенеч мизгеле, сорау бирү, мактау, бәяләү.

Күрсәтмә материал: фланелеграф, өй, куян, төлке, әтәч, үгез, эт; конверт ачкыч белән, геометрик фигуралар.

Тарату өчен материал: Һәр балага 1-5 кә кадәр цифрлар, 5әр зәңгәр һәм кызыл түгәрәкләр, ике рәтле карточка, зәңгәрсу төстәге кәгазҗ бите, һәр балага йорт, чыршы, каен, кояш, чәчәк рәсемнәре.

Эшчәнлек барышы


Тәрбияче: Балалар, без бүген сезнең белән әкияткә барабыз. Тактага карагыз әле, безгә нинди әкият геройлары килгән?

Балалар: "Куян йорты"

Тәрбияче: Куянга төлкене куып чыгарырга нәрсә булышкан? (әтәч) Төлке өйдән киткән, ләкин ул үзе белән өйнең ачкычын алып киткән, шуңа куян өенә керә алмый. Ә хәйләкәр төлке сезнең өчен биремнәр әзерләгән. Әгәр сез ул биремнәрне үтәсәгез, ул ачкычны бирә.Булышабызмы куянга?

Балалар: әйе.

Беренче бирем


Тәрбияче: Санагыз әле, әкияттә ничә хайван ? ( биш: Куян, Төлке, Аю, Үгез, Эт)

Ә ни өчен сез әтәчне санамадыгыз? (ул кош)

Нәрсә күбрәк: хайваннармы, кошлармы?

Нинди хайван иң зур? (үгез)

Иң кечкенә хайван? (куян)

Кайсы хайван икенче килгән? Өченче? Дүртенче?

Булдырдыгыз, балалар, беренче биремне үтәдегез.

Икенче бирем


Тәрбияче: Куян өенә карагыз әле, ул нинди фигуралардан тора? (квадрат, түгәрәк, турыпочмаклык, өчпочмак) нинди фигура артык? (Овал)


Өченче бирем


Сезнең алда полоскалар белән карточка. Өске рәткә 4 кызыл түгәрәк тезегез. Нинди цифрга туры килә? Икенче рәткә 4 зәңгәр түгәрәк куегыз, тагын бер түгәрәк өстәгез. Ничә түгәрәк булды? Тугәрәкләр санына туры килгән цифрны күрсәтегез. Нинди түгәрәкләр күп? Хәзер аларны тигезләгез.


Дүртенче бирем


Физкультминутка: Уен "Дөрес-дөрес түгел" (өстәл янына басып). Дөрес булса, кул чабалар, дөрес булмаса, баш селкиләр.

-Иртән кояш чыга.

-Төнлә без уйныйбыз.

-Иртән зарядка ясыйлар.

-Кич безне әниләр бакчага китерәләр.

- Яз көне яфраклар коела.

- Кыш көне салават күпере чыга.

-Көзен кошлар җылы якка китә.

- Җәен күбәләкләр оча.


Бишенче бирем


Балалар, Төлкегә бик моңсу, куянның өе бар, ә аныкы юк. Әйдәгез, без аның булачак өенең рәсемен төзик, әгәр ошаса аңа бүләк итәрбез.Сезнең алда кәгазләр бар шуның уртасына өйне урнаштырабыз, сул як өскә - кояш, уң як аска-чыршы, сул як аска каен агачын, өйнең уң ягына- ромашка, сул ягына- гөмбә.

Төлкегә безнең йортыбыз бик ошады, ул үзе белән яшәргә дусларын да чыкырырга булды. Балалар, без төлкенең биремнәрен үтәп бетердек. Ләкин ул куян йортының ачкычын куак төбенә яшереп куйган һәм оныткан. Ачкыч 2.......4 арасындагы сан куелган куак астында. (ачкычны табалар, куянга бирәләр)

Балалар, куян сезгә рәхмәт әйтә. Шуның белән безнең әкияткә сәяхәтебез тәмам.




© 2010-2022