Конспект занятия Поход в лес для детей второй младшей группы (для татарских групп)

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

58 нче "Тирәккәй" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү

учреждениясе



2нче кечкенәләр төркемендә

Сөйләм үстерү өлкәсе

"Урманга сәяхәт"

эшчәнлеге.



Әзерләде һәм үткәрде:

Рахимова Гөлия

Исмәгыйл кызы



Яр Чаллы

2015 ел

Тема: "Урманга сәяхәт"

Яшь үзенчәлеге: 2 нче кечкенәләр төркеме.

Төп белем бирү өлкәсе: Аралашу. Сөйләм үстерү.

Бурычлар: Кошлар турында күзаллауларын формалаштыру.

Игътибарлыкларын, хәтерләрен, диалогик сөйләмнәрен үстерү.

Балаларда кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү.

Куллану методлары һәм алымнары: Уен, сөйләм, күрсәтү; сораулар, тулыландыру, искә төшерү, шигырь уку, мактау.

Аерым эш: Айдар белән авазларны дөрес әйтү өстендә эшләү.

Алдан эшләнелгән эш: Кошлар турында рәсемнәр карау, әңгәмә, саф һавада кошларны күзәтү, уеннар уйнау.

Җиһазлау: Урман төшерелгән слайд, кошлар тавышы язмасы, уен өчен киселгән кошлар рәсеме.








Эшчәнлек барышы

-Балалар! Карагыз әле, безнең төркемгә нәрсә очып кергән.

Сары төстәге шарга хат беркетелгән.

Т: Дөрес! Шар. Ул нәрсәгә ошаган?

Б: Кояшка...

Т: Әйе шул, бу шарны безгә язгы кояш җибәргән. Ул безне урманга кунакка чыкыра. Урманга нәрсә белән барып була?

Б: Машина, ат...

Т: Бүген урманга атка утырып барабыз. Әйдәгез, арбага утырабыз.

Ике рәт урындыклар куела, алга ат маскасы киеп бер бала баса.

Т: Кузгалып киттек (балалар ат йөрүвен күрсәтеп тел чиертәләр. Экранда урман сурәте чыга).

Т: Менә килеп тә җиттек. Атны туктатабыз. Тр-р-р, тр-р-р.

Кошлар тавышы ишетелә.

Т: Балалалар, тыңлагыз әле, нәрсә тавышы ишетелә икән?

Б: Кошлар тавышы ишетелә.

Т: Сез нинди кошларны беләсез?

Б: Карга,чыпчык, күгәрчен....

Т: Карагыз әле балалар, монда шундый матур. Безнең урманга бик күп кошлар килгән икән, әйдәгез аларны агачларга утыртабыз.

Балалар бер кошны алаларда агачка беркетәләр.

Т: Әминә син нинди кошны алдың?

Рамил син нинди кошны алдың?

Энҗе син нинди кошны алдың?........

Булдырдыгыз, кошлар сезгә рәхмәт әйтәләр һәм бергәләшеп уйнарга чакыралар.

Хәрәкәтле уен:"Кошлар һәм песи"

Т:Карагыз әле, урманга тагын бер кош очып килгән.

Карлыгач рәсемен күрсәтә, Г.Тукайның "Карлыгач" шигырен укый.

Т: Бергәләшеп карлыгач турында сөйләп курсәтийк әле.

Карлыгач рәсемне карыйлар, ресем буенча сорауларга җавап бирәләр.

Т: Булдырдыгыз балалар, бигрәк дөрес итеп сөйләдегез. Шуның өчен сезгә карлыгач бер уен алып килгән . Уен "Кошны җый" дип атала. Әйдәгез кошларны җыябызда, урманда тагын да күбрәк кошлар булыр.

Балалар өстәл артына утырып кошлар рәсемнәрен җыялар.

Т: Лиза синең нинди кош килеп чыкты?

Азат синең нинди кош килеп чыкты?

Самир синең нинди кош килеп чыкты?

Т: Булдырдыгыз. Урманда кошлар тагында күбәйде. Алар урманда калсыннар, ә безгә кире бакчага кайтырга вакыт җитте. Әйдәгез арбага утырабыз.

Ике рәт урындыклар куела, алга ат маскасы киеп бер бала баса.

Т: Кузгалып киттек .

Балалар ат йөрүвен күрсәтеп тел чиертәләр. Экранда балалар бакчасы сүрәте күрсәтелә.

Т: Менә килеп тә җиттек. Атны туктатабыз. Тр-р-р, тр-р-р( балалар арбадан төшәләр).

Т: Балалар, сез кая бардыгыз? Анда нәрсә эшләдегез? Сезгә урманда ошадымы? (балалар җаваплары)

Т: Сез дә кошларга да ошадыгыз. Шуңа күрә кошлар сезгә бүләк биреп җибәрделәр. (Кошлар төшерелгән буяу китаплары таратыла).


© 2010-2022