Сценарий на 23 февраля в детском саду на татарском языке

Раздел Дошкольное образование
Класс 13 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

1 а.б. Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр!

2 а.б. Хәерле көн, балалар, мөхтәрәм кунаклар! Рөхсәт итегез бүгенге "Гаилә учагы" бәйрәмен ачып җибәрергә.

1 а.б. Гаилә ул- ил терәге! Гаилә ул- гомер чишмәсе!

Бу дөньяда ничек яшәсәгез дә

Агымсудай вакыт тиз үтә.

Уфтанмаслык булсын гомер юлыгыз,

Татулыкка җирдә ни җитә?!

2 а.б. Бу заманда һәр кешегә кайтып сыенырлык җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Гаилә ул - иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.

1 а.б. Галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар. Шул юллардан гомер буе аңлашып, шатлык-кайгыларны уртаклашып, гомер юлын бергә атлаучы гаиләләрдә безнең балалар да сәламәт, бәхетле, шат күңелле булып үсәләр.

2 а.б. Бәйрәмебезнең беренче өлеше "Әтием-горурлыгым" дип атала.

Ил терәге- ир-егетләр, гаилә терәге-әтиләр. Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Хөрмәтле әтиләр, балаларыгызга һәрвакыт үрнәк әти булып, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәсәгез иде.

Хөрмәтле әтиләр! Сезнең хөрмәткә балалар башкаруында "Солдатлар" җыры.

Балаларның шигырьләрен тыңлап китегез.

Айзат.

Бабаем да, әтием дә,

Абый да солдат булган.

Мин да алардан калышмам-

Җебеп, сытылып тормам.

Залина

Йөгерүне, сикерүне

Хәзердән үк үз итәм:

Күнегүләр ясыйм көн дә

Чын солдат кебек иртән.

Ранис

Корыч кебек чыныгырмын,

Ел артыннан ел үтәр.

Әтиләргә, бабайларга

Бер дигән алмаш үсәр!

Гадел, Альмир, Самир башкаруында "Гениальные сыщики" биюен тәкъдим итәбез.

Самир

Байрак элдек без

Бүген урамга.

Безнең армия

Көне булганга.

Әйдә, зур бәйрәм,

Шатлык белән кил.

Сине каршылый

Бөтен Туган ил.

Ватаныбызның

Чикләрен саклап,

Батыр солдатлар

Торалар сафта.

Динә

Бабай да солдат булган,

Әти дә солдат булган,

Зур абый да солдат булып

Ил чикләрендә торган.

Камилә

Капитан минем абый-

Йөзә ерак диңгездә

Бик сагындык абыйны

Өйдә бөтенебез дә.

Ямгинә

Әти бәйрәме көнне

Без пешердек пилмән.

Шундый тәмле булган,

Бөтен җире килгән.

Чулпан

Нам лет ещё немного,

Но все мы молодцы.

И мы шагаем в ногу

Как в армии бойцы.

Альмир

Я с утра спросила маму:

-Что за праздник к нам пришел,

Почему все суетятся,

Праздничный готовят стол?

Папа в новенькой рубашке,

Дед надел все ордена,

Ты вчера возле духовки

Провозилась допоздна.

-В этот праздник поздравляют

Всех мужчин со всей страны,

Ведь за то они в ответе

Чтобы не было войны.

Лилия

Пограничник на границе

Нашу землю стережет,

Чтоб работать и учиться

Мог спокойно весь народ…

Наши лётчики- герои

Небо зорко стерегут,

Наши летчики- герои

Охраняют мирный труд.

Наша армия родная

Стережет покой страны,

Чтоб росли мы, бед не зная, Чтобы не было войны.

Азалия

Раз, два, три, четыре, пять-

Будем папу поздравлять,

День Защитника настал!

Пожеланий просто шквал:

Раз- болезней век не знать,

Чтоб здоровьем щеголять.

Два- работы без тревог,

А на три- зарплаты в срок.

На четыре- светлых дней,

Добрых, преданных друзей;

Никогда их не терять…

Уваженьем процветать!

А на пять- любви большой,

С Днём Защитника, герой!!!

Альберт

На горах высоких,

На степном просторе

Охраняет нашу

Родину солдат.

Он взлетает в небо,

Он уходит в море,

Не страшны защитнику

Дождь и снегопад.

Шелестят березы,

Распевают птицы,

Подрастают дети

У родной страны.

Скоро я в дозоре

Встану на границе,

Чтобы только мирные Снились людям сны.

Мәхмүтҗан

Папу поздравляю

С праздником мужским:

В юности, я знаю,

В армии служил.

Значит тоже воин,

Хоть не командир.

Праздника достоин,

Охранял весь мир!

Для меня ты- главный.

Мне не дашь пропасть:

Я Отчизны славной

Маленькая часть.

Гадел

Наступит праздник всех солдат,

Защитников, бойцов,

Поздравить будет каждый рад

И дедов, и отцов!

Я нарисую пароход,

Где папа- капитан.

Отважно папа мой плывет

Из дальних-дальних стран.

Я нарисую самолет,

Где папа командир.

И дни, и ночи напролет

Спасает папа мир.

Я нарисую пистолет

И всадника в седле.

Я знаю: лучше папы нет

Героев на земле!

1 а.б. Гаилә бәхете язгы ташу түгел,

Үзе килми, юллар ярмыйча.

Аның өчен бергә җиң сызганып

Көрәшергә кирәк армыйча.

Хөрмәтле әтиләр! Сезгә багышлап балалар "Мин - шофер" җырын башкаралар.

2 а.б. Бәйрәмебезнең икенче өлеше "Әнием - кадерлем" дип атала.

Гаиләдә әни иң изге, хөрмәтле кеше. "Ана хакын уч төбендә тәбә кыздырып ашатсаң да кайтара алмассың",- ди халык.

Әнкәй! Нинди якты һәм зур мәгънәгә ия сүз бу. Сабый бала якты дөньяга килгәч тә иң беренче сүзне "әннә" дип әйтә. Ул гомере буе үзенә тормыш бүләк иткән шушы олы затка бурычлы булып яши.

1 а.б. Әниләрне, әбиләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне Бәйрәм белән котлыйбыз.

Ңыр "Әни бәйрәме"

Малайлар башкаруында "Богатырская сила" биюен карагыз.

Ә хәзер балалар сезгә шигырьләрен бүләк итәрләр

Динә

Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп

Бар дөнья көлеп торсын.

Әни бәйрәме икәнне

Әти дә белеп торсын,

Әти дә көлеп торсын.

Гадел

Весенний праздник радостный

Пришел сегодня к нам.

И ярко светит солнышко

В честь наших добрых мам.

Сегодня мы нарядные,

Красивые, опрятные

Пришли на праздник мамин

И дружно всех поздравим.

Родную нашу маму

Поздравим с женским днем.

И песенку о маме

Сегодня мы споем.

Самир

Айдан, кояштан кадерле

Син ул, әнием.

Иң ягымлы, иң сөекле

Син ул, әнием.

Ышан әнием, минем сүземә,

Тап төшермәм синең йөзеңә.

Лилия

Весна шагает по дворам

В лучах тепла и света.

Сегодня праздник наших мам

И нам приятно это.

Наш детский поздравить рад

Всех мам на всей планете.

Спасибо маме говорят

И взрослые и дети.

Альмир

Я весь день не плакал,

Не дразнил собаку,

Не таскал котенка.

Я ведь не проказник:

Нынче мамин праздник.

Азалия

8 Марта - праздник мам

Тук-тук стучится в двери к нам.

Он только в тот приходит дом

Где помогают маме.

Мы пол для мамы подметем,

На стол накроем сами.

Поможем ей сварить обед,

Мы с ней споем, станцуем.

Мы с краскою ее портрет

В подарок нарисуем.

«Их не узнать, вот это да!»,-

Тут мама скажет людям.

А мы всегда, а мы всегда,

Всегда такими будем.

Ямгинә

Кояш көлә, мин елмаям,

8 нче Март бүген.

Бүген әниләр бәйрәме-

Шуңа күңелем шат минем.

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Мәхмүтҗан

Обойди весь мир вокруг,

Только знай заранее:

Не найдешь теплее рук

И нежнее маминых.

Не найдешь на свете глаз

Ласковей и строже.

Мама кждому из нас

Всех людей дороже.

Чулпан

Сто путей, дорог вокруг

Обойди по свету.

Мама - самый лучший друг,

Лучше мамы нету.

Камилә

Әти өйдә ешрак булса

Өебез балкып тора.

Әнинең дә йөзе якты,

Елмаеп кына тора.

Залина

Безнең өчен гел сөенеп

Яшәсеннәр дөньяда.

Безгә яшәү бик-бик рәхәт

Әни янда булганда.

Айзат

Иң кадерле кешеләр сез

Әтием һәм әнием.

Сез булганга без бәхетле,

Тыныч, рәхәт яшибез.

Альберт

Зацвели мимозы

Под твоим окном.

День 8 Марта

Постучался в дом.

Мамочка любимая,

Праздник у тебя.

Будь же ты красивая

И счастливая.

Пусть сияет солнышко

Пахнут пусть цветы.

И пускай сбываются

Все твои мечты.

Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, кызлар! Бәйрәм белән котлап сезгә кызларыбыз "Биш февраль розасы" биюен бүләк итәләр.

Хөрмәтле кунаклар! Сенең тапкырлыгыгызны да сынап карыйк әле.

  1. Аны әниләр ясый. Ул бөтен өйдә дә бар. Зур да, уртача да, кечкенә дә була.

Әниләр аның белән уйнамаска куша. Шаян балалар аның белән сугыша. (мендәр)

  1. Ул кеше гәүдәсенең матурлыгын билгели. Ул кайберәүләрдә бар, кайберәүләрдә юк. Ул булмаса апалар борчыла. Аны булдыру өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк. (фигура)

  2. Ул элек чит илләрдә генә иде. Аны гәҗиттә басалар, телевизордан да күрсәтәләр, радиодан да әйтеп торалар. Кинофильм карый башласаң, шуны күрсәтеп аптыратып бетерәләр. (реклама)

  3. Аны һәр бала да ярата. Әти-әнисеннән алдырта. Аның "мөгезе" бар. Зур да, кечкенә дә була. Тәгәрмәчләре ике, өч һәм бер генә дә булырга мөмкин. (велосипед)

Гадел һәм кызларыбыз башкаруында "Маша һәм аю" биюен карагыз.

Тапкырлыгыгызны сынауны дәвам итәбез.

  1. Ул татар халкының милли ашамлыгы. Түгәрәк, катлы-катлы була, эченә төрле җимешләр дә салалар. (гөбәдия)

  2. Ул төрле зурлыкта була: зур, уртача һәм кечкенә. Хуҗалыкта көн дә кирәкле. Ул бигрәк тә тегхчеләргә, чәч кисүчеләргә кирәк. Әле ул сарыкныкы да, тимерченеке дә бела. (кайчы)

  3. Бу экспонат футбол тубыналыштыра ала. (иске консерв банкасы)

Күмәк җырлы бию тәкъдим итәбез "У тебя, у меня"



  1. Борынгы заман сәгате (әтәч)

  2. Фотоларны тиз ясый торган автомат (көзге)

  3. Тапларны юкка чыгара торган препарат (сабын)

  4. Кайсы ике нота бакчада үсә? (фа-соль)

  5. Балалар өчен язылган әдәби жанр (әкият)

  6. Нинди үайваннар күзләрен ачып йоклыйлар? (балык, елан)

  7. Атнаның иң авыр көне (дүшәмбе)

Әниләрне түгәрәккә чакырабыз.

Күмәк бию "Ты, мама, меня прости"

Бәйрәм белән котлау өчен сүзне бакча мөдире Гөлназ Маратовнага бирәбез.

Сүз кунакларга бирелә.

Бәйрәмебез тәмам. Барыгызга да гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез.





© 2010-2022